Бүген Әдипләр: Наил Нәҗми
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наил Нәҗми

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Наил Нәҗми
(1958-2007)
Нәҗмиев Наил Галимҗан улы (Наил Нәҗми) 1958 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасының Нурлат районы Берлек авылында туган. Өч китап авторы. Китаплары «Галәм сагышы» (2001), «Күңел көзгесе» (2004), «Соңгы җырым» (2006) исеме астында дөнья күрделәр. 2007 елда вафат булды.

Күргән төш сыман

Виталий Агапов кәе, Наил Нәҗми сүзләре
Тәрәзәдән юлга карап торам,
Эзең ята карда уелып.
Таҗы сулган яран гөлдәй, хәзер
Яшәрмендер ялгыз, боегып.
 
  Кушымта:
  Тәрәзәдән карап үткәргән төн
  Йоклаганда күргән төш сыман.
  Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
  Алып киткән аны ак томан.
 
Вакыт туктап калган төсле булды,
Саклагандай шомлы тынлыкны.
Авыр фаҗигадән җил сискәнеп
Япты айга салкын болытны.
 
  Кушымта:
  Тәрәзәдән карап үткәргән төн
  Йоклаганда күргән төш сыман.
  Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
  Алып киткән аны ак томан.
 
Төнге күктән җиргә ак мамыктай
Коела кар киткән юлыңа.
Гөнаһсыз наз җиргә төшкән саен
Янган җаным эзләп суына.
 
  Кушымта:
  Тәрәзәдән карап үткәргән төн
  Йоклаганда күргән төш сыман.
  Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
  Алып киткән аны ак томан.

Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018