Бүген Әдипләр: Кави Нәҗми
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кави Нәҗми


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин
Илүсә Нәбиуллина
Резидә Нәбиуллина
Кави Нәҗми
Нуретдин Нәҗмиев
Илсур Нәфыйков
Рушания Низамова
Нурзидә Нотфуллина
Нурфат Нуретдинов
Фәнис Нуретдинов
Энҗе НУРИСЛАМОВА
Таһир Нурмөхәммәтов
Вакыйф Нуруллин
Кави Нәҗми

(1901-1957)

Танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсенең) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кавига ике яшь чагында аның әтисе, нужадан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каң-гырап йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Кави шунда алты класслы рус-татар мәктәбендә укый. Җәйге айларда, гаиләгә матди яктан булышу өчен, казакъ байларына көтү көтә һәм башка шундый яллы эшләрдә йөри. Мәктәп елларында Кави бик тырышып рус әдәбиятын ейрәнә, Тукай әсәрләрен яратып укый. Шулар тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлап, 1912 елда «Көз» исемле беренче шигырен яза һәм рус шагыйре Кольцовның «Лес» («Урман») дигән шигырен татарчага тәрҗемә итә.
1917 елның башында бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави ике энесен һәм сеңлесен ияртеп туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы төрле эшләрдә эшләп көн күрә.
1918 елны «Эшче» газетасында берничә шигыре басылган Кави, белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән, 1919 елның башында Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендәге педагогия курсларына укырга керә. Шул ук елның августында аны Коммунистлар партиясе сафына кабул итәләр, ә ноябрь яенда ул үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм Беренче атлы армия составында Украинадагы ак бандаларга һәм чит ил интервентларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Киев шәһәрендә хәрби хуҗалык курсларында, соңыннан Мәскәүдәге Югары хәрби-педагогия институтында укый. 1922 елда укуын тәмамлап Казанга кайта һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә политик фәннәр буенча укытучы итеп билгеләнә, ә 1927 елдан башлап шул мәктәпнең комиссары булып эшли. Бер үк вакытта ул 1926—1933 елларда Казан хәрби гарнизонының матбугат органы «Кызылармеец» газетасында җаваплы редактор вазифаларын башкара.
Егерменче елларда К. Нәҗми зур активлык белән әдәби иҗат эшенә керешә. Дөрес, беренче чор әсәрләрендә, бигрәк тә поэзиясендә, ул төрле формалистик алымнар — футуризм, имажинизм концепцияләре белән дә мавыгып ала. Ләкин әдип бу мавыгулардан тиз котыла. «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926), «Таштугайга кайтмыйбыз!» (1928) кебек хикәяләре һәм аеруча хезмәт ияләренең революция, гражданнар сугышы аша социализмга килүен, яңа тормыш төзи башлавын реалистик картиналар һәм образлар аша сурәтләгән «Яр буенда учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр» (1930) повестьлары белән ул шул чор татар совет язучыларының алдынгы сафына баса.
1932 елдан Кави Нәҗми Татарстан совет Язучылары союзын оештыру комитетына күчерелә һәм «Атака», «Совет әдәбияты» журналларының җаваплы редакторы булып эшли. Татарстан язучыларының беренче съездында (25—29 июль, 1934) ул союз идарәсе председателе итеп сайлана һәм, оешманың җитәкчесе буларак, 1934 елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз совет язучыларының беренче съездында татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый. Съездда аны СССР Язучылар союзы идарәсенә член итеп сайлыйлар.
Бу чорда әдипнең иҗат активлыгы тагын да көчәя: күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләре, яңа хикәяләре басылып чыга, «Булат бабай семьясы» (К. Тинчурин белән бергә, 1933), «Алма бакчасында» (1940) исемле драматик әсәрләре һәм лирик шигырьләре иҗат ителә.
Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми Татарстан радио комитетында эшли (һәм үзенең бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый. Әдип совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыгын, ватандарлык хисләрен әдәби образларда чагылдырган «Хәят апа» (1941), «Сагыну хаты» И 942), «Снайпер Мәрдән» (1943), «Фәридә» (1943—Л 944) кебек поэмаларын һәм күп санлы патриотик шигырьләрен яза. Аның бу еллардагы публицистик мәкаләләре һәм очерклары да, сугышчан партиялелек рухы белән сугарылган булып, совет кешеләрендә патриотизм хисе тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.
Сугыштан соң, 1948 елда, Кави Нәҗми үзенең озак һәм күп көч салып эшләгән төп әсәрен — «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романын тәмамлый. «Язгы җилләр» — зур тарихи вакыйгаләрне эченә алган күп геройлы һәм күп планлы әсәр. Әдип анда татар халкының бөек революцион үзгәрешләр чорындагы тарихи юлын, татар эшчеләренең сыйнфый аңы уянуын Һәм башка халыкларның пролетариаты белән бергә самодержавиегә каршы революцион көрәш мәйданына аяк басуын һәм җиңүгә ирешүен җанлы итеп тасвирлый. Сәнгатьчә яңгырашы һәм идея эчтәлеге белән интернациональ рухлы, образлары һәм сурәтләү чаралары белән милли үзенчәлекле бу роман, 1949 елда китап булып басылып чыгу белән, укучылар арасында киң популярлык казана һәм, тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, автор иҗатының гына түгел, гомумән шул чор татар совет прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Роман украин, казакъ, эстон, чуваш, мари, әзәрбайҗан, болгар, словак, чех, немец, уйгур һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителә.
Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Ул татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Нәниләр һәм мәктәп яшендәге балаларга адреслап ул ике дистәгә якын шигъри китап яза («Күңелле көннәр», «Сабан туе», «Ун бәпкә», «Китап фабрикасында», «Таныш машина», «Яңа йортта», «Казанга кайту», «Бәхетчеләр илендә» һ. б.).
К. Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә А. Блокның «Двенадцать» («Уникәү», Казан, 1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр», Казан, 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең аерым/игигйрьләре басылып чыга.
К. Нәҗми — гомере буе язучылык1 хезмәтен иҗтимагый-политик һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Ул өч тапкыр (1947, 1951 һәм 1955 елларда) Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайлана, КПССның өлкә комитеты пленумы члены була, 1951—1957 елларда Тынычлык яклаучыларның Татарстан республика комитеты председателе вазифаларын үти. Иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкли.
Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әсәрләр: 4 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1981—1984. Т. 1. Хикәяләр, повестьлар / Н. Гыйззәтуллинның кереш сүзе беләй. 1981. 352 б. 13000. Т. 2. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. 1982, 286 б., портр. 13000. Т. 3. Язгы җилләр: Роман. 1983. 416 б., портр. 12000. Т. 4. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Хатлар, очерклар. 1984. 417 б. 15000.
Әсәрләр: 4 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1958—1960. Т. 1. Хикәяләр, повестьлар / Н. Гыйззәтуллинның кереш сүзе бел;ш. 1958. 357 б., портр. 5000. Т. 2. Шигырьләр, поэмалар. 1958. 387 б., портр. 5000. Т. 3. Язгы җилләр. Тирән агым. 1959. 519 б. 5000. Т. 4. Пьесалар. Публицистика. Хатлар. 1960. 364 б. 5000. Рец.: Әхмәдуллин А. Кави Нәҗминең дүрт томлыгы.— Сов. әдәбияты, 1960, № 8, 144—149 б.
Кабыргасы белән тора: Шигырьләр.— М: Нәшрият, 1925.— 46 б. 5000.
Өермәләр: Хикәяләр, шигырьләр җыентыгы.— Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925.— 128 б. 3000.
Шобага: Хикәя.—Казан: Гажур, 1926.—56 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1933.—56 б. 7100.—(Масса к-ханәсе).
Иң соңгысы: Хикәяләр.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1927.— 65 б. 3000. Корым астыннан: Шигырьләр. 1922—1926.—М.: Нәшр., 1927.—31 6. 3000.
Таштугайга кайтмыйбыз: (Җыентык).— Казан: Татар, дәүләт нәшр,, 1928.— 9.6 б. 3000.
Кави Нәҗми хикәяләре.— Казан: Яңалиф, 1929.— 80 б. 5000.
Кызыл фронтларда: [Гражданнар сугышы тарихыннан].— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1929.—62 б. 3000.
Яр буендагы учаклар: Хикәяләр җыентыгы.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.— 207 б. 3000.
Үткәннәрне актарсаң: Париж Коммунасы турында.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.—26 б., рәс. 2500.
Бөек җиңүләр елы: Гражданнар сугышы тарихыннан.— Казан: Татиздат, 1931.—64 б. 5000.
Шигырьләр: Авторның кереш сүзе белән.— Казан: Татиздат, 1932.— 116 б. 3000.
Миңлебикәнең кайгысы: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1934.—18 б. 20100.
Кояшлы яңгыр: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1935.— 102 б.— (Башлап укучы к-ханәсе). 10000.
Алмаз абый: Шигырь.—Казан: Татгосиздат, 1940.— 14 б. 10000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1944.—16 б. 20000.
Тимерче Йосыф: (Әкият).—Казан: Татгосиздат, 1941.—31 б. 5000.
Атакага: (Шигырьләр, поэмалар) <—Казан: Татгосиздат, 1942.— 72 б. 3070.
Кырлар буйлап: Шигырь.—Казан: Татгосиздат, 1943.—10 б. 20000.
Таныш урын: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1943.—64 б. 5070.
Фәридә: Бөек Ватан сугышы көннәрендә язылган шигырьләр җыентыгы.— Казан: Татгосиздат, 1944.—116 б. 6185.
Купшы әтәч: Шигырь.—Казан: Татгосиздат, 1946.—11 б. 10000.
Кызыклы хәл: (Шигырь).—Казан: Татгосиздат, 1946.—-12 б. 10000.
Күңелле көннәр: (Балалар өчен шигырьләр, поэмалар).— Казан: Татгосиздат, 1946.—78 б. 5000.
Урманда: (Нәниләр әлифбасы).—Казан: Татгосиздат, 1946.—11 б. 10000.
Чыршы бәйрәме: Шигырь.—Казан: Татгосиздат, 1946.—12 б. 5095.
Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1946.—271 б. 10195.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1941.—259 б.—(Мәктәп сериясе). 10070.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1936,—352 б. 10000.
Шул ук,—Казан: Татгосиздат, 1934.—419 б. портр. 5100.

Шул ук.—Казан: Татиздат, 1932.—335 б. 5000. Бистә малае: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 42 б. 10000.
Китап фабрикасында.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 11 б. 20000.
Сабан туе: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 14 б. 20000.
Суворовчылар: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 11 б. 20000.
Таныш машина: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 14 б. 20000.
Ун бәпкә: Шигырь.—Казан: Татгосиздат, 1947—16 б. 10000.
Яңа йортта: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 10 б. 20000.
Ике хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1948.— 55 б. 5165.
Яз җыры: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1948.— 30 б. 5000.
Казанга кайту: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1948.— 13 б. 20000.
Язгы җилләр: Роман.— Казан: Татгосиздат, 1949.— 412 б. 10165.
Шул ук/А. Макаров мәкаләсе белән. Төз. һәм өстәлгән яңа басма.— Казан: Татгосиздат, 1952.—461 б., портр. 15037.
Шул ук.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—459 б. 15000.
Шул ук.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—456 б.— (Мәктәп к-ханәсе). 15000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—456 б. 18000. Рец.: Б ә ш и р о в а И. «Язгы җилләр» романының стиле.— Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 5-кит. Казан, 1976, 48—58 б.; Хәйри X. Тарихи революцион роман.— Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш. Казан, 1979, 180—191 б.; Гыйззәтуллин Н. К. Нәҗми һәм аның «Язгы җилләр» романының язылу тарихы.— Сов. мәктәбе, 1981, №12, 19—21 б.
Якты сукмак: Хикәяләр, очерклар, публицистика, шигырьләр, поэмалар. [Г. Кашшаф мәкаләсе белән].— Казан: Татгосиздат, 1951.—547 б., портр. 3065.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1953.—558 б., портр. 10000.
Бәхетлеләр илендә: Шигырьләр. Кече яшьтәге балалар өчен.— Казан: Татгосиздат, 1953.—56 б. 5000.
Әдәбият дөньясында: Әдәби-публицистик мәкаләләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—175 б. 2000. Рец.: Мәхмүдов Ә. Әйтеп бирә белү.—Соц. Татарстан, 1977, 29 май. Первая весна: Рассказы/Пер. с татар. Г. Шариповой.— М.— Л.: ГИХЛ, 1933.—116 с. 5000.
Татарская художественная литература: Доклад на первом Всесоюз. съезде сов. писателей.— М.: Худож. лит., 1934.— 28 с., портр. 10000.
Мальчик из слободы: Рассказ/Пер. с татар. С. Якупова.—Казань: Татгосиздат, 1947.—48 с.—(Б-ка татар. сов. лит. 1917—1947) 10000.
Прибрежные костры: Повести и рассказы. Авториз. пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1949.—204 с. 15000.
Повести и рассказы. Пер. с татар.— М.: Гослитиздат, 1957.— 171 с., ил. 30000.
Весенние ветры: Роман/Авториз. пер. с татар. А. Садовского.— Казань: Татгосиздат, 1950.—444 с. 10105.
То же.—М.: Сов. писатель, 1950.—467 с. 30000.
То же.—М.: Гослитиздат, 1951.—448 с. 150000.
То же.—М.: Гослитиздат, 1952. (Роман —газета). № 1. Гл. 1.—24. 76 с. 500000; № 2. Гл. 25—48. 76 с. 500000.
То же.—М.: Сов. писатель, 1952.—468 с. 75000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1954.—452 с. 30000.
То же.—М.: Сов. писатель, 1954.—478 с. 30000.
То же.—М.: Гослитиздат, 1956.—456 с. 150000.
То же.—М.: Сов. писатель, 1958.—439 с., ил. 30000.
То же.—М.: Известия, 1963,—478 с., ил. 150000.—Прил. к журн. «Друж-ба народов».
То же.—М.: Современник, 1972.—398 с., ил. 75000. Рец.: И м а м у т д и н о в Р. «Весенние ветры» Кави Наджми:/К вопросу о горьковских традициях в татар, лит./ — Учен. зап. Моск. пед. ин-та, т. 129. Советская литература, вып. 6, 1963, с. 63 — 65; Манн у р о в а М. Принципы изображения русского характера в романе Кави Наджми «Весенние ветры». — В кн.: Вопросы татарского языка и литературы. Казань, 1969, с. 77—80.; Маннурова М. Старший брат и наставник (Русский революционның пролетариат в романе «Весенние ветры»). — В кн.: Маннурова М. Революционное братство. Казань 1977, с. 49—82.
Весенние ветры: Роман. — Рига, 1952. — На латыш. яз.
То же.— Алма-Ата, 1952.— На казах. яз.
То же. — Алма-Ата, 1954. — На казах. яз.
То же.— Таллин, 1953.— На эстон. яз.
То же.— Чебоксары, 1953.— На чуваш. яз.
То же.— Баку: Азерб. гос. изд-во, 1953.— На азерб. яз.
То же. — Йошкар-Ола: Марий. кн. изд-во, 1954. — На марий. яз.
То же. — Ташкент, 1954. — На уйгур. яз.
То же.— Ташкент: Изд-во лит. и искусства, 1972.— 470 с. 75000— На узб. яз.
То же/Пер. Н. Николенко. Вступ. статья Е. Кирьянова.— Киев: Днипро,, 1972.— 427 с. 30000.— На укр. яз.
Весенние ветры: Роман/Пер. Г. Жечев. — София: Народ, культура, 1951.— 428 с. — На болг. яз.
То же.— Братислава, 1952. — 443 с. — На словац. яз.
То же. — Прага, 1955, — 432 с. — На чеш. яз.
То же. — Лейпциг, 1955. — 508 с. — На нем. яз.
То же/Пер. Вей И. Вей Цзя. — Нанкин: Цзянсу веньи чубаньше, 1960.— На китай. яз.

Аның турында

Нәҗми К. Автобиографиядән өзекләр.— Казан утлары, 1971, № 12, 141—147 б.
Гыйззәтуллин Н. Кави Нәҗми. — Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960, 672—704 б.
Гыйззәтуллин Н. Кави Нәҗми: Тәнкыйть-биографик очерк. — Казан: Таткитнәшр., 1956.— 88 б., 4 б. портр. 6000.
Нигъмәти Г. Кави Нәҗми һәм хикәяләр. — Кит.: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 191—201 б.
Гыйззәтуллин Н. Каләм остасы: К. Нәҗмигә 60 яшь тулу уңае белән.— Сов. әдәбияты, 1961, № 12, 95—100 б.
Сафуанов С. Кави Нәҗми Башкортстанда. — Кызыл таң, 1961, 15 дек.
Әхмәдуллин А. Язучы, көрәшче.— Соц. Татарстан, 1961, 15 дек.
Гыйззәтуллин Н. Язучы һәм көрәшче: Кави Нәҗмигә 70 яшь тулу уңае белән. — Казан утлары, 1971, № 12, 140 — 141 б.
Коммунист, язучы, җәмәгать эшлеклесе: [Мәкаләләр]: Н. Гыйззәтуллин. һаман безнең сафта; Г. Кашшаф. Якты хатирәләр. — Соц. Татарстан, 1971, 15 дек.
Гыйззәт ул лин Н. Яңа тормыш, яңа әдәбият хакына: Кави Нәҗминең тууына 80 ел. — Казан утлары, 1981, № 12, 111 — 118 б.
Гыйззәтуллин Н. Күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе. — Соц. Татарстан, 1981, 5 дек.
Хәмитов Б. Гомер юлындагы учаклар.— Татарстан яшьләре, 1981, 8 дек.
Гиззатуллин Н. Кави Наджми. — В кн.: История татарской совет-ской литературы. М., 1965, с. 462 — 481.
Гиззатуллин Н. Проза Кави Наджми: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. Казан, 1952. 19 с.
Г и з з а т у л л и н Н. Кави Наджми: Критйко-биогр., очерк.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—132 с. 2000.
Гиззатуллин Н. Он пел дружбу народов.—Сов. Татария, 1961, 15 дек. Певец дружбы народов: К 70-летию со дня рождения Кави Наджми: [Статьи]: Ф. Мусин. Революцией рожденный; А. Гиниятуллина. В памяти наpoдной.— Сов. Татария, 1971, 15 дек.
Галимуллин Ф. Созвучно великой эпохе: К 80-летию со дня рожде-да
я Кави Наджми.—Сов. Татария, 1981, 4 дек.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013