Бүген Әдипләр: Гөлчәчәк Нәҗипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гөлчәчәк Нәҗипова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Резидә Нәбиуллина- Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Мәкмүнә Нәҗипова Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Халидә Нәфыйкова Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух

Һәр заманның үз зәвыгы

Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипованың 2004 елда чыккан “Университет һәм музей: губерния чорындагы Казанның тарих тәҗрибәсе” һәм “Казан шәһәр музее. 1895-1917 еллардагы тарих очерклары” исемле хезмәтләре Забелин премиясе белгечләре тарафыннан лаеклы бәя алды. «Казан шәһәр музее. 1895-1917 еллар тарихы очерклары» китабы дүрт томлык “Казан һәм казанлылар” сериясен ачып җибәрә. Анда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музеен ачу тарихы яктыртыла. «Университет һәм музей: губерния чорындагы Казанның тарих тәҗрибәсе” китабында исә автор Х1Х гасыр ахыры - ХХ гасыр башы Идел буе һәм Уралдагы музей тормышында Казан университетының ролен күрсәтә.
(www.Tatar-inform.ru)

Төбәкче һәм тарихчыларның яраткан бер сүзе бар: кичәге көн – ул инде тарих. Күп тә үтмәс, шаулап-гөрләп бихисап кыенлыклар, нужалар белән хәстәрләнгән Универсиадабыз да тынып калыр.


Димәк, бу чара да галиҗанәп Тарих сәхифәләренә теркәлеп калачак дигән сүз. Шушы үсештәге чынбарлыкның матди дәлилләрен теркәп-туплап баручылар ни белән мәшгуль? Татарстанның Милли музее әтрафлы чара уңаеннан ниләр эшләп ята? Музейның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк ханым Нәҗипова белән шул сораулар хакында гәпләштек.

– Гөлчәчәк Рәхимҗановна, Милли музей Универсиадага нинди программалар әзерли?

– Универсиада уңаеннан бездә берничә программа эшли башлады да инде. Узган елның җәендә “Универсиада каршылыйбыз” дигән күргәзмә ачтык. Ул дәвам итә һәм без милли музейның иң матур залында Татарстанның спорт өлкәсендәге бөтен алтыннарын күрсәтергә җыенабыз. Анда “Ак Барс”, “Зенит”, “Рубин” һәм башка спорт командаларының җиңү призлары, медальләрен җыябыз. Киң катлам тамашачы Татарстан командалары яулаган барлык алтын медальләр белән биредә таныша алачак. Ул композиция “Татарстанның спорт алтыны” дип атала. Спорт командалары үзләренең призларын китерә башлады, алар арасында без белми калган бүләкләр дә шактый икәнлеге ачыкланды. Күптән түгел генә Татарстан Мәдәният министрлыгы Универсиада авылында спортчылар өчен күргәзмә-проект әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Бер-ике көнгә килгән спортчылар да булачак бит. Аларның күбесенең Казан буйлап танышып йөрергә вакыты булмаячак, шуңа күрә без бик рәхәтләнеп әлеге үтенечне канәгатьләндерәчәкбез. Аны Татарстан, Казаныбызга багышланган күргәзмә булыр дип планлаштырып торабыз.



– Кунакларны татар милләте белән таныштыру җәһәтеннән ниләр башкарыла?

– Менә инде берничә елдан бирле Милли музей “Татар халык костюмы” дигән күргәзмәне гамәлгә ашырырга әзерләнә. Казаныбызга җир шарының төрле почмакларыннан киләчәк кунаклар игътибарына без әлеге проектыбызны тәкъдим итәргә ниятлибез. Татарның милли мирасы хакында сөйләүче бу күргәзмә кунакларга гына түгел, татарстанлыларның үзләренә дә кызыклы булачак. Республикабызда һәм Россиядә урнашкан музейларның күбесендә татар костюмнары саклана икән. Шуларны барлыйбыз, җыябыз һәм үз музеебызда күрсәтәчәкбез. Санкт-Петербургның этнографик музеенда, Кунсткамерадагы фондлардан сирәк чыгарыла торган татар костюмнары киләчәк. Алар XIX гасырның беренче яртысына, ә кайбер үрнәкләре XVIII гасырга барып тоташа. Костюм бит ул – комплекс: күлмәк, эчке күлмәк, ыштан, баш, аяк киеме һәм бизәнү әйберләреннән тора. Тулаем сакланган комплекслар бик сирәк очрый. Әммә Кунсткамерада андый этнографик комплекслар бар. Үзебездә дә берничә тулы экспонат саклана.



– Гөлчәчәк ханым, шулай да иң зур коллекция үзебездәдер дип беләм?

– Әлбәттә, без үзенчәлекле проект дибез, чөнки беренче мәртәбә Татарстаннан шундый күлмәкләр, татар костюмының элементларын җыябыз. Совет чорында иң бай тупланмалар Мәскәүгә, Петербургка киткән, кайберләре Казанда калган. Үзгәртеп кору чоры вакытында аерым-аерым музейлар нәтиҗәле эш алып барды һәм алар үзләрендә шактый мәгълүмат һәм экспонат туплаганнар. Татар халык киеме үрнәкләрен тулы бер күргәзмәдә без беренче тапкыр күрсәтәчәкбез. Мәсәлән, керәшеннәрнең бизәнү әйберләре бик бай һәм алар сандыкларда сакланган. Ә Казан татарларында шундый йола яшәп килә: адәм баласы якты дөньядан китсә, аның әйберләрен өләшәләр яки яндыралар. Шуның өчен мөселман татарларының әйберләре сирәк сакланган. Музеебызда сакланучылары да бик аяныч хәлдә, халыкка күрсәтерлек тә түгел, кайберәүләре уалырга гына тора иде. Аларга реставрация эшләрен уздырдык. Барлык музейларныкына андый хезмәт күрсәтә алмыйбыз билгеле. Ә үзебездә сакланучы киемнәрне моннан ун ел элек осталарыбыз, реставраторларыбыз эшли башлаган иде. Безнең фондта яшь малай күлмәге бар, аны гомумән күрсәтеп тә булмый иде. Кызларыбыз рәтләде, хәзер аны пыяла астына куеп кына булса да тәкъдим итәргә мөмкин.



– Күргәзмәдә Себер татарлары, ногай татарлары, Казан татарлары шундый-шундый күлмәкләр кигән дигән мәгълүмат яңгыраса, читтән килгәннәр этник төркемнәргә бүленүебезне дөрес аңларлармы икән?..

– Сарытау, Ижау, Йошкар Ола, Чиләбе, Иркутск һ. б. музейларда безнең татар киемнәре саклана. Ләкин алар атрибуция үтмәгән. Татар халык киемнәрен алар белмиләр. Бу өлкәдә аларның белгечләре юк. Ульянда булдык, анда мулла чапаны хатын-кыз киеме итеп күрсәтелгән. Күрсәтү принцибына килгәндә, киемнәрне музейга нисбәте аша чыгарабыз. Бу Кунсткамера тупланмасы, монысы Этнографик музейныкы, дигәндәй. Үзләренең белгечләре исә музейга килүчеләргә костюм хакында тулырак сөйләячәк. Без энографлар, галимнәр түгел, без – музей хезмәткәрләре, шуның өчен музеологик принципны сайладык. Кайдан җыелды, кемнән алып монда китерелде кебегрәк була инде. Мәсәлән, Костромадан кием кайтты, без аны Кострома татарларыныкы димибез, ә “татар костюмы (Кострома)” дибез. Костюм кайда сатып алынган, кулланылган - шул төбәкне күрсәтәбез. Без – барыбыз да татар.



– Хәзерге татар милли киемнәре бик кыйммәт, ә элеккеләре?

– Элеккеләре дә кыйммәт. Күргәзмәдә бары тик төп нөсхәләр генә куелачак. Музеебызда йөз елдан артык буена җыелып килә инде алар. Күп экспонатлар университет галимнәре, коллекционерлар тарафыннан ХIX гасырның башында җыелган. Ә бүгенге көндә кызларыбз, апаларыбыз нинди кием кия - аларын да күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак. Заманча милли киемнәрне тегә торган өйдә эшләүчеләргә, “Мелита”, ”Эвиболь” фирмаларына мөрәҗәгать иттек. Бәлкем фондыбызга бушлай, һичъюгы акчага үз фондыбызда калдырырга булса да рөхсәт итәрләр. Бәйрәмгә, көндәлеккә нинди кием кигәннәр – шуларны күрсәтәчәкбез. Кием үзгәрә, икенче халыклардан ниндидер элементлар килеп керә. Бу күренешләрне без хурламыйбыз да, хупламыйбыз да. Чөнки тарихи процесс шулай бара. Рус хатыннары итәк, кофта, ә татар хатын-кызлары күлмәк ярата. Этник зәвык шундый. Оренбург шәлләре, ап-ак яулыклар, чәчәкле-чәчәкле күлмәкләр – боларның барысы да күргәзмәдә урын алачак. Питрәч музееннан керәшеннәрнең костюмнары киләчәк. Ләкин керәшен костюмнарының кайберләрендә аяк киемнәре сакланмаган.



– Заманча татар киемнәренә читтән килүчеләр дә кызыкмый калмас. Бүләккә алып китәргә уйласалар, сез аңа әзерме?

– Әлбәттә, шуңа күрә дә төрле компанияләр белән эшлибез. Милли кием тегүче компанияләр тик ята дип уйламыйм. Алар да бу җәһәттән җиң сызганып эшлиләр дип өметләнәбез. Музей экспонатларын сатмасак та, сатып алу юлларын бик рәхәтләнеп күрсәтербез.



– Күләмле, эчтәлекле экспозицияләрнең гадәттә каталоглары булдырыла...

– “Татар халык киемнәре” күргәзмәсенең дә каталогы әзерләнә. Ул үзе бик катлаулы хезмәт. Бәлкем кайбер экспонатлар монда килеп тә җитмәс. Ләкин барыбер каталогка ул үрнәкләр дә керәчәк. Бүгенге көндә Россиянең 20 музее һәм 32 Татарстан музейлары белән килешү төзедек. Шунысы анык: басманың тиражын күләмле итәргә кирәк. Инде хәзер үк аның белән кызыксына башладылар. Инвестор әлеге тиражның күләмен әйтми, үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итәчәк. Китап бер чыкса, аны кабаттан бастыру авыр булмас инде анысы. Һөнәрчеләребезгә, гомумән кызыксынучыларга менә дигән үрнәк, өлге булып торчак ул басма.

– Универсиада вакыйгасын үзебездә мәңгеләштереп калдыру уңаеннан да музей тик ятмыйдыр?

– Бу юнәлештә эшне башладык. Сувенир продукциясе, ФСУ флагын безгә бирделәр. Универсиада үткәрү хокукы бирелгән процесс торгызыла. Универсиада йөзе – костюмы, эшлекле костюмы, фотодокументлар, значоклар да туплана килә. Җәйге спорт уеннары вакытында Спорт һәм яшьләр министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез. Чит илдән килгәннәрнең костюмнарын да бездә калдыру мөмкинчелеге туар дип уйлыйбыз.


Мөршидә КЫЯМОВА

www.Intertat.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013