Бүген Әдипләр: Нәҗибә Әминева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәҗибә Әминева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Нәҗибә Әминева Нәҗибә Әминева (Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина) 1945 елның 9 декабрендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылында туа. Авылда — җидееллык, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлагач, 1964 I елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына рус-татар бүлегенә укырга керә.
1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Ко-бау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә.
Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район газетасы битләрендә басылып чыга. Ә инде 1964 елдан, Уфага укырга килгәч, иҗаты җанлана төшә. Шигырьләре республика матбугатында да күренә башлый. Соңрак, университетны тәмамлагач, «Кызыл таң», «Башкортостан», «Өмет» газеталарында, «Башкортостан кызы», «Шоңкар», «Тулпар», «Агыидел» журналларында даими басыла. Сирәгрәк булса да «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында да шигырьләре дөнья күрә. 1996 елда ул Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Нәҗибә Әминева — лирик шагыйрә. Аның төп тематикасы замандашларыбызның эчке халәте, уй-кичерешләре, яшәеше турында. Шагыйрәнең иҗатында табигать хозурлыгы, кешенең эчке матурлыгы, серле күңеленең сихри мизгелләре чагыла. Авторның изгелеккә, гүзәллеккә ия булган лирикасына үзенчәлекле форма, тел, стиль хас, аның шигырьләре халыкчанлыгы, гади һәм табигыйлеге белән аерылып тора.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөенеч бар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2001. — 144 б. — 2000 д.
Җаным илһамлы чакта: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2005. — 224 б. — 1500 д.

* * * Иртә: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1981. — 48 б. —3000 д. (Башкорт телендә.)
Бәсле тәлгәшләр: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1985. — 48 б. — 5000 д. (Башкорт телендә.)
Йөрәккә уйлар уела: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1997. — 192 б. — 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәлим А. <<Иртә>>//Агыйдел.- 1981.-№11-90-91 б.
К а р а м ы ш е в а Т. Салмак тәлгәшләр // Агыйдел. 1986. №3. 104 Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә - бул!//Казан утлары.-1997.-№1 Азнагулов Р- Сөенеч бар// Кызыл таң. - 2003. -№185.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013