Бүген Әдипләр: Наҗар Нәҗми
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наҗар Нәҗми

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Наҗар Нәҗми

Әдәбиятыбызның биек тавы

Наҗар Нәҗми. Менә ничә дистә еллар инде шушы исем шигырь сөючеләрне арбап килә. Әз вакыт түгел бу. Тоташ бер эпоха дияр идем мин. Миңа да аның йогынтысы әз булмады. Сугыштан соңгы елларда әдәбият пьедесталында шалтыравык шигырьләр хакимлек итә иде. Декларатив шигырьләрне үзенә эталон итеп алып, күпме танышлар озак еллар адашып йөрделәр.
Менә шундый атмосферада Башкортостанда Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми шигырьләре йончыткыч болытлар арасыннан күренеп калган кояш кебек була торган иде. Менә беркөнне минем кулга «Тамчылар» дигән шигырьләр җыентыгы килеп эләкте. Аны бер тында укып чыктым. Шул минутта Наҗар Нәҗми үзе дә сизмәстән минем укытучыма әйләнде. Хәер, минем генәмени! Кемнәр генә аның шигырьләрен ятлап, үз сүзе итеп кабатлап йөрмәделәр икән!
Ялкынсыз калса да җырым
Күзләрең нурларында,
Гомергә синнән туялмый
Җырлармын җырларымда.
Шундый тылсымлы юлларны гади шагыйрь яза ала буламы? Гомумән, шагыйрьләр минем өчен гади кешеләр түгел иделәр, миңа алла иделәр алар. Тиздән миңа беренче тапкыр Уфага килергә туры килде. 1949 елның сентябре иде. «Әдәби Башкортостан» (хәзерге «Агый-дел») журналы редакциясенә кердем. Теләгем тере шагыйрьләрне күрү иде. Беренче күргән шагыйрем Гайнан Әмири булды. Ул минем шигырь язу белән мавыгуымны белгәч, «задание» бирде:
— Мәҗит Гафуриның үлүенә 15 ел тула. Журналда аның хакында бер шигырь дә юк. Иртәгә язып алып килә алмассыңмы? -диде.
- Нигә аны озакка сузарга, — дидем мин кыю гына. — Бер-ике сәгатьтән дә алып килергә була.
— Алай ашыкма, — диде Гайнан Әмири. — Гафури музеена бар, әсәрләрен караштыр.
Мин икенче көнне зур һәйкәлле скверда утырып чолгау озынлыгы шигырь яздым да редакциягә киттем. Бу юлы бүлмәдә Гайнан Әмиридән башка икенче кеше дә бар иде. Теремек кенә. Битен шадра каплаган. Күзләре көлеп торгандай. Гайнан ага аңа минем «чолгау»ны сузды.
- Наҗар, мә әле карап чык безнең яңа авторның шигырен!
Наҗар... Наҗар Нәҗми. Менә кем икән ул!
Наҗар Нәҗми кулъязманы укып чыкты да мактап куйды:
— Шәп! Шәп! Башлап язучы өчен ярыйсы гына бу. Шул минутта тәнем белән тойдым: иңнәремә, шытырдап чыгып, канатлар үсә башлады. Аларны бер җилпесәм, шунда ук очып ук китәрмен кебек. Ярый тыелып калдым.
Менә журналның октябрь саны килде.
Анда «М.Гафури музеенда» дигән ике строфалык шигырь басылган иде. Аның да соңгы ике юлы минеке түгел. Озак еллар үткәч белдем: зәгыйфь шигырьне коткару өчен Наҗар Нәҗми үзе язып куйган икән ул ике юлны.
Минем язмышка үпкәм юк. Рәхмәтем генә бар. Тормыш юлымда бик күп әйбәт кешеләр очрады. Адарның йөрәк учакларыннан җылы алдым, әле дә мин шул җылыны тоям. Йөрәгемдә алар калдырган якты эзләр...
Минем тормыш сукмагы олы шагыйребез Наҗар Нәҗми йөргән юллар белән дә кисеште. Миңа аның белән бер редакциядә эшләргә туры килде. Ул «һәнәк»нең редакторы. Мин әдәби хезмәткәр. Әмма редактор белән хезмәткәр арасында булган аерма бик чамалы иде. Без аны, зур шагыйрьне, чын күңелдән ихтирам итәбез, хәтта арттырып та җибәрәбез шикелле. Ул килгәндә баш та күтәрми эшләп утырабыз. Ә ул кичә нәрсәләр язганын, нинди кызык маҗараларга тарыганын безнең белән уртаклашырга тели, ә без, эшем ияләре, һаман каләм тибрәтәбез. Бу редакторның ачуын китерә.
- Ташлагыз әле шул эшегезне! — ди ул. — Менә яңа шигырь тыңлагыз!
«Капкалар», «Каеннар» исемле поэмаларын беренче тыңлаучылар да без идек бугай.
Аның эчкерсез көлүе редакция урнашкан Союзлар йортын дер селкетә кебек иде. Наҗар Нәҗми белән бергә эшләгән вакытлар татлы төш кенә булып калганнар. Әйе. Шаркылдап көлә идек тә, җиң сызганып эшли дә идек. Юмор-сатира жанрына минем тәүге адымнарым да аның ярдәмендә булды. Ә субординация дигән нәрсә турында ул уйламый да иде. Гадилек. Тагы бер тапкыр гадилек. Хәер, зур талант үзе үк шулай гади буладыр ул. Чөнки табигать аны бөтен булмышы белән шулай яраткан. Юк сәләтен бар итеп, танау чөеп йөргән кайсыбер каләм әһелләре белән аны чагыштырып буламыни! Җир белән күк арасы. Талант белән талантсызлык арасы шулай була, күрәсең.
Аның талантына хас тагы да бер сыйфат. Наҗар Нәҗми бервакытта да үзенең намусына хыянәт итмәде, йөрәге нәрсә кушса, шуны язды. Баш өстеннән нинди генә заман җилләре исмәсен, ул үзе булып калды. Шәхес культының иләмсез мимикрия рәвешендә кире кайткан заманнарында да аның оеткыч җиле уңаена баш бормады. «Йәр-хәмикалла» дип тормады, кулайлашмады, һаман халык язмышын үз язмышы күреп яшәде.
Шагыйрьгә фикерләү өчен рамка юк. Михаил Светлов шаярып: «Шагыйрь өчен рамка ярты метрдан алып ике километрга кадәр сузылырга мөмкин», — дигән иде. Заманында Наҗар Нәҗми иҗатына да тар рамка аша караучылар булды. Эш шуңа барып җитте: хәтта югары креслода утырган бер «акыл иясе» сәяси сизгерлек күрсәтеп, шагыйрьнең басылган китабыннан аерым битләрне ертып та ташлаттырды. Эт өрә, кәрван бара, дигәндәй, моңа карап кына Наҗар Нәҗми йөрәк кушканча язудан туктамады. Киресенчә, аның иҗат чишмәсе ныграк ургылды. Шагыйрьнең каләменнән бер-бер артлы шигырьләр, поэмалар, пьесалар чыга торды. Чыга торды һәм коргаксыган күңелләргә шифа булып керә торды. Аның өчен шагыйрьгә күпме кеше рәхмәт яудыра!
Минем дә рәхмәтем зур аңа.
Тормышымның авыр көннәрендә, кояшым тотылган чакларда шагыйрьнең күңел юаткыч җылы сүзләре, изге теләкле хатлары, аны тәүге күргәндәге кебек, миңа канат куйдылар.
Кеше күңелләренә канат кую да шагыйрьнең бер кодрәте.
Моннан чирек гасыр элек Наҗар Нәҗми композитор Хөсәен Әхмәтовка багышлап язган шигырендә болай дигән иде:
Карлы таудай ап-ак булган башың,
Әллә микән иртә картайта?
Ә бит таулар биек булса гына,
Башларында эремәс кар ята...
Бу юлларны тулысы белән авторның үзенә кайтарып әйтергә мөмкин. Әйе, биек тау ул Наҗар Нәҗми. Әдәбиятыбызның биек тавы.
Марат Кәримов.
1988.

Аның турында

Мактап вакламаска иде!

Менә безне Наҗар ага Нәҗми дә ташлап китте.

Аның вафатына бүген нибары егерменче тәүлек. Минем белән бергә аны, килеп чыкмас микән дип, Уфа юкәләре дә көтте.

Юк, килеп чыкмады ул. Нәкъ җырдагыча булды: «Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...»

Җәсәденең кара җиргә керүенә дүртенче тәүлеккә киткәндә булса кирәк, мин аны төштә күрдем. Сүрән көз. Иген басуы. Җир өстен караңгы биләп ала. Комбинезон кигән Наҗар Нәҗми комбайнга күтәрелә. Ачулы. Исәнләшмәде. Мин уйлап куйдым, имеш: «Кара әле, Наҗар абыйны механизатор диләр иде, чынлап та шулай икән». Мәгәр өнемдә минем Наҗар абыйның механизатор булуы турында беркайчан да ишеткәнем булмасада...

Төшемдә аның ачулы күренүе, уянгач, тәбиган, мине шөбһәгә төшерде: егерме елга якын бер шәһәрдә яшәп, сүзгә килмәгәнбездер, Наҗар абыйны рәнҗетмәгәнмендер бит?! Тормыш булгач, барысы да булуы мөмкин, бигрәк тә без яшәгән чуалчык заманда, хокуксыз, көнчел татар, араларын Мәскәү бутап торган татар-башкорт арасында, ниндидер сәяси уеннар аркасында, кем әйтмешли, «чикылдап торган» шул ук татарның типтәргә, мишәргә, башкортка, керәшенгә, нагайбәккә һәм башкаларга әйләнеп беткән аңлаешсыз чорларда! Аеруча шпионаж җепләре белән киселеп беткән язучылар даирәсендә!

Юк, Аллага шөкер, минем Наҗар абый белән бер генә тапкыр да сүзгә килгәнем булмады. Шагыйрь буларак, мин аның шагыйранә бәһасен, кемнәрдер кебек, беркайчан да шик астына алмадым. Наҗар Нәҗми та­лантын бары тик тар маңгайлы кәсепче көнлекчеләр һәм көнчеләр генә инкарь итәргә маташып карый иде. Мин беләм: минем шагыйрь алдында әйткән нәзерем бар. Гомерем һәм тазалыгым булса, мин ул нәзерне башкарып чыгарга тиешмен. Бер караганда, ул минем генә нәзер түгел. Ул барлык татар-башкорт тәнкыйтенең бурычы. Әгәр мондый тәнкыйть бар икән, ул аны, бу бурычны, әллә кайчан үтәргә тиеш иде. Моннан бер унбиш ел элек мин шагыйрьгә болай дигән идем: «Наҗар абый, әгәр сез бары тик «Иблис» поэмасын гына язып, башка бер генә нәрсә дә язмаган булсагыз да, татар әдәбияты классикасында сакланган булыр идегез. Мин киләчәктә, Алла боерса, өч бөек шагыйрь - якташыбыз Шәехзадә Бабичның «Газазил», Такташның «Җир уллары трагедиясе» һәм Наҗар Нәҗминең «Иблис» поэмасын бер тема — Җир белән Күк арасындагы бердәм каршылыклы көрәш темасы аша тикшереп, бер трактат язачакмын».

Ул, гадәтенчә, сүзсез генә калып һәм тешләрен һавага элеп, шаркылдап көлде.

Әгәр сәяси көтелмәгән темалар буенча «Книга печали», «Гомеремнең ун көне», «Этот непобедимый чеченец», «Убить империю!» кебек китапларны язарга мәҗбүр ителмәгән булсам, ул трактатны мин һичшиксе һәм әллә кайчан язган булыр идем. Шулай да мин бу хакта «бәлки аны башкалар язар», дип уйлап, кайларда гына булса да тәнкыйтьчеләребез колагына төшерә килдем. Әмма... юк. Язучы булмады. Тагын теге җыр искә төшә: «Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...»

Их, бу татарда тәнкыйтьнең юклыгы! Изә, тәмам чыгара бу безне!

Мин Наҗар Нәҗми вафатыннан соң, беренчеләрдән булып һәм фикерләремне бу олуг югалту белән бәйләп, татар тәнкыйтен яңадан аякка бастыру турында уйланырга булдым.

Әгәр Наҗар Нәҗми кебек шагыйрь французда, я булмаса инглиздә булган булса, аның биографиясенең аркылысыннан буена чайкап бетергән булырлар иде, «Наҗар Нәҗми биографиясе», «Наҗар Нәҗминең шәхес историографиясе» кебек фәннәр барлыкка килгән, аның турында хакыйкый һәм уйдырма мәзәкләр китаплары чыккан булыр иде... Гомумиләштереп әйткәндә, ул тәнкыйтьнең яраткан каһарманына әверелгән булыр иде. Моның өчен бөтен сыйфатлары бар: атаклы ша­гыйрь булуыннан тыш, ул искиткеч кызык әңгәмәдәш, мәҗлестәш, коеп куйган гармунчы, өстәвенә җырчы... Булсын, шулай булсын, шуңа күрә дә иҗтимагый, шуңа күрә гражданлык тормышы бит ул! Ә бездә югарыда телгә алынган хакыйкый тәнкыйть тә, уйдырма мәзәкләр дә—берсе дә юк. Без — тыныч. Без әдипләребезнең хакимияткә ярамсак бер төреннән исән чакларында ук кагылырга ярамаган «даһилар» тудырабыз, Аларны бары тик мактыйбыз. Аларны тәнкыйть итү — гомуммилли хыянәт белән бер кабул ителә. Икенче бер төрләреннән, киресенчә, сукбай, бүкәй ясыйбыз. Гадел тәнкыйть урынына кирәк-кирәкмәгәнгә тибеп китәбез. Кемнең эше юк, аларны кыйнау белән мәшгуль була. Өченчеләрен без бөтенләй истән чыгарабыз. Алар безнең белән бергә яшәсә, иҗат итсә һәм әдәби процесста актив катнашса да, без аларны күрмибез. Исән чагында тәнкыйть ишетмәгән әдип үлеп китсә, без инде аны искә төшергәндә «тулы хокук» белән мактый башлыйбыз, имештер ки, вафат булганнарны «хурларга ярамый», аларны мактарга гына ярый. Чөнки без үзебезне үзебез чалыш көзгегә әйләндереп, җылы сүзне мактау, тугры сүзне — хурлау итеп кабул итәргә өйрәнгәнбез. Гарип инде без, гарип! Аркабызда уабыз булмаса да, безнең һәркайсыбызда потенциаль Квазимодо утыра. Үзебез -— бер хәл, кирәкмәгәнгә, сәбәпсез мактап, сәбәпсез хурлап, без яшь буыннарны гарипләүне дәвам итәбез. Шулай итеп, әдип исән чагында да, үлгәненнән соң да чын, объектив тәнкыйтьтән, җәмгыять бөек замандашы турындагы биографик фәннән мәхрүм кала. Нәтиҗәдә милләтебез балалары да, мәктәптән үк, тәнкыйтьнең матурлык һәм гаделлек категорияләреннән мәхрүм кала килә.

Әйе, бездә аларның берсе дә юк, дидек. Без бары тик «диссертацияләр генә язабыз». Әдәбият фәне буенча диссертация язган галимнәребез нәтиҗәдә үз хезмәтләрендә үзләренә кадәр булган нинди тикшеренүләргә нигезләнә соң? Безнең милли китапханә архивында иҗатчыларның илле, алтмыш, җитмеш, сиксән еллыгы уңаеннан чыккан дежур, коточкыч гамьсез, тота-каба мактап язылган мәкаләләрдән башка бернәрсә дә К)К бит. Шулай итеп, безнең әдәбият «фәне» билгелене кабатлауга, коры академизм, наукообразиегә, үлек төсе кергән мактауга кайтып кала. Тикшерелгән, өйрәнелгән иҗатчының тормыш юлыннан һәм аның иҗатыннан яшәү драматизмы, ФАҖИГА дигән феномен югала. Без шундый. Без шуңа күрә чын җылы сүзне мактау, чын тәнкыйтьне хурлау дип кабул итәбез. Юбилейлар уңаеннан без «фәлән-фәләневның иҗаты китаптан-китапка үсә килә» дип кенә җиффәрәбез дә, шуның белән баста! Әйтерсең, иҗат — әрекмән яфрагы. Иҗат «прусты» гына була алмый. Чын талантлар үсми, алар бары ачыла гына. Пушкинның, Тукайның «үсүе» мөмкинме? Юк, андыйлар ачыла гына. Даһиларның гына түгел, гади, хәтта уртакул иҗатчыларның да иҗаты чорлардан, периодлардан, тетрәнүләрдән һәм бушанулардан тора. Иҗатчы еш кына нәкъ әнә шул тетрәнү һәм бушанулар вакытында ачышлар ясый, дөньядан китеп тә бара...

Әдәбият гыйлеменең, көндәлек тәнкыйтьнең бары тик юбилейлар уңаеннан гына «җанланып» алуы иҗади шәхесне рухи тарката торды, нәтиҗәдә бик тә талантлы, әмма үз гомерләрендә бер генә тәнкыйть тә ишетмәгән күп кенә әдипләребез, серкәсе су күтәрмәс, чебен тисә чер итәр иркә малайлардай, катып калдылар. Әдәбиятыбыз капризный картлар һәм корткалар мичбашына әйләнде. Без аларның тормыш юлларын да, иҗади ачышларын да белмәс, аңламас булдык. Чын әдәбият, зур әдәбиятның уртакул, хәтта сәләтсез эшләре дә була. Андыйлар исә мон­дый мөмкинлектән файдаланып калу өчен барлык көчләрен җигә. Алар үз юбилейларына берничә ел алдан тотынып, мактау мәкаләләренең ракетный залпларын әзерли торган булып киттеләр, яңа юбилейларын кетеп-көтеп көтек булгач, үзләренең кырык биш, илле биш, алтмыш биш, җитмеш биш һ.б. еллыкларын үткәрә башладылар.

Соңгы елларда байтак кына тәнкыйди әсәрләр дә иҗат иткән күренекле әдибебез Миргазиян Юныс күптән түгел, «Казан утлары» журналында үзенең Роберт Әхмәтҗанов шигъриятенә багышланган искиткеч кызыклы мәкаләсендә тәнкыйтебез турында уйланып болай дип язган иде: «Әдәбиятыбызда тәнкыйть бетте. Юбилей бытбылдыклары аңлый башладылар: нахак тәнкыйтьнең ясалма мактаудан йөз тапкыр көчлерәк, мең мәртәбә нәтиҗәлерәк икәнлеген. Бытбылдыклар мактыйлар бер-берсен күкләргә чөеп. Нәтиҗә — бер. Алар теленә эләккән шәхеснең кем булуына карамастан, хәтта зур ихтирамга лаеклыларына да ышанa башлыйсың. Чөнки юбилей бытбылдыкларының такмаклауларыз, шаблон такмаклау...»

Әйтегез әле, кырыгынчы еллар Наҗар Нәҗмие белән сиксәненче еллар Наҗар Нәҗмие бер була аламы? Безнең «ташка үлчим тәнкыйтькә» була ала. Әйтик, кырыгынчы еллар шагыйре һәм шәхесе — Наҗар Нәҗми ниндирәк булган? Моны ничек белергә? Бу хакта безнең әдәбият һәм тел институты «галимнәре» нәрсә уйлый икән? Минем алдымнан үзем күреп белгән, байтакларын җирләүдә үзем катнашкан әдипләр рәте үтә: Әнвәр Давыдов, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфаң, Сәйфи Кудаш, Сибгат Хәким, Мәхмүт Хөсәен, Габделхәй Сабитов, Газиз Мөхәммәтшин, Рафаил Төхфәтуллин, Афзал Шамов, Мөхәммәт Мәһдиев, Фатыйх Хөсни, Ибраһим Сәлахов, Зәки Нури һәм башкалар, һәм башкалар. Ал арның һәркайсы сирәк әдип, сирәк иҗатчы булуы белән бергә сирәк шәхес, сирәк индивидум да иде... Әдәбиятта ниләр ачканнар алар? Калганмы аларның эзе тәнкыйтьтә? Алар кеше буларак ниндиләр иде? Нинди сихри көчләргә, сирәк сыйфатларга, таң калырлык матур гадәтләргә, гыйбарәт итеп сөйләрлек матур һәм «яман» сыйфатларга ия иде алар?! Безгә кысыр шигърият феномены гына түгел, безгә бөек шәхес феномены кирәк! Милләтне шәхес феномены гына тәрбияли ала, җәмәгать! Мин сездән сорыйм, тәнкыйтьче буларак союзга алынган әфәнделәр! Әдәбият фәне «духтырлары» буларак «әкә-дими-и-и-ик» булган абзыйлар, сезләрдән сорыйм! Кая аларның катлаулы язмышлары, гомер юллары һәм иҗатларындагы ачыш-ачыргаланулары турында тетрәткеч мәкаләләр һәм китаплар?! Юк, безгә Мөхәммәт Мәһдиевнең вафатыннан соң «Кеше китә — җыры кала» кебек ашык-пошык язылган җиңелчэ «истәлек» китаплары язарга ярамый. Анда бер тере классигыбыз Мәһдиев турында истәлек язарга иренеп, аның иҗатындагы социалистик реализм методы турында кайчандыр язылган һәм чыкмый калган мәкаләсен бастырган. Казан бу, җәмәгать!

Менә без егерме көн инде Наҗар Нәҗмисез яшибез. Бу егерме көн урыс шовинизмының соңгы чорларда булмаганча котырган чоры булып тарихка керәчәк. Фашизм формасын алган көндәлек шовинизм «халыкара террор»га, ниндидер уйлап чыгарылган «ваххабичылыкка» каршы көрәш шигаре астында Рәсәйдә мөселман динен тыярга, Кафтау мөселманнарын кырып бетерергә маташа. Татарның бөек улы Наҗар Нәҗми «Татар теле» шигырен, «Иблис» поэмасын язган зур шагыйрь буларак, зур гуманист һәм тупас көчнең, шовинизмның турыдан-туры дошманы иде. Шагыйрьней бөеклеге аның ачышларында. Хәлвә-хәлвә диюдән авызда ширбәт артмаган кебек, бөек-бөек диюдән дә шагыйрьнең бөеклеге артмый һәм ачылмый. Шуңа күрә киләчәктә Наҗар Нәҗми иҗатына мөрәҗәгать итәчәк тәнкыйтьчеләребез һәм әдипләребез аны дежур фразаларга төреп мактап вакламасыннар, ачышларның бөеклеген ачсыннар иде.

Наҗар Нәҗми иҗатын бары тик аның «Таулар юлы», «Минеште», «Уфа юкәләре», «Юкка түгел», «Мин сиңа тагын бер киләм әле» кебек атаклы җырлары белән бизәкләп, шагыйрь иҗатының тирәнлеген күрмәскә тырышу, күмеп калдыру, аны ниндидер тәрәзә төбе җырчысы

— менестрель шагыйрь итеп кенә чикләү татар шигъриятенә зур зыян салуга тиң булыр иде. Беренчедән, Наҗар Нәҗми — татарның Тукай йолдызлыгында туган һәм үлгән зур шагыйре, татарның зур милли ша­гыйре. Икенчедән, Наҗар Нәҗми татарның байдан бай телле, мәдәнияте, фаҗигаи язмышы, тирән көндәлек драматизмы, даими тарихи тетрәнүләре җирлегендә бар булган һәм шушы искиткеч авыр шартларда көн-төне якягына каранып иҗат иткән милли шагыйре. Өченчедән, Наҗар Нәҗми тулаем гөмерен совет кысымы астында яшәсә дә, үзенең сөекле маяклары Лермонтов, Тукай, Такташларны да тирәнәйтә, үзенчәлекле психологик шигърият тудыра алган сирәк шагыйрь. Дүртенчедән, Наҗар Нәҗми үзе совет репрессиясе шартлары чуерташтай шомарткан һәм сакчыл, агяһ булырга өйрәткән искиткеч катлаулы шәхесләрнең берсе. Шагыйрьнең һәр шигыре шул шигырь язылган тарихи контекстны, шәхеснең үзен искә алып тикшерелгәндә генә әсәр, заман һәм әсәрне тудыручы шәхес турында дөрес картина туа ала. Безнең тәнкыйтебез шушы өч таганның берлеген исеннән чыгармасын иде. Биредә вакытлы сәяси, шәхси һәм милли мәнфәгатьләрдән чыгып, шәхестәге ихласлыкның икенче бер планга да күчеп торуы ихтимал. Совет заманының «вөҗдан мәхбүсләре» булу («узники совести») — безнең барыбыз өчен дә табигый булмадымыни бу күренеш?

Наҗар Нәҗми һәм аның иҗаты турында гына түгел, татар әдипләрeнең барысының да тормыш юллары, иҗатлары турындагы тәнкыйть язмалары да шәхес, заман халәте белән котылгысыз бәйләнештә бирелергә тиеш. Шушы шарт үтәлгән очракта гына татар тәнкыйте био-библиографик фән буларак аякка баса алачак. Иҗатка «миңа ошый — ошамый», «мине ярата — яратмый» принцибыннан чыгың бәя бирүдән туктарга күптән вакыт. Язучыларның XXIII съезды алдыннан соңгы ике елда «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеге үткәргән «Сорауларга Җаваплар» тэнкыйдиясе нәкъ әнә шул «мине ярата — мине яратмый»ның чалыш көзгесеннән торып башкарылды һәм тиешле нәтиҗәләрне бирмәде. Моннан егерме-утыз ел элек республика газеталары битләрендә «Казан утлары» журналына күзәтүләр басыла, язучыларның Тукай клубында журналның аерым саннарын тикшерүләр үткәрелә иде. Моны ниндидер кысым, репрессив чара дип аңларга ярамый. Мондый сөйләшүләрдән башка үсешнең булуы мөмкин түгел. Аларны һәр матбугат органына багышларга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, «Аргамак» журналы менә сигез ел инде уңышлы чыгып килә, ул кызыклы татар басмаларының берсе буларак, барлык Рәсәйгә танылды, әмма аның турында әле булса берәр тәнкыйди күзәтү басылган булса! Язучылар берлегенең тәнкыйть остаханәсе мондый күзәтүләрне даими оештырырга тиеш.

Мин бераз читкәрәк киттем.

Наҗар Нәҗми кебек иҗатчы турында «яхшы шагыйрь», «бөек шагыйрь» дип әйтү — бернәрсә дә әйтмәүгә тиң. Шагыйрьнең иҗат эволюциясе дистәләгән боҗралар — периодлар аша (чорлар түгел!) үтте. Совет идеологиясе шартларында партиянең һәр яңа күрсәтмәсе иҗатчы өчен яңа түгәрәк сыза иде. Ләкин Наҗар Нәҗми масштабындагы шагыйрь бу түгәрәкләрне сикереп чыга һәм, үзеннән бер «көләч шаркылдык» ясап, хакимиятне алдый, үзенең табигатьтән килгән мәңгелек боҗрасына кире кайта иде. Аның чыга алмаган, дөресрәге, тарих тара­фыннан куып кертелгән, шәхеснең гомуми үсеш эволюциясен тәшкил иткән боҗралары — ягъни периодлары өчәү булды. Беренче боҗра: совет романтизмы. Иҗатының башланган чоры — утызынчы еллар азагыннан алып, партиянең XX съезды — 1956 елга кадәр. Икенче боҗра; тәнкыйди анализ. Егерменче съезддан Горбачев үзгәртеп коруы башланганга кадәр. 1956-1985 еллар. Бу чорда шагыйрьнең лирик герое нык үзгәрде. Аның гомеренең икенче яртысы үз тирәсеннән «көнче дошманнар» эзләү, хәтта бөеклек эзләү белән мәшгуль булды. Бу «дошман», кызганычка каршы, шигырьдән-шигырьгә күчә барды. Өченче боҗра: «Алга карап, артка чигенергә!» 1985-1999, вафатына кадәр.

Наҗар Нәҗми — катлаулы шәхес, дидек. Әйе, Наҗар Нәҗми мин күргән, миңа таныш булган шагыйрьләр арасында үзенә хас булган шикләре-чирләре белән иң катлаулы шәхес. Җитмешенче-сиксәненче елларда аның шигъриятендә «дошман эзләү» тенденциясенең көчәеп китүе менә шушы психологик катлаулылыкка бәйле иде. Наҗар Нәҗми белән үзәк һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләр шулай ук гади булмады . Шагыйрьнең коллектив образын тудырганда бу шартлылыклар онытылырга тиеш түгел. Хакимияткә күренмәс оппозициядә торып, уя юбилее саен орден-медальсез калмады. Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт бүләге, Рәсәйнең Максим Горький исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды. Рәсәй һәм СССР язучылар делегацияләре составында дистәләгән әдәби атналыкларда катнашты. СССР һәм Рәсәй язучылары берлекләренең җитәкчелегенә сайланды. Әмма ул хакимиятне беркайчан да үтереп мактамады. Сак булды.

Башкортстандагы башкорт-татар, Уфа-Казан арасындагы татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кысылып бармады. Икәүдән-икәү генә очраш канда, бу темадан читләшмәсә дә, рәсми рәвештә ул аларны «күрми» иде. Урыслаштыру аеруча көчәйгән алтмышынчы-җитмешенче елларда «Татар теле» дигән атаклы шигырен язган, аны башта урыс телендә Мәскәү матбугатында, татар мөһаҗире турындагы «Иблис» поэмасын Уфада чыгара алмагач, Казанда чыгарган, шулар өчен Уфада шактый кысылган, әмма «Татар теле»нең авторы, татар була торып та, башкорт хакимиятеннән «Башкортстан халык шагыйре» дигән олы исем һәм башка бик күп мат­ди мөмкинлекләр алу өчен Наҗар абыйга сәяси цирк гөмбәзенең нинди канатларында, ничек кенәләр тирбәлергә туры килүен Уфа татары бик тә яхшы аңлый инде. Мондагы тирбәлү амплитудасы гади, беркатлы аңга сыя алмый.

Нишлисең, ул замана баласы иде. Аның үзенә генә хас йомшаклыклары бар иде. Шигърияттә юмартлыгы белән янәшәдә, тормыш-көнкүрештәге сирәк саранлыгы бар иде. Болар барысы да аның үзенчәлекле характерының, кызыклы биографиясенең сызатларын тәшкил итә алыр иде. Боларның берсе дә, аның үзенең әйтүенчә, «юкка түгел, юкка түгел» иде. Наҗар абыйга да туган татар телен «анам теле», башкорт телен «язмышым теле» дип ясалма атамалар эзләп табарга, килеп туган шартларда берьюлы ике әдәбият атасы булу өчен «мәҗбүри» омтылырга, Казанда — татар, Уфада башкорт булып акланып яшәргә туры килде. Нәрсә, мин боларны Наҗар абыйны хурларга, гаепләргә теләүдән әйтәмме? Юк, әлбәттә. Мин гадел, тормышның үзе кебек объектив, шигъриятнең үзе кебек ихлас булырга теләүдән әйтәм. Наҗар абый турында уйлаганда, ул үзе яратмаган буш мактаудан, күңел уйната торган төчелектән качасым килүдән әйтәм. Шушы конформизмнан чыгып, УЛ Уфадагы яшь татар интеллигенциясе белән якын мөгамәләгә кермәде, аларны үзенә якын җибәрмәде, ал арга хәерле юллар теләп, шигырьләренә сүз башлары язып үзен җәфаламады. Киресенчә, Уфадагы бик тә уртакул башкорт әдәби даирәсе белән якынлашырга, яраклашырга тырышты, еш кына юк сәләтләрен күпертеп, аларга ачык хатлар язып, матбугатта чыгышлар ясады. Башкорт әдәбиятының иң олпат баганаларын тәшкил иткән ике татар Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗминең гомуммилли мәнфәгатьләрдән читләшеп һәм тар шәхси мәнфәгатьләрен өстен куеп, Үзара мөнәсәбәтләрен киеренке тотуы, Казан алдында бер төрле, Уфа алдында икенче төрле итеп уйнаклаулары барлык Уфа татар җәмәгатьчелеге өчен кире фактор булып хезмәт итте. Без, яшь татар әдипләре, моннан чиксез зур зыян күрдек. Бөтен башкорт әдәбияты татарлардан тора, ә менә кирәк вакытта киңәшергә, фикер алышырга кеше юк иде. Кызганычка каршы, Казан мондый халәтне аңламый, аңларга да теләми, киресенчә, бөек шәхесләрне үзенә чакырып, мактап, үзенчә уйната иде. Килеп тугаң шартлардан файдаланып, алар, беренчеләр, үз чиратларында, Казандагы татар шагыйрьләре белән — Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким үлгәннән соң — талант принцибыннан түгел, ә ниндидер кирәклек, идеологик принциптан чыгып дуслашалар иде. Гүя беренчеләр икенчеләрдән шигырь һәм талант түгел, ә бары тик үзләренә карата тугрылык кына таләп итә иде. Боларны бар тирәнлеге белән аңлау өчен, әлбәттә, Уфа җирлегендә яшәү кирәк.

Наҗар Нәҗми безнең арада юк инде. Аны Уфа юкәләре, Казан юкәләре дә сагына һәм сагыначак. Без аның башын артка ташлап, үзенә генә хас көлү белән көлгәнен сагынабыз һәм сагыначакбыз. Без аны сагынып шигырьләрен еш кулга алачакбыз. Уфа белән Казан арасындагы юл уртасында — туган Минештесендә яткан каберенә барып йөриячәкбез, Алла боерса. Шул ук Аллаһы Тәгаләдән бер халык — бер кавем булып яратылган татар-башкортның ике башкаласы арасында ятып калып, ул безләрне бердәм, дус, чын-чыннан да туган булырга чакыра. Көн килер, халыкларыбыз уртак дәүләттә бәхетле яшәр, Уфа һәм Казан шагыйрьләре татар-башкорт бердәмлеге хакына гомерен биргән бөек Наҗар Нәҗми каберендә туганлыкның шигъри бәйрәмнәрен үткәрер. Шагыйрьгә булган олуг мәхәббәт һәм гаделлек хакына. Шулай була күрсен.

Айдар Хәлим.
Чаллы, 26.09.99.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018