Бүген Әдипләр: Нәфкать МОСТАФИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәфкать МОСТАФИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Рәмзия Мусина

Нәфкать Мостафин шагыйрәнә Сарман якларында, төгәлрәк әйтсәк, Нөркәйдә дөньяга килгән. Беренче шигырьләре җирле матбугатта мәктәп елларында ук күренә башлый. Соңрак аңа Татарстан яшьләре"ндә, "Идел" һәм башка газета-журналларда урын бирелә.
Нәфкатьнең лирик герое якты күңелле, саф татарча фикерләүче, моңлана, уйлана белүче зат.
Шигырьдән шигырьгә үсә баручы Н.Мостафинга яңа үрләр, кызыклы ачышлар насыйп булсын!
"Аргамак" журналы, 1994, № 9.
Нәфкать Галиәхмәт улы Мостафин 1955 елның 11 мартында Сарман районы Нөркәй авылында туа. Уртак җыентыкларны да санап, сигез китап авторы. Шигырьләре, публицистик мәкаләләре «Татарстан яшьләре», «Сарман», «Әлмәт таңнары» газеталарында, «Идел», «Аргамак» журналларында даими басылып тора. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Ышанырмы йөрәк

Шау ялгышлар кылынмаган әле, 
Карый алам язмыш күзенә. 
Беренчел дә үзең, икенчел дә, 
Өченчел дә булчы үземә.

Язмышларның яры текә-текә, 
Упкындырмы аста, башкамы? 
Төрле төсле хыялларның була 
Ашмаганы чынга, ашканы. 

Гомер касәсендә ниләр бардыр, 
Бу - гомернең нинди мизгеле? 
Теләк-хисләр чиста, уйлар уртак, -
Чиксез дәвам кебек изгелек. 
Безне көтә якты сөю таңы, 
Гөл таҗына качып, күмелеп. 
Мең халәте белән җанда бүген 
Илһам иңгән гашыйк күңелем. 
Ышанырмы йөрәк ахыргача 
Миңа пышылдаган сүзеңә. 
Беренчел дә үзем, икенчел дә, 
Өченчел дә булыйм үзеңә.

Яшәу бирелмәгән бурычка

Йөрәк түтәлендә дәлияләр, 
Нәзберекләр иде, иркәләр. 
Сүнмәс хыялларны яңартырлык 
Булыр микән таңнар, иртәләр? 
Өннән аерылмас йокымы бу, 
Төннән аерылмас көнемме? 
Күңел кырым әллә ызансызмы, 
Никтер таба алмыйм үземне.

Бер кешегә яхшы булам диеп, 
Ун дустымнан колак кагуым. 
Яшьлек юләрлеге аркасында 
Каш ясыйм дип, күзсез калуым...
 Онытылмас инде. Ахыргача 
Озата барыр тормыш юлымда. 
Мин үземә генә рәнҗим хәзер, 
Киләчәк тә үзем кулымда.

Күргәннәрем белән яшәп ятам, 
Ишеткәннәр белән саташып. 
Бармак белән санар якын дуслар 
Кайда калды икән адашып. 
Теләкләрне төйнәп бер төенгә, 
Рәнҗүләрне җыеп бер учка, 
Киләчәккә таба атлыйм менә — 
Яшәү бирелмәгән бурычка.

Кошлар киткәндә

Даруханәләрне шатландырып,
Картлык килә басып үкчәгә. 
Сиздермичә җанга эңгер иңә, 
Гүзәл вакыт алга этәрә.

Потлап килә, ә мыскаллап китә, 
Төсле уйлар, моңсу юксыну. 
Хәтер агачыннан очып төшкән 
Яфракларның чиге юк сыман.

Яшенләнер, яшелләнер әле, 
Яшьлегем бер алтын көзләрдә. 
Күзләр һаман зәңгәр күкне эчә -
Теләп үткәннәрне күзләргә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013