Бүген Әдипләр: Нәфис Гәрәйшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәфис Гәрәйшин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ

Нәфис Миннегәрәй улы Гәрәйшин 1950 елның 1 гыйнварында Азнакай районы Яшьләү авылында туа. Минзәлә совхоз-техникумын һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Төрле елларда Биектау районының «Алга» совхозында баш агроном, директор урынбасары, Азнакай районының «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозында агроном, «Сельхозхимия» берләшмәсендә өлкән агроном, эшчеләрне тәэмин итү бүлегендә инженер булып эшли хәзер. «Маяк» газетаcында сәнәгать бүлеген җитәкли.

Җәйге яңгыр

Көтүче чыбыркысыдай 
Күкне чартлатып ярып, 
Болытларны ялт иттереп,
Куркакларга шом салып, 
Яшен үтте дә ялтырап, 
Әй, китте яңгыр явып, 
Өй түбәләрен кагып. 
Китте шатлык, китте бәйрәм, 
Малайлар чаба ләмнән. 
Дөньяның хозур халәте 
Иңдемени галәмнән! 
Гөрләвекләр узды җырлап, 
Акбүз ат кебек юртып. 
Шагыйрьләр каләм тибрәтте, 
Җыр ага ургып-ургып. 
Кем генә түзсен бу ямьгә, 
Бер яңгыр бөтен җәйгә. 
Аллы-гөлле чәчәкләр 
Сибелде җәйләүләргә. 
Җәйге яңгыр үтте шаулап, 
Дөньяның керен юып.
Һәр халәт калды яшәреп, 
Гүя яңадан туып.

Кил яшьлек ярына

Күрәсеңме, китә кыр казлары, 
Cизәсеңме, үтә гомерләр.
Айлы кичтә икәү генә яккан
аклардан калган күмерләр, 
Учаклардан калган күмерләр, 
Күмерләрдән безне кем эзләр?
Кышлар җитеп, буран уйнар да, 
Безнең эзне карлар күмәрләр. 
Учаклардан очкын очмаса, 
Күңелеңне авыр моң басса, 
Кил син безнең яшьлек ярына, 
Салкын кышны җиңеп, җәй яса! 
Бәгырьләрең туңып өшесә, 
Күңелеңә әгәр шик төшсә, 
Кил син безнең яшьлек ярына,
Өметеңне өзми кил генә. 
Әгәр ятлар, ул юк, дисәләр, 
Ачы җилләр елап иссәләр,
Ышанма син ятлар сүзенә, 
Туры карап язмыш күзенә, 
Кил син безнең яшьлек ярына, 
Учакларга өстә чыбыклар. 
Безнең гомер зая үтмәде -
Шаһит моңа күктә йолдызлар.

Тальян гармун

Чормаларга куйган гармунымны 
Бүген алып чыктым урамга, 
Тузан кунган гармун телләрендә 
Яшьлегемне җырлап узарга.

Тузан кунган гармун телләрендә 
Әйтелмәгән сүзләр, хисләр бар. 
Бәйгеләрдә чапкан атлар кебек, 
Бүген дә әле безгә урам тар.

Чормаларга куйдык гармуннарны, 
Йөрәкләрне куеп булмады. 
Яшьлек узды, керсез күңелләрне 
Капламады еллар тузаны.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013