|
|
|
Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова (Галиева) 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районы Шәрип авылында туа. Теләкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. 13 ел Алабуга, Әлмәт җирлекләрендәге институт, мәктәпләрдә төгәл фәннәр укыта. Студент чорыннан ук иҗатны икенче канатына әверелдергән бу ханым 2001 елда укытучы эшен журналист һөнәренә алыштыра. Ул хәзер Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Иҗат җимешләре район,
республика газета-журналларында еш басыла, аларга күренекле композиторлар көйләр язалар. Шигырьләре «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001, Казан, «Рухият»), «Әлмәт җырлый» (2003, Казан, «Рухият») җыентыкларында
урын алды. 2007 елда Нәфисә Сабирҗанованың «Кузгалуы кирәк күңелнең»
Казан, «Рухият» нәшрияты) дигән китабы дөнья күрде.
Энҗе чәчәк
Энҗе чәчәкләрне бүләк итәм
Аландагы килеш, өзмичә.
Кайчан гына без сабыйлар идек?..
Сәгать теле бигрәк тиз күчә.
Энҗе чәчәкләрне бүләк итәм,
Яз җиткәнен тойсын дип йөрәк.
Тик нигәдер ел да килгән язлар
Килә быел башка төрлерәк.
Энҗе чәчәкләрне бүләк итәм,
Күргән саен искә алырсың.
Соңгы уртак язны каршылыйбыз -
Якты истәлекләр калдырсын.
Эзем калыр
Кире бирәм синең мәхәббәтне,
Вәгъдә биреп язган хатыңны. -
Кичерергә үзең өйрәттең бит -
Гафу итәм кылган хатаңны.
Үз-үземне бик тиз кулга алып,
Хисләремне бәйләп тыярмын.
Чынга ашмый калган хыялымны
Ал сандыкка салып куярмын.
Онытырмын сине җиңел генә,
Көтеп тормам күзне талдырып.
Тик шулай да барыр юлларыңа
Мин китәрмен эзләр калдырып...
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.
|
|