Бүген Әдипләр: Халидә Нәфыйкова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Халидә Нәфыйкова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Халидә Гариф кызы Нәфыйкова (Ризванова) 1964 елның 22 февралендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт педагогия институтының биология-география бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә Түбән Кама районы Югары Чаллы урта мәктәбендә география-биология дәресләре укыта. Шигырьләр яза, күп кенә шигырьләре «Мәгърифәт» газетасында дөнья күрде.

Аннан илһам алып

Мин Тукайны беләм бала чактан, 
Мин - Тукайлы халык баласы. 
Минем гомерем бер көн туктап калыр, 
Ә Тукайга - мәңге янасы.

Аз яшәгән Тукай бу дөньяда, 
Якты йолдыз булып балкыган. 
Тукай киткән, без яшибез бүген 
Илһам алып шушы яктыдан.

Коръән китабыннан күңеленә 
Хакыйкатьне тапкан, шатлыкны. 
Яратмаган байны, ялагайны, 
Ул яклаган гади халыкны.

Кыска булган гомере, әле җирдә 
Кем үлемнән качып калалган? 
Кем бар тагы шундый аз гомердә 
Тукай кебек якты яналган?

Язлар җитсә, ул Тукаен барлый -
Үз Апушын халкым ярата. 
Ул Тукайга килә башын иеп, 
Халкым шулай иман яңарта.

Яшьлегемә кайттым азга гына

Мин язлардан күптән киттем инде, 
Җәйләремнән үтеп барышым. 
Яшьлек калды язлар белән бергә, 
Көзләремә калды сагышым.

Күңелемдә яши яшьлек хисе, 
Ул төрелгән инде акылга. 
Тышка чыга алмый гел тыелгач, 
Үпкәләгән төсле аз гына.

Бүген миңа ниләр җитми икән, 
Күңел кайта бала чагыма. 
Әткәм-әнкәм анда, туган авылым, 
Дус-ишләрем шунда бары да.

Тизрәк үссәм дигән хыял калган 
Басуларга чыккан юлларда. 
Күңел тулып хатирәләр калган 
Бала чагым узган елларда.

Искә төшә шулар берәм-берәм, 
Йөрәкләрне ярып уртага. 
Эшләнмичә бик күп эшләр калган, 
Хакым юктыр әле туктарга.

Гомеремне бер йомгакка чорнап, 
Хыялларның җыеп барысын, 
Мин язлардан киттем aкүптән инде, 
Җөйләремнән үтеп барышым.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018