Бүген Әдипләр: Таһир Нәбиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Таһир Нәбиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин

Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартындада Татарстанның Апаc районында туган. 1957 нче елда Казан финанс-экономика институтын тәмамлый. Озак еллар Башкортостанада һәм Чиләбе өлкәсендә үз белгечлеге буенча эшли. 1969 нчы елдан Түбән Камада. Бүгенге көнгә кадәр "Нефтехим" производство берләшмәсендә баш бухгалтер.
Таһир Нәбиуллин мәктәптә укыганда ук әдәби эшчәнлек беләһ шөгыльләнә. Түбән Камага килгәч, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булып китә. Соңгы елар да прозада уңышлы эшләп килә. 1987 нче елда балалар өчен шигырьләре аерым китап булып басылып чыкты.

Батырлык эзләре

(Җәмит Рәхимовның "Батырша" романын укыганнан соң уйланулар)

1. Җиңүчеләр тарихы Урыс пропагандасының, бернәрсәдән тартынып тормастан, башка милләтләрдән үзен өстен куюы, бигрәк тә татар милләтен әллә нинди уйдырмалар белән гасырлар буе вәхшиләр итеп тасвирлаулары инде барыбызга да мәгълүм. Бу шовинистик империячел караш дәреслекләрдә дә чагылыш тапмый калмады, әлбәттә.

Урта мәктәпнең сигезенче сыйныфлары өчен "Ватан тарихы" ("История Отечесгва") яки бишенче сыйныфлар өчен чыгарылган "Туган тарих буенча хикәяләр" ("Рассказы по родной истории") дәреслекләре нәкъ шундый типтагы дәреслекләр алар. "Ватан тарихы" - бер үк авторлар тарафыннан әзерләнгән "СССР тарихыннан" күчермә. Тик 58 дән 18 параграфның баш исемнәре үзгәртелгән һәм кайбер төзәтмәләр кертелгән. Төзәтмәләр мондыйрак: немец һәм швед феодалларына каршы беренчесендә Балтыйк буе халыклары да сугышуы тасвирланган булса, икенчесендә фәкать урыслар гына каршы торган, диелә. Яки Көнчыгыш Себерне "үзләштерү" прогрессив күренеш дип бәяләнсә, хәзер бу җөмлә төшеп калган. Хәер, тарих белән иң беренче тапкыр танышучы балалар моны барыбер "прогрессив күренеш" дип белергә мәҗбүр: "Туган тарих..." шуны ук тәкърарлый. Бу дәреслек хәтта Бөек Ватан сугышын гел урыслар гына алып барган дигән тәэсир калдыра. Брест кальгасы батыры Гавриловның кайсы халык улы булуы турында әйтергә "онытканнар".

Рәсәй Федерациясендә яшәүче балалар, шул исәптән татар балалары өчен дәреслек буларак, бөтен милләтләр тарихын азмы-күпме чагылдырырга тиеш иделәр. Ләкин ул фәкать урыслар тарихы һәм, әйтеп үтелгәнчә, шовинистик рухта төзелгән. Башка халыклар алар белән мөнәсәбәт аша гына телгә алынганнар. Мәсәлән, Рәсәй дәүләтенә Казан һәм Әстерхан ханлыкларын "кушу" (25 нче параграф, 122-123 нче битләр).

"Рәсәй өчен дошман дәүләтләр киң фронтта калкып чыктылар. Казан һәм Кырым тарафыннан Рәсәйгә зур зыян китерә торган һәлакәтле чапкыннар ешайды".

Бу өзектән күренгәнчә, Казан, Әстерхан, кырым дәүләтләре каяндыр кинәт кенә "калкып чыкканнар". Ә басып алынуларына килсәк, үзләре үк гаепле - чапкыннар ясаганнар. Бу параграф Әстерхан ханлыгын "кушу" дип аталса да, эчтәлегендә моңа карата бер генә җөмлә дә юк. Хәзер ул җирләрдә автономия дә булмагач, нигә әйтеп торырга?

1500-1552 елларда урысларның Казан әсирләренә 34 тапкыр баскын ясаулары, ә җавап баскыннар уннан да артмавы, болгар бабаларыбызның мәркәзе шәһри Болгар Аксак Тимердән соң торгызылып та урыслар тарафыннан тәмам җимерелүе турында дәреслек авторлары хөрмәтле профессор, академиклар, тарихчылар белмиләрмени? Шул ук битләрдә мондый юллар бар: "Казан ханлыгында бик күп дистәләрчә мең әсир итеп алынган урыс кешеләре бар иде". Дәреслектә әле "тыйнак" язылган: кайбер язма чыганакларда бу сан йөз меңнән арта. 1552 елда йөз илле меңле урыс гаскәренә каршы утыз мең генә куя алган Казан ханлыгы шулкадәр урысны әсир итә алырга, сакларга хәленнән килер идеме? Булган кадәресе дә "һәлакәтле чапкын" нәтиҗәсендә түгел, ә үзләре баскын ясаганда әсир ителгән булулары аермачык. Бу турыда дәреслек авторлары белмиләрмени?

Казанны яулап алганнан соң, Рәсәйнең көнчыгышында Себер ханлыгы калган. Ә Казаннан алып Уралга кадәр нинди җир соң? "Чыңгызхан токымыннан булган Күчем... Уралдагы урыс биләмәләренә һөҗүм итә башлады" (142 бит). Менә бит берьюлы ничә куян!

Чыңгызхан токымыннан булгач, Күчем, җәя-сөңге белән коралланган булса да, мылтыклы-туплы урыс гаскәрләренә һөҗүм итә дә итә инде ул!

Себерне "үзләштерү", бу "прогрессив күренеш" Ермак бандасы тарафыннан башланганлыкны урысларның горурлыгына туры килмәгәнгә күрә әйтелми. "Уралдагы урыс биләмәләренә" килсәк исә, монда үз Ватанының тарихы белән беренче тапкыр танышучы балалар түгел, олы кешеләрне дә аймылышта калдырырлык алым кулланган.

Үзләре генә көнбатыш Ауропа кадәр мәйданны тәшкил иткән хәзерге Башкортстан республикасы, Чиләбе, Екатеринбург, Курган өлкәләрендә яшәүче башкортлар, татарлар һәм башка халыклар, Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, "үз ирекләре" белән Рәсәйгә кушылганнар бит, шуңа күрә, бу турыда язып, изге тарих битләрен пычратуның кирәге бармы?

Бу турыда язучы Мамин-Сибирякның мондый сүзләре бар: "...башкортлар беренче килеп урнашучы урыслар белән кайнар сугыш алып бардылар һәм аларга каршы җибәрелгән хәрби командаларны бер тапкыр гына кыйнамадылар".

Шулай итеп, үз телләре, аты гына булса да үз мөстәкыйльлеге булган Идел һәм Урал тирәләрендә яшәүче һәм соңгы берничә дистә ел эчендә телләрен дә югалткан башка халыкларга тарихта урын калмаган. Бәс, шулай булгач, чынбарлыкны тасвирлаудан качучы нинди дәреслекләр соң болар? Атаклы тюрколог Л.Н.Гумилевның моңа җавабы кыска: җиңүчеләр тарихы - тарих түгел. Эш дәреслекләрне төзегән авторларның чынбарлыкны белү-белмәүләрендэ түгел, ә планлы рәвештә гасырлар буе урыслаштыру сәясәте алып баручы даирәләрнең тарихны махсус заказ биреп эшләтүләрендә. "Тарихны хаклы рәвештә халыкның хәтере дип атыйлар, һәм бу хәтер тупас хаталар белән, хорафатлар белән томаланмаган булырга, ягъни чын һәм шиксез булырга тиеш".

"Дөньяда ике дөреслек булмый, теге яки бу тарихи вакыйга бер генә тапкыр узган һәм ничек булган булса, шулай узган". Бу сүзләр шул ук дәреслекнең кереш өлешендә язылган (6-8 нче битләр). Нинди икейөзлелек!

Атаклы америка фантисты Рейд Брэдберинең кызыклы гыйбарәсе бар: вакыт машинасында динозаврлар заманын, ягъни алтмыш миллион ел элек булган тормышны күрүгә ирешкән берәү ялгыш шул замандагы күбәләкне үтергәне ачыклана. Әйләнеп кайткач күренгәнчә, үз дәверендә моңа кадәр булмаган әллә нинди үзгәрешләр күзгә ташлана. Нәтиҗәдә, ул кеше үлемгә дучар ителә. Ә бездә гасырдан гасырга, токымнан токымга тарихны бозып күрсәтүнең нәтиҗәсен кем чамалаган? Халыкларның, иң беренче нәүбәттә урыс халкының бозык рәвештә тәрбияләнүен, никадәр ялган мәгълүмат алуын кем үлчәгән? Моның өчен кемнең җавапка тартылганы бар?

Яулап алучы ул, беренче чиратта, үзе бозыклыкка дучар була. Талап җыйган малын, беррәттән үзенекен дә бәрәкәтсез сарыф итәргә, эчкечелеккә, ялкаулыкка өйрәнә. "Чуртан кушуы буенча" әкиятендәге кебек башкаларга салынып көн күрергә өйрәнә. Нәтиҗәдә, урыс язучысы Виктор Ерофеев сүзләре белән әйтсәк, "...рус сүлпәнлеге, аның эшкә сәләтсезлеге, аның социаль ' яшәеше ысулына әверелгән мәнсезлеге... күзгә ташлана".

Әгәр дә алдау-ялганга нигезләнмәгән гадел сәясәт алып барылса, Союз таркалмас иде, Карабах, Абхазия, Приднестровье, Ичкерия фаҗигаләре килеп чыкмаслар иде. Киресенчә, Рәсәй тирәсенә урнашкан халыкларны басып алу юлы белән империягә "кушарга" кирәкмәс иде, ә аңа үзләре тартылырлар, берләшергә юл эзләрләр иде. Моңа тарихи мисаллар да бар, югыйсә: заманында Залесская Украина һәм Смоленск кенәзлеге Алтын Урда канаты астына үз теләкләре белән сыенганнар. Бавария, Швейцария конфедерациясе Дә моңа үрнәк.

Ә без бүген дә әле урыс пропагандасы аша үз бабаларыбызны үзебезгә каршы котыртабыз. Мондый ялган тәгълиматлы дәреслекләрне гамәлгә кабул итүче - Рәсәйнеке дип әйтмәстән -Татарстан мәгариф министрлыгын җитәкләгән агайлар нәрсә карый икән?

Нигә без һаман да ак эт бәласен кара эткә такканны белә торып, моңа күз йомабыз?. Нигә, ниһаять, тарихи дөреслекне таләп итә алмыйбыз? Әнә Монголия дәреслекләрдә һәм башка чыганакларда дөрес тәгълимат бирүне таләп итеп куя бит! Ә без, кәҗә оятын сарык оятлагандай, ләм-мим. 2. Зиһен яңарганда Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соңгы елларда тарих дәреслекләрендә имам Шамил җитәкчелегендәге чечен халкының ярты гасырдан артык алып барылган азатлык сугышы, "Уралдагы урыс биләмәләрендә" барган Батырша восстаниесе азмы-күпме яктыртыла иде.

Шуңа күрә Батырша җитәкчелегендә татар-башкортларның унсигезенче гасыр уртасында, Пугачев восстаниесенә кадәр егерме ел элегрәк булган азатлык өчен көрәшенә киңрәк тукталырга кирәк.
Бу зур кузгалыш Җәмит Рәхимовның "Батырша" романында җентекләп тасвирланган.

Әсәр автор тарафыннан армый-талмый архив битләрен өйрәнү, тарих-географияне үзләштерү нәтиҗәсендә материал тупларга мөмкин булган фидакарь хезмәт җимеше буларак кабул ителә. Халыкның мал-мөлкәтен талап алу, зыялыларын, үзләре артыннан башкаларны да ияртә алырлык затларны юк итү генә түгел, ә кешенең җанына ия булу сәясәтен алга сөрүче империя даирәләренең вәхшилеген күреп, шул халыкның зарын җаны белән тоючы, йөрәге аша үткәрүче Батыршаның олуг каһарманга әверелү юлын тасвирлау максаты алга сөрелә бу романда.

Идел-Урал арасындагы җирләрне үзләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалануны алга сөрү максатыннан чыгып, Идел-Чулман татарларының меңәрләгән гаиләләре насәрә ягъни урыс диненнән качып шул якларга таралуларына карамастан, басып алу кәсебендә урыс даирәләрен бернәрсә дә туктата алмавын вакыйга артыннан вакыйгалар аша ачып сала. Шул максат белән башкорт -Оренбург далаларында кальгалар корыла. Аларның күрше кыргыз - кайсак (Казагыстан) җирләренә дә кул сузу нияте белән корылулары аңлатыла.
Әле анда, әле монда урыс экспанциясенә каршы ризасызлык белдерүче татар-башкортларының мөшкел хәлгә калулары, ата-бабалары яшәгән изге җирләрен ташлап бу якларга килүче кешеләрне шул ук каракош шәүләсе куып җитеп, канлы тырнаклары белән бөтен халыкларны, шул исәптән урыс халкының үзен дә изә, сыта, юкка чыгара баргач, кулларына корал алырга мәҗбүр булулары исбат ителә.

Без? утларны, суларны батырларча кичкән борынгы баһадир бабаларыбызны, варислары буларак, олылап хөрмәт итәргә, аларның кылган эшләре белән горурланырга, алардан үрнәк алырга, үз гамәлеңне кылыр алдыннан алар белән күңелдән киңәшләшергә тиешбез. Шул нәүбәттә үзебез дә тормышта оныкларыбыз горурланырлык якты эз калдырырга тиешбез. Аның урынына бүгенге сәяси каракош әмеренә буйсынып, бабасы белән оныгының элемтәсен өзәргә, токымның тамырын корытырга омтылалар.

Бу сәясәт, бактың исә, унсигезенче гасыр урталарында да ягъни Батырша заманында да урыс дәүләте тарафыннан башка милләтләргә карата программа итеп кабул ителгән ич! Кыскасы, гасырлар буе яшәп килгән алым бүген дә гамәлдә әле.

Бәс, шулай икән, димәк, андый системага юл куймау, аерым алганда, мәгърифәт эшләрен үз кулыбызда тоту, дөрес дәреслекләр төзү, тарихи хакыйкатьне яңарту, матбугатта, бигрәк тә урыс матбугатында дөреслекне яклау максатында кабат-кабат язып чыгу, халык алдында чыгышлар ясау, яшь буыннарга дөрес тарихи сәхифәләрне даими рәвештә җиткереп бару - безнең изге бурычыбыз.

Татарстан әле үз балаларына һәм читтә яшәүче татар һәм башка милләт балаларына бүген никтер дәреслекләр чыгара алмый. Кызганыч! Киресенчә, шул шовинистик рухта төзелгән дөреслекләрне кабул итә. Ләкин алар акчага сатып алына бит.

Авыр икътисадый заманда башка чыганаклар эзләү дә зарурдыр." Әйтик, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен шул ук дәреслекләр төзеп тарату, татар әдәбиятын, сәнгать әсәрләрен җиткерү. Аларны шул ук татарларның түли торган налоглары хисабына эшләргә була бит. Татарстанда яшәүче урыс халкы өчен тотыла торган чыгымнарга Рәсәй дотация бирмәгән кебек, андагы татарлар да җирле бюджеттан файдаланырга тиешләр. Татарстан-Рәсәй Шартнамәсенә бу каршы килми.

Бу нисбәттән "Батырша" романын кичекмәстән урыс телендә басып чыгарасы һәм ике телдә дә Рәсәй өлкәләренә таратасы иде. Юкса, аларда гына түгел, христиан илләрендә дә һәрбер онытылган фикерне кабатлау яки яңа фикер я ачышны, кире кага алырлык дәлил булмаган очракларда "күрмәүчелек", дәшми калу алымы хөкем сөрә. Мәсәлән, галим язучы Нурихан Фәттахның бөтен дөнья галимнәре укый алмаган фест дисбесен тәрҗемә итүен һәм галим-археолог А.Халиков җитәкчелегендә Алабуга янында шайтан кала түгел, ә Ак мәчет китапханә икәнен исбатлауны искә төшерү дә җитә.

Хәлбуки, бу уңайдан Җәмит Рәхимовның "Батырша" романын бәхетлерәк итеп күрәсе килә.

Әсәр үзенең әдәби төзелеше белән кызыклы: һәрбер бүлектә диярлек тарих битләреннән дигән өлеш бар. Аларда статистик белешмәләр, узган вакыйгаларның төгәл урыны, төгәл ае-көне, боерык-карарларның тулы күчермәләре китерелә.

Геройларның кайберсе гади халык теле, ә зыялыларның ул заманга хас булган борынгы тел лексикасы белән, гарәп-фарсы сүзләрен кушып сөйләшүләре әсәрне үзенчәлекле итә.

Тиешле урыннарда килешле итеп китерелгән әйтемнәр әсәрне бизәп торалар: бал бозылмый, кыз картаймый; бер кичкә куян тиресе дә чыдый; алтын күргәч, фәрештә дә юлдан язган; ботка да үзе пешми, аны кемдер пешерә һ.б.

"Дөрес шул, каршылыклар дингә карап кына аерылмый. Урысның бае һәм ярлы-ябагае булган кебек, татар-башкортта да шулай. Бәс, шулай икән, татар түрәләренә каршы да көрәшергә кирәк". Морза Тәфкилев, старшина Яныш кебек үз милләтен сатып-изеп килгән җаһилләрнең, бөтен халыкларда очрый торган шундый сатлык җаннарның чынбарлыгын ачып салуы белән автор әсәрне баета.

"Мәгыйшәтнең чигенә җиткәндә бәндә дигәнең берни уйламас, борчылмас бер мәхлүккә әйләнә икән. Ул инде дөньяга кул селти, үзе өчен менә хәзер иң тәҗел нәрсәләр: ашау-эчү һәм вөҗүденең иминлегеннән башканы кайгыртмас хәлгә килә. Ярым үлеккә - ике дөнья, бер морҗа".

Бу өзек Батыршаның шул хәлгә калуын тасвирлау гына түгел, халыкның да дөньялыкны уйлау сәләтен югалтуы булып яңгырый. Нәкъ менә шундый халәт, Л.Н.Гумилев теориясе буенча әйтсәк, "пассионарлыгын" югалтуга ягъни өркәклеккә китереп җиткергән дә инде.

Элек татар сөйләмендә булган, хәзер онытылып килүче сүзләрне куллануы белән автор укучы күңелен рәхәтләндерә: нам (ат, исем)., ябай (ярлы), җиксенү (читләшү), тач (нәкъ),, тәҗел (зарур) һәм башка бик күп сүзләрнең әдәбиятка кайтуларына өмет арттыра. Шул ук вакытта сил (селъ), мәхазинә (магазин) кебек сүзләр урыс теленә кайдан килеп керүләрен күрсәтәләр.

Әсәр ахырында Батыршаның Петропавльск кальгасында тоткында чиркәү ключаре белән бәхәсе аерым кызыксыну уята. Ислам диненең христиан диненнән өстенлеге исбат ителгән бу бәхәс, һичшиксез, православиедән үзгә буларак, чыбыркысыз-прәннексез бөтен дөньяга таралыр дигән якты өмет кузгата.

"Баһтырша" романы, тарихтан махсус рәвештә безнең бабаларыбызны төшереп калдырырга тырышучы урыс сәясәтен җимереп, хәзерге яшь буынга аларның каһарман булуларын бәян итеп кенә калмый, ә әдәби төзелеше, теле, өзлексезлеге белән хаклы рәвештә татар әдәбиятының алтын фондына керде. Бәлки шуңа күрәдер дә күп сандагы полиграфик хаталар һәм 65-96 нчы битләрнең адаштырып төпләнүе күңелне боза.

Бу мәкаләдә романга тулы анализ ясау максаты куелмады, тик аның зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклау нияте белән берничә мисал китерелде. Ахырда тагын бер теләк: мондый затлы әсәрләр, аерым исемлеккә тупланып, берничә, әйтик, ун ел аша, яшь буыннарга кабат һәм кабат тәкъдим ителсеннәр иде.


©"Аргамак" журналы № 9, 1995

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013