Бүген Әдипләр: Нуретдин Нәҗмиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нуретдин Нәҗмиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин
Илүсә Нәбиуллина
Резидә Нәбиуллина
Кави Нәҗми
Нуретдин Нәҗмиев
Илсур Нәфыйков
Рушания Низамова
Нурзидә Нотфуллина
Нурфат Нуретдинов
Фәнис Нуретдинов
Энҗе НУРИСЛАМОВА
Таһир Нурмөхәммәтов
Вакыйф Нуруллин
Нуретдин Нәҗмиев

Тәкъдирем ул театр

Татарстанның халык артисты, тәрҗемәче, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының танылган артисты Нуретдин Нәҗмиевнең юл башы гел шатлыклы вакыйгалардан гына торган кебек.

Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында 1946 елның 5 октяберендә дөньяга килгән Нуретдин, үзен-үзе белештерә башлагач, артист булам, дип сөйләнеп, туган-тумачасын гаҗәпкә калдыра. 1957 елда ул үз гомерендә беренче тапкыр тере артист күрә. Авылларына концерт белән килгән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев була ул. Озын тәнәфестә бала-чага, моң иясен күреп калырга дип, клубка йөгерә. Алар арасында Нуретдин дә була, билгеле. Ул көй-моң остасының ап-ак баянын күреп, аннан күзен ала алмыйча, шаккатып карап тора. «Нәрсә, баянчы буласың киләме әллә?» – дип сорап куя композитор. «Юк, артист булам мин», – дип җавап кайтара бала. Кич концертка балаларга керергә рөхсәт булмаганлыктан, Ф.Әхмәдиев Нуретдингә кәгазь кисәге биреп җибәрә. Әй куана шул чакта сабый.

Казанда ФЗӨдә укыганда башкалага гастрольгә килгән Минзәлә театры спектаклен караганнан соң, Н.Нәҗмиевнең артист булу теләге тагын да ныгый төшә. Ул Профсоюз урамында урнашкан Укытучылар мәдәният йортына йөри башлый. Анда яшьләр спектакльләр куя. Мәдәният йортында булачак артист булачак җырчы Таһир Якупов белән очраша. Минзәлә театры кабат Казанга гастрольгә килгәч, Н.Нәҗмиев режиссер Сабир Өметбаев янына барып, үзенең хыялын җиткерә һәм озакламый Минзәлә театры артисты булып китә.

Артист Нуретдин Нәҗмиевнең тормышында шатлыклы вакыйгалар бер-берсенә тоташып килә. Театр аңа мәхәббәт бүләк итә. Спас районына гастрольгә баргач була бу. Артистларны фатирларга урнаштыралар. Нуретдин Нәҗмиев фатир кергән йорт күңеленә шундый якын була ки, артист үзен туган-үскән йортына кайткан кебек хис итә. «Челтәр, чаршаулар белән матур итеп бизәлгән, чиста, пөхтә чын татар өе иде бу», – дип искә ала ул. Бу өйдә әнисе белән Сания исемле чибәр кыз яши. Сания дә артистның күңеленә бик якын тоела, бергә туфракта аунап уйнап үскән авылдашы диярсең. Көндез спектакль куялар, кичен исә Сания белән кичке уенга чыгалар. Икенче көнне театр труппасы юлга кузгала. Яңа авылларда яңа хуҗалар белән таныша. Әмма Сания Нуретдиннең йөрәгендә мәңгегә кала. Егет кызга хат яза. Кыз җавап хаты юллый. Шулай бер ел хат алышып торалар. Бер көнне Нуретдин, Санияне хатынлыкка алырга дип, Спас районына кайтып китә. Икенче көнне үк язылышырга теләк белдереп гариза бирәләр, өченче көнне язылышалар. Иң элек Казанга, аннан Минзәләгә китеп баралар. Бер караганда бу гап-гади бер мәхәббәт тарихы кебек. Әмма миңа ни өчендер мәхәббәт каһарманнары язучы А.Грин язган «Алые паруса» әсәрендәге Ассоль белән яшь капитан Артур Грэйны хәтерләтте. Белүебезчә, әсәрдә Ассольне тилегә чыгаралар, ал җилкәнле корабның киләсенә аннан башка беркем дә ышанмый. Саниянең авылдашлары да, яшьләрнең хат алышканнарын белеп торсалар да, аларның бергә булачакларына ышанмаганнардыр. Чыннан да, нибары бер көн күрешеп белешкәннән соң күп елларга илһам бирәчәк мәхәббәтнең тууына ышануы бик кыен. Өстәвенә, сер түгел, күпләребез артист халкына шикләнебрәк тә караучан. Әмма Сания ал җилкәнле корабның барлыгына ышана һәм көннәрдән бер көнне артист Нуретдин Нәҗмиев кайтып төшкәч, бөтен авыл халкы шакката.

Шатлык өстенә шатлык килә – эшкә уңган Санияне театрга тегүче итеп алалар. Артист сәхнәдә көннән-көн шомара бара. Театр училищесын тәмамлаганнан соң, авылдашы, Күчмә театрның директоры Сәет Шәкүров аны үзенә эшкә ала.

Кызганыч ки, шатлыклы вакыйгалар чылбыры шушы урында өзелеп тора, яшь гаиләгә зур кайгы-хәсрәт килә. Бервакыт алар театрлары белән Урал якларына гастрольгә баралар. Күпләребез бу якларны татарлар күп яши торган матур табигатьле җир буларак белә. Июль ае, нәкъ җиләк вакыты була бу. Ата-ана бармак башы кадәр матур-матур җиләкләрне күреп шатланыша, 4 яшьлек уллары Салаватка җиләк җыеп ашата. Ә бер көнне уллары боегып китә. Свердловск шәһәре хастаханәсе табиблары баланың хәлен арыганлык белән аңлаталар. Үзегез шәһәрдән-шәһәргә сөйрәлеп йөрү генә җитмәгән, балагызны да интектерәсез, дип шелтәләп тә алганнардыр әле. Көн артыннан көн үтә, Салаватның көлгән, шатланган мизгелләре һаман сирәгәя бара. Казан табиблары исә балада кан рагы табалар. Шуннан соң ата-ана бөтен көчен куеп, бөтен барлыгын биреп, балаларын нибары өч ел яшәтә ала. Салаватның күзләре мәңгегә йомыла.

Белүебезчә, 1941 – 1945 нче елгы Ватан сугышыннан соң, совет иле дошманнардан саклану өчен атом коралы җитештерүгә керешә. Бу максатта ил җитәкчелеге Урал аръягындагы татар җирләрен сайлый. Ә 1957 елда «Маяк» атом комбинатында коточкыч шартлау була, бөтен тирә-юньгә радиация тарала, яшелчә, җиләк-җимеш котырып үсә. Нәни Салават кебек татлы җиләкләрне татып харап булучылар ул елларда күп булгандыр, чөнки комбинаттагы шартлау дәүләт сере була, ул коточкыч вакыйгадан соң 40 еллап вакыт үткәннән соң гына чишелә башлый. Хәзер инде без матбугаттан, бигрәк тә язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың «Караболак» исемле китабында тасвирланган фаҗигане – бүтән авыллар күчерелгән вакытта бишәр мең татар яшәгән Мөслим, Үзбәгәрәк, Татар Караболагы авылларының атом зонасында тәҗрибә үткәрү өчен калдырылуы турында беләбез, һәм меңләгән адәм баласының башына җиткән кара эчле бәндәләргә ләгънәт укыйбыз, афәттән зыян күргәннәрнең, шул исәптән Нуретдин абый белән Сания апа Нәҗмиевләрнең олы кайгысын уртаклашабыз.

Шактый вакыт бәхетсез ата-ананың дөньяда гамьнәре булмый. Андый хәсрәтне тиз генә онытып буламы соң?! Ул йөрәкләрендә әле дә яши. «Беренче сентябрь. Бала-чага шатланыша-шатланыша мәктәпкә бара, – дип искә алып сөйләде Нуретдин абый. – Безнең өйдә исә тынлык. Өстәл янында утырабыз күзләребезне аска каратып, уңмаган ата каз белән ана каз кебек. Балабыз нәкъ мәктәп яшенә җиткәч, гүр иясе булды бит. И-и-и-их.... Алладан сабырлык сорадык инде...»

Икенче бала булып кызлары Рузилә дөньяга аваз салгач, бәләкәчнең кызларга хас матур чәрелдәвек тавышы, ата-ананы дөньяга терелтеп җибәргәндер, бәлки. Хәзер Рузилә үзе әни булды инде. Кызы Камиләгә 4 яшь тулды. Әтисе бер дә теләмәсә дә, Рузилә дә артист булды. Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлады, Президент стипендиясен алып укыды. Хәзер ул «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында артистка. Һәм татар, һәм рус телле спектакльләрдә катнаша.

«Мин бәхетле артист булдым, беркайчан да рольсез тормадым. Үз гомеремдә 27 режиссер белән эшләргә туры килде, мине берсе дә какмады, иҗат фасылы саен бер премьерада булса да роль бирәләр. Артист өчен рольле булудан да зур сөенеч юктыр, мөгаен», – дип сөйләде Нуретдин абый.

Чыннан да артист Нуретдин Нәҗмиевнең 100 дән артык сәхнә роле бар. 65 яшен тутырып килсә дә, артист бик җитез, тәвәккәл. Һәр көнгә сокланып, яшисе килеп яши торган тере кешеләрдән ул. Укырга бик ярата. Яраткан язучылары – Әмирхан Еники һәм Мөхәммәт Мәһдиев. Үзе дә каләм тоткалый. Мәсәлән, В.Константинов һәм Б.Рацерның «Женитьба по объявлению» әсәрен алар, Әминә Камалетдинова белән бергәләп тәрҗемә итеп, инсценировка эшләгәннәр. «Игълан буенча өйләнү» спектакле озак еллар театр сәхнәсеннән төшми. Моннан тыш артист Н.Нәҗмиев яшьләребезне әхлаклы итүгә дә үзеннән өлеш кертте. Ул 15 ел буе 85 нче татар-рус мәктәбендә драма түгәрәге җитәкләде.

Нуретдин абый тагын бер вакыйга сөйләде. Бервакыт Теләче районында гастрольдә йөриләр. Д.Макаенок әсәре буенча куелган «Хыянәтче» спектаклен куялар. Шунда Клубок – Нуретдин Нәҗмиев совет хакимиятен гаепләп сүз әйтә. Репликасын әйтеп бетерүе була, тамашачылардан берәү сикереп сәхнәгә менә һәм артистның яңагына суга. 1980 нче еллар була бу. Солдаттан кайтуы хөрмәтенә әзрәк кәгеп алган кайнар канлы егетне шелтәлиләр. «Бу вакыйгага борчылдыгызмы, сөендегезме?» – дип сорадым мин. «Бу минем өчен бик сөенечле вакыйга, кызым, тамашачыны ышандыра алгач, димәк, мин шәп артист булганмын», – дип җавап кайтарды әңгәмәдәшем.

Адәм баласын тәкъдир йөртә, диләр. Театр – Нуретдин Нәҗмиевнең тәкъдире. Һәрхәлдә, ул үзе шулай дип әйтә. Шуңа күрә шатлыгын артык һаваланмыйча, кайгысын сыгылмыйча кичерә белгәндер ул. 65 яше тулган көндә без тәкъдиренең гел хәерле юллардан гына йөртүен телибез.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА
Сәхнә № 9

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013