Бүген Әдипләр: Наил Касыймов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наил Касыймов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Фирдәүсә Кәримова
Наил Касыймов
Hаил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Татарстан Республикасының Арча районы Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен һәм 1972 елда күршедәге Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992-1997 елларда ул Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә. 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең Юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.
Н.Касыймов мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кайбер шигырьләре шул вакытта «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Кайда гына яшәсә дә, нинди генә эштә эшләсә дә, аның шигърияткә мәхәббәте сүрелми.
Татар поэзиясендә Н.Касыймов җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй языла. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе даими башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р.Ахиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р.Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З.Хәйретдинов көе) һ.б. Аның җырлары «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына даими рәвештә урнаштырылып килә. 1996 елда исә шагыйрьнең күп кенә җырларын эченә алган «Күңелем каршында тезләнде» исемле китабы басылып чыга.
Н.Касыймов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Су буенда учак яна: җырлар. — Казан: Хосусый матбага, 1993. — 64 б. — 50000 д.
Күңелем каршында тезләнде: җырлар. — Чаллы: Декор, 1996. — 64 б. — 40000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйззәтуллин Р. Җырлы җан // Соц. Татарстан. — 1989. — 2 апр.
Ю з е е в И. һәр кеше үзенчә ярата // Татарстан яшьләре. — 1989. — 18 нояб.
Газизов Р. «Мин авылның адашкан бер баласы...» // Юлдаш. —1994. — Июнь.
Зәйнашева Г. Балкы, учак яктысы! // Ватаным Татарстан. — 1994. — 10 авг.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...