Бүген Әдипләр: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Гөлчәчәк Фәтхулова
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
1960 елның 2 апрелендә Азнакай районы Урсай-Ключ авылында туганмын (хәзер инде ул авыл юк). Авыл һавасын сулап, чишмә суларын эчеп, кошлар җырын тыңлап үскәнгәме, мин кечкенәдән үк табигатькә гашыйк. Менә яз җитә, бар тереклек кояшка үрелә, ә кышын агачлар ал-ак күлмәген киеп куя. Мин - беркатлы кечкенә кызчык, шуларга сокланып карап торам. Шул турыда язасым, кешеләргә җиткерәсем килә. Киләчәк тормышым һәм һөнәрем дә мине язудан, күңелдәге хисләрне кешеләргә җиткерү бәхетеннән мәхрүм итмәде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Азнакай район газетасы "Маяк"та эшли башлавыма да 10 ел вакыт узган. Журналист буларак, язам да язам... Йөрәгем аша күпме кеше язмышлары уза! Күңелдән шигъри дулкыннар ургыла. Язмыш минем өчен бераз кырысрак булды. Әмма толлык ачысын ике балам - ике канатым, яраткан эшем оныттыра һәм шигырьләремдә җаныма шифа табам.
* * *
Елама, дим, 
Елаганны елаталар... 
Курыкма, дим, 
Куркакларны куркыталар... 
Егылма, дим, 
Егылганны түбәлиләр -
Акыл бирәм кызыма һәркөнне.
Ә үзем соң? 
Җаным түзәлмәде -
Сыгылдым да төштем бер көнне.

ӘНКӘЙ, СИНЕ ТӨШТӘ КҮРДЕМ

Чәчләреңне тарап үрдең дә: 
"Бик сагындым сине, балам, - дидең, -
Кайталмадың инде бүген дә"... 
Тәрәз төбен назлап сыйпап алдың, 
Өй гөлләрен сөеп үттең дә: 
"Оныттылар, ахры", - диеп куйдың, 
Күзләреңнән яшең сөрттең дә. 
"Күңелең, балам, далаларда йөри, 
Тик тукталмый анаң күгенә..." 
Сине күрдем, әнкәй, төштә бүген, 
Кыен булып китте күңелгә...

"Аргамак" журналы, 1996, № 12.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013