Бүген Әдипләр: Рафаэль Мустаев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаэль Мустаев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Рафаэль Мустаев Рафаэль Мустаев – шагыйрь, фотограф, публицист, сәфәрче, рәссам, музыкант.
1983 елның 28 июнендә Мәскәүдә туган егет, хәзер дә шунда яши. 2005 елда МИИГАиК университетын тәмамлаган, һөнәре буенча инженер. Әлеге вакытта Казанда КГАСУда архитектура буенча икенче югары белем ала. Аның максаты – татар архитектурасын, мәдәниятен, әдәбиятен яңа дәрәҗәгә торгызу.
300 артык русча шигырьләр авторы, рус телендә "Синтез неба" китабын чыгарырга да өлгергән. Рус шигьриятендә псевдонимы – Рафаэль Баруди.
Аның иҗаты авангардистик һәм постмодерн дип йөртелә. Рафаэль: “Татар шигьриятенә чын шәһәр һәм зур мегаполисның лирикасың кертергә тырышам, чөнки хәзерге татар яшьләре күбесе зур шәһәрләрдә, шәһәр сулышы белән яши, андеграунд белән кызыксына. Авыл темалары һәм традицион татар мәдәнияте шәһәрдә үскән яшьләргә килешле түгел”, – ди. Рафаэль Мустаев, үз тикшеренүләреннән чыгып, татар шигьриятенә француз сюрреализмы бик килешле дип аңлата, ә шигьри образларга көнбатышның хазерге шигьри образлары якын, дип күрсәтә.

МИЛЛИ ДӨНЬЯ

Милли дөнья – татар дөньясы – бөтендөнья агымында,
милли хәрәкәте, һичшиксез, даими милли дәүләт якларына.

Башын күтәр ваемсызлыктан, күр, шәһәрләрдә манаралар балкый,
шунда милли йортлар һәм мәркәзләр якты утта ялтырый.

Шунда мәгълүмат һәм мәгариф, кешеләр туган телдә сөйләшәләр,
Шунда сәнгать һәм икътисад, яшьләр югары белем алалар.

Күр, милли тимер-бетон архитектурасын татар илләрендә!
Безнең аэропортлар һәм вокзаллар ачык булыр бөтен дөньяга!

Татар иле ирек һәм битараф, тәрәккыйда барча илләр белән,
без Русияның күләгәдә түгел, аның белән тигез хокукларда.

Бел, булыр бер көн халыкларда хәрәкәте, газиз милләтәшем,
Син булмасаң, булмабыз без, булмастыр бу татар дөньясы.

Күтәр башың, милләтәшем, искә төшер бөек ата-бабаларың,
Бел, булыр бер көн – без дә милли дәүләт, и, бөек милләтәшем!
2009

МӘСКӘҮ ҺӘМ МИН

Бу шәһәрдә мин күп кешеләрне тоям, торле кешеләрне,
метрода барганда, яки урамда йөргәндә, кибет чиратында басканда да,
алар күп һәръякта, хәтта үтә торган автомобильләрдә дә,
карагыз әле нихәтле алар монда,
нихәтле караңгы йортлар, никадәр ябылмаган тәрәзәләр көтәләр,
күпме тимер юллар, ямьсез җылыту торбалары һәм киртәләр,
граффити гына кайчак сөендерәдер.
Егет икәнсең шул малайлар кем аларны ясый,
мин ышанамын аларга, мин үзем шундый ук, әйт, язуың кайда синең!
Мин телим сылу кызның күзләренә сыенырга, үтеп үтсә әгәр минем яннан, ялгыз миннән,
тәмәкене әкрен тарта торган миннән, мин ышаныр идем аңа,
мин сыеныр идем аның күзләренә,
күрер идем мәхәббәтне, җылылыкны, сөенечне. Әмма кайда ул?
Юктыр шул сөйкемле күзләр, монда гомумән начар хатын-кызлар белән,
аларның чырайлары явыз яки авыр-моңсу, биредә ирләр күпләп акчаны эшлиләр,
фәкыйрь төркемнәре монда килеп, яхшырак тәкъдир эзлиләр,
Мәскәү бирә аларга ихтимал, әлбәттә...
Бу мегаполисның проблеммасы,
кешеләр, күләгәләр кебек, массада караңгалы тимгел
һәм кешеләрне билгеләргә кабул түгел кебек, син үзең дә аларны кайчак
күрмисең,
шарфка урап, уйга чумып, тиз-тиз гына атлыйсың.
Шулай һәр көн,
метрода күңелне җәфалый адәмнәр ыгы-зыгы, шул кешеләр сиңа бер кем түгел, син
аларны белмисең,
беләсең ничәдер дусларны, аларны бер тапкыр атнада күргәлисең,
ул яхшы дигәндә,
була айда тапкыр һәм ярты елда тапкыр, әгәр дустың шәһәрдән ерак якта торса һәм юлы ике сәгать алыр. Ләкин эш булса, ул коткара, әлбәттә, андагы кешеләр белән аралашасың.
Мин кайвакыт эштән кайтам да, басып торамын метро янында, тирә-якка карыйм һәм аерым моментларын күрәмен, менә әби хәер сораша, ике үзбәк һәм кавказлар теге якта торалар һәм метродан чыга торган кеше агымнары төрле якка таралалар, менә узып китте бер кыз, кыяфәткә матур, чибәр диеп буладыр, аякларда озын каблук, итекләре тоннельда тиз югалалар. Карасам, мин генә түгел аны күзәттем, ә тагын ничәдер ир кешеләр һәм теге үзбәк, кавказмы, барыбер аларны белмим, чынлап та.
Шуннан соң мин өйгә китәм, кайчак, кайтышлый кафега керәмен һәм утырамын чәйне эчеп, сагать унбер туладыр, мин квартирның ишеген ачам һәм йокыга китәмен.
2009

* * *
Ресторанда кебек һәрчак бар “алынган” өстәл,
шулай ук минем йөрәгемдә сиңа урын бар.
Хәтерлисеңме, ничек озын коридорларда
тоташа иде куллар?
Хәтерлисеңме, безнең шәһәр тонык фанарьләрен,
аска төшә урамнарны, тирән чокырларны?
Аста агачлары өскә күтәрелә
һәм томанда инеш чылтырый иде.
Бергә без йөрегә бик ярата идек, хәтерлисеңме аны?

Бер сүз дә әйтмичә тизрәк уза идек
аллея гөмбәзне.
Һәм юнәлеп безнең урынына,
озак утыра идек анда скамияда,
бер-береңне җылытышып, кочаклашып
үбешә идек төнлә.
Һәм йолдызларга кайчак карап, бер сөйләшеп,
и Ходаем, бу дөньяда юк матуррак күзләр!
Мин ярата идем синең чәчләреңне назлап итеп
әкрен сыйпаларга,
син ярата идең минем күкрәгемә йомшак кына таянарга.
Ә бер мәлне, хәтерлисеңме, җаным?
син үзеңә дәштең мине.
Шәһәр йортлар күккә оча иде -
без галәмдә идек бергә...
Ә хәзер син бүтән якта,
без ташладык бу шәһәрне,
ләкин сине һаман да сагынам,
хәтерлим сине...
2009

КАР БИТЛЕГЕ

Менә кар
һәм йөзе аның ап-ак
эзләр
соры таплар белән
томаннар яннан
үтә торган инешләрдән
һәм күз кабак авырлыклар
бәстән...
йөгереш
әйләнеп вакыттан
интектергән вакыйгадан
ияртеп арттан
еллар
шундый ук беләндер
кар
ап-ак һаман.
2005

КАНИКУЛ

Кышкы каникул, шәхси рәвештә,
кар ява, йоклаган агачларны каплап,
агачлар йоклый – бу аларның антураж,
кешеләр йоклый, җылыны юрганнарда саклап,
урманда ут – фотокүргәзмәне япканда,
шәһәрдәге ут – төнге юлны узганда...

МӘСКӘҮ ҺӘМ МИН – 2

Чатта торам Казан үзәгендә,
такси көтәм, ул килергә тиеш.
Урамда төн, беркем дә юк,
яна реклама, мин берүзем...
Бар ябыла, мин соңгы килүче –
иртәгә булам Мәскәүгә китүче,
әти-әни якларына, туып үскән җирләремә,
әмма көтәрме ул мине бик зур шәһәр?
кырмаскалы оя кебек тулы кешеләр.
Төрле кешеләр кемнәр алар?
Минем өчен түгел алар дуслар.
Әммә калдыдыр бер-ике иптәш...
Такси килде, исерек караш...
Утырам, китәм бу урыннан,
Мин иртәгә өйгә кайтам...

БҮГЕН БУ ШӘҺӘРНЕ ТАШЛАП КИТӘРМЕН

"При Аустерлице"дан

Бүген бу шәһәрне ташлап китәрмен,
биналы квадратлар белән изгән
картада сызган бу шәһәрне. Тукталы
ш минем сорауларга җавап бирер сыман
нигә монда мин? һәм кая хазер яшеренергә
артык күзләрдән, яңгырның юеш үбешләрдән,
чиксез урамнардан, шундый шәһәрләрне
никахландыра торган урамнардан?
мәңгелеккә микән ташлап китәрмен?
әллә кире кайтырга?

МЕГАПОЛИС

Дөнья хатле халык, урамнар тулы кешеләр белән;
Һәръякта хәрәкәт, шәһәр яши, гөрләп тора.

Юлның ике якка ага автомобильләр агымы,
Һәм шул йөрештә ишетелми кала адымнар тавышы.

Буйлап тора, киртә ясап, һәртарафта озын биналар;
Һәм өстән, күк кистереп, үтәләр эстакадалар.

Табалмыйсың монда берәр агач бакча урны;
Кая барсаң да, барыбер, бөтен җир асфальтта.

Һәм хәлсезләнеп мескен халык кафега керә;
Утыралар шунда хәлен җыеп, шунысы яхшы.
2005, 2008

ШӘҺӘРДӘ ҖӘЙ

Шәһәр тынсыз төште беләзектән
минем йөрәгемнән, синең күзләреннән.
Без сузылсак куллар бер-береңә
шәһәр кысык булыр микән?

Күрәсеңме, тәрәзәләрдә кояш –
кояшмы бу, шәүлә, кирәкми!
Хәзер минем тулы күңелемдә
таулар, төньяк балкыш кына.

Китәбез җәйге күгәннәргә,
иркен һаваларга, киң даланы узып,
батабыз бөтен тормыш хатирәгә
поезд юлың белән бергәләшеп...

Ә шәһәрдә шулай һаман
кояш, шәүлә, тынсыз урам,
һәм утырган җиргә туфли салып –
кая гына киткән эзләр?
26.07.2008

ШИҢГӘН МӘХӘББӘТ

Бары тик нәрсә бар җанымда – хисләр,
кайсы юк сиңа;
мин карга чәчәкне кадармын
һәм учлар белән җылытып утырырмын,
һәм язларны көтәрмен,
гөрләвекләр агызганчы;
кояш җылы нурлар сипсә,
хисләр уяныр дип уйлыймын,
әммә чәчәк салкын корылыкта шиңсә,
җаным, нишләрмен?
2006

ХАТЫН

Эштән кайты, туфли салды,
бүлмәгә кереп узды,
күлмәк төймәләрен ычкындырып,
итәкне киштәсенә җыйды.
Утыра шулай кәнәфидә
бер колготкилар белән,
тәрәзәгә төбәләнгән күзләр,
и, арыган, сөйгән хатын!
2008

Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013