Бүген Әдипләр: Люция Мусина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Люция Мусина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

(1972-1991)
Люция Мортаза кызы Мусина (Закирова) 1972 ның 25 июнендә Яңа Чишмә районының Тат. Волчьe авылында туа. Чистай педагогия училищесын тәмамлап, авылда балалар бакчасында, мәктәптә эшли. 1991 елда тормышка чыгып, Яңа Чишмәдә ХСМУ-да эшли, тик каты авырудан соң, өч баласын ятим калдырып, вафат була.

Кыраудан соң

Аксыл томан япкан урман өстен, 
Ботакларга бәсләр кунганнар. 
Урман инде җуйган җәйге төсен, 
Саргайганнар бар да, уңганнар. 

Тик миләшләр генә чибәр әле, 
Алар гына тора алланып. 
Тату үскән ишле гаиләдәй, 
Тәлгәш белән тәлгәш ялганып. 

Берничәсен өзеп каптым шунда, 
Шундый матурлыкка алданып.
Җәен шундый әче булган миләш 
Кыраудан соң киткән балланып. 

Кырау аның алган ачылыгын, 
Кырау аны шулай өлгерткән. 
Кырау үзенең салкынлыгы белән 
Аңа шулай баллы тәм керткән. 

Салкын кыраулардан калгач кына 
Тәм кергән бит сиңа, миләшем. 
Әйе, миләш, тормыш тәмен дә бит
Авырлыклар күргәч беләсең.

Сагынуга ничек түзәргә?

Басу киңлегендә үсә ялгыз каен, 
Көмеш сулы чишмә янында. 
Таң туганда чыгам басуларга, 
Киләм ялгыз каен янына. 

Бөдрәләнеп үскән ак каенны 
Охшатамын яшьлек дустыма. 
Шуңа күрә чыгам басуларга, 
Таң туганда каен янына. 

Һәр көн саен килә пар сандугач, 
Көмеш чишмә суын эчәргә. 
Киңәш бирче миңа, ак каеным, 
Сагынуга ничек түзәргә?

Балаларым

Кызыл төсем - кызым була,
Кояшым, якты нурым.
Бар эшкә дә кулы ята,
Ул бит минем уң кулым. 

Зәңгәр төсем - улым була, 
Һавадай миңа кирәк. 
Кечкенә генә булса да, 
Һәрвакыт миңа терәк.

Яшел төсем - кече улым,
Ул яшеллек ярата.
Үзенең шуклыгы белән,
Бар кайгыны тарата.

Балаларым, күз нурларым, 
Һәркайсының үз төсе. 
Кызым - кояш, улым - һава, 
Кечкенәм - яшәү билгесе.

Миләүшәгә

Ап-ак итеп тирә-юньне, 
Җиргә йомшак кар ята. 
Кышның матур бер көнендә 
Миләүшә чәчәк ата.
 
Кышкы чәчәк бик тәкәббер, 
Назланырга ярата, 
Тирә-якта барысын да 
Ул үзенә карата. 

Бүген менә без җыелдык 
Котларга диеп сине. 
Әнә ничек, бер елмаеп 
Балкытасың син түрне. 

Бәхетле бул, шатлык һәрчак 
Китмәсен йөзләреңнән, 
Йолдызлардан иңгән нурлар 
Сирпелсен күзләреңнән.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018