Бүген Әдипләр: Муса Гали
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Муса Гали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Муса Гали
(1923-2004)
Муса Гали (Габдрахман Гали улы Галиев) 1923 елның 17 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Иске Муса авылында туган.

“Шигърият белән яшәү - бәхет ул”

5-6нчы сыйныфларда укыганда минем кайбер шигырьләрне мәктәпнең стена гәзитендә дә чыгаргалыйлар иде. Берәр елдан аларны “Пионер” журналына да җибәрдем һәм хат аша шагыйрь Муса Гали белән таныштым. Менә аның миндә сакланып калган хатларының берсе. Ул 1954 елның 27 гыйнварында язылган.

“Рәшит туган!
Синең “Әти”, “Укучыга”, “Суыкта” дигән шигырьләрең белән таныштык. Аларда әлегә кимчелекләр күп. Барыннан да элек шигырьне техник яктан яхшы эшли белергә кирәк. Синдә, еш кына очракта, ритм, рифма бозыла, бер үк сүзләр күп тапкыр кабатлана. Шигырьнең фикерле һәм шул ук вакытта мөмкин кадәр кыска язылуына ирешергә кирәк. Синең шигырьләр бик озын, ә фикерләре аз.
Сәлам белән, “Пионер”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Муса Гали”.

Шундыйрак эчтәлекле ике-өч хат алгач, “Пионер”га шигырь җибәрүдән туктап тордым. Юк, күңел төшүдән түгел, киресенчә, бу хатлар миндә шигырьгә кызыксынуымны арттырды. Нәрсә ул ритм, рифма? Гомумән, шигырь ничек булырга тиеш? Шул хакта китапханәдән китаплар, гәзит-журналлар табып укыдым...
Ниһаять, 1957 елның мартында берничә шигыремне “Пионер”га җибәрдем. Алар кыш турында иде. Муса Галидән тагын хат алдым:

“Рәшит туган!
“Бер төндә”, “Кыш бабай хакында”, “Балалар җыры” дигән шигырьләреңдә уңышлы гына юллар, матур-матур фикерләр очрап куя. Ләкин алар соңлап килү сәбәпле, журналга бирү мәсьәләсен хәл итеп булмады. Шунлыктан, аларны Яңа ел алдыннан биреп булыр, бәлки.
Сәлам белән, Муса Гали!”

Бу хат мине шатландырды. Димәк, юньле шигырьләр дә яза алам икән. Элекке хатларының берсендә, Муса абый әйткәнчә, шигырьләр, шигърияткә бәйле төрле мәкаләләр, рецензияләр эзләп укырга керештем. Шул арада ике-өч шигырь язып, “Пионер”га җибәрдем. Муса абый җавапны озак көттермәде. “Кечкенә тракторчы” дигән шигыремне басып чыгарачакларын хәбәр итте. 1957 елның июнендә ул дөнья күрде.
Берәр айдан “Пионер”га янә ике шигыремне озаттым. Гадәттәгечә, тиздән Муса абыйдан: “Ике шигыреңнең берсен — “Ат яратучы малай”ны бастырырга тәкъдим итәбез”, дигән хат килде һәм ул журналның көзге саннарының берсендә басылып та чыкты.
1957 елда урта мәктәпне тәмамладым. Комсомол һәм авыл хәбәрчесе буларак, колхоз эшенә, яшьләрнең үзешчән түгәрәгенә актив кушылып киттем. Мә-каләләр язу белән мавыктым. Шигырьләрне өлкәннәр өчен дә язгалый башладым. Алар район гәзитендә дөнья күргәләде. Октябрьдә, берничә шигыремне куенга кыстырып, Уфага юлландым.
“Пионер” журналы редакциясе Карл Маркс урамындагы “Крестьян йорты” дигән элекке кунакханә янында икән. Бүлмәсен сорашып табып кергәч, Муса Галине фотосы буенча шунда ук таныдым. Ул бүлмә түрендәге тәрәзә төбенә терәп куелган өстәл каршында ишеккә яны белән басып тора иде. Озын буйлы, яхшылап үтүкләнгән сорырак чалбар, аксыл фонга аркылы-буй сызыклар төшкән пөхтә күлмәк кигән. Пинжәген урындык артына элеп куйган. Ә түгәрәк тулы йөзе, ачык, мәрхәмәтле карашы белән чибәр, мәһабәт булып күренде ул. Берничә секунд эчендә аны күздән үткәреп:
— Исәнмесез! — дидем. — Исәнбез әле. Кайдан килдегез? Кем буласыз? — дип сорады.
Гафури районының Ялгызкаен авылыннан килүемне әйткәч:
— Ә-ә, шигырьләрегезне укыганым бар, бездә басылып та чыктылар бит әле. Нишләп ишек төбендә торасыз, түргә узыгыз. Быел ничәнчене тәмамладыгыз әле? — диде, икебез дә утырышкач.
— Унынчыны.
— Укырга керергә уйламадыгызмы?
— Юк, армиягә каралдым. Укырга хезмәттән кайткач керермен инде.
— Шагыйрь, язучы булырга омтыласың икән, югары белем кирәк. Ну, яңа шигырьләр алып килдеңме? — дип сорады, “син”гә күчеп. Шигырьләремне аңа сузган идем, ул:
— Үзең укып күрсәт, — диде.
Өч шигыремне дә булдыра алганча матур итеп укырга тырыштым. Муса абый игътибар белән тыңлап утырды да:
— Тәүге ике шигырең безгә бармас, “Сау булыгыз, кошкайлар” дигәнен калдыр, — диде.
Җылы гына саубуллашып, ишеккә табан атладым. Муса абый, урыныннан торып, озатып калды. Ә теге шигырь озакламый “Пионер”да басылып чыкты.
Минем тере шагыйрьне тәүге күрүем иде һәм ул күңелемдә якты эз калдырды. Озакламый армиягә алындым. Данлы Севастополь шәһәренә эләктем. Кара диңгез флотында коры җир гаскәрләре дә бар икән. Укчы полкка тәгаенләделәр. Тәүге айларның ыгы-зыгысы аркасында “Пионер” белән бәйләнешем өзелеп торды. Хезмәтем азмы-күпме юлга салынгач, Муса абыйга хат яздым һәм ике шигыремне җибәрдем. Менә аның 1958 елның 22 февралендә язган җавап хаты.

“Сабитов туган!
Севастопольдән язган хатың белән таныштык. Синең бу чорда үз иҗади язмышың хакында уйлануың бик табигый. Яңа шартларда күпләр тукталып калучан, вакыйгалар агышына бирелүчән була. Ә син андый булма! Тормышның никадәр катлаулы, чуар икәнлегенә син әле яңа төшенә башлыйсың. Мәсәлән, армия тормышы — кеше гомеренең сагышлы һәм күңелле дә, сынаулы һәм гаҗәп авыр да бер чоры ул. Ләкин шагыйрь кеше кайда да шагыйрь булып калырга бурычлы. Анда да сиңа бирешмәскә, иҗади күнегүләр алып барырга кирәк. Әмма шундый бер моментны исәпкә алу хәерле булыр. Әйтик, чирәм җиргә барган шагыйрь завод, шәһәр турында язса, минемчә, уңышлы яки ышандырырлык әсәр тудыра алмас иде. Бу, әлбәттә, бөтенләй алай эшләргә ярамый, дигән сүз түгел. Ләкин, һәрхәлдә, әгәр дә син армиядә чагыңда солдат тормышы (андагы романтика, дуслык, сөю, диңгез, кыюлык һ.б.) хакында шигырьләр язсаң, яхшырак булачак бит. Шулай түгелмени?! Армия тормышын үзең хезмәт иткән чакта белеп калырга тырышу яхшы. Ә курчак яки яз җитүе хакында язарга беркайда да һәм беркайчан да соң булмас. Бәлки, югарыда әйткәнемчә, күзең бер нәрсәне күреп, үзең икенче нәрсә хакында язганга күрәдер, бу шигырьләрең йомшаграк чыккан...
Диңгездәге прибойны ишетәсеңме? Аның кайчан да булса тынып торганы бармы?! Шагыйрь кешегә шуңа охшарга тырышу урынлы булыр.
Сәлам белән, Муса Гали”.

Моннан соң Муса абыйдан тагын ике хат алдым. Берсендә минем: “Шигырьне тиз язам, тик теләгәнчә килеп чыкмый”, дип зарлануыма, ул: “Шигырь авырлык белән, уйланулар, фикерләр өстендә даими эшләү нәтиҗәсендә туа”, дип җавап биргән. Анда башка фикерләр, киңәшләр дә бар иде.
Әлбәттә, шагыйрьнең бу хаты да мине уйландырды. Аның: “Армия тормышы турында үзең анда хезмәт иткәндә язу хәерле бит”, дигән киңәше дә күңелемнән китмәде. Муса абый соңгы хатында “Кыш бабай” дигән шигыремнең басылачагы, шунда ук үткән елгы өч шигыремнең “Бер төндә” дигәне “Пионер”ның 1958 елгы беренче санында дөнья күрүен хәбәр иткән иде. Ә хупланган икесе югалды. Оригиналлары үземдә калмаган. Гадәтем шулай иде, шигырьне язып бетерәм дә, конвертка салып, редакциягә җибәрәм. Шул рәвешле соңрак та дистәләгән әсәрләрем юкка чыкты.
1958 ел азагында “Пионер”га янә ике шигырь җибәрдем. Муса абыйдан җавап көттем. Ләкин март ахырында Әфган Гыйззәтовтан хат алдым. Ул “Кемнәр күрде?” дигән шигыремне басарга әзерләве, чишмә турындагысын хуплап бетермәве турында язган иде. Мин бу хатны Муса абыйның “Пионер”дан китүе дип аңладым. Чынлап та, ул Мәскәүгә ике еллык әдәби курсларга киткән икән. Мин аны шигърияткә тәүге адымнарымны ясаганда иң якын киңәшчем, беренче остазым дип кабул иттем һәм гомергә рәхмәтле булдым.
Моннан соң безнең шәхси мөнәсәбәтебез озак кына еллар өзелеп торса да, рухи бәйләнешебез, һәрхәлдә, минем яктан дәвам итте. Аның дөнья күргән һәр китабын, һәр шигырен укып бардым. Университетның филология факультетының икенче курсында укыганда 1964 елда Муса абыйның “Июнь кичләре” дигән китабына үземчә рецензия язып маташтым. Ул “Кызыл таң”да. “Укыдым — шатландым” дигән баш астында басылып чыкты. Әмма аңа имзамны Мәхмүтов дип куйдым, чөнки гәзитнең бу санында үз фамилиям белән басылган “Сөйдем сине” дигән шигырем дә бар иде. Совет чорында гәзитнең бер санында бер авторның ике материалы чыгу ни өчендер ярамаган эш саналды. Чыккан очракта, берсенә мотлак рәвештә псевдоним куела иде.

* * *
1968 елда “Кызыл таң” гәзитенә килеп, ярты ел эшләгәч, шигырьләр җыентыгымны Язучылар берлегенә алып бардым. Шигърият секциясе җитәкчесе Муса Гали иде. Унбер елдан соң беренче очрашуыбыз иде бу. Ул мине танымады. Кулъязмамдагы исем-фамилиямне күргәч кенә:
— Ә-ә, син теге, “Пионер”га язышып яткан малай бит әле, — дип елмайды. — Кулъязмаңны 2-3 ай эчендә тикшерербез.
...Кулъязмам май уртасында, тапшыруыма өч ай тулып үткәч кенә тикшерүгә куелды. Иң беренче булып билгеле әдәбият галиме Ким Әхмәтҗанов чыгыш ясап, шигырьләремне нигездә уңай бәяләде. Аңардан соң Гайнан Әмири, Рафаэль Сафин, Равил Шаммас, Сафуан Әлибаев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты. Йомгаклау сүзен Муса Гали әйтте:
— Рәшит зур гына тормыш юлы үткән. Биографиянең бай булуы иҗатчы өчен бик мөһим. Авторның шигырьләрендә бу шактый чагылыш тапкан. Уңышлы гына үрнәкләр бар.
Ул, берничә шигыремә анализ ясап, миңа хас кайбер үзенчәлекләрне күрсәтү белән бергә, җитешсезлекләргә дә кагылды:
— Күренүенчә, иптәшнең иҗади мөмкинлеге зур. Аның җыентыгы, турында чыгыш ясап, Ким Әхмәтҗанов та, Гайнан абый да, кулъязманы нәшриятка тәкъдим итәргә, дигән фикер әйтте. Кемнәр шуңа кушыла, кулларны күтәрик!
Каршылар булмады шикелле. Муса абый, тәүге җыентыгымның секция утырышыннан уңышлы үтүе белән котлап:
— Киләчәгең үзеңә бәйле, активрак бул, — диде.
Мин аның ни әйтергә теләвен яхшы аңлый идем. Әмма республика гәзитендә эшләп, актив иҗат итү мөмкинлеге бик аз кала. Ул моны белде микән? Белгәндер. Үзенең элекке шәкерте буларак, иҗатымны җанландыруны теләгәндер.
Бер тапкыр “Кызыл таң” гәзите коридорында очрашып, бераз сөйләшеп тордык. Шунда мин: “Гәзит эше бик күп вакытны, көчне ала, иҗатка бигүк форсат калмый”, — дип зарлангандай иттем. Муса абый минем белән килеште: “Әйе, шулай. Ләкин шагыйрь кешегә даими өстәл артында утыру мотлак түгел. Ул йөргәндә дә, автобуста барганда да, хәтта йокларга яткач та шигъри фикер өстендә эшли ала...”
Шушы сөйләшүдән соң Муса Гали иҗатын янә бер күздән кичереп, зур гына мәкалә яздым. Ул “Туган җир моңы” дип аталды һәм “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыкты. Шагыйрьнең иҗатын кимсетүчеләргә, шигырьләрен “кәгазь чәчәк” дип атаучыларга җавап та иде ул мәкалә. Аның иҗаты ифрат бай һәм интеллектуаль яктан югары. Моны аңлау өчен әсәрләрен ихтирам һәм игътибар белән укырга гына кирәк.
1975 елның декабрь башында мин “Пионер” журналына әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшкә күчтем. Бу Муса абыйның минем белән хат алышкан чактагы эш урыны иде. Шуны ишетепме, ул беркөнне минем янга килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, гадәтенчә чак кына елмаеп:
— Минем урынны биләгәнсең бит, артымнан куып киләсең, әй, — диде.
— Сез шушы урында утырып, шигъриятебезнең генералы булдыгыз. Мин әлегә солдат кына. Генерал булырга хыялланмаган солдат солдат буламыни?! — дидем, шаяртып.
Муса абый белән бераз сөйләшергә исәбем бар иде, кешеләр кереп, сүзебезне бүлдерде, ул саубуллашып чыгып китте. Шуннан соң озак кына очрашырга туры килмәде.
Туксанынчы еллар уртасында бермәл аны “Нефтьчеләр” мәдәният сарае каршысында күрдем. Әкрен генә атлап килә иде. Сентябрь азаклары булса да, көн коры, җылы.
— Менә, йөрергә чыктым әле, — диде Муса абый, минем белән күрешеп:
— Бүген ял көне бит, — дидем. — Мин дә һава алыштырып керим дип чыккан идем.
— Әйдә, алайса, бераз йөреп әйләник.
Без Профсоюзлар йорты ягына атладык.
— Рәшит, соңгы вакытта гәзит-журналларда күренгәләп торасың, — диде Муса абый. — Актив булу әйбәт. Берәр урында эшлисеңме әле?
— Эшлим, төрекләрнең “Заман-Башкортостан” гәзитендә.
— Эшлисең дә, иҗатка да вакыт табасың. Әйбәт!
— Язгалыйм анысы. Тик күләмлерәк, җитдирәк әсәр иҗат итәсе иде.
— Роман дисеңме?
— Әйе...
— Ул хакта уйлавың яхшы. Тик романга тотынганчы, бик җитди тема, укучы хәтерендә калырлык характерлар турында уйларга кирәк. Совет чорында явыз бай, шәп коммунист, бик акыллы ярлы, батрак образларын күп иләдек. Хәзер яңа заман турында реалистик әсәрләр тудыру мөһим. Һәрхәлдә, үз темаң табылырга тиеш...
Без заман героеның эчке дөньясы, эш-гамәлләре турында уй-фикерләребез белән уртаклаштык. Бу җәһәттән фаразларыбызга ачыклык, аныклык җитми иде. Без генә түгел, бөтен җәмгыятебез диярлек социалистик дөнья рухы белән яши иде. Ахырда Муса абый, әңгәмәбезгә нәтиҗә ясагандай:
— Әлегә яңа заман герое формалашып бетмәгән. Әмма аның байлыкка, акча табуга омтылыш, комсызлык кебек сыйфатлары күзгә ташлана башлады инде, — диде...
Моннан соң байтак гомер Муса абый белән очрашып сөйләшергә туры килмәде. Аның авыруы, фатирыннан чыгып йөри алмавы турында ишеттем.
1998 елда Муса Галинең “Көзге учаклар” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы дөнья күрде. Бу китапны укып чыктым һәм, дәртләнеп, бер тында рецензия язып ташладым. Андагы күп кенә шигырьләр, поэмалар да күңелемә ятты. Әйе, Муса абый чын-чыннан шигърият остасы иде. Минем уемча, “Агыйдел җыры” дигән беренче поэмасы ук аны Башкортстанның күренекле шагыйрьләре рәтенә бастырды. Ювелирларча төгәллек белән язылган шигырьләре һәм поэмалары кемнәрне генә сокландырмас! 1956 елда аның “Диңгезләр аша сөйләшү” дигән поэмасының берничә бүлеген ятлап, авылым сәхнәсеннән дә сөйләгән идем.
Әлеге мәкаләм “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыккач, 2-3 көннән әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин, мине очратып, болай диде: “Муса Гали абый редакциягә шалтыратты. Сиңа — мәкаләң өчен, безгә басып чыгарган өчен рәхмәтен әйтеп, “Рәшит миңа шалтыратсын әле”, — дип үтенечен белдерде”. Икенче көнне Муса абыйга шалтыраттым. Хәл-әхвәл сорашып, бераз сөйләшкәч:
— Вакытың булса, кереп чык, — диде ул.
Муса абыйның Карл Маркс урамындагы И. Якутов паркына якын урнашкан фатирын белә идем. Туп-туры барып кердем.
— Иң беренче сүзем итеп, — диде шагыйрь, — сиңа рәхмәтемне белдерәсем килә. Шигъриятемнең асылына, рухына төшенеп язгансың мәкаләңне. Мин шуңа бик куандым.
Муса абый иҗади эшләрем, тормыш хәлләрем белән кызыксынды. Мин соңгы вакытта нинди әсәр өстендә эшләвем, планнарым белән уртаклаштым. Аннан шәхси тормышыма күчеп, тулай торакта ялгыз яшәвем турында әйткәч, үкенеч белән:
— Шулай, язучыларның хәзер кадере юк, — диде. — Китап чыгару да проблемага әйләнеп бара, гонорар да кысылды. Әмма аңа карап күңел төшермәскә, иҗат итәргә кирәк. Тормыш әкренләп көйләнер ул.
Илдәге җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания аны нык борчыса да, ул оптимизмын югалтмады. Каты авырып, байтактан бирле өеннән чыга алмаса да, дөнья белән бәйләнешен өзмәде, алдында яңа гәзит-журналлар булды, телевизордан соңгы хәбәрләрне тыңлап барырга көч тапты. Сөйләшеп утырганда әдәби дөньядагы күп нәрсәдән хәбәрдар булуы мине сокландырды.
Муса абый, урыныннан торып, мине күрше бүлмәгә алып чыкты. Стена буендагы озын өстәлгә агач тамырларыннан ясалган төрле җәнлек, елан, кош сыннары куелган иде. Дөресрәге, авторның хыялы белән тудырылган үзенчәлекле образлар. Мин аларны кызыксынып карадым.
— Болар — минем буш вакытларда мавыккан гамәли эшләрем. Хобби дисәң дә була, — диде Муса абый.
Без чәй өстәле артында озак кына сөйләшеп утырдык. Шигъриятебезнең бүгенге торышына карата сорау бирдем.
— Хәзер безнең поэзия бик югары дәрәҗәдә, — диде Муса абый. — Бәлки, Русия күләмендә иң алдынгыларның берседер. 60нчы елларда әдәбиятка килгән Равил Бикбаевлар буыны поэзияне нык алга җибәрде. Бүген дә аларның поэтик тавышы көчле. Бикбаев шигъриятендә публицистика аеруча үсте. Ул заман сулышын сизгер тоя һәм әсәрләрендә аны кемгә караганда да куәтлерәк яңгырата.
— Замандашларыгыз Мостай белән Наҗар абыйларга ничек карыйсың? — дигән сорау биргәч, шагыйрь уйлап та тормыйча:
— Мостай — күптәнге дустым. Бөек әдип, бөек шәхес дип карыйм. Әле мин каты чирләп киткәч, көн саен хәлемне белешеп, шалтыратып тора, — диде. — Ә Наҗарны әйбәт шагыйрь дип беләм, ләкин беркайчан да якын дуслар булмадык. Без характерларыбыз белән капма-каршы кешеләр идек.
Чәйдән соң саубуллаштык. Озакламый мин авылыма киттем. Ярты еллап анда булып, 2003 елның көзендә генә Уфага килдем. Кич Муса абыйларга шалтыраттым. Трубканы Рәйлә җиңги алды.
— Абыең дәваханәдә, иртәгә-берсекөнгә чыгарга тиеш, — диде ул.
Ике-өч көннән Муса абыйларга бардым. Ул фатирының залында йомшак креслода утыра иде. Янәшәсенә килеп утырып, исәнлек-саулык сорашкач:
— Менә тагын “курорт”тан кайттым әле, — диде ул ирония белән.
— Ярдәме тидеме соң?
— Бераз тиде. Тик вакытлыча инде ул. Дәваланып кына ятмадым, бер шәлкем шигырьләр дә яздым. Берничәсен укып та күрсәтим әле.
Ул биш шигырен укыды. Үзенә хас осталык белән язылган иде алар. Тормышны сөю, матурлыкка соклану тойгылары белән сугарылган иде ул шигырьләр. Мин хуплау сүзләремне әйткәч, кәефе күтәрелеп:
— Ни генә димәсеннәр, шигърият белән яшәү — бәхет ул, — диде һәм, миңа туры карап: — Ә син прозага ныклап тотындың бугай. Шигырьләрең матбугатта бик сирәк күренә, — диде.
Мин уңайсызланып куйдым:
— Уйламаганда проза белән мавыгып киттем дә хәзер аерыла алмыйм инде. Шигърияткә вакыт калмый диярлек.
— Күңелең теләгән өлкәдә эшләү хәерле инде. Мин синең берничә хикәяңне укыдым, бер повестеңне дә күздән кичердем. Ошады алар миңа.
— Булдыра алганча тырышабыз инде, — дидем, елмаеп.
Кайчандыр остазым булган кешенең хуплавы куандырды мине. Шулчак күптән кызыксындырган бер соравым хәтеремә төште:
— “Пионер” журналында эшләгәндә балалардан ифрат күп хат килә иде. Аларның һәркайсына җавап язып өлгерү минем өчен бер проблемага әверелде. Сез “Пионер”да эшләгәндә миңа озын-озын хатлар яздыгыз. Ничек өлгергәнсездер?
Муса абый елмайгандай итте:
— “Любимчик”ларымның берсе булгансыңдыр.
— Ничек кенә булмасын, ул хатларыгыз өчен мин гомер буе рәхмәтлемен. Алар әдәбиятка килүемә ярдәм итте.
— Әллә кайчангы хезмәтең өчен дә рәхмәт ишетү күңелле, әлбәттә, — диде Муса абый һәм, сүзне икенче темага борып: — Соңгы вакытта үзең нинди әсәр өстендә эшлисең? — дип кызыксынды. Күптән түгел татар тарихчысы Һади Атласиның “Себер тарихы” дигән хезмәтен укып чыгуымны, Күчем хан образына гашыйк булуымны һәм шуның турында әсәр язарга теләвемне сөйләп биргәч, Муса абый, җанланып:
— Әйбәт, игътибарга лаеклы тема. Ныклап өйрәнеп, роман яз, — диде һәм байтак киңәшләрен әйтте.
Без тагын нәрсәләрдер сөйләштек. Муса абыйның кәефе бу көнне әйбәт иде. Мине ишек төбенә кадәр килеп озатып калды. Кем уйлаган бу очрашуыбыз соңгысы булыр дип?..
Яңа ел алдыннан туган авылым Ялгызкаенга киттем һәм 2004 елның гыйнварын анда үткәрдем. Шунда радио аша Муса абыйның вафаты турында ишеттем. Күңелемә авыр тәэсир итте бу хәл. Әле яңарак кына син дә мин сөйләшеп утырган кешенең дөньядан китүе башыңа сыярлыкмы?!. Соңгы юлга озатуда катнаша алмавым өчен дә бик үкендем.
2005 елның көзендә без, Мостай Кәрим һәм бер төркем язучылар, шагыйрьнең туган төяге — Чишмә районының Иске Муса авылына бардык. Анда Муса Гали укыган мәктәпкә аның исеме бирелү уңае белән тантанада катнаштык. Мостай Кәрим аның хакында үз чыгышында болай диде: “Муса белән 50 ел дус булдык. Шул чор эчендә бер-беребезгә бер кәлимә дә авыр сүз әйтмәдек. Ул бик зыялы, гаҗәеп итагатьле кеше иде”.
Башка чыгыш ясаучылар да Муса абыйның кешелекле, кечелекле булуын, иҗаттагы уңганлыгын билгеләп үтте. Әйе, ул олы шагыйрь, чын-чыннан гражданин иде.
Мостай һәм Муса абыйларның иҗаттагы казанышлары гына түгел, күркәм дуслыклары да безгә, тереләргә, соклангыч үрнәк ул.

Рәшит Сабит.
"Кызыл таң"
24.08.2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013