Бүген Әдипләр: Лилия Муллагалиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Лилия Муллагалиева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни Габидә Мәрдәнова Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Венера Мәҗитова Инзилә МӘҖИТОВА Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Минһачев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Әнисә Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Гүзәл Минһаҗетдинова Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирһаҗова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Нотфи Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Фәнис Мотыйгуллин Әлфия Мотыйгуллина Салисә Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Илфат МӨГЫЙНОВ Шәрәф Мөдәррис Зилә Мөдәррисова Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Фатих МӨСӘГЫЙТЬ Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Ландыш Мөхатдисова Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский
Лилия Муллагалиева
Мин - Лилия Муллагалиева, Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә 5нче сыйныфта белем алам. Көндәлегемдә «4»ле һәм «5»ле билгеләре генә! Дәресләрдән соң җыр, шигырь, бию түгәрәкләренә йөрим. Терле кызык хәлләр, әкиятләр уйлап чыгарырга яратам. Менә сез дә кайберлэрен укып карагыз әле.>

Дуслык

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Алия исемле бер кыз. Ул бик матур булган: кашлары кош канаты кебек, битләре алма кебек, иреннәре чия кебек, ди. Дус кызлары да күп булган Али-янең. Өендәге курчакларын да бик яраткан ул. Мәктәптән кайткач, өй эшләрен эшләгән дә гел шулар белән уйнаган. Көннәрдән бер көнне Алиянең туган көненә әтисе компьютер алып кайткан. Бу компьютерның исеме Шакмакбаш икән. Алия аның белән бик тиз дуслашкан. Әнисе белән әтисе, мәктәпкә кирәкле әйберләреңне генә компьютерда эшләрсең, дисәләр дә, алар өйдә булмаганда кыз гел компьютер каршына килеп утырган. Чөнки Шакмакбаш бик күп уеннар белгән, ул Алиягә төрле мультфильмнар да күрсәткән. Алия, күзләре авырта башласа да, яңа дустыннан бер дә аерыла алмаган. Дус кызлары аны чана шуарга, урманда йөрергә чакырганнар. Алия аларны: «Мин хәзер Шакмакбаш белән генә уйныйм, аның белән шундый рәхәт», дип борып чыгарган. Курчаклары турында да гел оныткан ул. Аларны йокларга да яткырмаган, күлмәк тә текмәгән. Уенчыклары да, дус кызлары да Алиягә бик үпкәләгәннәр.
Беркөнне Алия мәктәптән кайтып кергән дә тагын компьютер янына килеп утырган. «Син минем иң якын дустым, миңа бүтән беркем дә кирәкми», дип аны сөеп тә алган. Шулвакыт өйдә кинәт кенә ут сүнгән, электр бетеп киткән. Алия Шакмакбашның әллә нинди төймәләренә басып караган, тик дусты бер сүз дә дәшмәгән.
Алиягә бик күңелсез булып киткән. Көткөн-көткән дә, шулчак курчакларын искә төшергән. Караса, курчаклары моңаеп идәндә утыралар икән. Алар Алиягә элеккечә елмаймаганнар.
Курчаклары аның белән уйнамагач, Алия тәрәзәдән урамга караган. Иптәш кызлары рәхәтләнеп тау шуа икән. Алия тәрәзәне ачып: «Мин дә сезнең янга уйнарга чыгам!» дип кычкырган. Кызлар: «Синең Шакмакбаш дустың бар бит, шуның белән уйна», дигәннәр. Алиянең елыйсы килгән, аңа бик оят булган. «Әниемнән сорармын әле, курчакларым да, дус кызларым да мине гафу итсен өчен нишләргә кирәк икән?» дип уйлаган ул. һәм әнисенең тизрәк эштән кайтуын көтә башлаган.

Сабак

Чулпан исемле кыз булган. Нишләптер ул бер дә укырга яратмаган. Мәктәпкә теләр-теләмәс кенә йөргән. Көннәрдән беркөнне дәреслектән бер озын әкиятне укып килергә кушканнар. Чулпан мәктәптән кайткан да, сумкасын ыргытып, уйнарга чыгып киткән. Ул бик озак уйнаган. Әнисе ишектән тәрәзәгә, тәрәзәдән ишеккә йөргән. Чулпан кайтып кергәч, әнисе:
- Кызым, нишләп бик озак йөрдең? Өй эшләрең дә эшләнмәгән бит әле, - дигән.
Чулпан әйткән:
- Әни, мин бик арыдым, йокым килә. Иртәгә син мине иртүк уят әле, мин дәресемне иртән хәзерләрмен, - дигән.
Әнисе эшкә киткәндә Чулпанны уяткан, ә ул яңадан йоклаган. Торгач, көчкә җитешеп, мәктәпкә йөгергән.
Уку дәресендә укытучы:
- Балалар, сез әкиятне өйрәнгәнсездер, кем сөйли? - дип сораган. Бөтенесе кул күтәргән, бер Чулпан гына укымаган икән. Калганнар әкиятне бүлеп-бүлеп сөйләп чыкканнар. Ул бик ялкау, укырга яратмаган, күп йоклаган, шуңа күрә ямьсезләнеп беткән кыз турындагы әкият икән. Моны ишеткәч, Чулпан тагын да ныграк оялган. Гел үзе турында тыңлаган кебек булып киткән. Шул көннән башлап кыз дәресләренә бик игътибарлы булган, өй эшен эшләмичә уйнарга да чыкмаган. Әнисен сөендереп «бишле»ләр генә алып кайта башлаган.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013