Бүген Әдипләр: Салисә Мотыйгуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Салисә Мотыйгуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

Салисә Габбас кызы Мотыйгуллина 1945 елның 20 декабрендә Тат. Волчья авылында (хәзерге Яңа Чишмә районы Акбүре авылы) туган. Кичке урта мәктәпне 1964 елда тәмамлап, 1971 елда, читтән торып, Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. 38 ел Тат. Волчья авыл китапханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Сабырлык бир, Ходаем!

	Гөлсем апага багышлана
Ярсып аккан язгы суга карап, 
Кайгы-сагышымны тараттым. 
Пешкән алма кебек өч улымны
 Кара җир куенына озаттым. 
Төшеп калды тормыш корабыннан, 
Соңгы тукталышка җиткәнче, 
Берсе генә түгел, икәү генә түгел, 
Бир сабырлык, бусы - өченче. 
Бу юлы кайгыны сынар өчен, 
Сөйгән колым, диеп биргәнсең. 
Сабыр итәм язган тәкъдиреңә, 
Ә бу йөрәк ничек түзәр соң? 
Баласын югалткан ана гына 
Аңлый алыр минем хәлемне. 
Яшьли генә ирем, балаларым китте, 
Бер кешегә бик күп түгелме? 
Тормыш юлы шома гына булмый, 
Сикәлтәсе очрый, упкыны. 
Төшеп баттым хәсрәт күлләренә, 
Аннан чыгар хәлем юк кына. 
Туры сүзле булдым, кеше рәнҗетмәдем, 
Гайбәт сөйләмәдем артында. 
Дөнья булгач, төрле хәлләр булды, 
Түздем балаларым хакына. 
Тракторчы булып, туган авылым кырын 
Аркылыга-буйга иңләдем. 
Олыгайгач, балалар хәсрәтен 
Күрермен дип уйлый белмәдем. 
Берни эшләп булмый, авырлыкның 
Савапларын, Раббым, насыйп ит. 
Язган язмыш белән килешмичә,
Башны ташка бәреп булмый бит.
Гомеремне бирсәң, акылымны алма, 
Башларыма зирәк зиһен бир. 
Оныкларны үстерешеп, мәетләргә дога кылып 
Яшәргә мөмкинлек бир. 
Калган балаларым, кияү-киленнәрем, 
Оныкларым исән булсыннар. 
Мин аларны түгел, алар мине 
Соңгы юлга зурлап озатсыннар.

«Зәлидә»

Кимсетүләр күргән туган халкым, Яндырганнар хәтта тарихын. Динен, телен саклап кала алган, Югалтмаган рухи байлыгын. Төшенкелекләргә бирелмәгән, Халкым уен-көлке яраткан. «Йөзек салган», сикереп биеп алган, Чабата булса да аякта. Уен-көлке шулай дәвам иткән Кичке уен, аулак өйләрдә. Милли бизәкләрен югалтмыйча, Алып килгән безнең көннәргә. Буыннардан буыннар күчкән, Җыр-биюле уен — «Зәлидә». Егет чакта бабам тальян сузган, Күз сирпегән шунда әбигә. Минем халкым изге йолаларын, Шөкер, дәвам итә әле дә. Бәхетле ит безне, бер минутка гына Яшьлегемә кайтар, «Зәлидә».
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013