Бүген Әдипләр: Фәнис Мотыйгуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнис Мотыйгуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Әлфия Мөбарәкова
Муса Мөлеков
Ленар Мөхәммәдиев
Гайнан Мөхәммәтҗанов
Рәмзия Мөхәммәтҗанова
Рузилә Мөхәммәтова
Хәмит Мөхәммәтшин
Ландыш Мөхатдисова
Роза Мулланурова
Рәсимә Муллаянова

Фәнис Минзакир улы Мотыйгуллин 1976 елның 4 февралендә Яңа Чишмә районы Акбүре (Тат. Волчья) авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск педагогика институтында белем ала. Хезмәт юлын мәктәптә укытучы булып башлый, гражданнар эборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсендә, «Лениногорскнефть», «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәләрендә, «Җәлил нефтьчесе» газетасында эшли. Мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башлый, шигырь-хикәяләре төрле басмаларда дөнья күрә, берничә күмәк җыентыкта урын алды. 2010 елда «Рухият» рухи яңарыш фонды нәшриятында «Сердәш төннәр» исемле китабы басылып чыкты.

Принц

"Принц кирәк!" - дип, соңгы сүзең әйтеп, 
Шапылдатып яптың ишегем, 
Уйлангансың әле, оятыннан -
Эзләр бу, дип, җирнең тишеген. 

Оялмас та идең, принцессалар 
Шулай ташлап чыгып киткәндә.
Тик синнән шул авыл исе килә,
Сизгән идем аны үпкәндә.

Их шушы ис! Айкап күңелләрне
Алып кайтты бала чагыма.
Каз бәпкәсе көтеп йөри бер кыз
Синең чалымың да чагыла.

Ул кызның да, бәлки, хыялында
Принц килгәндер атка атланып.
Кул изәүгә, бәпкәләрен ташлап,
Йөргәндер каршы шатланып.

Принц булганда, каз да кирәк түгел,
Ашыймыни принц бүтәкә?
Бу матурлык - бары аның өчен,
Әрәм булыр микән ул тәккә?..

...Балачакта хыял татлы инде,
Хыялланмый кемнәр калган соң?
Нормаль кеше чынбарлыкта яши,
Син хыялда яшәп калгансың.

Без дә йөрдек «космонавтлар» дип,
"Курузник"та да очмадык.
Кинойолдызларга гашыйк булдык,
Ялгышып та бер кат кочмадык.

"Принцессадыр" диеп үпкән идем,
Син дә булдың бары ялгышым.
Авылыңда салып калдыргансың
Кызыл эчле үзбәк галушың.

Аккош булып тумасаң

Һавадагы аккош - шәп инде ул, 
Тик кем генә тоталган? 
Күпме тиле гыйшык, аккош күзләп, 
Йөрәгенә сүнмәс ут салган? 

Мин дә йөрдем, эләктерәм диеп, 
И хыялый, тот син капчыгың! 
Аккош күзләп, капчык сөйрәп йөреп, 
Ычкындырдым, ахры, чыпчыгым. 

Мораль шундый: ата аккош булсаң -
Бу очракта була отарга. 
Аккош булып тумагансың икән -
Чыпчыгыңны кирәк тотарга!

Бу гөнаһлы җирдә ни кала?

Сабыр канатларың талганда да, 
Өметеңне өзмә, и бала. 
Сабыйларның керсез рухы сүнсә, 
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?! 

Синең тавыш, чишмә чыңы төсле, 
Күңелемә дәртле моң сала. 
Сабыйларның шат авазы тынса, 
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?! 

Көләч йөзләреңә төбәлгәндә, 
Йөрәгемнән сагыш югала. 
Сабыйларның нурлы йөзе сулса, 
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?! 

Тормышымның бөтен мәгънәсе дә 
Син булуда гына, и, балам. 
Сабыйларын югалтканнар өчен 
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013