Бүген Әдипләр: Камил Мотыйгый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Камил Мотыйгый

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Камил Мотыйгый
(1883-1941)

XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм журналларның нашире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин) 1883 елның 25 февралендә хәзерге Казакъстан Республикасының Җаек (Уральск) шәһәрендә мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Гаиләдә өлкән бала булып туган Камил, энесе Әдһәм (булачак артист һәм режиссер), сеңлесе Галия (булачак җырчы, Татар опера һәм балет театры солисткасы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая) менә шушы чагыштырмача мул тормышлы, зыялы мохит шартларында яхшы тәрбия алып, гыйлемгә, мәгърифәткә тартылып үсәләр. Уку яшенә җиткәч, Камил әтисенең мәдрәсәсендә укый башлый. «Мотыйгыя»дән соң ул берникадәр вакыт Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә, аннары елдан артык Каһирәдә, атаклы «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсендә белемен арттыра. 1902 елда Мисырдан кайткач, әтисе мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый, гарәп теле һәм әдәбиятыннан, мантыйк, Коръән тәфсире, хәдис, фикъһе (ислам хокукы) фәннәреннән шәкертләргә (шул җөмләдән шәкерт Тукайга да) дәресләр бирә. Аның Габдулла Тукай белән якыннан аралаша башлавы һәм дуслашып китүе дә шушы вакытларга туры килә. 1903-1905 елларда алар мәдрәсәдә бергәләшеп «Гыйльми мәҗлес» дигән әдәбият түгәрәге оештыралар, кулъязма «Мәгариф» газетасы белән кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналы чыгаралар. Бу кулъязма газета-журнал сәхифәләрендә, Тукайның тәүге әсәрләре белән беррәттән, Камилнең дә хикәя-парчалары, юлъязмалары урнаштырыла. Әдәбият түгәрәге җыеннарында исә шәкертләр үзләрен борчыган иҗтимагый мәсьәләләр — яңача яшәү, яңача уку, татар милләтенең тәрәккыяте турында кызу-кызу бәхәсләр алып баралар, фикерләре белән уртаклашалар, каләм тибрәткәннәре үзләренең язган нәрсәләрен кычкырып укыйлар. Мисырдан кайткач, Мотыйгый үз тормышыннан алып татар мәгърифәтчелек әдәбияты рухында «Бәхетле Мәрьям» исемле роман яза һәм аны 1903 елда Петербургтагы ниндидер бер басмаханәдә китап итеп тә бастырып чыгара.

Татарча газета яки журнал чыгару уе да Камил башында әлеге әдәби иҗат эше белән мавыгулары һәм шәкерте Тукай талантының шигърияттәге беренче уңышлары тәэсирендә барлыкка килә. Һәм ул 1904 елдан башлап татарча газета чыгарырга рөхсәт алу турында җирле һәм Петербургтагы хакимият мәхкәмәләренә прошениеләр язарга керешә. Әмма аның бу беренче үтенечләренә тискәре җавап кайтаралар. Фәкать 1905 ел башларында җибәрелгән чираттагы үтенеч кәгазенә генә, әгәр газета яки журнал чыгару өчен тиешле сума һәм матди база (ягъни басмаханә) булса, мәсьәлә уңай чишелергә мөмкин дигән өметләндергеч җавап килә.

Камил Мотыйгый, әтисе һ.б. таныш-белеш кешеләр белән сөйләшеп, бурычка кирәкле сума туплап, Җаекта рус телендә чыга торган «Уралең» газетасының редакторы Н.Аржанов тәкъдиме белән, шул газетаны матбагасы-ние белән бергә үзенә сатып ала да, «Уралец»ка өстәп, 1905 елның 26 ноябреннән үз наширлеге һәм мөхәррирлеге астында «Фикер» дигән татарча газета чыгара башлый. «Фикер» башта атнага бер тапкыр чыгып, 1906 елның гыйнварыннан чыгу саны атнага өчкә җиткерелә. Ул 1907 елның маена кадәр дәвам итә (барлыгы 73 сан). Бер үк вакытта К.Мотыйгый кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналын басмага әверелдерү юнәлешендә дә әзерлек эшләре алып бара. Анысының беренче саны 1906 елның 15 гыйнварында дөнья күрә. Шул ук елның июнендә тагын бер басма — «Уклар» исемендә юмор-сатира журналы чыга башлый.

1906 елның гыйнварында бер «крамолалы» мәкалә өчен К.Мотыйгый кул астындагы русча «Уралең» газетасы ябылып, редакторы Н.Аржанов хөкем җаваплылыгына тартылу сәбәпле шәһәр халкы русча газетасыз калгач, Мотыйгый «Уралең» урынына алдагы ел башыннан үз мөхәррирлегендә «Уральский дневник» исемендә икенче бер русча газета чыгарырга карар кыла һәм шул хакта рөхсәт сорап хөкүмәт мәхкәмәләренә янә гариза бирә. Хакимият бу юлы, башка документлар белән беррәттән, Мотый-гыйдан яшь язуы да таләп итә. Чөнки, кагыйдә буенча, наширлек һәм мөхәррирлек хокукы алу өчен яшең егерме биштән дә ким булмаска тиеш була. Ә егеткә әле нибары егерме өч кенә тулган. Мотыйгый аптырап калмый, әтисе белән киңәш-табыш итеп, яңа таныклык әзерли. «Уральский дневник» газетасын нәшер итәргә рөхсәт алына, газета чыга да башлый. Әмма тиздән кемнеңдер әләк сүзе белән ялган таныклыкның сере ачыла. Эш мәхкәмәгә китә, тикшерүләр, сорау алулар башлана. 1907 елның ноябрендә мәхкәмә утырышы Мотыйгулла хәзрәтне — биш айга, Камилне бер елга төрмәгә ябарга дип хөкем карарын игълан итә. Адвокатлар яллап, мәхкәмә бусагаларын таптап, кассацион тәртиптә ата-ул төрмәгә ябылудан котылып калсалар да, Камил өчен иң яманы наширлек һәм мөхәррирлек хокукларыннан бөтенләйгә мәхрүм ителү була. Матбагачылыкта эшләргә хокукы калмаган тәҗрибәле нашир-мөхәррир ирексездән матбагасын да, «Фикер» газетасы белән «Әлгасрелҗәдид» журналын да шәһәрнең «тәрәккыйпәрвәр» исемен күтәреп йөрүче миллионер Мортаза Гобәйдуллинга сатарга мәҗбүр була. Мортаза бай исә, матбугат эшенең табыш урынына зарар гына китергәнлеген аңлап, газета белән журналны тизрәк ябарга ашыга, ә матбаганы икенче берәүгә сатып җибәрә. Шулай итеп, татар дөньясы, Җаек халкы белән берлектә, милли матбугатының күренекле ике басмасыннан мәхрүм кала, ә Мотыйгый белән Тукай яраткан эшләреннән аерыла.

Наширлек һәм мөхәррирлек хокукларыннан мәхрүм ителсә дә, Камил Мотыйгый һаман да әле газета чыгару уеннан бөтенләй үк ваз кичми: «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдид» басмалары урынына берәр бүтән кеше исеме астында «Яңа тормыш» дигән яңа газетага рөхсәт алу мәшәкатьләре артыннан йөри башлый. Рәсми нашир һәм мөхәррир вазифасына Җаек шәһәре сәүдәгәре Мөхәммәтгали Мусин дигән кешене күндереп, Мотыйгый аның исеменнән газета чыгарырга рөхсәт сорап, хакимият органнарына таләп ителгән тәртиптә прошение җибәрттерә. Рөхсәт килә һәм 1907 елның 11 ноябрендә Җаектагы «Уральский листок» газетасы матбагасында атналык «Яңа тормыш» газетасының беренче саны басылып чыга. Гәрчә милли-демократик юнәлешне тотарга тырышса да, газета урнаштырылган материалларының эчтәлеге, фикри үткенлеге белән дә, әдәбилеге белән дә әүвәлге, Тукай заманындагы «Фикер» газетасы дәрәҗәсенә күтәрелә алмый, «икътидарсыз мөхәррир» җитәкчелегендә дүрт ай дәвам итеп, егерменче саны чыккач, 1908 елның мартында яшәүдән туктый.

Моннан соң инде К.Мотыйгый, матбугат органнарында хезмәткәр булып эшләвен яки автор буларак катнашуын исәпләмәгәндә, газета-журнал чыгару эшләре белән бүтән шөгыльләнми. Берникадәр вакыт ул үзенең гадәти көндәлек хезмәте — әтисе мәдрәсәсендә хәлфәлек эшләре белән яши. Мәдрәсә каршында үсмер яшьтәге ир һәм кыз балалар өчен әзерлек сыйныфлары ачып, балалар арасында тәрбия эшләре алып бара, җыр-биюле музыка кичәләре оештыра.

1909 ел башында К.Мотыйгый Саратов шәһәренә барып, дүрт ай дәвамында Рудольф дигән электән таныш бер музыка белгече кул астында вокал буенча дәресләр ала, аның ярдәмендә ике дистәгә якын татар җырын гармонияләштереп, нотага яздырта.

Татар кешесе өчен профессиональ җырчы сыйфатында сәхнәгә чыгу мөмкинлеге дә, наширлек хокукына дәгъва иткәндәге кебек, бик җиңел генә бирелмәгән, билгеле. К.Мотыйгыйны әле шактый вакыт сәхнәгә чыгарга рөхсәт бирми йөдәтеп йөртәләр. Баштарак ул таныш-белешләре оештырган хосусый җыеннарда, әдәбият-музыка кичәләрендә генә чыгышлар ясый. Аның түләүле беренче рәсми концерты 1909 елның 16 июлендә Сембер шәһәрендәге приказчиклар клубында уза. Аннан Казанда, Түбән Новгородта, Мәкәрҗә ярминкәсендә, Петербургта, туган шәһәре Җаектагы концертлары куела... Репертуарында — татар халык җырлары, Тукай шигырьләренә җырлана торган көйләр, үзенең импровизацияләре һ.б. Инкыйлабкача сигез ел эчендә Камил Мотыйгый Россиянең татарлар яши торган бөтен төбәкләрен йөреп чыга диярлек. Матбугатта аның концертлары турында хәбәрләр, рецензияләр басыла, аерым бәяләмәләрдә «моңнар патшасы», «татар Шаляпины» кебек чагыштырулар да яңгырый. Бер үк вакытта тәнкыйть сүзләре, аерым алганда, Тукайның әче генә сарказмнарын да ишетергә туры килә җырчыга. Ф.Әмирхан исә 1915 елда «Аң» журналында басылган «Җырчыларыбыз» исемле мәкаләсендә, К.Мотыйгый башкаруында «Кара урман», «Сакмар», «Мәдинәкәй» кебек җырларның яхшы тәэсир калдыруын әйтү белән бергә, аның күп татар җырларын «бозып», «европалаштырып, рус көйләре калыбына салып», артык кычкырып башкару рәвешен тәнкыйтьли. Моңарчы, Тукай әйткәнчә, иренне «каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып» җырлау рәвешенә күнеккән татар колагына татар җырын сәхнә түреннән залның иң арткы сафларында утыручы тамашачыга да ишетелсен өчен шулай кычкырып, «европача» җырлау рәвеше канәгатьсезлек тудырган булуы бик табигый, әлбәттә. Ни генә булмасын, Камил Мотыйгый, замандашлары Фәттах Латыйпов (1884-1968), Фатима Мохтарова (1892-1972; соңыннан — Әзәрбайҗанның халык артисткасы) һ.б. татар халык көйләрен сәхнәдән беренче профессиональ башкаручылар буларак татар музыка сәнгате тарихында, һичшиксез, тәкъдир ителергә хаклылар. Чөнки алар — беренчеләр, татар эстрада сәнгатенә тәү башлап юл яручылар...

Камил Мотыйгыйның 1917 елдан соңгы тормышы яңа җәмгыять шартларында үзенә ярашлы хезмәт урынын табу омтылышлары, эзләнүләр, өмет-ышаныч, күңел күтәрелү, күңел төшү кебек катлаулы, каршылыклы уй-хисләр тудыра торган вакыйгалар белән тулы. Инкыйлаб алып килгән үзгәрешләрдән зур өметләр көткән җырчы-журналист хөкүмәт алышынуның беренче көннәреннән үк үз холкына хас кайнар ашкыну-мавыгу белән яңа хакимият гамәлгә куйган эшләрдә турыдан-туры катнаша башлый. 11етроградта булуыннан файдаланып, Советның җир, солых турындагы декретларын, Русия һәм Шәрык мөселман хезмәт ияләренә адресланган сояси мөрәҗәгатьләрен татарчага тәрҗемә итә, Петроградта Милли эшләр комиссариаты карамагында бары ике генә сан чыккан татарча «Ярлы халык» газетасының баш мөхәррире булып та эшләп ала. 1918 елның мартында ул гаиләсе белән Самара шәһәренә күчеп килә һәм май аенда «Самара вилайәт мөселман эшләре комиссариаты»ның сул канаты чыгарган «Киңәш» газетасына эшкә урнаша. Ләкин, шәһәргә чех-словак гаскәриләре бәреп керү сәбәпле, бу газета да бары өч кенә сан чыгып кала. Самарада ишле гаиләсе белән яшәгәнлектән, Мотыйгый кызыллар белән бергә китми, шәһәрдә кала. Чехсловаклар вакытында милли шурачылар Самарада «Безнең фикер» исемле үз газеталарын чыгара башлыйлар һәм газета эшенә Камил Мотыйгыйны да җәлеп итәләр. Аз гына вакыт шушы «милләтчеләр» газетасында эшләү Мотыйгый биографиясенә «кара тап» булып ята һәм гомере буе аның совет хакимияте каршында чит-ят сыйныф вәкиле, «ышанычсызлар» исемлегендә йөрүенә сәбәп була.

1918 елның октябрендә кабаттан совет хакимияте кул астына кайткан Самарада чыга башлаган «Яңа көч» газетасы белән берникадәр вакыт хезмәттәшлек иткәннән соң, 1919 елның башларында Мотыйгый туган каласы Җаекка кайта һәм анда әүвәл «Ихтилял байрагы», аннан «Яңа фикер» дигән газеталарның мөхәррире итеп билгеләнә. Әмма Гражданнар сугышы барышында Җаек шәһәре йә казаклар, йә советлар кулына гел күчеп торганлыктан, бу газеталарның да гомерләре бик кыска була. Мотыйгый шулай төрле урыннарда төрледән-төрле эшләрдә эшләп, төрле гаделсезлекләр, яңа туып килә торган совет бюрократиясенең нахак гаепләр эзләп тормышында казынуларыннан туеп, Казанга күчеп китәргә карар кыла. 1924 елдан башлап аның калган гомере Казанда уза. Монда ул күпмедер вакыт «Гажур» матбагасында — техник консультант, аннан Мәгариф комиссариатында тәрҗемәче булып эшли. 1925-1929 елларда исә ул инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы чорында онытылып торган сәхнә эшчәнле-ген дәвам иттерә, Татарстан шәһәрләре һәм авылларында концертлар бирә, чит республикаларга һәм өлкәләргә гастрольләр оештыра. 1928 елда бер төркем иске дуслары, фикердәшләре (Г.Камал, И.Кудашев-Ашказарский, З.Солтанов, Касыйм Шамил, Ф.Латыйпов, Ф.Туишев, С.Габәши һ.б.) инициативасы белән Казанда Камил Мотыйгыйның сәхнә эшчәнлегенә егерме ел тулу бәйрәме билгеләп үтелә. Татар академия театры бинасында узган бәйрәм концертында юбиляр халык җырларын һәм үзе иҗат иткән музыкаль номерларны башкара.

Егерменче-утызынчы еллардагы пролеткультчылык матбугаты һәм рәсми хакимият органнары Мотыйгыйга якты йөз күрсәтүдән бик ерак торалар, алар аны һаман элеккеге эксплуататорлар сыйныфының бер вәкиле итеп карыйлар, матбагачылык өлкәсендәге инкыйлабкача тырышлыкларын, беренче милли газета-журналларны чыгарудагы фидакарь хезмәтен кечерәйтеп, аны үзенә файда алу өчен генә эшләнгән хосусый бер эшмәкәрлек, хезмәт ияләрен талау чарасы гына булган дигән фикерне алга сөрәләр. Ә эшкә яллаучы белән эшкә ялланучы арасында була торган гадәти хәл — 1906 елда «эшчеләрне забастовкага котырткан өчен» Мотыйгый тарафыннан Тукайның матбага эшеннән азат ителү вакыйгасы совет чоры матбугатында Мотыйгый өстенә ташланган иң зур гаепләрнең берсенә әверелә. Асылда, бу очраклы вакыйганың Тукай язмышына зыян китерерлек бернинди тискәре нәтиҗәсе булмый.

Хәвефле утызынчы елларда Камил Мотыйгый иҗтимагый-мәдәни тормыштан читләшебрәк яши. Әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә тырышып карый, «Тозак», «Шайтан өне», «Көрәш» дигән пьесаларын яза. Бо-лардан Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Тозак» пьесасы сәхнәгә куелып, 1932 елда аерым китап булып басылып та чыга. Әмма илдәге гомуми мохит, җәмгыятьнең асыл шәхесләре өстеннән башланган хөкем процесслары, репрессияләр Мотыйгыйдагы рухи ныклыкны җимергәннән-җимерә бара. 1937 елда улы — Мәскәүдә Татар опера студиясенең директоры булып эшләгән Хәмит Төхфәтуллинның кулга алы-ныщ бер гаепсезгә хөкем ителүе аны бөтенләй аяктан ега, тирән өметсезлек упкынына төшерә. Моның өстенә 1941 елның җәендә Мәскәүдә узарга тиешле зур бәйрәмдә — Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучылар исемлеген төзегәндә егерме ел татар җыр сәнгатенә фидакарьләрчә хезмәт иткән сәхнә ветеранын исемлектән төшереп калдыру Мотыйгыйдагы рәнҗү хисләрен тагын да тирәнәйтә. Еллар дәвамында җыелып килгән нахак гаепләүләр, кимсетелүләр, әрнү-рәнҗүләр ахырда аны соңгы чиккә җиткерә — 1941 елның 26 гыйнварында Камил Мотыйгый үз-үзенә кул сала. Бөтен гомерен туган халкына багышлаган, тормышының иң кыен чакларында да үзенең иманына хыянәт итмәгән олы бер шәхесне юк итү өчен тоталитар режим әнә шундый нечкә, күзгә ташланып тормаслык ысулларны да оста файдаланган.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Крестьян хатын-кызлары авыл хуҗалыгын яңача төзү эшендә. — Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1928. — 96 б. — 3000 д. Тозак: пьеса. — Казан, 1932.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

МәһдиевМ. Революция дулкыны белән... //М.Мәһдиев. Әдәбият һәм чынбарлык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 298-303 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013