Бүген Әдипләр: Әхмәт Дусайлы. МӨТӘҮВӘХИ ҖӨМЛӘЛӘР
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Дусайлы


Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Альберт Сафин. Беренче кар
Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Әхмәт Дусайлы. Аймыл
Әхмәт Дусайлы. Ак торна
Әхмәт Дусайлы. Акыл иясе
Әхмәт Дусайлы. Әрнү
Әхмәт Дусайлы. Балта остасы
Әхмәт Дусайлы. БАЛЫКЧЫЛАР
Әхмәт Дусайлы. Бер өчле тарихы
Әхмәт Дусайлы. БУШ ХЫЯЛ
Әхмәт Дусайлы. Бүреләр
Әхмәт Дусайлы. Гөлфая
Әхмәт Дусайлы. Дошман
Әхмәт Дусайлы. КАР БӨРТЕГЕ
Әхмәт Дусайлы. КӘРТ САРАЙ
Әхмәт Дусайлы. Корбан
Әхмәт Дусайлы. МИҢЛЕ АЛИҺӘ
Әхмәт Дусайлы. МӨТӘҮВӘХИ ҖӨМЛӘЛӘР
Әхмәт Дусайлы. Өермә
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК
Әхмәт Дусайлы. ФЕНОМЕН
Әхмәт Дусайлы. Ясин

Әхмәт Дусайлы

МӨТӘҮВӘХИ ҖӨМЛӘЛӘР

1. Курык! Аллаһыдан курку - батырлык.
2. Буй җитмәслек биеклекләр аяк астыңда.
3. Киек каз юлы - чиксезлеккә ишарә.
4. Йолдыз атылды, эзе - мәңгелек.
5. Ирек килер Иблистән Аллаһыга якын булсаң.
6. Котылырсың коллык богавыннан ирек богавы кисәң.
7. Дошманыңа таян, дустың ышанычлы булса.
8. Саклан, дүрт ягыңа сак куйсаң.
9. Сатма дошманыңны - дустың сөенмәсен.
10. Эчке сурәтемне ярлык итеп тагам дошманыма - үземә калкан.
11. Каргыйм: гарык бул рәхәткә!!!
12. Корал эшләр, Раббыңны мактасаң.
13. Дөнья нинди матур, чүплек өстенә менеп җитсәң.
14. Әрнүләрең - җаныңа дәва.
15. Җирдә күргәннәрең - тамга. Башкалары чын.
16. Кимчелекләреңне сакла күз тиюдән.
17. Кайгырма кайгыга, шатлыктан шиклән.
18. Актан караны әзләмә, карадан акны әзлә.
19. Йомшакка кызыкма - тешеңне сындырыр.
20. Авыр тормыш, җиңел турында уйласаң.
21. Изгелекләреңне җиргә сал, өстенә бас  һәм күтәрел.
22. Салкыннан эзлә җылыны.
23. Ярдәм кулы төпкә тарта.
24. Соклан дуңгызның камиллегенә нәҗеслектә.
25. Агуның дару өлешен, даруның агу өлешен бел.
26. Юл табалмый интексәң, күзеңне йомып кара.
27. Иң ялгыш фикерең - ачкыч.
28. Тышкы киртәләреңне эчеңнән алып ташла.
29. Тәгәрмәч уйлап тап һәм шатланып ела.
30. Болай да арзан тормыш - һаман кыйммәтләнә.
31. Кашларына кулың куеп көт онытасын килсә.
32. Шәрәбтән тап аеклыкны.
33. Яфраклар шаулый - тынлык куера.
34. Аркаңнан кактырма лаек булмаса.
35. Ялынма юмартка - саран туйдырыр.
36. Бер генә әйт аңламасалар, кабат аңларлык булсын.
37.  Хәтәрерәк җиле күләгәнең.
38. Тәүбә - иң ахыргы гөнаһтан соң.
39. Актан агып чыга һәм карала акча.
40. Ашарга да мөмкин чикләвекне.
41. Таты ачысын татлысын яратсаң.
42. Йөзгә дә җттеңмени, и сабый?
43. Син кечкенә түгел югарыга карасаң.
44. Булдыклыны кем дә сөяр, син мине сөй!
45. Иреннәреңдә - үзеңә җәннәт.
46. Ничә уянганымны шигырьләремнән сана.
47. Үләннәргә кара һәм үрнәк ал.
48. Матурлар арасында матур бул.
49. Син икәүсең, аның берсе миңа карый икенчесен җиңсәң...
50. Иңнәреңдәге фәрештәләреңне туендырып тор һәрдаим изге эшләр белән.
51. Сынган агачта дөньяның асылы.
52. Гузәллеккә пародия ясамагыз!
53. Ак болыт! дип уйлап өлгер таралып беткәнче.
54. Тышаулама күңелеңне сөйгәнең кочагында.
55. Сизмәскә тырыш. Сизсәң - үзеңә үпкәлә.
56. Балаң туганчы гына үзеңнеке.
57. Җылыңны бир миңа туңасың килмәсә.
58. Савыт-саба шылтыравын татулыкка юра.
59. Ул да кеше, син дә сабый Ходай каршында.
60. Балаңа суктың - Тәңреңне рәнҗеттең.
61. Итәгеңә сарыла коткаручың.
62. Сабый яшьләре бәгыреңә тама утлы тамчы булып.
63. Сакла сабыеңны үзеңнән.
64. Чит балага бир тәмлерәген үзеңнекен ныграк яратсаң.
65. Кубызыңны балаңа бир - үзе уйнап биесен.
66. Берне таптың - көенечең артты, икене таптың - бурычың үтәдең, өчне таптың - сөенечең артты, күпне таптың - Җәннәткә юл ачтың.
67. Балаңа бил бөктең - Аллаһыга сәждә кылдың.
68. Балаң тыңламыймыни?  Ә син аны тыңлыйсыңмы?
69. Балаң рәнҗетте - кылганнарыңның әҗере.
70. Ноктадан соң, күпноктага урын калдырма.
71. Ябалаклар йокы бирми Тургайларга.
72. Бу дөньяда без кунак түгел. Кунакны бит кунак итәләр.
73. Нокта эченнән эзлә Чиксезлекне.
74. Хәреф ярма түгел, әмма авыз эчендә ботка пешерергә ул да җитә.
75. Күз күрер ул күрүен, тик соң булмасы.
76. Бу җиһанда иң көчле корал - сүз. Кулланганда сак булыгыз, кайтавазы үзегезгә сукмасын!
77. Сөю фәкать Аллаһ Тәгаләдән, чиста булыгыз!
78. Инде бик күп үлемнәрдән исән калдым, БУ ДӨНЬЯДА әле һаман эшем бар бугай...
79. Сөюең сүздә генә түгел, гамәлеңдә дә булсын!
80. Синең хакка канау аша атларга иренгән кеше хакына диңгез кичмә! (Достоевскийдән)
2018.














© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018