Бүген Әдипләр: Шаһинур Мостафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шаһинур Мостафин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Шаһинур Мостафин
Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Әтисе — урманчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды. Унбер балалы гаиләдә ул — иң өлкәне... Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә, эне-сеңелләренә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли.
1966 елда Ш. Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, ишле гаиләләренә булышу өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм университетны 1972 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.
1968 елдан Шаһинур — Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елды ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша.
Ш. Мостафинның унике елдан артык гомере әлеге Кукмара район газетасы белән тыгыз бәйле (хәер, 1972 елның көзеннән 1973 елның көзенәчә ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә дә өлгерә). 1983 елдан Ш. Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара.
1988—1992 елларда ул — СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә.
1992—1999 елларда Ш. Мостафин «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли.
1999 елның августыннан хәзергәчә Ш. Мостафин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара.
Ш. Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында 1963 елдан языша башлый. 1965—2003 еллар арасында иң яхшы шигырь, хикәя, очерк, публицистик язмаларга республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә ул унике мәртәбә җиңүче исеменә (беренче урын) лаек була.
Ш. Мостафинның күп санлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета-журналларда, «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1989), «Мамадыш — яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993) һ. б. исемдәге күмәк җыентыкларда урын алган.
Бер үк вакытта Ш. Мостафин яшь талантларны барлау өлкәсендә дә эчке сизгерлек, ныклы эзлеклелек күрсәтә. Мәктәп елларында «Яшь язучылар түгәрәге» оештырган, Мамадыш, Кукмара районнарындагы әдәби берләшмәләргә җитәкчелек иткән, армиядә чакта хәрби хәбәрчеләрнең «Солдат сүзе» клубына җан өргән Шаһинур гомере буе үз кыйбласына тугрылык саклый. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә, Әдәбият фондында, «Казан утлары» журналында эшләгән елларында да ул йөрәкләрендә иҗат уты кабынган бик күпләргә эчкерсез ярдәм кулын сузды, дистәләгән авторларның беренче китапларын редакцияләп, ал арны дөньяга чыгаруда ихластан булышты.
Ш. Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, ал арның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә дә армый-талмый эшли. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль ДОостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам итә. Ш. Мостафин җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары соңгы елларда гына да, хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Германиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар. Шул хактагы ачышларның һәммәсе радио-телевидение тапшырулары, газе-та-журнал язмалары аша һәм аерым китаплар рәвешендә халык игътибарына үз вакытында җиткереп барыла. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә булды Шаһинур Мостафин. Җиңүебезнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнелә...
Шаһинур Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды.
Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Васыять: Тормыш кыйссалары.— Казан: «Казан» журналы китапханәсе нәшр., 1995.— 80 б.-—10 000.
Бака кашыгы: Балалар өчен шигырьләр.— Казан: «Салават күпере» китапханәсе нәшр., 2003.— 16 б. — 12 000.
Хәтер яктысы: Документаль-публицистик язмалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2004.— 240 б.— 5000.

Кыскача библиография

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. КҮҢЕЛЕНДӘ КҮПМЕ ҖЫЛЫЛЫК БАР...
В ә л и е в М. Каһарманнар юлыннан // Татарстан яшьләре.— 1986.__ 18 окт. Галиев Ш. Әдәбиятка кешене әйтер сүзе китерә//Сабантуй.__ 1992.— 28 март. Маннапов Ш. Иман нуры // Казан утлары.— 1998.— № 2.— 180— 1816. Шәрәфиев Р. Газинурлар дусты Шаһинур // Татар иле.— 1998.— 7 февр. Сибат Р. Шәм//Ватаным Татарстан.—1998,—20 фев. Галимуллин Ф. Ул — алмагачлы нигездән!..//Мәгърифәт.— 1998.— 21 февр, Б у л а т о в Н. Каһарманнар эзеннән // Ватаным Татарстан.— 2003.— 28 февр. Шәрипов Р. Кеше булу таланты//Татарстан яшьләре.— 2003.— 15 март. Әхмәтҗанов М. Мәңгелек яра // Шәһри Казан.— 2004.— 20 август. Гыйззәтуллин Р. «Хәтер яктысы» — җаннарны җылыта // Татар иле.—2004.—№ 4.—3 окт.

Иҗаты турында фикерләр

Әдәбиятка кешене әйтер сүзе китерә, иҗатта үзен табуы бәхетле итә. Ьәркемнең үз язмышы: кемне беренче сүзләреннән үк ишетәләр, кемгә — еллар кирәк, Шаһинур Мостафинның беренче шигырьләре матбугатта 1963 елда күренде. 1966 елда республика күләмендә «Яшь ленинчы» газетасы тарафыннан уздырылган конкурста исә сәләтле укучының хикәясе беренче бүләккә лаек табылды. Жюри әгъзалары Хәсән Туфан, Бакый Урманче бәһасен — уртак фикерне җиткереп: «...хикәядә тормышка сокланып туймаучы кешене, аның шигъри күңелен күрәсең»,— дип язган идем. Соклануы — буш оптимизм түгел: яшь язучы тормышның, яшәү дигән мирасның нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын белә. Моннан соңгы әсәрләре шушы изгелек — халык бәхете өчен гомерләрен кызганмаган шәхесләр турында. Үткәннәр хәтере тынгы бирми Шаһинурга — иҗат дәртен, илһамын шушы максатка багышлый ул.
Үзгәрүчән, тотрыксыз бу чордан ни калыр? Кешеләр язмышын бәян иткән әсәрләр һәрвакыт җәлеп итәр. Заманны аңларга булышыр. Ш. Мостафин балалар өчен язамы, олылар өчен лирик шигырьләр, җырлармы, проза әсәрләреме — гыйбрәтле язмышка багышланганнары отышлы. Кешенең олы җанлылыгына, рухи ныклыгына ышана ул, авыр сынауларда югары әхлак иясе булып калуын күрсәтә. Кешеләрне ярата Шаһинур. Милләтнең нинди уллары, кызлары бар, дип шөке-рана кылып куясың. Яхшылыкка, изгелеккә, ярдәмчеллеккә өнди әсәрләре. Бик күпләр бар дөньясына караңгы чырай белән караган елларда — бусы да актуаль.
...Әле җирдә бик күп изге җаннар
Рухи салкынлыктан өшиләр...
Күңелемдә күпме җылылык бар —
Барысын Сезгә бирәм, Кешеләр! —

дип яза Шаһинур, уй-кичерешләрен чагылдырып.
Кайберәүләр, яхшылыкка өндәп тә, гамәлдә бүтәнчә була. Ш. Мостафинның иҗаты белән шәхесе арасында андый аерма юк. Язучы моны үзенең фидакарь эшчәнлеге белән дә раслап яши. «Хәтер яктысы» экспедициясе белән күп җирләрне үтте. Сүзе, гомере бүленгән — «Кайтмый калганнар турында җыр» яза ул. Бик кирәк безгә мондый язучы: хәтер саекмасын, күңелләр коргаксымасын өчен кирәк!
Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1992

Әдәбиятка «денем өчен түгел, көнем өчен» килүчеләр дә була. Ә Шаһинур андыйлардан түгел. Балачактан матур әдәбиятка гашыйк, мәктәп елларыннан яза һәм басыла башлаган, әдәби көчләрнең үсешенә конкрет эш белән (мин монда башлап язучылар белән эшләве, гәзитәдә хезмәт итү елларын күздә тотам) булышкан кеше. Әдәби мәйданга салмак, әмма ышанычлы адымнар белән килгән автор. Аның салмаклыгы, бәлки, үзеннән бигрәк башка каләмдәшләренең язмышы турында күбрәк кайгыртудан да киләдер әле.
Дөньяны шактый күргән, тормыш гыйлеме һәм әдәби тәҗрибә тунлап, дөньяга гашыйкларча якты күз белән караучан, әйбәт, намуслы кеше булганга, аның иҗади язмышына зур өметләр баглыйм...
Ләбибә Ихсанова, язучы. 1998

«Шаһинур Мостафин» дип әйтү белән, милләтебезнең асыл сыйфатларын үзенә туплаган, олы җанлы, кече күңелле, итагатьле, ярдәмчел, кешеләр өчен җанын да бүлеп бирергә әзер торучы мөлаем ир-егет күз алдына килеп баса.
Шаһинур Мостафинның әдәбиятыбызда үз урыны, киләчәктә тагын да көчлерәк әсәрләр язарлык ныклы нигезе бар. Укучылар арасында аның исемен беләләр, әсәрләрен яратып укыйлар, җырларын җырлыйлар.
Тагын бер үзенчәлеген әйтәм: Шаһинур өлкән язучыларыбызга — киткәннәренә дә, исәннәренә дә — зур ихтирам белән карый. Мирасларын барлау, истәлекләрен мәңгеләштерү юнәлешендә көчен-җанын кызганмый. Бу сыйфат — аның табигатендә...
Илдар Юзеев, Татарстанның халык шагыйре. 2000

...Балтач районында яшәп иҗат итүче талантлы каләмдәшебез — үзен оста публицист та, әдәби тәнкыйтьче итеп тә таныткан Рәфыйк Шәрәфиев бик хаклы язганча, «Газинурлар батырлыгын җырлау өчен милләткә Шаһинурлар да кирәк!»
— Шаһинур Мостафинның язучылык кыйммәте-хикмәте, чын сүзе нидә? — дигән сорауга:
— Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган каһарманнарын эзләп табуда, яу батырларының исемнәрен киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерүдә! — дип, өздереп җавап бирергә була. Дөресрәге, әлеге «мәңгеләштерүне» дәвам итүдә! Сергей Смирнов, Гази Кашшаф, Самат Шакир, Рафаэль Мостафин, Шамил Рәкыйпов кебек фидакяр әдипләрдән соң бу постка, язучы-эзтабар булып, ул басты! Ифрат изге вә игелекле эштә Шаһинур...
Рафаэль Сибат, язучы. 2003


Шаһинур Мостафин

Күңел күгендәге якты йоодызлар

Була бит шундый асыл шәхесләр: син ал арны бер күрүдә үк үз-якын итәсең һәм гомерең буе шуларга табынып, олылап-хөрмәтләп яшисең. Әлеге мөхтәрәм затлар, күңел күгендә якты йолдызлардай кабынып, көне-төне балкыйлар, сиңа тормыш карурманнарында адашмаска туры юл күрсәтәләр, ялкынланып яшәргә һәм рухланып эшләргә бетмәс-төкәнмәс көч бирәләр.
Шәхсән үзем өчен шундый шәхесләрнең иң беренчесе — атаклы авылдашым, ике сугыш һәм хезмәт батыры, заманында бөек Тукаебыз белән якыннан аралашкан, мәркәзебез Казанда атаклы Кәримевләр типографиясендә эшләгән Борһан ага Сәлахов. Безнең Арташ авылында (Мамадыш районы) аны бик яратып: «Үзебезнең Тукай!» —дип йөртәләр иде. Чөнки Борһан ага теге яки бу кешегә атап шундук шигырь чыгарырга бик маһир чичән иде. Гадәттә аның аягында — җәйге челләдә дә, яңгырларда да, кышкы суыкта да, бураннарда да — һәрчак киез итек, кулларында — тальян гармун, башында исә киез эшләпә булыр, үзе туктаусыз җыр сузар иде. Юлында очраган һәр кешегә, туктап, такмак әйтер, әмма, үпкәләтмәс өчен: «Үземә дә бишне бирмим бит мин!» — диеп, дүрт бармагын гына сузып, гафу үтенер һәм тагын авылыбызның урамнарын иңләп-буйлап, уйнап-җырлап йөрер иде. Сөекле хәләл җефете Нәгый-мәттәй дә иренең шундый «сәер» гадәтләрен кичерә белде. Әйе, урам саен шигырь-моң өләшеп йөрде безнең Борһан агай, һәм мин аңа дистәләрчә еллар аша мең рәхмәтле якты бер көнләшү белән карыйм. Аның тарафыннан безнең кебек балачага, яшүсмерләрнең күңелләренә салынган шул «сихри орлыклар» тора-бара «мул шытымнар»ын бирделәр. Авылыбыздан атказанган җырчылар, музыкантлар, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, нәфис сүз осталары үсеп чыккан икән — без, беренче чиратта, әнә шул беркемгә дә охшамаган хикмәтле остазыбызга — Борһан агабызга бурычлы!..
* * *
Күңелем күгендә балкып янучы йолдызларның икенчесе — иң яраткан Укытучым Әнисә Мөхәммәткасыйм кызы Галиева-Кәримева.
...Безгә — Мамадыш районының Урта Кирмән сигезьеллык мәктәбенә ул, 1960 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлап, иптәш кызы Гөлфәридә Минһаҗ кызы белән бергә килгән иде. Гәрчә немец теленнән, рус теле һәм әдәбиятыннан укытса да, үзебезнең татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәте аеруча зурдан иде аның. Иң гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне шул: Әнисә апабыз шигырьләр дә яза икән әле! Үзе генә иҗат итеп калмыйча, мәктәптәге һәр укучыны каләм тибрәтергә рухландырды ул. Аңарчы да укытучыларыбыз Маншура, Зәйтүнә, Зифа апалар безнең күңелләргә шигърият орлыкларын салганнар иде. Ә менә Әнисә апа, язның беренче яңгыры — шифалы ләйсәне булып, безнең күңелләрдә ачылган шигъри бөреләргә татлы дымын бирде, җылы сулышын өрде. Бер заман без бөтен мәктәбебез белән яза башладык. Хәзер дә әле Урта Кирмән урта мәктәбендә шул иҗади рух яши. Аннан байтак шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар үсеп чыкты. Шулар арасыннан Нәзифә Кәримева дигәнен хәзер күпләр белә. Ул, «Азатлык» радиосының Мәскәүдәге үз хәбәрчесе буларак, безне һәркөн үзенең тылсымлы авазы белән сөендереп тора. Төптән уйлаганда, авылдашым Нәзифәнең тавышы — Әнисә апабызның да тавышы ул! Нәзифәне матур итеп сөйләргә һәм биергә иң элек, сыйныф җитәкчесе буларак, Әнисә Мөхәммәткасыйм кызы өйрәтте...
Гомумән, без Укытучы апабыздан гомер буе яхшылык-изгелек күреп кенә яшәдек. Соңрак Әнисә апабыз, гаилә хәлләре буенча, туган ягына — Әгерҗе районына күчеп китсә дә (кайтса да), арабызда ихлас сүзле хатлар йөрде — күңелләрне шулар җылытты. Җай чыккан саен, үзебез дә Әнисә апабыз янына барып чыгарга, хәл-әхвәлләрен белергә омтылдык...
Инде хәзер «иде» дияргә генә кала. Күпне күргән, күпне кичергән Әнисә апабыз, озакка сузылган каты авырудан соң, 2002 елның июль аенда якты дөньядан китте. Нибары 66 ел яшәп калды ул ошбу җирдә. Инде Укытучыбыз үзенең «Яшьлегем сиреньнәре» дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгын да чыгарган иде. Икенче китабын да нәшриятка тапшырырга әзерли иде. Шуннан соң Әнисә Мөхәммәткасыйм кызын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәргә дә җыена идек. Әмма өлгерми калдык, Әнисә апабыз арабыздан хушлашмый гына китеп барды...
Безнең күңелләрдә Борһан агай, Әнисә хакым кебек олуг шәхесләр һәрчак тере — алар, якты йолдызларга әверелеп, җырлы-моңлы җиһанга тылсымлы-сихри нурларын сибәләр, үзләренең шәкертләре белән сүзсез генә серләшеп аңлашалар... Гормыш җыры әнә шулай матур дәвам итә!..
2005
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013