Бүген Рафаэль Мостафин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаэль Мостафин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Рафаэль Мостафин
(1931-2011)
Язучы, тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Әхмәт улы Мостафин 1931 елның 14 маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта мәктәптән соң Казан университетының тарих-филология факультетында югары белем ала (1949—1954), аннан берничә ел дәвамында Баулы урта мәктәбендә укытучы, комсомолның Баулы район комитетында секретарь, Воткинск (Удмуртия) шәһәр-район газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1957—1960 елларда Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәкләрендәге махсус хәбәрчесе һәм 1961 елның ахырыннан 1963 елның мартына кадәр Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә була. 1963— 1968 елларда Р.Мостафин әүвәл Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, аннан өч ел чамасы «Казан утлары» журналының һәм 1991—1997 елларда иҗтимагый-сәяси һәм гыйльми басма «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1959 еллардан башлап, Казан университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучылык вазифаларын да алып бара. 1971 елда «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Р. Мостафиниың олы әдәбият мәйданына аяк басуы узган гасырның илленче еллары ахыры һәм алтмышынчы еллар башына туры килә. Шул чорда республика һәм үзәк көндәлек матбугатында Р.Мостафин имзасы белән әдәби хәрәкәтнең төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә. Заман һәм аның татар әдәбиятында чагылышы, гомумәдәбият үсешендәге тенденцияләр, жанр яңалыклары, миллилек һәм интернациональлек мәсьәләләре, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берсен баетулары, бу юлда әдәби тәрҗемә әсәрләрнең роле һәм урыны, яшьләр иҗаты — Р. Мостафинның башлангыч тәнкыйди эшчәнлегендә төп тикшерү объектын әнә шул темалар тәшкил итә. Соңга таба тикшерү офыкларын тагы да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, тәнкыйтьче татар язучыларының иҗат эволюцияләрен эзлекле рәвештә анализлаган хезмәтләрен — аерым язучыларга багышланган зур-зур мәкаләләрен һәм монографияләрен яза. X. Туфан, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, М. Әмир, М. Юныс, Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, И. Юзеев турындагы иҗат портретлары, С.Хәким турындагы монография — әнә шундыйлардан. Әдипнең тәнкыйть мәкаләләре һәм монографик хезмәтләре күтәргән мәсьәләләрнең актуальлеге, конкретлыгы, язу стиленең кайнарлыгы, полемик характерда булуы белән җәлеп итә. Һәр әдәби күренешне, әдәби әсәрне анализлаганда, ул аларга күпмилләтле гомумәдәбият казанышлары югарылыгыннан торып бәя бирергә тырыша. Шуңа күрә аның язганнарын заманында Мәскәүдә һәм күрше республикаларда чыккан абруйлы газеталар һәм калын-калын журналлар да бик теләп бастылар.
Агымдагы әдәби хәрәкәткә караган әдәби тәнкыйть эшчән леге белән бергә, Р. Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара. 1965 елда аның М. Җәлилгә багышланган беренче әсәре — «Поиск продолжается» китабы басылып чыга (Г. Кашшаф белән бергә язылган). Аннары бер-бер артлы рус һәм татар телләрендә «Поэзия мужества» (Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (1968) китаплары һәм күп санлы мәкаләләре дөнья күрә. Ләкин әдәбиятчы-галим, ирешелгән белән генә канәгатьләнмичә, эзләнүләрен дәвам иттерә: архив киштәләрендә казына, төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләр белән бәйләнешкә керә, Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта, М. Җәлил эзләреннән Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза һәм нәтиҗәдә Җәлилгә, җәлилчеләргә кагылышлы күп яңа фактларны ачыклый. Әнә шул материаллар нигезендә язучының рус һәм татар телләрендә «По следам поэта-героя» (Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1982), «Муса Джалиль» (Казан, 1986), «Жизнь как песня» (Мәскәү, 1987), «Җәлилчеләр» (1988) кебек монографик китаплары һәм ]М. Җәлил турында балаларга атап язган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» (1975), «Красная ромашка» (Мәскәү, 1981) дигән җыентыклары басылып чыга. Әдип-тәнкыйтьче М. Җәлил исемендәге океан корабында сәяхәте турында юл язмалары («Диңгез көндәлеге», 1972), Казан шәһәренең нәкъ урта өлешен биләп торган зур һәм тирән Кабан күленә бәйле легендаларны чынбарлыктагы тарихи вакыйгалар яссылыгында яктырткан «Кабан күле серләре» (1989) исемле документаль повесть (бәян), автобиографик характердагы «О времени, о жизни, о себе» (2002) дигән китап авторы һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы биографик-публицистик китапның автордашы буларак та укучыларга яхшы таныш.
Рафаэль Мостафин төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1963—1973), «Казан утлары» (1965— 1975) һәм «Дружба народов» (1968—1989) журналларының редколлегия әгъзасы һәм СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть советы әгъзасы булып торды.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре һәм ачышлары өчен Р. Мостафин 1976 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Ул шулай ук «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән (1981), ә 1985 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Рафаэль Мостафин — 1962 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

Муса Җәлил эзләре буйлап.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1968.— 1516.—12000.
Диңгез көндәлеге.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1972.— 176 б.— 10 000.
Кечкенә Муса турында хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.— 70 б.— 9000.
Алга барышлый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.— 144 б.— 2000.
Җаваплылык тойгысы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1979.— 187 б.— 3500.
Өзелгән җыр эзеннән.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.—464 б.— 15000.
Җәлилчеләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.—264 б.—15 000.
Кабан күле серләре.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.—144 б.— 15000.
И Казан, серле Казан.—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.— 143 б.— 3000.

Библиография

Вәлиев М. Диңгездә сынау//Казан утлары.— 1972 — № 10 -168—1696. Юныс М. «Муса Җәлил» диңгезләрне һәм океаннарны гизә // Казан утлары.— 1975.— № 6.— 173—175 б. Гаффар Ә. Җәлил рухы эзләреннән//Соц. Татарстан.— 1976.--25 сент. Нигъмәтуллин Ә. Әдәби тәнкыйтьне баетып // Соц. Татарстан — 1978.— 14 июль. Миңнуллин Ф. Тәнкыйтьче бәхете//Казан утлары.—1981 -№5.—166—170 б . Фәйзуллин Р. Зур шагыйрь турында җитди хезмәт//Казаң утлары.— 1980.— № 5.— 175—177 б. Ю з и е в Н. Галим яңадан юлга чыга // Ялкын.— 1981.— № 6.— 26— 276. Мөхәммәдиев Р. Үсү юлында // Казан утлары.— 1983.— № 2 — 173— 175 б. Юнысова А. Юлчы//Ватаным Татарстан.—2001.—18 май. Галимуллин Ф. Тыйнак гыйлемлелек // Мәдәни җомга.— 2001 — 18 май. Гаффар Ә. Нык карашлы кеше // Шәһри Казан.— 2001.— 18 май.

Иҗаты турыңда матбугатта әйтелгән кайбер фикерләр

Рафаэль Мостафин — татар әдәби тәнкыйтенә чын мәгънәсендә рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларына тәрәзә уйган тәнкыйтьчеләрнең берсе.
Р. Мостафин иң әүвәл журналистика жанрында М. Җәлил эзләре буйлап очерклар язды. Аннан соң «Муса Җәлил» исемен йөрткән теплоходта Җир шары буйлап сәяхәттә йөреп кайтты. Ягъни батырлыкның гадәти тормыштан нәрсә белән аерылып торуын үз җилкәсендә татырга теләде. «Шагыйрь-каһарман эзләре буйлап» (1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1974) дигән китаплар әнә шулай туа. Б.Полевой, И.Ахунҗанов, Р. Бикмөхәммәтов, С. Хәким, Л. Небенцаль һәм башка билгеле шәхесләр аның бу хезмәтләренә бик әтрафлы һәм югары бәя бирделәр.
Фоат Галимуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе. 2001

Язучының йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. Дөрес, әлбәттә. Ә каләм иясенең йөгәне барыбер аны үз иткән халык кулында ул. Язучы белән халык арасын тәртәдәге тәҗе кебек нык, юнәлешле рәвештә көйләп баручы Р. Мостафин кебек галимнәрдә, тәнкыйтьчеләрдә — Габдулла Тукай кыйссасы, Муса Җәлил хикәяте, Хәсән Туфан язмышы, Кол Галидән башлап, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Шәехзадә Бабич, Гамил Афзаллар аша Мөдәррис Әгъләмовка кадәрге барча затларыбыз аның көндәлек, һәрдаим игътибар, күңел түрендә.
Әхәт Гаффар, язучы. 2001

Рафаэль Мостафин — милләтебезнең бөтен Рәсәй күләмендә иң танылган әдибе, ялкынлы публицист һәм сизгер күңелле әдәби тәнкыйтьче. Ул — шулай ук каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм аның язмышын өйрәнү, халыкка җиткерү буенча да каһарманнарча күп эш башкарган тынгысыз йөрәкле шәхес.
Торгынлык елларында татар матбугаты үтә нык кысылган иде, ләкин ул чорда да, югары пост биләгән партия чиновникларыннан курыкмыйча, гадел сүзне халыкка җиткерә алучы фидакярләр табылды. Татарстан язучыларының 1968 елда булган чираттагы съездында Рафаэль Мостафин (бу чакны ул үзе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш редакторы иде), трибунага чыгып, революциягә хәтле татар матбугатының иркенрәк яшәве турындагы хакыйкатьне батырларча әйтә алды. Татар яшьләренең «Идел» журналын чыгару өчен барган көрәштә дә ул актив катнашты.
Мансур Вэли-Барҗылы, әдәбият тәнкыйтьчесе. 2001


Рафаэль Мостафин

Берлида очрашу

1967 елның март аенда Җәлил эзләре буйлап Германия Демократик Республикасының башкаласы Берлинга барган идем. Бу әле Германиягә беренче баруым (барысы биш мәртәбә барырга туры килде).
Кичтән поезд белән килеп төштем. Каршы алдылар, яхшы отельгә урнаштырдылар. Икенче көнне якшәмбе көне туры килде, шәһәрне карарга булдым.
Берүзем Берлин урамнары буйлап барам. Мин монда беркемне дә белмим, мине дә белүче юк. Ничектер күңелсез булып китте,— ят җир, чит халык... Каршы очраган һәрбер немецка текәлеп карыйм: бәлки Мусаны яки минем әтиемне шушы кеше атып үтергәндер... Шулай моңсуланып барган уңайдан кемдер, саф татарча, бик ягымлы итеп: «Рафаэль абый! Исәнмесез!» — дип дәшмәсенме...
Күтәрелеп карасам, граждански кием кигән берәү миңа мөлаем гына елмаеп карап тора. Якташым, Баулы кешесе булып чыкты. Мин аны танымасам да, ул мине белә икән. Германиядә хәрби хезмәттә... Ял көне рөхсәт алып, ул да шәһәр белән танышып йөри икән. Чит җирдә якташыңны очрату шундый күңелле булды — дәртләнеп киттем, күңелләр күтәрелде...
1991
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018