Бүген Әдипләр: Фәйрүзә Мөслимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәйрүзә Мөслимова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Рәмзия Мусина
Фәйрүзә Мөслимова
Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Үз авылларында — башлангыч, Иске Кормашта — сигезьеллык һәм Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, 1972-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Соңгы курста укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. 1979-1980 елларда Казанда С.П.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында — хәбәрче, 1981 елдан «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. Ф.Мөслимованың беренче әдәби язмалары Актаныш районының «Игенче даны» исемле төбәк газетасы һәм республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә басыла. Беренче әдәби иҗат сабакларын «Игенче даны» редакциясендә Рифкать Закиров, Мөслах Таҗи, Әмирҗан Моталлапов кебек шагыйрь-язучылардан ала. Каләменең чарлануына университетның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе зур йогынты ясый. Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Ш.Җиһангирова, Хәйдәр, А.Минһаҗева, Ш.Гаделша, М.Вәлиев, Н.Акмал һ.б. сабакташлары белән бергәләп, ул да әдәбият дөньясына юл сала. 1990 еллардан башлап даими рәвештә «Казан утлары», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Шәһри Казан», «Заман», «Сабантуй» газеталарында актив языша. 1992 елда бер бәйләм лирик шигырьләре «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, балалар өчен язган шигырьләре «Алтын капка» исеме белән «Аргамак» журналының 1996 елгы 3 нче санына кушымта итеп бирелә. 2001, 2003 һәм 2009 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби тәнкыйть тарафыннан шагыйрәнең үзенчәлекле иҗат уңышы дип бәяләнгән «Ярату яралары» «Апрель кары» һәм «Алтын йозак» исемле мөстәкыйль китаплары дөнья күрә. Ф.Мөслимова — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ярату яралары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 128 б. — 2000 д.
Апрель кары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 176 б. — 2000 д.
Алтын йозак: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 192 б. — 2000 д.

ИЖДТЫ ТУРЫНДА Бәйрәмова Г. Ярату яралары // Шәһри Казан. — 2001. — 25 май.
Зыятдинова Ф. Иң кирәкле уй // Мәдәни җомга. — 2001. — 17 авг.
В ә л и е в - Б а р җ ы л ы М. Оя тойгысы // Казан утлары. —2001. — № 8. — 185-188 б.
Ю н ы с о в а А. Июль кызы // Ватаным Татарстан. — 2004. — 9 июль.
Мәхмүди 3. Без — сөенеч илгә-көнгә! Унҗиде яшь чөнки безгә! // Мәгърифәт. — 2004. — 10 июль.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013