Бүген Әдипләр: Мөшәррәф Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөшәррәф Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Мөшәррәф Галиев
“Никулин” дип дәштек...
60 – кешенең “ни өчен туганмын һәм ниләр кылганмын?” дигән сорауга җавап бирә торган яше. Мөшәррәф шушы сызыкка җитә алмыйча якты дөнья белән бәхилләште: кыласы эшләре дә бик күп калгандыр аның.
КДУның тарих-филология фа­культетында бергә укысак та, алай гына да түгел, якташлар булсак та, әллә ни якыннан аралашмадык без Мөшәррәф белән. Үзе бик эчкерсез егет булса да, бөтенләй ачылып китеп сөйләшми иде ул. Сөйләшә башласа да сүзне уенга бора иде. Юк-бардан көлке табып күңелне күтәрүче Мөшәррәф Галиев 1967-1972 елларда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган егетләр арасында иң шугы иде. Үзе көлмәс, кашларын җыерып, җитди генә кыяфәт белән берәр йомры сүз әйтеп куяр... Тышкы кыяфәте белән ул Юрий Никулинга охшаган иде һәм шәхсән мин аңа “Никулин” дип дәшкәли дә идем.
Университеттан соң без – дүрт-биш егет бергә укмашып дигәндәй, Казанда калсак, Мө­шәррәф башлы-күзле булып кая­дыр чит-ят җирләргә китеп яшәде. Аннан соң кире Татарстанга кайтып, Биектауда район комсомол оешмасында эшләде. Ә соңгы елларын журналистикага багышлады. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Риз­ванов белән Мөшәррәфне искә алып утырдык. Ул да Мө­шәррәфне шук-шаян егет итеп хәтерендә саклый. Бер кызык та сөйләп алды әле. Мөхәррир булып Шәмси Хамматов эшләгән чакта журналистлар галстук тагып йөрергә тиеш булган. Мө­шәррәф бер-ике ай таккан да ташлаган. “Летучка” вакытында баш мөхәррир моңа: “Иптәш Галиев, син ни өчен галстуксыз йөри башладың әле?” – дип кисәтү ясаган. Ә Мөшәррәф: “Үзегез дә күреп тордыгыз, тагып карадым мин аны, Шәмси Хәбибуллович, ә игелеген күрмә­дем”, – дип әйткән ди. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “ВТ”) газетасында Мө­шәррәф авыл хуҗалыгы бүлегендә эшлә­де, “Кармак” дип исем­ләнгән юмор-са­тира сәхифә­сен алып барды. Ни кызганыч, алдарак әйт­кә­немчә, Мөшәррәф белән якын­нан аралашмадым, иҗаты белән дә бик таныш түгел идем. Аны искә алган саен, җор телле егет күз алдына килеп баса. Бер кешегә дә зыяны тимәде Мө­шәррәфнең, артык чиста, артык йомшак күңелле егет иде ул. Аны шушы йомшаклык һәлак та ит­кәндер инде. Үлгән кеше турында начар сөйләми­ләр, ә Мө­шәррәф турында, бик телә­сәң дә, бернинди кыек сүз әйтеп булмый. 20 февральдә, аңа 60 яшь туларга тиешле көндә, аны яхшы, керсез күңелле егет итеп искә алырлар дип уйлыйм.
Ирексездән Такташның “Мокамае” искә төшә: “... ләкин син яхшы идең, синең яхшы иде күңелең, тик белмәдең...”
РИМАН ГЫЙЛЕМХАНОВ

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013