Бүген Әдипләр: Ягсуп Мортазин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ягсуп Мортазин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Рәмзия Мусина
Ягсуп Мортазин
Ягсуп Мортаза улы Мортазин 1929 елның 21 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында крестьян гаиләсендә туган. 1945 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.
1948-1970 елларда Мөслим районы Октябрь сигезьеллык мәктәбендә укытучы, завуч, директор булып эшли. Читтән торып, Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1970-1971 елда Баулы районының Татар Кандызы урта мәктәбендә тарих укыта. 1971-1974 елларда Азнакай районының Мәлбагыш сигезьеллык мәктәбендә завуч һәм директор була. Беренче мәкаләсе 1948 елда Мөслим районының «Колхоз байрагы» газетасында дөнья күрә. Шуннан бирле район газеталары белән актив хезмәттәшлек итә. 1958 елда, актив хәбәрче буларак, Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1974 елдан Бөгелмәдә яши. Язмалары, шигъри юллары «Бөгелмә авазы» газетасында даими басыла, республика матбугатында дөнья күрә.

Моңлану

Яшьтәшләрем инде китеп бетте,
Хезмәттәшләр дә сирәк.
Ә мин һаман «дөнья көтәм»,
Аңламыйм: нигә кирәк?

Шулай уйлыйм да кайчакта,
Сагынам үткәннәрне,
«Дөнья куып җитәлмичә»
Бакыйга киткәннәрне.

Ходай биргән гомерләрне
Ашыкмыйк кыскартырга,
Озын гомерлеләр кирәк
Ил арбасын тартырга.

Килер бер көн, Тәңрем кушса,
Без дә китәрбез әле.
Бездән соң яшәгәннәрне
Моңлы итәрбез әле.

Әй, гомерләр...

Гайрәтенә аның сокландылар —
Сикереп менә иде ул атка.
Гомер узды, ике яктан тотып,
Менгерәләр инде караватка.

Кичә һәм бүген

Иртәгә ниләр буласын
Уйламаганмын һич тә.
Бүгенгедән бәхетлерәк
Булганмын икән кичә.

Әрвах шатлыгы

Әнкәемне бүген төшемдә күрдем,
Йөзе нурлы, актан киенгән,
Коръән укытканыйк без кичә:
Әрвах шуңа ихлас сөенгән.

Хакыйкать

Бер хакыйкать бар дөньяда,
Аны һәркем аңласын:
Башың югалса югалсын,
Акылың югалмасын.

Киңәш

Түрә булдым дип масаеп,
Чабатаңны түргә элмә.
Бакыйлыкка китәсең бар
Башкалар белән бергә.

Иркәмә

«Алтын баганам» дип мине мактыйсың да,
Булган өчен эшчән вә сабыр,
Алтын — металл, металл багананы
Саклау хәзер ай-һай бик авыр.

Моң

Өй каршындагы бакчамда
Бер былбыл сайрый иртән.
Әйтер сүзләрен аңлыйм,
Моңы безнеңчә икән.

«Җырчы» карга

(мәсәл)
Бер чәүкә мактады карганы:
— Менә, — ди,— ичмасам зур даны!
Әйткән сүзендә мәгънә бар,
Кычкырса да тик «кар»да «кар».
Кар яумый калмый ич бер елны.
Китермәгез якын былбылны,
Аңлашылмый безгә сүзләре,
Бигрәк бәләкәй үзләре.
Күтәрелде кәеф карганың,
Каркылдый онытып арыганын.
Җыелды янына бүтәннәр,
Әйтерсең, тик шуны көткәннәр.
Тирәкне биләде каргалар,
Хуҗа барсына тик алар.
Ишетелми былбыл сайравы
Юк хәзер күкеләр «юравы».
Әйтәсе килгәнем бик гади
(Чагыштырып карау да ярый):
Җырлыйлар күбрәк «каргалар»,
Моңсызлар вә «майсыз арбалар».

Яшәү мәгънәсе

Тудык. Үстек. Яшәгәндәй иттек.
Ни мәгънә соң? Ни иштек?
Яшәдекме әллә гел юкка,
Әйләндереп корыны бушка?
Әйтмәс идем үзем мин алай,
Булмаса да гәрчә бал да май.
Көрәш кырларында чыныктык,
Ватан өчен фәкать тырыштык.
Булды җиңү, булды җиңелү,
Ат урынына үзең җигелү,
Сыздык әмма тирән ызаннар,
Газап күрмәсен дип оланнар.
Үстердек лә кызлар, егетләр,
Аларга да җитәрлек эшләр,
Илем булыр үсеш юлында,
Киләчәк бит яшьләр кулында.

Авылда

Көн туса, мәшәкать туа,
Kарты-яше тормыш куа,
Сөялле кулны уа-уа,
Сизмисең дә: гомер уза.

Киңәш

Исерек сүзен тыңлама,
Тиле җырын җырлама,
Ялкауга кыз ярәшмә,
Мәнсезгә гел эндәшмә,
Сорау бирмә телсезгә,
Дин өйрәтмә денсезгә.

Надан

Наданлыгын шуннан белдем: Белми икән ана телен. Нигә сүгенә? Ышанмый ул үзенә, Шуңа күрә сүгенә. Ялварам Тәңремә Яфракларын койгач гүя Моңланалар агачлар, Агачлар да минем кебек, Аларда да сагыш бар. Кунып сайрара кошлар да юк, Алар инде ерак киткәннәр, Хатирәләр генә яши, Көләч йөзле көннәр үткәннәр. Аерылышу булса гына, Кавышу була бит ул, Газаплы көннәр бер үтәр, Түз, саргайма, сабыр бул. Матур язлар тагын килер, Йомшак җилләр кабат иркәләр, hәркөн безгә сәлам бирер Алсу таңнар, нурлы иртәләр. Аерылышу булса булсын, Тик булмасын мәңгегә, Безне кавыштырчы диеп, Ялварам мин Тәңремә. Улыма Эшлә син сызганып җиңеңне, Сайлый бел үзеңә тиңеңне. Үрелмә җитмәслеккә буең, Матур булыр шул чакта туең. * * * Mин мактыйм хатынны... Син мактыйсың атыңны, Ә мине менә хатынны: Көе килсә, эшли ул, Ачуланса, тешли ул. «Тибә кайчак тәртәгә», Абайламый: нәрсәгә? Ахыры юк сүзенең, Тыңла, җитсә түземең. Үзем аңа өйрәнгән, Тормышыбыз көйләнгән, «Майлаган коймак» икән, «Яратам сине», — дисәң. Түрә буласым килә Көтүче буласың диләр, Атаң көтүче булса, Ә мин түрә булыр идем, Арттан этүче булса. Нәтиҗә Теле булды игәүле, Ишек, капка терәүдә, Шуңа күрә мәтәменә Килмәде бит берәү дә. Эшләмәгән ашамый Өчәү бардык печәнгә, Авыр эш ни дисәң дә. Горур гына атлыйбыз: Чалгы безнең иңсәдә. Ял итә бит ялкау да, Эшчән мохтаҗ мактауга. Кемнең кем икәнен белдем Ярты сәгать атлауга. Берсе әйтә: ял итик, ди, Менә монда утырып. Икенчесе шөгыль сорый: Арыдым, ди, тик торып. Хезмәт сөйгән дустым белән Печән чаптык болында. Ялкау йокысын симертте, Селкетмәде кулын да. Хөрмәтнең зурысы безгә, Рәхмәт тә күп, мактау да, Кичке аш та бирмәделәр, «Ял итсен!», — дип, ялкауга. Сукыр Бәхетең сине елый-елый Үзе эзләде. Җилбәзәктән гаире күңел күзең Берни күрмәде. Кардәш Кыстый-кыстый мине сыйлады, Туганлыкны безнең сөйләде, Иртәгәсен «кардәш» өйгә килгән: — Ашап-эчкәнеңне түлә! — ди. Яман күздән Ходай сакласын Күз тиюдән саклагандай, Айның йөзен Болыт белән каплап алган күк тә бүген. Хатлар язма, үзең кайт Хатлар язма миңа хәзер, кирәкми, Алар басмый ярсуларын йөрәкнең, Бер-береңне алдау бит ул сәлам-хат, Бик сагындым, иркәм, инде үзең кайт. Аклык Кыш килгәнне ел да көтеп алам, Карлар яугач, һава сафлана, Караңгылык бетә җирдә, Хаким булып фәкать ак кала. Кечкенәдән яраттым ла акны, пакьны, Җенем сөйми әле булса кара затны, Якын дустым була минем һәркем, Күңеле булса чиста, якты. Ымсыну Тәрәзәм шакыды искән җил, Ымсынып эндәштем: «Синмени, иркәм?»—дип. Җил тынды, моңланып мин калдым, Капланып мендәргә, туйганчы еладым. Язгы матурлык Эреп бетте карлар, Кабат килде язлар. Матур икән язлар, Булса сөйгән ярлар. Сайрашалар көшлар, Серләшәләр дуслар. Ямьле икән язлар, Кавышсалар парлар. Үзгәреш Хикмәтулла булган мулла, Тәсбих әйтә хәзер ул да. Садакасы керә кулга, Машинада чыга юлга. Гомерләр уза икән ул, Туза икән сары тун. Үзем күрмәсәм мәчеттә, Ышанмасыйм ничек тә. Әмер бирә картларга, Үгет чәчә яшьләргә. Аптырап карап торам, Түзәлмим: авыз ерам. Элеккеге сабакташым Хәтергә килде шунда. Икенчесен бер класста Утырган иде ул да. Буйдакка – Атым юк, – дидең, – урамда. Борчылмадың буранга, Ваемсыз көннәр кичердең Ялгыз буйдак булганга. Кызлар да «тотып» карадың. Толларны да «барладың», Ошаганы очрамый дип, Язмышыңнан зарландың. Күңелең нидер көтсә дә, Яшәүнең яме бетте, Гомер дигәне тиз үтте, «Карт аю» килеп җитте. Авылны калдырып киттең, Үз итмәде калаң да, Соңгы тапкыр су бирергә Юк ичмасам балаң да! Гомер юлында Шаян җил буласың да, Куеныма керәсең, Былбыл булып сайрыйсың да, Үзәгемне өзәсең. Буласың да язгы тамчы, Иңнәремә тамасың, Моңсу хатирәләр булып, Янәшәмдә барасың. Безгә таныш сукмакларда Сакланадыр эзләрең, Бакчам тулы зәңгәр чәчәк, Гүя синең күзләрең. Уйларыма уралам да, Мин нәүмизләнеп калам, Икәү чыккан юлыбыздан Ялгызым гына барам. Язгы теләк Бу яз алып килсен әле Хыялдагы бәхетне, Безгә бит ул күп кирәкми, Теләмибез тәхетне. Бәхет эзләп, асыл затлар Ерак илләргә китә, Туган җирдә оя корып Яшәүләргә ни җитә. Тигез бәхет булсын иде Адәм балаларына, Ике төрле караш бетсен Кала, салаларына. Зурын хөрмәтнең күрсеннәр Аталар һәм аналар, Ятимлекнең ни икәнен Белми үссен балалар. Гөл бакчасына әйләнсен, Матурлансын җиркәем, Кояшлы булсын туар көн, Имин булсын илкәем. Картлар дөрес әйтмәгән (шаяру) Иске караватны беркөн Чыгардык та «чүп-чарга», Өр-яңаны алып куйдык: Әйбәт булсын йокларга. Бер әйләнәм, бер тулганам, Тапмыйм урынның җаен. Иске ятак искә төшә Йокларга яткан саен. «Мода» чыгып кына тора Яхшырган саен шартлар, Йокы ястык теләми дип Дөрес әйтмәгән картлар. Имән Ерак бабай бакчабызга Утырткан имән, Оныкларыма ядкарем Булыр ул дигән. Бакчабызның күрке хәзер Йөзьяшәр имән, Ял итәргә күләгәдә Көн саен киләм. Хозурланам саф һавада Һәм ләззәт табам, Агач утырткан бабамны Гел искә алам. Гашыйк булу Кирәкми сүзләрең. Әйтәләр күзләрең: Син мине сөясең, "Насыйбым" диясең. Ул утсыз янулар, Йокысыз калулар. Ясаган эзләрне Күрә тик күзләрең. Күзләр бит табыша, Йөрәкләр кавыша, Күңелләр серләшә, Ә җаннар – берләшә. Соңгы кайту Авылыма кайтам сирәк, Еш кайтырга акча кирәк, Габделгали һаман исән, Хәмер эчми нигә дисәң Хәбибулла "китеп барган”, Өч сабые ятим калган, Саҗидә түшәк өстендә, Ирен күрә тик төшендә. Көн саен бәйрәм, көн дә туй, "Эш" дигәнеңне читкә куй, Өстәлләрендә – самогон, Бетереп эч тә сал тагын. ...Бик аз калган яшьтәшләр, Сирәк хәзер иптәшләр, Ике өйнең берсе буш, Бүтән кайтмам, авыл, хуш! Теләк Тормыш юлыңны яктыртып Насыйбың торсын, Күңелеңне күтәрердәй Дусларың булсын. Комсызланма Битәрләмә әле, карчык, Ул юк, бу юк дип, Булганына шөкер итеп, Яшик әле тик. Күрше Сәлим капкасында Ат башыдай бик, Ике катлы йорт калдырып Ул да китте бит. Комсызланып мал җыймыйк ла, Булганы җитәр, Байлыгы күпме булса да, Бәндә бер китәр. *** Хәтерләр бик озак хәтерли, Файдасыз үкенү һәртөрле. Әгәр син калдырсаң хәтерне, Дарулар төзәтми хәтерне, Хәтерләр бик озак хәтерли... Хак сүзләр Тәүбәсез тукран булырсың, Сүзләреңдә тормасаң. Күке хәлендә калырсың, Үз ояңны кармасаң. Заманга ярашу Партиядә әгъза булды озак Вә коткы таратты динне хурлап. Инде хәзер таптый мәчет юлын, Ала садакасын ике куллап. Гомерем баскычлары Бик сагынам балачакны, Һич онытмыйм егет чакны. Күпне күрдем "агай" булгач, Бәхет килде "бабай" булгач. Маяксыз юл Тормыш юллары маклы түгел, Ниләр күрәсен белмисең үзең, Хыялың синең мең яшәү иде, Бакыйлыкка бит китәсең бүген. Тәнкыйтьче колагына Хатадан хали түгел бит, Син дә Алла бәндәсе, Энәдән дөя ясама, Корма гауга пәрдәсе. Язмыш Хатасыз булмыйдыр бу тормыш, Үкенеп үткәнгә, елама, Адаштырган ла сине язмыш, Гаепне башкага сылама. Терәү Әйтәләр: тик торган баганага Кагылмыйлар һичкем берәү. Үзем күрдем: беркөн килеп берәү Баганага куйды терәү. Саф күңел Эштә була төрле чак, Өс-башка да тия тап, Кием табы нәрсә ул, Тик күңелең булсын саф. Алама гадәт Карама йөзенә, Колак сал сүзенә, Алама бәндәләр Тик шулай сүгенә. Сөю Сорап алмыйлар сөюне, Аны бүләк итмиләр, Каян килә, ничек килә – Ансын безгә әйтмиләр. Бер көн килә, бәхет иңә: Насыйп ярың табыла, Сизми дә каласың үзең: Җан сөйгәнең яныңда! Көзге бакчада Көз үз төсен алган, Бар да тынып калган, Чәчәкләрем кипкән, Сандугачым киткән. Тик мин генә һаман Көн дә шунда барам, Кулга көрәк алам, Ќиргә орлык салам. Үтәр лә ул кышлар, Кабат кайтыр кошлар, Гөлдән гөлгә кунып, Сандугачым сайрар. Гыйбарәләр Харам ризык алма авызга, Игелек кылма син явызга. Исеңдә булсын һәрчак атаң, Әмма беренче торсын Ватан. Хафаланма калса эшең кайбер. Кылынмаган игелеккә кайгыр. Ялгыш юлдан китәсең әгәр, Артка чиген, Гафу сора бер Ходайдан, "Тәүбә!"-диген. Минем җыр Бер җырым бар, фәкать җырлыйм шуны, Эчем пошып, күңел тулса: "Яшьлегемә кире кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса!"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013