Бүген Әдипләр: Газинур Морат
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Газинур Морат


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Газинур Морат Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат (Моратов Газинур Васикъ улы) 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981—1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984—1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989—1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993—1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.
Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба абруйлы «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша, ә 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул китабы һәм тагын өч елдан соң басылган «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле икенче җыентыгы нигезендә ул 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды.
Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Газинур Морат — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы.

Басма китаплары

Җир хәтере: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 71 б.— 7000.
Мин дөньяны тыңлыйм: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988,— 79 б.— 3000.
Тылсымлы тел: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.-22 б.- 20000.
Оча җырлар: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 143 б.— 4000.
Ачык дәрес: Кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 47 б.— 2500.
Түбә: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 144 б.— 2500.
Җәяүле кошлар: Публицистик мәкаләләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 225 б.
Әкияткә ышанмаучы малай: Шигъри әкият.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 16 б.

Библиография

Зөлкарнәев Ф. Сүз гаме//Татарстан яшьләре.— 1988.— 28 авг. Батулла Р. Үкенмәскә иде //Ватаным Татарстан.— 1997.— 11 апр. МингалимР. Кызганам мин сине, Газинур (Шагыйрь Г.Моратка ачык хат) // Татарстан яшьләре.— 1998.— 19 дек. Сафин Р. Бирелми ирек бушка//Ватаным Татарстан.— 1998.— 25 дек. Б а я н Ә. Канатлы барс җәяү атлый // Мәдәни җомга.— 1999.— 19 февр. Әхмәтҗанов М. Үз түбәң булсын, нык булсын! //Шәһри Казан.— 1999.— 5 март. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар//Казан утлары.— 1999.— №4.— 142—155 б. Зәйдулла Р. Лаек түбә //Идел.— 2000.— № 3.— 71 б. Гайнанова Г. Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый (Г.Морат белән әңгәмә)//Идел.— 2001.— 28—31 б. Шәрәфиев Р. «Хакны әйтүчеләр илдә бер»//Казан утлары.— 2003.— №8.—153—159 б.

Газинур Моратның иҗаты турыңда капәгадәшпәре

Газинур поэтик алымнарның әллә ниндиләре белән бик җиңел, уйнап кына дигәндәй эш итә: фикерен тәэсирле белдерү өчен өр-яңа миф-риваять уйлап чыгара, шигырьне катмарлы метафорага (метаметафора!) төрә, охшаш яңгы-рашлылыкка нигезләнеп, сүзләрнең һич уйламаган мәгънә катламнарын ачып җибәрә, көтелмәгән график чаралар кулланып, укучы карашын шигырь юлларындагы мөһим сүзләргә «тегеп-беркетеп» куя белә.

Фәиз Зөлкарнәй, әдәби тәнкыйтьче. 1988

Газинур шигыре сине Бетховенның «Айлы соната»сы янына алып килә. Гаҗәеп бер серлелек, искитәрлек бер сагыш, тыныч моңаю бар бу әсәрләрдә.

Рабит Батулла, язучы. 1997

Г.Моратның теле, тулаем алганда, салмак, уйчан тел. Бу — кайберәүләр тарафыннан прозаизм дип кабул ителә торган салмаклык. Ләкин прозаизм түгел. Ә фикер тыгызлыгы мәгънәсендәге авырлык, мәгънәви үлчәм микъдары.

Әхсән Баян, Татарстанның халык шагыйре. 1999

Г. Морат үз күңелендә, үз иҗатында яраштырып булмаган сыйфатларны яраштырган: көчле романтизм, символизм белән рационализм башлангычын куша алган. Шуның белән татар әдәбиятында кызыклы феномен тудырган.

Галимҗан Гыйлъманов, язучы. 1999 Шагыйрьләр, мөгаен, ике төрле буладыр. Берәүләр көндәлек зәвыкка ияреп язса, икенчеләре шул зәвыкны тәрбияли. Әмма икенчесе зур шагыйрьләр өлешенә тия. Газинурны мин шундыйлар рәтеннән дип саныйм.

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче. 2000

Газинур Морат безнең өчен иң элек — шагыйрь... Ул үз шигырьләрендә көрәшче шагыйрь булып, хакыйкатькә, «азатлык алласына» юл эзләү белән генә чикләнми, тыйгысызлыгы һәм таланты аңа үзенчәлекле шигъри формалар, аныкы гына булган шигъри сурәтләр табуда да ярдәм итә... Аның кайбер шигъри юлларын бүтәннәр инде канатлы сүз итеп файдалана. Газинур Морат шигырьләрендәге «хикмәтле сүзләр »гә тирән мәгънә, зур тәэсир көче салынган, алар укучының уйларын күз карашыбыз җитмәс ераклыкларга алып китәләр.

Рәфикъ Шәрәфиев, тәнкыйтьче. 2003
Газинур Морат

«Артек» хатирәсе

Унөч яшьләр тирәсендә миңа, ниндидер могҗиза белән, «Артек» пионер лагеренда ял итәргә туры килде. Аюдаг итәгендә, Кара диңгез буенда җәйрәп яткан бу җәннәт почмагында кемнәр генә, нинди генә милләт балалары юк иде. Безнең дружина үзе генә дә СССРның нәни бер моделен хәтерләтә иде. Эстоннар, литвалылар, латышлар, украиннар, руслар, белоруслар, гөрҗиләр, әрмәннәр, әзәриләр... Ьәм шулар арасында — без, ике татар малае. Икебез дә Татарстаннан.
Ләкин, ни гаҗәп, бер-беребезне аңлаудан гаҗизбез. Юк, монда хикмәт Әскәрнең, Казан малае буларак, бер авыз сүз татарча белмәвендә түгел иде. Яна, Вольма атлы эстон кызларының да русчасы ипи-тозлык кына булса да, без, шөкер, алар белән бик шәп аңлаштык. Ә менә Казан малае белән һич кенә дә уртак тел табып булмый. Сәбәбе дә бик җитди: Әскәр мине әледән-әле «татарин» дип үчекли. Мин дә җавапсыз калмыйм, билгеле, «сам ты татарин», дип тегенең үзен дә «фаш итеп» куям. Ләкин безнең үртәшүләр беркайчан да йодрыкка ук барып җитмәде. Якташлык хисе барыбер дә өстенрәк чыккандыр, күрәсең.
Ә менә Сумы шәһәреннән Сапта атлы малай белән без чынлап торып дөмбәсләштек. Әлеге дә баягы «татарин» дигәне өчен инде. Ул чакта мине алабугалы якташым Витя Ковязин һәм Литва малайлары яклашкан иде. Әлеге «инцедент» турында сәгате-минуты белән өлкәннәргә дә барып ирешкән булып чыкты. Лагерьда ниндидер пост биләүче бер кырым татары килеп, ни өчен сугышуыбыз турында үзебезчә сорашып, мине юатып та утырды әле.
Кыскасы, «Артек», Кырым җире минем сәламәтлекне ныгытып кына калмады, татарлыгыма тәүге имтихан да алды.
2002
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

"ХАКНЫ ӘЙТҮЧЕЛӘР ИЛДӘ БЕР"

ГАЗИНУР МОРАТНЫҢ ИКЕ КИТАБЫ УҢАЕННАН УЙЛАНУ

Теге яки бу шагыйрь исемен әйтүгә, кайчандыр аны укыганда күңелгә кереп калган һәм авторы белән бергә хәтердә яңара торган шигырьләре яки шигъри юллары була. Кем өчен ничектер, Газинур Морат дип әйтүгә, мин аның менә шушындый шигъри юлларын искә төшерәм:
Дөньяның бар шатлыкларын җыеп, 
Яңадан бер бүләсе иде. 
Әткәй-әнкәйләрнең күзендә дә 
Бер куаныч күрәсе иде.
Шигърият таләбеннән караганда, мөгаен, алай һуш китәрерлек бөеклек юктыр бу юлларда. Әмма нәкъ менә шушындыйрак омтылыш, үз халкына игелекле булу теләге Газинур исемле егетне шагыйрь иткәндер, үз кавеменә ирек, дәүләт, кош хокукы кадәр генә булса да хокуклар даулап ачлык мәйданына чыгаргандыр, җанында шигырь өлгергән араларда янып-янып ялкынлы мәкаләләр яздырадыр кебек тоела. Әткәй-әнкәйләрнең күзендә бер куаныч күрәсе килү теләге шагыйрь өчен тормыш һәм көрәш максатына әверелмәсә, әлеге строфа белән тәмамлана торган "Бу халык..." исемле шигыре "Түбә" җыентыгының беренче битләрендә үк урын алмаган булыр иде, бәлки. Әйе, сөенәсеме моңа, әллә хәвефләнеп борчыласымы, без көтә-көтә, тели-тели шигърияткә көрәшче шагыйрьләрнең тагын бер буынын китерәбез бугай. Борчылмыйча да булмый шул: менә ничә еллар инде без тыныч, мәдәни дөньяда, сугышларсыз чорда яшәгән кебекбез, ләкин безгә һаман да кырыс чынлыкны әйтә алырлык, шуны әйтү өчен хокук дауларлык көрәшче Тукайлар һәм Җәлилләр җитми, шагыйрьләрдән корбаннар җитми. Бөек Ватан сугышы дигән егерменче гасыр мәхшәрендә генә дә күпме шагыйребез ятып калды, бер милләт тарихында да булмаганча, дистәләп әдип-шагыйребезнең берьюлы башы киселде—ә безнең һаман да үз хакыбызны хаклый алганыбыз юк. Читләр дә безгә кешечә карый башласын, үзебез дә тигезләр арасында тигез булу өчен, безнең шагыйрьләрдән тагын күпме корбан таләп ителә соң?

Көрәшче шагыйрьләрне теләп китерү дигәндә мин Мансур Вәлиевнең моннан уналты ел элек—җәмгыятебез демократиягә таба борыла башлаган чорда ук—"Казан утлары" журналында басылган "Шигъри бушлык" исемле зур мәкаләсен дә күздә тотам. Тәнкыйтьче ул язмасында биш шагыйрәнең һәм төрле яшьтәге замандашларыннан тугыз шагыйрьнең 1986 елда дөнья күргән китапларын күздән кичереп, аларда уңышсыз, буш иҗат җимешләренең байтак булуын күрә дә, "поэзиядә дә, тулаем әдәбиятта да гражданлык батырлыгы, егетлек, кыюлык бик нык кимеде, сирәгәйде" дип нәтиҗә ясый. "Хәзер шагыйрьләребездән бүгенге көрәшләрнең: әхлакый, социаль көрәшләрнең иң алгы сафына чыгу сорала... Безнең бүгенге шагыйрьләребезнең йөрәкләре чорның иң алдында баручы көрәшчеләр белән янәшә булырга, шулар белән янәшә атларга тиеш!" дип язды ул. Шагыйрь Газинур Морат 1988 елда язылган һәм 2002 елгы "Җәяүле кошлар" китабында урын алган "Шигырьгә... бер хуплау сүзе" исемле мәкаләсендә нилектән генә Мансур Вәлиев белән бәхәскә керәдер? Күрәсең, аның шигырьне һәм иҗатташларын яклау-хуплау теләге бик көчле булгандыр. Ә чынлыкта нәкъ ул—Газинур Морат— тәнкыйтьченең теләк-чакыруын гамәлдә тулы кабул итеп, яңа чорның көрәшче шигъриятен барлыкка китерүчеләрнең берсе, хәтта иң эзлеклесе булды. Ул "чорның иң алдында баручы көрәшчеләр белән янәшә" атлап кына калмады, аларның күбесеннән >ажарак чыгып, ачлык мәйданына басты, ә шул чорда язылган шигырьләре Татарстан Язучылар берлегенең көрәшче әдип Гаяз Исхакый исемендәге бүләге белән зурлап бәяләнде. "Шигъри бушлык" "каһарманнарының кайберләре дә бу еллар эчендә җитди һәм кыю әсәрләр белән сөендерделәр. Мисалга, Лена Шагыйрьҗанның "Дөнья базары яхуд яңа "Америка фаҗигасе" поэмасын Татарстан Язучылар берлегенең XIV корылтае мөнбәреннән Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә югары бәяләде һәм, бүгенге татар әдәбиятының бик матур үрнәге булганга, чит телләргә тәрҗемә итеп киң дөньяга чыгарырга тәкъдим итте.

Азрак әле алар—яңа чор тудырган көрәшче шагыйрьләр. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла... Ләкин аларның көрәш кайнарлыгы шигърияттәге "бабаларыныкыннан" да узып китмәкче. Кемдер уйлаганча, амбразурада пулемет юклыгын белгәнгә генә күкрәк белән ташлану түгел бу, түгел! Пулемет булмаса, әнә империя сакчылары урамнарга танклар чыгарырга әзер торалар. "Кияү булсаң да ул туйга түгел син!" яки "Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан" дип гаҗизләнгән бөек Дәрдмәнд һәм шул "юлдан" калкына алмыйча сыкрап китеп барган, "Шат яратса да җиһанга ят яраткан Раббысы" дип ачынып язган мәшһүр Тукаебыз. Үз хәлләрен һәм аларны җиһанга биргән халкыбыз хәлен, ул халыкның хокуксызлыгын һәм үз илендә чит-ят булып яшәвен бер шигырь юлында шушы кадәр төгәл, үзәккә үтәрлек итеп сурәтләү осталыгы, ихтимал, бүгенге яшьрәк буын шагыйрьләр өчен әле алда ирешәсе биеклектер. Шул ук вакытта Газинурларның үз хакларын хаклап, әткәй-әнкәйләренең һәм балаларының бәхеткә табигый хокукын яклап ачык көрәшкә ыргылуы, мондый көрәш өчен мөмкинлекләрнең дә үзләре яшәгән чордагыдан иркенрәк булуы Дәрдмәнд һәм Тукайлар рухын да шиксез сөендерәләр. Бәлки бүгенге шагыйрьләргә, үзләре "керләнеп" кенә калмыйча, "дөньяны пакьли" алу бәхете дә тигәндер?!

Күңеле изге ният белән мөлдерәмә булса да, шагыйрь — әүлия түгел әле ул, барыбер Җир кешесе, шуңа күрә, ниятен гамәлгә ашыру өчен нәрсә эшләргә кирәген тиз генә белеп җиткермәскә дә мөмкин.
Син дә юллар ябык, дисең, 
Азатлык алласына. 
Әйт, алайса, нишләргә соң 
Мин— татар баласына?!
дип сорау белән мөрәҗәгать итә Газинур Морат 1991 елның гыйнварында "төнге Ригада латыш кызы"на. Шул ук елның май урталарыңда, үзе кебек үк берничә фидакарь җан белән бергә, ул инде ачлык мәйданында. Димәк, латыш кызына биргән соравы шагыйрьнең бер шигъри алымы гына түгел, ул көрәш юлына ихлас чыккан, эзләнә, халкына игелекле гамәлгә омтыла.
Алып буйлы халык идек, юкса, 
Яралган соң нинди каннан без? 
Илсез калмас, телсез калмас өчен, 
Ачлык тотар көнгә калганбыз, — 
ди шагыйрь "Ачлык" поэмасында.

"Илсез калмас, телсез калмас өчен" моннан унике ел элек ачлык тотып көрәш кырына чыккан шагыйрь бүген ниләр уйлый? "Җәяүле кошлар" дигән сагайткыч исемле яңа китабын — публицистик язмалар тупланмасын — кулыма алып укырга тагынгач та мин, үзем өчен генә булса да, әнә шул сорауга җавап табарга теләдем. Хәер, шушы сорауга гына җавап эзләдем микән? Көрәшче каләм иясе бүген гаҗизләнеп калмаганмы, үзен һәм милләтен тагын бер алданган, таланган, дип хис итмиме, әле генә диярлек:
Бу дөньяда түбә булу кирәк, 
Лаек түбәң булу—
дип язган шагыйрь үзен түбәсез итеп тоймыймы, өметен өзмәгәнме — менә болары да кызьжсындыра, кызьжсындырырга тиеш ич безне. Авыр көрәшкә бергәләп чыгардык, хаталансалар, югалып калсалар— без дә җаваплы, чөнки кирәк чакта таяныч була алмаганбыз, дигән сүз. Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасындагы Хөсәй карт әйтмешли: "моңлана белгән балаларыбыздан гайрәт көтеп юанабыз" бит. Озакка сузылган гомуммил-ли йокымсыраудан соң, уңайлырак һава торышыннан файдаланып булса да, яшәешебезгә ачыграк күз белән карый һәм "азатлык алласына" юл эзли башлаган бикнбик аз санлы "балаларыбыз" да өметсезлеккә бирелсә, гайрәт көтәр урыныбыз да калмый түгелме? Китап Туфан Миңнуллинга багышланган "Кош хокукы" исемле шигырь белән ачыла. Аның беренче юлы бу китап серләренең дә ачкычыдьш сыман:
Хакны әйтергә дә хокук кирәк...
Бу шигырь "Түбә" җыентыгында да "бар иде, шагыйрьнең яңа китабына да бернинди үзгәрешсез килеп кергән. Ә ике китапның дөньяга чыгуы арасында татар халкын чагыштырмача мөстәкыйль дәүләттә яшәткән, аннан да бигрәк, ирекле дәүләтебезнең менә-менә чынлап та төзеләчәгенә өметләндергән дүрт ел вакыт ята. Өметләнүебез нигезсез дә түгел иде: мөстәкыйль дәүләт төзү ихтыярыбыз бөтенхалык референдумы аша узып, Төп Кануныбызга кергән чынбарлык иде. Болардан да олуг Аллап кына бар, юлыбыздан кире борса ул гына бора ала, дип ышандык без. Тик шагыйрь яңа китабында да элегрәк язылган шигъри юлларын кабатлый:
Хакны әйтергә дә хокук кирәк, 
Хакны әйтүчеләр илдә бер...
Нәрсә дигән сүз бу? Әлеге еллар эчендә бөтенләй үзгәрмәдек мени соң? Без һаман да җиһанга ят яратылган хәлдәме, һаман да юлда яткан зәгыйфь кырмыска булудан ерак китә алмадыкмы?
Һава ярып, әнә, кошлар оча,
Син очасың бары төшеңдә,—
дигән юллар да бүгенге хәлебезгә ишарәдер. Җәяүле кошлар—без икән бит ул. Канатландык дип шатланышкан булабыз тагын! Бик иргә тынычланганбыз, әле көрәштән суынасы түгел икән! Әмма көрәшче шагыйрь китап кадәр китапка мәгънәви ачкыч булган шигырендә мондый фикерләр белән генә чикләнә алмый. Чиксез тоелган караңгы төн аръягында гына булса да бер яктылык нуры кирәк безгә. Шагыйрьгә дә, аньщ укучыларына да. һәм әнә ул яктылык:
Империя калыпларын ватып, 
Хөр мәмләкәт төзи халыклар,—
ди Газинур Морат шул ук әсәрендә.

Хөр мәмләкәт төзүнең үрнәге бик ерак та һәм бик якын да безгә. Ерагы, әнә, Балтыйк илләрендә. "Түбә" җыентыгында Газинур Морат андагы үрнәккә кат-кат әйләнеп кайта, һәм якынлыгы да шунда ук: Литваның иреккә сусап Империя танкларына каршы чыккан һәм 1991 елның 13 гыйнварында изге көрәштә һәлак булган унөч каһарманы арасында татар кызы Лорета Асанавичюте (Хәсәнова) да бар.

Әйе, хөрлек, ирек корбаннары арасында бар ул, күп ул безнең милләттәшләр! Дәүләтебезне баскыннардан саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәлне дә, шуңа күрә микән, ничек, нинди зурльжта корырга белмибез һаман. Анысын белгәч тә, җиңүчеләрне ачуландырмаслык итеп ничек эшләргә моны, дип аптырап торачакбыз, чөнки иркебез һаман да алар кулында бит. Ә һәйкәл, хәтта чырае белән дә, татарлыкны хәтерләтмәскә тиеш, дип ышанганбыз. Милләтебезгә ят ниндидер пирамидалар уйлап чыгаруыбыз да шуннан киләдер.
Кара йөзләр кабат кара яга 
Биләүдәге ирек йөзенә. 
Ирек чыраенда күренмәсен 
Татарлыкның хәтта эзе дә,—
ди "Ачлык" поэмасы авторы.

"Җәяүле кошлар" китабының беренче бүлеге "Без кемнәр?" дип исемләнгән. Тәүге язмасы—"Татарга тылмач кирәк"—язган саен хәйран калырлык дәрәҗәдә актуальләшә генә бара торган иң четерекле милли бәлабезгә багышланган. Татар үз телен кадерли белми! Гадәтебезчә, аны тәмам югалткач кына урысчалап шыңшый башларбыз, мөгаен. Савыктыру өчен соңгы елларда кылынган ярым-яргы гамәлләр, яман күзле им-томчы өшкерүе кебек, чирне отыры тизләтте генә бугай. Чөнки моңа кадәр татар теленең кайчан да булса дәүләт теле булып үсәчәгенә өметләнә идек. Инде ул хакта канун кабул иткән депутатларыбызның да "дәүләт теле"н дәүләт эшенә якын да китермәве җаныбызны әрнетә.

Туган тел язмышы, табигыйдыр, шигырь булып "Түбә"гә дә кергән.
Теләнәбез телсез калмас өчен, 
Урам телле соң без ник һаман?! 
Телең өчен тезләнергә була, 
Теләнергә калгач бик яман,—
ди Газинур Морат "Чыпчык карагы" шигырендә. Теләнүебез хак анысы, безнең латин әлифбасына кайту ниятебезне тыймачы дип, Татарстанның Дәүләт Советы (!) исеменнән Россия Президентына үтенеч хаты язуыбыз гына да ни тора! Тик шигырьдә бәхәскә дә урын бар. "Телең өчен тезләнергә була" дигәнне ничек аңларга менә? Без аз тезләндекме инде? Шагыйрь бәлки Тәңре каршында тезләнүне күздә тотадыр? Ләкин Аллаһ безгә бер тапкыр камил тел биргән инде, аны кадерләп саклау хәзер үзебезнең фарыз гамәлдер. "Ачлык" поэмасында Газинур Морат үзе үк:
Буй кыскара, уй кыскара бара 
Яши икән халкың тезләнеп,—
дип тә язды. Нәрсә бу, шагыйрьнең эзлексезлеге түгелдер бит? Бәлки "тезләнү" төшенчәсенә ике шигырьдә ике мәгънә салынгандыр?

"Җәяүле кошлар"га кемнеңдер бәяләмәсендә китаптагы язмалардан "үзегезне кызыксындырган һәм моңа кадәр җавап таба алмаган сорауларга җавап табарсыз" дигән фикер әйтелде. Әмма вәзгыятьне шушының кадәр гадиләштерү урынлымы икән? Болай да кемнеңдер әзер җавабын, бер көрәшсез генә бәхеткә алып чыгуын, чияләнгән төеннӘре-безнең бик җиңел чишелешләрен көтеп, үзебез баш ватмаска күнегеп беткәнбез ич. Гасырлар буе "җавап таба алмаган" сорауларыбыз шулкадәр күп, хәзер барысына ачык җавап бирү бер шагыйрьнең, бер публицистның да кулыннан килмәстер. Киресенчә, аптыраулы сорауларыбыз арта гына бара. Инде мәшһүр Мостай Кәрим дә:
Таралды зиһенем, 
Сораулар бирмәгез— 
Юк минем җавабым,—
дип язды. Газинур Морат та үз китабына һәр сорауга җавап бирү Вазыйфасы йөкләмәгән, минемчә. Ул безне ваемсызлыктан арынырга, уйланырга гына чакыра ала. Ә җавапларны бергәләп табасы әле. Табарга омтылучылар күп булса, әлбәттә.

Китаптагы "Бәйле бәйсезлек", "Без күпме торабыз?", "Бурның бүреге янмый", "Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый", "Без кемнәр?", "Гасыр кибәнен очлаганда" кебек язмаларда бүген милләттәшләребезнең һәммәсен борчырга, айнытып уйландырырга тиеш булган, әмма чынбарлыкта әле бик азларның гына уртак гаменә әверелгән, халкыбызның Җирдә үз урынын, үз йөзен саклап яшәү-яшәмәвен хәл итәчәк җитди проблемалар хакында сүз бара. Аларны укыгач "шулай шул!" дип күп очракта автор белән килешәсең, кайчак күңелдән бәхәсләшәсең, әмма иң гаҗизләндергән нәтиҗә—" хакны әйтүчеләр илдә бер" генә булуга карамастан, аларны да ишетмибез, укымыйбыз, бу дөньяга "ят яратылган" хәлдән чыгу юлларын бөтен халык бергәләп эзләмибез бит әле. Башларыбыз иелә генә бара. Халыкның күзе ачылу, милли аңы уяну белән хаки-мияттәгеләрнең бөтенләй диярлек кызыксынмавы да хәйран калдыра, әйтерсең, киләчәгебезне төзү юлына алар гавамнекеннән үзгә максатлар белән чыкканнар. Шулай булмаса, халыкның сәясәттән, үзен бер йодрыкка тупларга тиешле милли идеядән отыры читләшеп җегәрсезләнүенә, фикерсезләнүенә, эчүчелеккә батуына шушының кадәр уңайлы шартлар тудырылмас иде. Әгәр без чынлап та мөстәкыйль үз дәүләтебезне торгызырга, милләтне тернәкләндерергә, пакь әдәбебезне кайтарырга ниятләгән булсак, милләттәшләребездән тулы бер яшь буынның тәрбиядән читтә калып рухи зәгыйфьләнүенә юл куймас, ун еллар буе мәдәният учакларыбызны рәтле эшсез тотмас, анда бар халыкны көндәлек җәлеп итеп, рухыбызны савыктырырлык мәдәни чаралар уздырыр, чын тарихыбызны өйрәтер идек. Матбугат бәяләрен өзлексез күтәрмәс, киресенчә, кешеләрдә рухи хөрлек, милли һәм дәүләти хисләр тәрбияли торган гәзит-журналларны һәм китапларны һәр татар гаиләсенә бушлай таратыр; телевидениедән җитди тапшыруларны тәмам кысрыклап, мәгънәсез уен-көлке белән тутырмас; уен сарайларыннан алда яшьләребезне бушлай укыта торган милли университет булдырыр идек. Татарстанның матди байлыгы боларның бөтенесенә җитәрлек иде. Халык арасында бу гамәлләрне турыдан-туры оештыручылар булып, алар җитәкчелеккә күтәргән хакимият башлыклары йөрергә тиеш иде, ә аларның байтагы гади кешеләрдән, аларның ихтыяҗын аңлаудан ераклаша гына баралар. Менә ул—гомер буе тезләнеп яшәү аркасында, "Буй кыскару, уй кыскару" бәласе!
Яши татар маңкортлары 
Халкыма коллык теләп,—
дип яза шагыйрь "Ачлык" поэмасында. Ә коллык шартларында, кызганыч, хуҗалар да һәм буйсынучылар да рухи үсештә бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар, берсе дә еракка, халыкның киләчәгенә карый белми.

Газинур Морат моннан унбер ел элекке "Бәйле бәйсезлек" исемле мәкаләсендә "Миңа калса, бүгенге милли азатлык хәрәкәтенең башында нәкъ менә республикабыз җитәкчеләре тора шикелле" дип язган. Тарихи референдум чорлары бу, хәтерлибез, мондыйрак "шагыйрәнә" өмет күпләрнең күңелен җылыткандыр. Хыялны чынбарлык итеп күрергә теләвебез дә үзен сиздерми калмагандыр. Югыйсә, "азатлык хәрәкәте башында"гыларньщ ачыктан-ачык" суверенитетның милли төсмере юк" дип әйтүе шул чакта ук чын милләт яклыларны сагайткан иде. Суверенлыкның да, дәүләтчелегебезнең һәм шуны гарантияләгән Төп Канунның да, хәтта Татарстанда президент идарәсенең дә татардан бүтән беркемгә кирәк түгеллеген соңрак кына аңлый башладылар кебек. Ә Балтыйк илләре тәҗрибәсе безгә шуны күрсәтте—милли азатлык көрәшенең башында зәгыйфь оппозиция түгел, халык сайлаган һәм яклаган көчле җитәкчелек торса гына уңыш китерә икән. "Балтыжщиле канлы урам ташына ятып елаган" мәгълүм гыйнварда "төнге Ригада латыш кызы" билән киңәшкән татар шагыйре моны күбебездән яхшырак аңлый һәм шулай булуын тели. Ләкин хыялыбызны чынбарлык итеп күрә алмау озакламый аны да хафага төшерә. "Суверенитет дигән бөек омтылыш һәммәбезнең күз алдында отыры "суверенитет" атлы тәти уенчыкка әверелә бара. Югары даирәләр үзара ниндидер шикле килешүләр төзиләр, бәгъзе каләм әһелләре шул килешүләрне мактый-мактый матбугатта чыгышлар ясыйлар" дип язган ул 1994 елгы "Шигърият бишьеллыгы" мәкаләсендә.

"Җәяүле кошлар" китабының икенче бүлеге "Җыр фаҗигасе" дип исемләнгән. Монда шагыйрьнең әдәбият-сәнгать һәм аның җәмгыятьтәге урыны хакында уйланулары, күп кенә иҗатташларының китапларына бәяләмәләре тупланган. Җыр— сагыштан бер моңлану гына түгел, ул халыкның хыялюмтылышы да, аны рухи биеклеккә күтәрешәсе нык канат та, ул—язмышыбыз чагылышы да. Газинур Морат үз китабында җыр-шигырь фаҗигасен нәкъ әнә шундый бәйләнештә бәян итә. "Шагыйрьләрен эт типкесендә йөрткән җәмгыять үзе дә эт көнендә яшәргә мәҗбүр" ди ул "Шигърият бишьеллыгы" исемле язмасында. "Шагыйрьләрен" дигәндә шигырь язучылар гына күздә тотылмыйдыр, шагыйрь үз төркемен кайгырту белән чикләнә алмый, билгеле. Уйлана белгән һәркемгә кыен мондый җәмгыятьтә. "Белемгә, хакыйкатькә, игелеккә омтылган саен катлаулана бара яшәеш. Катлаулана һәм авырая",—дип язды күпне күргән һәм күп белгән әдибебез Миргазиян Юныс. "Шагыйрьне олылар өчен дә дәүләтең булу кирәк. Дәүләтсез халыкның шагыйре, хәтта ул даһи булса да, дөнья әдәбияты классиклары рәтендә йөри алмаячак"—монысы Газинур Моратның "Шигырь базары" дигән мәкаләсеннән. Уңай мисалы, әнә, бабайларыбыз мөстәкыйль дәүләт тоткан шанлы чор шагыйре Кол Гали иҗаты! ЮНЕСКО да таный бу иҗатның бөеклеген. Ә аннан соң талантлы шагыйрьләребез аз булганмы яки әле азмы?! Дәүләтсез илгә ят яратылган талантлар! Дәүләтле чорларыбыздан ерагая барган саен "буй кыскару, уй кыскару" ачыграк сизелә түгелме?

Бүгенгебезгә күп гасырлар ераклыгыннан—Кол Галиләр заманыннан—һәм ирекле кошлар очкан биеклектән күз салырга омтылу Газинур Моратның карашын киңәйтә, фикерләренә төплелек бирә.
Һава ярып, әнә, кошлар оча, 
Кош тоткандай яна күзләрең. 
Күкне иңләп очкан кошка баксаң, 
Искә килеп төшә үз хәлең,—
ди ул ике китабына да лейтмотив булган "Кош хокукы" шигырендә. Бәла шунда гына, "күкне иңләп очкан кошка" багу өчен дә җанында беркадәр шагыйрьлек булу, азмы-күпме хыяллана белү, төшеңдә генә булса да очкан вакытларыңны онытып бетермәү кирәк. Кеше дигән табигать балаларына хас гап-гади бу сыйфатлар сакландымы соң әле бездә? Бармы алар? Газинур Моратны уку безне менә шушы сорауга гына булса да китерә икән, димәк, аның китаплары буш түгел, алар чын мәгънәсендә бүгенге көрәшче әдәбиятыбызның мөһим бер өлешен тәшкил итә, дигән сүз. Соңгы китабының "Җыр фаҗигасе" бүлегендә ул, нигездә, халыкка хакны әйтә торган көрәшче каләмдәшләре, ал арның кабатланмас иҗаты хакында сүз алып бара. Нури Арсланов, Рәшит Әхмәтҗанов, Әбрар Кәримуллин, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Фәнис Яруллин, Рәдиф Гаташ, Зәлфәт, Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Шәүкәт Гаделша, Марсель Галиев.... Тагын—Саҗидә Сөләйманова, Нурия Измайлова, сәнгатькярләрдән—Бакый Урманче, Фасил Әхмәтов... Мәкаләләрдәге кайбер үтә кыю фикерләргә сокланасың да, кайчан язылуларын карагач, бар иде шул заманнар, дип куясың. 1982, 1985, 1988 еллар! Әйтерсең, Тукайларны тудырган 1905 еллар хөрлеге әйләнеп кайткан иде ул чакта. Язмаларның әүвәл башлап кайсы гәзит-журналда басылганлыклары гына күрсәтелми. Бәлки ул матбугат басмаларын да "бар иделәр шул!" дип сагынырга гына калыр? Гамьсезлегебез һәм бер-беребезне яклый белмәвебез зур мөмкинлек бирә моңа, бәйләмдәге "чыбыкларны" берәрләп сындыралар. Милли матбугатыбызны кабат буган һәм Тукайны үтергән, Дәрдмәндне каберсез җир куенына яшергән кара елларның ул чактагысыннан да иләмсезрәк шәүләсе өстебезгә якынлаша түгелме? Мондый шик раслана калса, тагын нәрсәдә ялгыштык, ничек алдандык соң инде, Ходаем?! Ә бит үзебезгә дә, җитәкчеләребезгә дә, максатларыбыз берлегенә дә ихлас ышанган идек! Ышануыбыз өчен дә гаеплемени соң без? Кем, нәрсә саташтыра безне? Безне һәм... аларны?
Тарихларны кичә-кичә
Хәлдән тайдык. Сусадык.
Юл сорадык чишмәләргә—
Юл күрсәтте... Сусанин,—
ди Газинур Морат "Түбә"дәге бер шигырендә. Сусанин? Бәлки без үз юлыбызда очраган менә шушы кешене тугры юлдаш, безгә кыйбла күрсәтәчәк Хозер Ильяс дип кабул иткәнбездер?

"Җыр фаҗигасе" бүлегендәге ике язма Газинур Моратның рухи кыйбласын һәм әдәби-эстегиккарацшарьш аңлауда бигрәк тә үзенчәлекле кебек. Олы шагыйребез Нури Арслановка багьшшанган мәкалә "Моңсар нигә үлемсез?" дип исемләнсә, яшьләрдән Ркаил Зәйдулла турындагысы "Урыс кышын озату" дип атала. "Гаҗәп туры сүзле" Нури Арсланов иҗдтына бәйләп ул халыкның тираннары һәм шагыйрьләре хакында уйлана. "Шагыйрьләрнең башын кисеп кенә Хакыйкатьтән котылып булмый... һәм миңем тираннарга:

—Халык яшәгәндә шагыйрьләрдән котылу юк сезгә!—дип кычкырасым килә". Шушылай яза Газинур Морат. Тарихыбыз йөз кат раслаган никадәр гадилек һәм чынлык бу сүзләрдә. Җәлилләрнең башын кистергән сугыш чорын һәм, халыкның бу югалтуын кайтарырга теләгәндәй, талантлы әдип-шагыйрьләрне аерата күп биргән 1946 елны гына хәтердән үткәрик! Бу елда Мөдәррис Әгъләмов, Харрас Әюпов, Рафаэль Сибат, Нур Әхмәдиев, Солтан Шәмси, Марсель Галиев, Илдус Гыйлаҗев һәм бүтәннәр, ә алдагы ел башында ук Зөлфәт, Разил Вәлиев туган. Хәсән Туфанның сөргеннән әйләнеп кайтуына никадәр яшь шагыйрьләребез әзер булган һәм Остазны сөенеп каршылаган. Халыкның бөтен тарихы буена шундый хәл!

Гыйбрәт ала белсәк, тарих үзе дә бөек остаз ул. Шуңа күрә аны оныттырырга, һич булмаса, безне ялган тарихка кертеп адаштырырга, хәтеребезне бутарга телиләр дә. Ә менә Ркаил Зәйдулла төрки-татарның үткәне хакында бай мәгълүмат туплавы белән дә үзен көчле иткән шагыйрь. Бәлки нәкъ шушы сәбәп аның татарлыгын, туган телен саклап калуда да мөһим урын тотадыр. Югыйсә, мәктәптә урысча укыган Чувашстан егете бит Ркаил. Күп кенә татар әдипләренең балалары һәм оныклары татар иле үзәгендә дә саклап кала алмадылар ич аны, инде араларында чит кавем әдәбиятьша хезмәт итүчеләре дә байтак. Ә Ркаил—"табигате белән мәйдан шагыйре"—бабаларның "башка телле таш калалар баскан" изге нигезе берзаман убыла калса да аннан "кубарылып чыгар бар хаклык" дип көтә, хак тарихның күмелгән хәлдә мәңге калмаячагына ышана. Шагыйрь дустының, көрәштәшенең мондый ышануы Газинур Моратка да бик кадерле. Тик шулай да изге нигезне убылдырмыйча гына табасы иде хаклыкны!

"Җәяүле кошлар"ы белән заман публицистикасының үсешенә саллы өлеш кертүенә карамастан, Газинур Морат безнең өчен иң элек—шагыйрь, һәм "Түбә" җыентыгы аның инде өлгергән шагыйрьлеген тулысыңча раслый. Ул үз шигырьләрендә, көрәшче шагыйрь булып, хакыйкатькә, "азатлык алласына" юл эзләү белән генә чикләнми, тыйгысызлыгы һәм таланты аңа үзенчәлекле шигъри формалар, аныкы гына булган шигъри сурәтләр табуда да ярдәм итә. Ркаил Зәйдулла хак әйткәнчә, аның кайбер шигъри юлларын бүтәннәр инде канатлы сүз итеп файдалана. Газинур Морат шигырьләрендәге "хикмәтле сүзләр"гә тирән мәгънә, зур тәэсир көче салынган, алар укучының уйларын күз карашыбыз җитмәс ераклыкларга алып китәләр.

Менә Рәшит Әхмәтҗанга багышланган "Таш" шигыре. Шомлы вакыйга: шагыйрьнең тәрәзәсенә кемнәрдер таш ата.
...Киштәдәге шигырь китаплары— 
Назон, 
    Лермонтов,    
	Җәлил,
	      Туфан 
		ныграк сыендылар бер-берсенә,—
дип сурәтли шагыйрь бу хәвефле мизгелне. Шигырь китапларының чынлап та бер^ерсенә сыенулары ап-ачык булып күз алдына килә. Җанлы түгел диген син аларны! Гадәти булмаган хәлгә шигырь формасының да үзгәсе—күңелгә үтеп керерлеге сайланган. Мәрхәмәтсез чорыбыз тарихыннан шомлы бер сәхифә булып, киләчәк заманнарда да кат-кат укылыр кебек бу әсәр. Ә киләчәгебез, һичшиксез, бар безнең, аңа илтә торган юлыбыз гына авыррак.
Ярык тагаракта Идел кичеп
Яткан мәле әле халыкның—
дип шагыйрь бүгенгебезне бик дөрес җанландырса да, Иделне барыбер кичеп чыгасыбызга өметләнә ул, югыйсә, нигә бу халыкның шагыйре булыр иде. Бүгенге гамь белән генә әйбәтрәк яшәтә торган шөгыль азмы? Кемдер хәтта әләк-гайбәг белән дә шәп яши.
Ир өстеннән ирләр донос яза, 
Кулларында гөрзи, җәяләре...
........................
Намус бәяләре төшкән саен 
Үсә бара донос бәяләре,—
ди шагыйрь Тукайны уйлап язылган "Юк" шигырендә. Сорау шунда гына: доносчылармы, әллә аларны хуплап үрчетүчеләрме, сәясәттә алар сүзенә карап эш итүчеләрме хәтәррәк безгә? Шагыйрь язганча:
Кемнәр—хатын, кемнәр—халкын кыйнап 
Күрсәтәләр илдә ирлекне.
Ә халыкны доносчыларсыз кыйнау кыендыр, моны Сталин атлы "бөек" тиранның дәүләт машинасы да булдыра алмаган. "Манзара" шигырендәге икешәр генә юллы строфаларга да никадәр зур эчтәлек сыйган:
...Гашыйк парлар узып китте 
Йолдызларга орынып,—
ди шагыйрь.

Гашыйк парларның күңел халәтен китап бите тутырып язсаң да шушы ике сүздән төгәлрәк сурәтләү мөмкин булмас идедер.
Клячкинның салкын тәрәзендә
Бәргәләнгән ялгыз күбәләк
тә, күп мәгънәле сурәте белән, төрле уйларга сала. ("Шагыйрьнең кайтуы" дигән баллада.) Бәргәләнгән күбәләк, шагыйрь җаны булып, баллададагыча, хөр Ватанга— изге җиребезгә—бик кайтыр иде дә бит, бармы соң әле Тукаебыз күрергә теләгән "хөр мәмләкәт, хөр Русия?" Күбәләкнең оҗмахы—болын, дип юанырга теләсәк тә, болыннарыбызның ни хәлгә төшкәнен хәтерләгәч, имәнеп кенә китәрлек бит.

Гашыйклар карашыннан чәчкәгә узган Жир, туган ягының черкиен дә сагынган хыялый шагыйрь, зынҗырларын өзеп кайткан җыр—менә алар Газинур Моратның шигъри табышларыннан кайберләре! "Метафора һәртөрле иҗатның, шул исәптән шигъриятнең нигезеңдә ята... Метафора—шигъриятнең умыртка баганасы",—ди шагыйрь үзе "Җыр фаҗигасе" исемле язмасында. Шулай уйлый, шуңа ышанып иҗат итә.

Табигатьнең язга тулышуын сынландыру өчен ул:
Күккә ашкан манаралар 
Яфрак ярыр сыман,—
дип яза "Борынгы шәһәрдә яз" шигырендә.
Чү!.. Ерактан, әнә, тонык кына 
Ишетелә ал таң атканы,—
дип тә җаннарны сөендереп җибәрә шагыйрь. ("Казан. Черек күл буенда".) Моңа кадәр таң атуны ишеткәнебез юк иде әле. Андый сәләтебезне шагыйрь кайтарды. Менә бит, аның шигъри табышы укучыга да куаныч китерә.

... Тираннар һәм шагыйрьләр, аларның халыкка һәм бер-берсенә мөнәсәбәте.,. Газинур Моратның "Моңсар нигә үлемсез?" исемле язмасында күтәрелгән бу тема кешелек барлыкка килеп, иҗтимагый фикер формалашкан чорлардан алып бүгенгә кадәр күпләрне борчыгандыр һәм кайнар фәлсәфи бәхәсләргә сәбәп булгандыр. Әйе, шагыйрьне дә, тиранны да халык тудыра. Әмма үзен тудырган халыкка хакны әйтергә хокуклысы—шагыйрь генә.
Хакны әйтергә дә хокук кирәк, 
Хакны әйтүчеләр илдә бер.


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.

Казан утлары № 8, 2003.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013