Бүген Әдипләр: Мөнирә Сафина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөнирә Сафина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев

,,Авырмас өчен 101 киңәш “газетасының журналисты Мөнирә Сафинаның ,,Яратам дип әйтә алмадым” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.Тамашачы игътибарына ,, Язмышлар язылганда ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе,презентация тәкъдим ителде.Кичәдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифзянов Рамил Илгиз улы,"Акчарлак" нәшрият йорты генераль директоры -Рузилә Сафина, язучы,,Акчарлак" газетасының баш мөхәррире- Алмаз Гыймадиев ,газетаның баш мөхәррир урынбасары -Эльмира Флүн Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Тәбрис Әсфәндияр улы, Кышкар мәчетенең имам хатибы хаҗи Радик хәзрәт катнашты һәм чыгыш ясадылар.
https://kitap.tatar.ru/tt/site/42217083-27/news/39452/

Мәхәббәт агачы

Сугыштан кайтмый калган яшьлек мәхәббәтләренә тугры булып яшәүче барлык хатын-кызларга багышлыйм.

Иртәгә аны кисәргә киләчәкләр! Бу хәбәрне аңа Фәһимә карчык әйтте. Шулай ук вакыт җиттеме икәнни? Беркемгә зыяны тими, комачауламый иде ич әле. Тик торганнан тик торып дигәндәй, менә сиңа мә, кисәләр, имеш! Зыян димәктән, файдасы да булмады инде. Соңгы елларда кыргыйланып, җимеш тә бирмәде. Шулай да, ничә яшь соң инде аңа? Сугыш беткәнгә быел 60 ел була, диде карчык, аңа кадәр ничә ел яшәлгәнен әйтергә дә оят! Вакыт икән шул инде, вакыт. Тик бер дә кисәсе килми шул. Алар бит Фәһимә карчык белән берәүне бик тә өзелеп көтәләр, һаман көтәләр!

...Бик матур алма бакчасы иде бу урында. Язын шау чәчәкле, көзен кып-кызыл алмалы бакча тирә-якта данлыклы иде. Совхоз, мул уңыш алып, файдасын да күрде бакчаның, рәхәтен дә. Бик күп еллар шулай булды. Баштарак аның янына бер малай белән кыз килеп йөрделәр, янында утырып алма ашыйлар, ял итәләр, төрле уеннар уйныйлар иде. Алар белән агачка күңелле дә, рәхәт тә була иде. Аннан соң алар егет белән кыз булды. Беренче кат үбешүләрен алмагач та карап торды, хәер, тегеләре аны сизмәде дә. Ни сөйләшкәннәренә кадәр тыңлап торды агач. "Яратам", – диде егет, кыз: "мин дә", – дип пышылдады. Көн саен киләләр иде алар аның янына. Яңгыр яуганда да, көзге бозлардан да күп саклады ул аларны. Ә менә кыш көне килделәр микән алар, йоклап сизми кала иде агач.

Килгәннәрдер, яз көне уянганда күп агачларны тычкан, куян ишеләр кимергән була иде, аңа беркайчан да тимәделәр. Шуңадыр инде, ул көчле гәүдәле, киң ябалдашлы булып үсте. Уңышы да башкалардан өч-дүрт тапкыр артыграк була иде аның. Тора-бара Кәримулла белән Фәһимә агачка исем дә кушты – Мәхәббәт агачы! Агач моңа бик тә сөенде, алмаларын тагын да алсуландырырга, тәмлерәк итәргә тырышты.

Шулай матур гына яшәп ятканда сугыш башланды. Каһәр төшсен аңа! Хушлашканда егет белән кыз икесе дә бик елады, берсе көтәргә, икенчесе кайтырга вәгъдә биреп, таң атканда гына аерылыштылар. Кәримулла киткән чакта әллә юри, әллә чынлап, агачка: "Сау бул инде, Фәһимәне сакла, мине икәүләп көтегез", – диде. Баштарак хатлар еш килә иде. Хат килүгә, кыз агач янына йөгерә, аны кычкырып укый да агачны кочаклап елый иде. Бераздан хатлар сирәгәйде, аннан бөтенләй килмәс булды. "Хәбәрсез югалды" дигәне бигрәк кыен икән. Ә кыз аны көтте, беркемгә дә күңеле ятмады, килгән яучыларны кире бора торды. Ул көн саен агач янына килде, икәүләшеп юлны күпме генә күзәтсәләр дә, егет күренмәде. Кыз барыбер көтте, эчендәге бар хәсрәтне агачка сөйләде. Сөйгәненә тугрылыклы бу кызга агачның хөрмәте чиксез иде. Ул аңа тәмле-тәмле алмаларын ашата, эссе көннәрдә кояштан саклый иде. Беркөнне кыз аның күләгәсендә йоклап киткәч, агач кызга хәвеф килгәнен күреп алды. Кызны ничек уятырга белмәгәч, бер ботагын сындырды. Шул тавышка кыз уянып китте, хәвеф булмый калды. Ул мөртәт Сабир күптән күз атып йөри инде Фәһимәгә. Тик кызга беркем дә кирәкми шул, ул Кәримулласын көтә. Бик-бик өзелеп көткәч кайтмый калмас, кайтыр егет, кайтыр...

...Ул елны кыш бик салкын килде. Күпләр һәлак булды бу салкынга чыдый алмыйча, әмма исән агачлар да байтак иде әле. Тик кешеләр килделәр дә барысын да рәттән кисеп чыктылар. Кисмәгез, без әле тереләр, дип әйтә алмадылар агачлар, аларның телләре юк шул. Ә менә аны Фәһимә кистертмәде, саклап калды. "Үлсәм үләм, кистертмим", – дип агачны кочаклаган Фәһимәне көчкә юаттылар. Шулай итеп, агач исән, әмма ялгыз калды. Бакчага кабаттан җимеш агачлары утыртучы булмады. Алмагач кыргыйланды, алмаларын җыярга килүчеләрнең битләрен тырнады. Бер генә кешене якын китерә иде ул – Фәһимәне генә. Ботакларын сындырмыйча, алмаларын бик оста җыя карчык. Варенье-компот ясый да ясле, бакча балаларына өләшә. Әйе, ул да ялгыз картайды. Үзе артында "кыргый" дисәләр дә, барысы да ярата аны, хөрмәт итә. Әллә ничек, үзләре дә сизмичә, икесе бергә картайдылар алар. Күпме генә көтсәләр дә, Кәримулла кайтмады. Кайтмады шул, кайтмады...

...Ә менә хәзер бу җирне ниндидер эшмәкәр сатып алган ди. "Җитәр инде ул кыргыйга, табигатьне бозып утырмасын, кисегез дә ташлагыз", – дип әйткән ди.

– Аларга каршы торып булмый инде, бу юлы көчем җитмәс, үпкәләмә яме, агачым, – диде Фәһимә карчык. Үзе агачның кәүсәсен сыйпый, үзенең күзләре шундый сагышлы-моңлы. – Тагын шуны да әйтим әле. Кәримулланы төштә күрдем. "Кайтам, икәүләп агачыбыз янына барырбыз", – диде.

Карчык шулай сөйләнде дә кайтып китте. Көн кичкә авышкач, авыр гына атлап тагын килде ул. Күзләре күп елаудан шешенгән, кулында – кәгазьләр... Калтыранган тавыш белән сөйли башлаган карчыкны агач тын да алмый тыңлады. Бүген районнан кешеләр килгән икән янына. Район үзәгендә аңа һәм аның кебек "әби-кызлар"га истәлек ташы куйганнар икән. Аннан соң кулына орден китереп тоттырганнар. Кәримулланыкы икән, тапшырылмый калган булган. Кайда үлгәнен, күмелгәнен әйткәннәр. Барасың килсә, юлга җыен, дигәннәр.

– И агачым, шушы калай кисәген көттекмени без синең белән күпме еллар? – дип, карчык елады да елады...

...Икенче көнне агачны кисәргә килүчеләр тетрәндергеч хәлгә тап булды. Сиксән еллык карт алмагач тирән тамырларын өскә каратып ауган, ә аның янында ак яулыклы, ак күлмәкле саф җан – Фәһимә карчык мәңгелек йокыга талган. Күкрәгенә кыскан бәләкәй йодрыгында соңарган бүләк –Кәримулла солдатның ордены балкый иде.

Ватаным Татарстан"



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018