Бүген Әлфия Мотыйгуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфия Мотыйгуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Әлфия Мотыйгуллина Әлфия Мотыйгуллина - филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.

Әмирхан Еникинең прототиплар дөньясы
яки
чынбарлыктагыча гадәти каһарманнар

Әмирхан Еники, татар әдәбиятын күп төрле типлар, тормышчан образлар белән баетты. Ул әдәби әсәрләрендә заман, героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын сурәтли. Әдәби әсәрләренең үзәгенә катлаулы шәхесләрне куя, аларның кабатланмас язмышын чагылдырырга омтыла. Әлеге геройларны әдип үзе яшәгән җирлектән, күргән, ишеткән, белгәннәреннән ала. Шуның нәтиҗәсендә прототипларга нигезләнгән әсәрләр дөнья күрә. Әлеге кыйбласына ул гомере буе тугры булып кала. Үз фикерләрен дәлилләп, вакытлы матбугат битләрендә даими басылып торган мәкаләләрен, «Хәтердәге төеннәр» истәлек-хатирәләр җыентыгын, «Соңгы китап» автобиографик повестен, иҗтимагый-сәяси карашларын чагылдырган «Кояш баер алдыннан» дип исемләнгән китабын атарга мөмкин.

Ә.Еникинең беренче хикәяләреннән башлап, иҗатының иң биек ноктасы булган «Гөләндәм туташ хатирәсе»нә кадәр нинди дә булса истәлеккә, документка, хатка, көндәлеккә нигезләнә. Әдип иҗатындагы барлык ачышларны бер генә сүз белән билгеләп, «затлылык» дип атаган Ф.Миңнуллинның хаклылыгын әдәби тәнкыйть даими рәвештә дәлилләп тора.

Чынбарлыктан алынган геройларны башлангыч чор иҗатында язылган хикәяләрендә үк очратабыз. «Ана һәм кыз» хикәясенең геройлары Ә.Еникиләр нәселеннән. Дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергән Кәримә апа чынбарлыктан алынган реаль образ. Нәкъ әсәрдәге кебек ул сугышка алынган бердәнбер улыннан үлеме турында хәбәр генә ала. Дөрес, Ә.Еники вакыйгаларны типиклаштыра, геройлар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне сәнгатьчә югары дәрәҗәгә күтәрә.

«Вөҗдан» повестенең герое Хәбиб Юлдашев — репрессия шаукымыннан куркып калган, әмма заман белән бергә атларга, белем алырга, үзен төрле яктан үстерергә омтылган шәхес. Бу образга хас сыйфатларны Ә.Еникинең үзендә очратабыз. Шуны дәлилләп, әдип бу мәсьәләгә «Соңгы китап» битләрендә дә ачыклык кертә. Аның үзен «Йөрәк сере» повестенда да күрәбез. Биредә ул яшь кызның эчке серләрен ачарга булышкан Идрис буларак гәүдәләндерелә. Әдип һәрдаим үзе узган юлга әйләнеп карый, үткән көннәрдә булган вакыйгаларны күңеле аша үткәреп, әдәби иҗатының нигезенә салып бара. Ә.Еникинең Бөек Ватан сугышы белән бәйле хатирәләре «Без дә солдатлар идек» әсәрендә торгызыла. Әдипнең сугыш вакыйгаларына әйләнеп кайтуы да башка әдипләрдән аерылып торды. Аның геройлары — сугыш кырында дошман белән даими очрашып, көрәш кырында батырлыклары белән аерылып торган геройлар булудан бигрәк, бераз тынычрак шартларда (штраф ротасы язмышы сурәтләнә) вәкарь белән сайланып, милли йөзне саклап калырга омтылган, халыктан килгән йолаларга нигезләнеп яшәүче персонажлар. Алар заман кушкан кырыс таләпләрне милли йолаларга буйсындыруга ирешкәннәр.

Шундый ук милли характерларны Ә.Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда да тасвирлый. Аның үзәгендә — татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев. Әлеге образ очраклы рәвештә генә тумаган. Ә.Еники повестенда Сәйдәшнең танылган композитор вакытын түгел, ә бу өлкәдә ясаган беренче адымнарын күз алдына бастыру бурычы куя.

Ә.Еники Салих Сәйдәшев образын гәүдәләндерүнең бик уңышлы бер юлын тапкан. Әсәр «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте героеның прототибы Фатимаи-Зөһрә истәлекләренә нигезләнеп язылган. Бу турыда Ә.Еники белән булган бер сөйләшү вакытында ачыкланды. Әдипнең кулына 16 биттән торган көндәлек дәфтәре килеп керә. Аны кайчандыр Казанда яшәгән, соңыннан Ташкент шәһәрендә гомер кичергән бер яшь кыз яза. Башта кулына төшкән истәлек дәфтәрен кире кайтарып биргән булса да, Ә.Еники, еллар узганнан соң, Ташкентка барып, адресы буенча дәфтәрне эзләп таба. Бу вакытта аның авторы Фатимаи-Зөһрә инде вафат булган була. Бары тик аның кызы гына әнисенең интим тормышы белән бәйле хатирәләрне туплаган көндәлекне саклап кала. Әлеге истәлек дәфтәре Салих Сәйдәшев музеена тапшырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Ә.Еники истәлек мәгълүматларына таянып, Салих Сәйдәшевнең музыкага булган мәхәббәтенең нигезләрен татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән җырларын белүе, аның нечкәлекләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга тапшыруга омтылышын сурәтләү аша ачып салган. Икенче төрле әйткәндә, мәшһүр композитор булып танылган Сәйдәшнең башлангыч чор иҗат эшчәнлеге үк халык җырларына барып тоташа. Шуңа күрә аның ягымлы, моңлы көйләренең нигезен халык җәүһәрләреннән эзләү максатка ярашлы. Сәйдәшен шәкерте Гөләндәмгә «Агыйдел»не нота буенча уйнарга өйрәтеп кенә калмый, барыннан да бигрәк аның гүзәллеген тоярга, көйгә салынган табигый бизәкләрне күзалларга өнди: «Мәсәлән, ярларына сыя алмаган-дай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе... Аргы якта, киц тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар... Ә бирге якта, су читендә ап-ак казлар кагына» [1, 272].

Повесть битләреннән күренгәнчә, Сәйдәшев шәкертен музыка серләренә өйрәткәндә, җырны, көйне төшендереп кенә калмый, татар музыкасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны тоеп уйнау, җырлау өчен бар мөмкинлекләрне ачып бирә. Әйтик, (Сәйдәшев) авыл көе «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не шәкертенә төшендергән вакытта, үз халәтен болай аңлата: «...минем күз алдына гел генә гаҗәп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп бара торган вакыт, көтү кайткан, сөт исе ацкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларны савалар» [1, 272].

Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеның лейтмотивы булып татар халкының музыка сәнгатенә карата кызыксынуы үсә бару тора. Шушы үзенчәлек гади, тәрбияле гаиләдә татар кызының музыкага тартылуы мисалында тасвирлана. Музыка, татар көе, җыры үзе дә образ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә. Салих Сәйдәшев шәкертенә биргән белемнәрне киң катлау укучылары да ишетә. Композитор иҗат иткән көйләрнең тарихы, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Гомумән, повесть аның музыка сәнгатендә ясаган адымнарын, беренче уңышларын ачып бирә. Ә.Еники Салих Сәйдәшевнең югары уңышка ирешүенең нигезендә халык көйләренә таянуы, аны өйрәнүе, иҗади эшкәртүе ятуына басым ясый. Сәйдәш һәм халык арасындагы якынлык аның даһи композитор булып җитешүендә әһәмиятле роль уйнаган. Гөләндәмгә биргән дәресләрендә аларны тыңлап утырган Әхмәтҗан абзыйны: «Яхшымы-начармы, үзебезнеке безгә ана сөте белән кергән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз халык көйләрендә», — дип ышандыра Сәйдәшев.

«Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда әдип музыканың кеше күңеленә ясаган тәэсир көчен ачып бирә. «Ишетәсезме, бәгырь? — диде Салих, дәртләнеп уйный-уйный. — Күпме уй-хис музыкада! Олы хәсрәттән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенец рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, ул аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә тыцлагыз әле, тыцлагыз — ниндидер бер тантаналы горурлык яцгырый түгелме сон?! Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык — ишетәсезме сез шунда?!» [1, 314]. Әйе, ишетә аны шәкерте. Алай гына да түгел, татар халкы ишетә һәм Гөләндәмнең: «Әйе, ишетәм мин, ишетәм! Ишетү генә түгел, әллә нинди бер сызланулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсым да килеп китте», [1, 314] — дигән сүзләрендә героиняның халык белән теләктәшлеге ишетелә. Музыканың сихри көчен Гөләндәм болай дип тә аңлата: «Музыка һәм халык икесе бергә кушылса, бик тирән яткан тойгыларны да кузгата икән ул» [1, 314].

Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән бәйле көндәлек дәфтәре генә түгел, ә әсәрнең прототибы Фатимаи-Зөһрә язган һәм Казанда радиокомитетта эшли торган Зәйнәп ханымга җибәрелгән тагын бер хат әдипнең архивында сакланып калган була. Шул хат Салих Сәйдәшевнең җанлы образын тудыруда* ярд эм итә. Шуңа күрә ул хатның авторы аерым кызыксыну уята. Әйтик, әлеге хатта Фатимаи-Зөһрә үзенең кем булуы белән таныштырып та куя: «Мин — шул гасырдагы татар кызларыннан берсе. 1905 елда Казан шәһәрендә туганмын. Йортыбыз Захарский урамында урнашкан. Атам сәүдәгәр Әхмәтҗан Солтанае дигән кеше. Ул, бик иске фикерле булса да, музыка яраткан. Музыка өчен иске кагыйдәләрне бозарга риза булган» [3]. Шул ук хатта кызның әнисе турында мәгълүмат бирелә: «... әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучан хатын иде. Ул бит Сембердә туып-үскән, ә Сембер Казан түгел инде — саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм асылда мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышын якыннан күрергә туры килгән... Бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук абыстайлар шикелле укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми.Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә рус хатыннарыннан тектерә» [3]. Повестьның герое Гөләндәм дә әнисе йогынтысында башка-чарак тәрбия ала. «Казанда иц яхшы саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук төрле кул эшенә дә өйрәттеләр» [3], — дип языла хатта.

Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес икәнлеге шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алынуын кат-кат дәлилли.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә.Еники аның шәхесен өйрәнә. Автор белән әңгәмә корган вакытта, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым... Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта, композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», — дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»

Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев — Ә.Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең, беренче чиратта, халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде...» — дип,күрсәтә ул. Гомумән, Ә.Еники, 1970 елларда әлеге повестен иҗат итеп, халыкта югалып бара торган гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыка булуны күрсәтә. Милли музыка, аның танылган вәкилләре, татар профессиональ музыкасы турында шул чор белән бәйле әдәби әсәр язып, татар көе-моңының матурлыгын күрсәтүгә ирешә, музыканы иң тәэсирле сәнгать, иң бөек көч итеп сурәтли. Шуның белән бәйләп, чорның төрле дәрәҗәдәге шәхесләрен үлмәс образлар буларак калкыта.

Чыганаклар

1. Еники Ә. Гөләндәм туташ хатирәсе / Әмирхан Еники // Әсәрләр: өч томда: II том: Повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — Б.247-414.
2. Мотыйгуллина Ә. «Хатирәләр» яңарганда... (Әмирхан Еникигә 85 яшь) / Әлфия Мотыйгуллина. // Татарстан, 1994. - №3-4. - Б.94.
3. Шәхси хат.

"Чын мирас" № 1, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013