Бүген Зариф Мөэминев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зариф Мөэминев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Наил Мөхәррәмов
Рәзинә Мөхияр
Зариф Мөэминев
Зариф Мөэминев

ӘКИЯТЧЕ БАБАЙ

(1893-1966)

Мөэминев (Мукминов) Зариф Латыйп улы 1893 нче елның 15 июлендә Татарстанның Мөслим районы Октябрь (элекке Теләнче) авылында туган һәм шунда яшәгән. Беренче дөнья сугышында катнашкан. Күрәсең, шул сугыш вакытында Зариф Мөэминев әкиятләр җыя башлаган. Австро-Венгрия территориясендә ул әсирлеккә эләгә. Монда ул башка әсир татарлардан ишеткән халык әкиятләрен язып ала башлый. Әсирләрдән тыңлап җыелган әкиятләр берничә дәфтәр тутыралар.
Әйе, моңа ышанырга авыр—үлем белән яшәү арасында, әсирлектә җәфа чиккән вакытта Зариф Мөэминев әкиятләр тыңлап, аларны язып йөри! Моңа, әлбәттә, ихтыяр көче генә түгел, ә тормышны ярату, киләчәккә ышануда кирәк.
Әсирләрне Сараево шәһәренә күчергән вакытта әкиятләр туплаган дәфтәрләрне тентү вакытында табалар һәм Зарифтан алалар. Ләкин шулай да әкиятләр югалмый, чөнки аларның күбесе әкиятченең башында була, ул аларны яттан белә.
Әкиятләрнең бер өлешен Зариф, күрәсең, авыл картларыннан ишетеп, Бөек Ватан сугышына кадәр язып ала. Дәфтәрләргә шулай итеп Исмәгыйль карт, Латыйп бабай, Габдрахман агай, Габделҗәлил карт, Йосыф карт Хәлилов, Шакир Закировлардан ишетелгән әкиятләр керә.
Шулай шактый күп әкиятләр җыелгач, З.Мөэминов Казандагы татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институтына 1939— 1941 нче елларда 50 дән артык халык әкиятенең текстларын тапшыра. Бу әкиятләр белән атаклы язучыбыз Гомәр Бәширов таныша һәм әкиятче Мөэминевнең иҗади хезмәтенә уңай бәя бирә.
Зариф ага озак еллар туган Теләнче авылында балалар укыткан. Октябрь революциясеннән соң ул авылның беренче укытучылары арасыннан булган һәм 1919— 1927 нче елларда авылда белем биргән. Икенче тапкыр ул авыл мәктәбендә 1937—1948 нче елларда укытучы булып эшләгән. Укытуны сугыш бүлә — 1943— 1944 нче елларда Зариф ага Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, балаларга белем бирүен дәвам итә. Гомумән алганда, 3.Мөэминев туган авылында 17 ел укытучы булып эшли.
Бөек Ватан сугышыннан соң Зариф Мөэминев әкиятләр җыюын дәвам итә. Һәм бер өлешен бастырып чыгару өмете белән Уфага илтә һәм тапшырып кайта. Ләкин Зариф агайны зур югалту көтә: икенче тапкыр Уфага баргач, аңа «әкиятләрегез югалды» дип җавап бирәләр...
Сакланган материаллардан күренгәнчә, Зариф ага 1940 нчы елда Казанда халык иҗаты турындагы җыентык чыгаручыларның берсе Х.Ярми (Х.Ярмөхәммәтов) белән бәйләнештә торган, һәм алар үзара алышкан берничә хат та сакланган. Бу хатлардан күренгәнчә, Зариф ага әкиятләрдән башка татар халык бәетләрен дә җыеп Казанга җибәрә. Зариф ага Казан белгечләренә үзенең повестен укып карарга да тәкъдим итә.
Кызганычка каршы, Зариф аганың башка иҗат әйберләре сакланмаган. Бөртекләп җыйган халык җәүһәрләренең күбесе Октябрь авылында килеп чыккан янгын вакытында юк була.
Нәтиҗәдә Мөэминев тапшырган әкиятләр арасыннан 14 әкият татар халык иҗаты китапларында 1940 нчы һәм 1981 нче елларда басылып чыга («Адәм егет һәм җен егет», «Үксез кыз», «Бүре һәм тәкә», «Укымышлы кыз», «Тәрбия эше», «Аучы сөйли», «Кулсыз кияү», «Төлке белән бүре», «Бүдәнә белән төлке», «Кәҗә белән бүре», «Белемнеңтөбе», «Үткен кыз», «Тугыз Тукылдык, бер Мимылдык», «Күрәзәче карчык»).
Менә шулай, сабый балалар һәм әти-әниләр, югарыдагы әкиятләрне сезгә укырга туры килгән икән, белегез: аларны сезнең өчен Мөслим районының Октябрь авылында яшәгән әкиятче Зариф ага Мөэминев саклап калган.
Аның активлыгына сокланырга була. 70 яшеннән узгач та, ул төрле җәмәгать эшендә катнаша, мәкаләләр яза. 1965 нче елның 7 ноябрь бәйрәмендә Октябрь авыл клубына бик күп халык җыела — өч буын комсомолларының очрашуы була. Җыелышта Зариф абый да чыгыш ясый. Октябрь революциясенең, комсомолны оештыруның шаһиты,ул дәһшәтле елларны Зариф абый яхшы хәтерли — аклар белән бәрелешүләр, безнең яктан булган корбаннар. Алар барысы да аның күз алдында үтә. Бу вакыйгалар хакында бик бирелеп сөйли. Комсомолларның ул вакытта җырлаган җырларын да кабатлый.
Әкиятче бабай 1966 нчы елда вафат була.
Язманы Флүр Баһаутдинов әзерләде.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013