Бүген Әдипләр: Хәйретдин Мөҗәй
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәйретдин Мөҗәй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Газиз Мөхәммәтшин
Рәмзия Мусина
Хәйретдин Мөҗәй

1901-1944)

Шагыйрь һәм прозаик, Бөек, Ватан сугышы герое Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстан АССР-ның Туймазы районындагы Төркмән (1946 елдан Төрк-мән Октябрьский шәһәре составына керә) авылында крестьян гаиләсендә туа. Унсигез яшендә X. Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар, һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта X. Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: егерменче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучы совет сугышчыларының көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елны Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә.
X. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үтәүдә, гитлерчыларның сугыш башында өстенлек иткән гаскәри көчләренә каршы оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар ЕЫЮЛЫК һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, X. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала, һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән подполковник X. Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә.
X. Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе буларак, әсирләр, Германиягә көчләп куып китерелгән совет гражданнары һәм немец эшчеләре арасында фашизмга каршы пропаганда җәелдерү, листовкалар, прокламацияләр төзү һәм тарату буенча актив эш алып бара. Яшерен оешма, пропаганда һәм саботажлар белән генә чикләнмичә, восстание күтәрү өчен әсирләрне коралландыру чарасына керешә. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында шагыйрь һәм язучы, совет офицеры — подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.
X. Мөҗәйнең Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» исемле язмалары сакланып кала. Бу язмалардан фронт юлларында автор кичергән сугыш картиналары, совет солдаты һәм командирларының дошманга булган нәфрәте, фашизмны җиңүгә ышанычы документаль төгәллек, кырыс реализм белән сурәтләнә. Язмалар, рус теленә тәрҗемә ителеп, 1978 елда аерым китап булып басылып чыкты.
X. Мөҗәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр татар телендә «Алар сафта» (1961) һәм русча тәрҗемәдә «Три поэта-
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013