Бүген Әдипләр: Газиз Мөхәммәтшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Газиз Мөхәммәтшин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Газиз Мөхәммәтшин

(1932-1972)

Алтмышынчы еллар татар прозасында кыска хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде класс һәм 1952 елны Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956—1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958—1960 елларда ул — «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, ә 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.
Газиз Мөхәммәтишының исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ. б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ. б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтәге бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхлакый-фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967—1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре дә бар. Шулардай Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче комсомол яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басылган), үз вакытында Татар дәүләт күчмә .театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.
Шулай да Газиз МөхәммӘтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр —ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан башланган һәм К. Нәҗми, Ә. Еники, И. Гази, М. Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ. б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет-композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел-сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.
Г. Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды. Ул 1960 елдан КПСС члены, 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сер итеп кенә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—70 б. 7000.
Яз башы: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—94 б. 6000.
Без әле җирдә яшибез: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—166 б. 15000.
Йолдызлар астында: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—168 б. 12000. Рец.: Иделле Г. —Казан утлары, 1965, № 8, 154—155 б.
Кояш кызы: [Хикәяләр. Кереш сүз авт.: Г. Минский].— Казан: Таткит-йәшр., 1966.—230 б., портр. 10000.
Торналар киткәндә: (Хикәяләр).— Казан: Таткитнәшр., 1966.—40 б., ил. 15000. Рец.: Раков Ә. Газизнең ике китабы.—Татарстан яшьләре, 1967, 8 июнь.
Язгы кичтә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—30 б. 15000.
Ак песи: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—14 б., ил. 25 000. Рец.: Раков Ә. Язучының дүрт китабы,—Соц. Татарстан, 1969, 30 март.
Йөрәктәге эзләр: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—286 б., ил. 15000.
Саумысез, аккошлар!: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—68 б. 9000.
Тәрбия сәгате: Юмористик һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—168 б. 9000.
Без әле җирдә яшибез: Повестьлар һәм хикәяләр. [А. Гыйләҗев кереш сүзе б-н].—Казан: Таткитнәшр., 1977.—255 б. 8000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—272 б., портр. 15000.
Кадерле бүләк: Хикәяләр. [Төз. А. Гыйләҗев].— Казан: Таткитнәшр., 1979.—239 б. 13000.
Волны: Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—111 с. 15000. Рец.: Яковлева В. Первый сборник,—Сов. Татария, 1969, 23 февр.
Мой характер: Юмор, рассказы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1968.— 159 е. 30 000.
Мы живем на Земле: Повесть. Переизд. /Пер. Н. Алембекова. Рис. И. Колмогорцевой.—М.: Дет. лит., 1974.—126 с. 100000.

Аның турында

Газиз Мөхәммәтшин.— Сов. мәктәбе, 1971, № 7, 20—21 б. Бакир Г. Үсү юлында — Соц. Татарстан, 1963, 5 янв. Баянов Ә. Юксынырбыз, сагынырбыз сине.— Казан утлары, 1972, № 4> 193 б. Шәфигуллин Ф. Йөрәктәге эзләр: Г. Мөхәммәтшинның тууына 50 ел.—-Казан утлары, 1982, № 12, 173—174 б.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013