Бүген Әдипләр: Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Гадәти көнкүреш сатирасы үрнәкләрен Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы (1834 елда үлгән) иҗатында һәм Габделҗаббар Кандалыйның «Мулла белән абыстай» шигырендә күрергә мөмкин. Мөхәммәтшәрифнең әтисе Габдерәшит морадчылар хәрәкәтенә (1771 — 1772) катнашкан. Морад кулга алынгач, Оренбург губернаторы таләбе буенча, Казандагы беренме мәчет мулласы Габдерәшитне һәм аның энесе Габделваһабны да кулга алып, башта Оренбургка, аннары барысын бергә Петербургка Сенат хөкеменә озаталар. Патша, тактик максатларны күздә тотып, аларны аклый. Шундый гаиләдә тәрбияләнеп үскән Мөхәммәтшәрифнең абызагайларга якын торганын әсәрләренә карап та билгеләргә мөмкин. Аның «Чәй бәете», «Оры ташкыны бәете», «Кече хатын», «Кәҗә бәете» кебек әсәрләре укучылар арасында танылган була. Бу әсәрләр, традицион әхлакый темалардан, олы проблемалардан читкә чыгып, көнкүреш темаларына якынлашу юнәлешендә тагын бер адым иде. Мондый темаларны ачуда автор бәет жанры традицияләренә таяна. Шундый мәгънәви үзгәрешләрне, бәетнең жанр буларак мөмкинлекләрен дөньяви әсәрләр язарга, халыкка якынлашырга омтылучы алдынгы шагыйрьләр сизеп ала. Тиздән Г. Утыз Имәни һәм башкалар язган «Чәй бәетләре,» дә халык арасында популярлык казана. Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улының «Кәҗә бәете» муллаларга сатира итеп язылган: Игътибар юк ул кәҗәнең гакылына, Инабәт юк ул кәҗәнең сакалына, — Кайда күрсәң, шунда аны тотып кыйна, Язык булмас, бәлки саваб булыр имди. Аерым строфаларда «кәҗә» сүзе «мулла» белән тиңләштерелә һәм муллалар эшчәнлегенә ишарә ясала: Әй, туганнар, кәҗә, мулла асрамаңыз, Азбарда ачык-тишек калдырмаңыз, Ач куюбән йөрәкләрен талдырмаңыз — Ач булса, хаҗ кылырга китәр имди. Автор, муллалардан көлгәндә, башлап аларның «указ» алуын, патша хезмәтенә үтүен күз алдында тота. Моны, мәсәлән, бер уңайдан, патша хезмәтендә «кыйммәтле тиреле» «асыл зат»-ка әйләнгән морзаларга да төрттереп үткән строфага карал билгеләргә мөмкин. Дәхи, «мирза», диерләр тәкәсенә, Мәһабәтле басып торыр һәммәсе дә, — Түрәмен, — дир, — куй-сарыкның барчасына! — Аларны кырдан башлап кайтыр имди. Морзаларны болай телгә алу — сыйнфый каршылыкларның феодалларга кискен социаль мөнәсәбәтнең стихияле чагылышы. Соңрак заманнарда бу шигырь мәдрәсәләрдә киң тарала, шәкертләр фольклоры әсәре булып китә. Ул Г. Фәезхановның «Хикәят вә мәкаләт» (1887) китабында фольклор әсәре дип бирелә. Басарга әзерләгәндә Г. Фәезханов шигырьдәге «мулла» сүзләрен төшереп калдыра. Шулай «төзәтелгән» рәвешендә, Г. Фәезханов китабыннан алынып, ул фольклор китапларына да кертелә. «Кәҗә бәете» авторның «Чәй бәете» кебек үк бәхетле язмышлы: татар шагыйрьләренең күбесе бу темага мөрәҗәгать итәләр.
Татар әдәбияты тарихы, 1нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013