Бүген Әдипләр: Ринат Мөхәммәдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ринат Мөхәммәдиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Рәмзия Мусина
Ринат Мөхәммәдиев Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиен 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында игенче гаиләсендә туа. Ринат 1966 елда шул төбәкнең Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннан өч ел дәвамында Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире булып эшли. 1973—1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлап, берникадәр вакыт «Татарстан, коммунисты» (хәзерге «Татарстан») журналы идарәсендә фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә, аннары 1977 елның февраленнән «Казан утлары» журналы редакциясендә әүвәл әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире, аннары 1981 елның маеннан 1987 елның көзенә кадәр журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1987-1989 елларда ул — Татарстан китап нәшрияты директоры хезмәтендә. 1979 елда Р.Мөхәммәдиев Мәскәү университеты каршындагы гыйльми советта «Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Әдәби иҗат эше белән Р.Мөхәммәдиев мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый: шигырьләр, хикәяләр яза. Аның ул вакыттагы беренче иҗат тәҗрибәләреннән кайбер үрнәкләр көндәлек матбугат битләрендә, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») басылып чыга. Аспирантурада уку елларыннан башлап исә ул, нигездә, төп игътибарын әдәби тәнкыйть өлкәсенә юнәлтә һәм чагыштырмача кыска вакыт эчендә республика матбугатында бер-бер артлы җитди, тирән эчтәлекле тарихи-әдәби һәм рецензия характерындагы мәкаләләрен бастыра. Аның беренче татар профессиональ театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрамнең, күренекле тел һәм әдәбият галиме Җамал Вәлидинең тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре, үзләреннән соң калдырган әдәби мираслары хакында тирән өйрәнеп һәм кайгыртып язган, ул заман өчен шактый кыю фикерле, принципиаль карашлы мәкаләләре әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяталар. Үткәндәге тәнкыйди әдәби мирасны өйрәнү белән бергә, яшь галим агымдагы әдәби хәрәкәтне дә күзәтеп бара һәм Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Ш.Галиев, И.Юзеев, Р.Фөйзуллин, Г.Рәхим кебек үзенчәлекле шагыйрьләрнең, Ә.Еники, А.Расих, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев кебек күренекле прозаикларның иҗат портретларын, татар әдәбиятының шул еллардагы гомуми хәле, үсеш тенденцияләре, табышлары һәм югалтулары хакында җитди итеп, фәнни нигездә анализлап язган проблемалы мәкаләлерен бастыра. Галим-тәнкыйтьченең бу төр фәнни тикшеренүләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре аның «Әгәр без янмасак...» (1980), «Проблемы фор-мирования татарской литературной критики» (1982), «Якутлар табыладыр вакыт белән» (1983) исемле китапларында урын ала.
Узган гасырның җитмешенче еллар ахырларында Р.Мөхәммәдиев, тәнкыйди иҗат эшчәнлеген дәвам итеп, әдәбиятның проза жанрында да каләмен чарларга керешә. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле зур булмаган беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга, ә тагы берникадәр вакыттан соң татар авылы тормышыннан, нигездә, яшь буын кешеләре һәм өлкәннәр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт коллизияләрен һәм кичерешләрен әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986) исемле лирик повестьлары һәм бер төркем хикәяләре иҗат ителә.
1989 елда исә ул үзенең беренче күләмле әсәрен — «Кенәри — читлек кошы» исемле романын язып тәмамлый. Торгынлык чоры совет җәмгыятенең, бигрәк тә аның түрәлек итүче катлавының әхлаксызлык сазлыгына бата баруын, деградациясен, араларында хөкем сөргән гаделсезлек, ришвәтчелек, азгынлык, эчкечелек, фахишәлек кебек яман гадәтләрен әдәби чаралар, тормышчан, маҗаралы-драматик вакыйгалар һәм гомумиләште-релгән кеше типлары, каһарманнары аша чынбарлыкны калку итеп гәүдәләндергән бу романы белән Р.Мөхәммәдиев туксанынчы еллардагы татар прозасының үзенчәлекле тәнкыйди бер юнәлешен башлап җибәрә. Укучылар тарафыннан гаять җылы кабул ителгән бу әсәр кыска гына вакыт эчендә татар һәм рус телләрендә ике мәртәбә зур тиражлар белән басылып чыга.
Әдәби иҗаттагы уңышлары белән бергә, бу елларда Р.Мөхәммәдиев актив җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та киң таныла. 1989 һәм 1995 елларда каләмдәшләре аны ике мәртәбә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар. Идарәгә ул берөзлексез ун ел, ягъни 1999 елның июленә кадәр җитәкчелек итә. Бер үк вакытта 1990-1993 елларда, Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты буларак, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкара. Мәскәүдә эшләү дәверендә (1990-1993), депутатлык вазифаларын үтәп бару белән бергә, Р.Мөхәммәдиев татарның мәшһүр тарихи шәхесе, күренекле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, колониаль изү астында яшәгән төрки һ.б. халыкларның милли азатлыгы хәрәкәте теоретигы Мирсәет Сол-тангалиевнең тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында үзәк архивларда сакланган, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган документларны җентекләп өйрәнә. Шул тарихи документлар һәм әдипнең иҗат фантазиясе нигезендә күренекле милләттәшебезнең каһарман образын калку итеп тасвирлаган «Сират күпере» романы туа. Роман җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, матбугатта әдипнең чираттагы иҗади уңышы дип бәяләнә. 1993 елда «Сират күпере» романы өчен Р.Мөхәммәдиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әсәр тиз арада рус, француз, төрек, македон, кытай телләренә тәрҗемә ителә, төрекчә басмасы (Истанбул, 1993) Төркиянең халыкара әдәби бүләгенә лаек була (1995). «Сират күпере» романы тагы Евразия һәм Африка илләренең мәртәбәле «Лотос» бүләге (1998) һәм А.Платонов исемендәге премия (1995) белән тамгалана.
Р.Мөхөммәдиевнең туксанынчы елларда иҗат иткән һәм халыкара яңгыраш тапкан әдәби әсәрләреннән тагын берсе — «Утлы таба өстендә» исемле документаль повесть (1995). Анда авторның үз күз алдында узып, үз башыннан кичергән тарихи вакыйгалар — СССРның җимерелү тарихы, 1991 елның август, 1993 елның сентябрь-октябрь айларында Россия парламенты белән Президент Б.Н.Ельцин һәм аның ярдәмче аппараты арасында хакимият өчен барган сәяси көрәш һәм канлы бәрелеш вакыйгалары бәян ителә, әдип тарафыннан бу гауга-талашларда катнашучы реаль шәхесләрнең кылган эш-гамәлләренә, фигыль-холыкларына бәя бирелә. Әсәр өч мәртәбә рус телендә һәм тагы берничә илдә басылып чыга. Повестьның «Крушение» дигән исем астында чыккан тулыландырылган икенче русча басмасы өчен Р.Мөхәммәдиев 2002 елда М.Шолохов исемендәге Халыкара премиягә лаек дип табыла. Р.Мөхәммәдиев — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы (1997), Америка биографик үзәге тарафыннан 1994 елның атаклы кешеләре исемлегенә теркәлә.
Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Ул шулай ук Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы.
Р.Мөхәммәдиев — 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңа елга күчтәнәч: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1979. — 32 б. — 10000 д.
Беренче умырзая: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 208 б. — 14000 д.
Әгәр без янмасак...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.—1446. —2000 д.
Якутлар табыладыр вакыт белән: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1983. — 216 б. — 2000 д.
Ак канатлы кояш: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1986. — 22 б. — 12000 д.
Чияләнгән төен: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1988. — 208 б. — 15000 д.
Кенәри — читлек кошы: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 448 б. — 30000 д.
Ат чабышы: хикәя. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 20 б. — 30000 д.
Сират күпере: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 528 б. — 5000 д.
Сират күпере: роман. — 2 басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 512 б. — 50000 д.
Ак кыялар турында хыял: повесть, хикәяләр. — Казан: Мәгариф, 1995.—240 б. — 5000 д.
Утлы таба өстендә: баштан кичкән фаҗига. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1996. — 2236.— 10000 д.
Кенәри — читлек кошы: роман, повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 4176.— 5000 д.
Канатлы кояш = Солнышко белокрылое: хикәя. — Казан: Мәгариф, 1998. — 39 б. — 3000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013