Бүген Әдипләр: Шәрәф Мөдәррис
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шәрәф Мөдәррис


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Шәрәф Мөдәррис

(1919-1963)

Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Чүпрәле (элекке Буа) районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч һәм күрше Мунчәли авылындагы җиделлык (ТБУМ) мәктәпне тәмамлагач, 1935 елда Казанга килә Һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә, аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде унсигез яшьлек комсомол егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.
Берникадәр вакыт республика яшьләр газетасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») редакциясендә эшләгәннән соң, Ш. Мөдәррис 1941 елның язында Кызыл Армия сафына алына. Фашист Германиясенең мәкерле һөҗүмен ул кулына корал тотып Белоруссия чигендә каршылый. 1941 елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елның җәендә, сәламәтлеге яхшыргач, ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк-Көнбатыш фронтында сугыша, аннан шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. 1944—1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Корреспондент буларак ул атналар буе алгы сызыкта сугышчылар арасында йөри, фронт тормышын үз күзе белән күреп-өйрәнеп, совет сугышчыларының героик көрәшен күп санлы мәкаләләрендә, очеркларында гәүдәләндерә. Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Шәрәф Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. Лирикасында, «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.
1946 елның язында армиядән кайткач, Шәрәф Мөдәррис «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул, читтән торып укып, М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Сугыштан соңгы елларда Ш. Мөдәрриснең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Аның инглиз теленнән тәрҗемә иткән Шекспир сонетлары, «Король Ричард III» трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре, немецчадан Гейне шигырьләреннән үрнәкләр, Пушкин, Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләре — болар һәммәсе татар тәрҗемә әдәбиятының шул еллардагы зур уңышы итеп каралырга хаклы. Ш. Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат булды.
Ул 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Үскәндә: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.—44 б. 3000.
Тупчы Ваһап: [Шигырьләр. X. Госман мәкаләсе белән].— Казан: Татгосиздат, 1944.—72 б. 6116.
Фронтовик татарлар: (Бөек Ватан сугышында катнашучылар): Очерклар.— Казан: Татгосиздат. 1944.—128 б. 5185.
Җыр үткән юл: (Шигырьләр). — Казан: Татгосиздат, 1947.—140 б. 5000.
Биш минут: [Поэма].— Казан: Татгосиздат, 1949.—106 б. 3065.
Кояш чыга: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1951.—108 б. 3065.
Яшел тасма. Повесть—Казан: Татгосиздат, 1952.— 80 б. 5037.
Белә барам [Поэма].— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 15 б. 8000.
Көлке түгел: Сатирик хикәяләр, памфлетлар, шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—155 б. 6000.
Кызыл мәйдан: Поэма.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—91 б. 8000.
Минем яшьтәш: Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—211 б., портр. 5000.
Яшәү көче: Поэма-әкият.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—35 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—40 б. 3000.
Дуслар күңеле: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 100 б. 3000.
Йолдыз атыла: Поэма-очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—43 б., ил. 7000.
Ильич нурлары: Очерклар, публицистик мәкаләләр, памфлетлар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—286 б., портр. 3000. Рец.: Р а с и х А. Шагыйрь сүзе.— Соц. Татарстан, 1969, 16 нояб.
Дуслар җыры: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—1126. (Мәкт. к-ханәсе). 8000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1971, № 4, 172 б.
Дуслар күңеле: Лирика, юмор-сатира, поэмалар. (Госман X. кереш сүзе белән).—Казан: Таткитнәшр., 1980.—368 б. 4000.
Во имя жизни: Стихи и поэмы /Авториз. пер. В. Гончарова.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—104 с., портр. 5000.
Сквозь пепел дней: Стихотворения. Поэмы/ (Пер. и вступит. статья В. Гончарова).—М.: Худож. лит., 1974.—174 с. 10000.

Аның турында

Хөсни Ф, Әбдүш терелми дә, үлми дә.— Кит.: Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан, 1974, 197—201 б. «Әбдүш Ялаяпов» повесте турында. Әхмәдуллин Ш. Шагыйрьнең иҗат йөзе.— Кит.: Әхмәдуллин Ш. Киләчәкне уйлап...: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан, 1979, 64—75 б. Мөдәррис Ш. Язучының Гали Халитка һәм Гази Кашшафка язган хатлары.— Казан утлары, 1972, № 2, 144—147 б. Мөдәррис Ш. Фронт юлларында. (Сугышчан хатирәләр).— Казан утлары, 1972, № 2, 139—144 б. Гончаров В. Фронтташ дустым.— Казан утлары, 1974, № 2, 165— 167 б. Гәрәй Р. Сафта калган җырлар үлмиләр.— Сов. әдәбияты, 1963, № 6, 155—156 б. Госман X. Талант иясе.— Соц. Татарстан, 1969, 31 окт. Хисамов Н. Үлемсезлек җырчысы: Ш. Мөдәрриснең тууына 50 ел.— Казан утлары, 1969, № 11, 152—156 б. Ихсанова Л. Җырланмый калган җыр.— Казан утлары, 1972, № 2, 124 б. Госман X. Шагыйрь үткән юллар: Ш. Мөдәрриснең тууына 60 ел.— Казан утлары, 1979, № 11, 122—124 б. Хисамов Н. Кадерле мирас.— Соц. Татарстан, 1979, 1 ноябрь.

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013