Бүген Әдипләр: Мөдәмил Әхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөдәмил Әхмәтов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Мөдәмил Әхмәтов
(1950-2014)
Мөдәмил Гыйлемҗан улы Әхмәтов 1950 елның 1 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Сөякәй авылында туа. 1980 - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга.
1971-1972 - Мухан 8-еллык мәктәбендә физкультура укыта.
1972-2003 - "Авыл утлары" газетасында әдәби хезмәткәр, КПСС райкомы инструкторы, партия контроле комиссиясе рәисе, Мөслим районы буенча пенсия фонды бүлекчәсе баш вәкиле.
2003 - Мөслим матбугат үзәге директоры.
2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы директоры.

Мөдәмил бүләкләре

Табигатем белән гыйсъянчы булсам да, үземә карата революция ясаганны өнәп бетермим. Хәер, күнегелгән тормыш, гадәтләнгән режимның кинәт үзгәрүен кем яратсын!
Редакция өчен нде онытылып беткән Мөдәмилнең башта Мөслим телевидениесендә, аннары газетада, хәтта типографиядә яңа тәртип урнаштыра башлавын, әлбәттә, биредә эшләүчеләр авыр кабул итте. Юкса, барыбыз да аңлыйбыз: патша заманы кебек үк, чәчәк аткан социализм да әйләнеп кайтмаячак. Базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү чоры үтте. Шулай булгач, ниндидер яңача яшәү, яңача эшләү булачагы көн кебек ачык. Тик ничек булачак ул “яңача”? Моны беребез дә белми иде.
Менә шундый шартларда Мөдәмил Әхмәтовның, яңа Россия икътисадын шок терапиясе ярдәме белән дәваларга алынган Егор Гайдар шикелле (каберендә әйләнеп ятсын), беркайда күрелмәгән (һәрхәлдә безнең өчен), йомшак әйткәнә, популярлыктан шактый ерак торган гамәлләре безнең башка күсәк белән китереп орды. Нәкъ менә күсәк белән. Нәкъ менә китереп орды. Моны башка сүз белән аңлатып та булмыйдыр.
Поповның беренче радиосын хәтерлисездер. Күмер порошогы тутырылган пробирка. Аңа чыбык чорналган. Чыбыкның бер очы – антенна. Яшен яшьнәгәндә чыбыкта ток барлыкка килә, күмер порошогында магнит кыры хасыйл була. Магнит метал чүкечне тартып ала. Магнитланган күмер порошогы инде яшен дулкынын тота алмый, ә чүкеч пробиркага китереп суккач, ул кабаттан родиодулкыннарны тотарга сәләтле хәлгә кайта. Без дә шулай. Күсәк белән маңгайга ормыйча, яңа дулкынны кабул итә алмыйбыз.
Матбугат чарасын без, Ленин өйрәткәнчә, массаны тәрбияләү чарасы дип белә идек. Андый компетенцияне безгә кем биргәндер, Ходай белсен. Ләкин без аны бик рәхәтләнеп кабул иткәнбез, үзебезне әллә кемгә санап, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, халыкка акыл өйрәтеп ята идек, менә сиңа мә – без бит фәкать мәгълүмат чыганагы “гына” икәнбез. Ә мәгълүмат – бу инде, дускаем, егерме беренче гасырның иң каты валютасы. Әйтергә кирәк, “Авыл утлары” тере, мобиль, заманча мәгълүмат чыганагына әверелде һәм, шул ук вакытта, элеккеге җылылыгын да беркадәр саклап кала алды.
Язмага Поповның килеп керүе дә тикмәгә түгел. Мөдәмил Гыйлемҗанович, иң беренче итеп, телевидениедә революция ясады, журналистика кануннарына тәңгәл килердәй тапшырулар әзерләргә өйрәтте. Елата-елата өйрәтте. Эшләр-эшләмәс шытыр-мытыр килгән чыбыклы радио урынына 100 FM ешлыгында һәр көнне (!) эфирга өч сәгать Мөслим радиосы чыга башлады.
Егерме беренче гасыр турында сүз кузгаткач, алда язганнарның бөтенесен сызып ташлап, интернет турында сөйләргә кирәктер бәлки. Менә кайда ул мобиль мәгълүмат! Мөслимнең рәсми-мәгълүмати сайты www.Muslum.ru 24 сәгать дәвамында челтәр әһелләрен сөендереп утыра. Биредә инде сез яңалыкларны укый да, тыңлый да, карый да аласыз.
Хәзер иң кызыгы. Мөслим матбугат үзәгендә эшләүче яшьләр, нигездә, яңа технологияләрдә балык кебек йөзә. Әмма берәр компьютерда яки компьютерның берәр программасында аңлашылмаучылык килеп чыкса, 60 яшьлек Мөдәмил абыйларына йөгерәләр.
Язганнарга тәфсир кирәкми кебек. Бу әйткәннәр – барысы да Мөдәмил Әхмәтовның уңышлары. Үзенең 60 яшьлек юбилеена әзерләгән бүләкләре. Үзенә дип, безгә инде, райондашларына. Рәхмәт, Мөдәмил, бәйрәмнәр белән сине.
Каләмдәшең, теләктәшең, дустың Әхмәт Дусайлы.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013