Бүген Әдипләр: Мөбәширә Шәрәфетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөбәширә Шәрәфетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова

Мөбәширә Фарсый кызы Шәрәфетдинова 1942 елның 19 сентябрендә Минзәлә районының Бикбау авылында дөньяга килгән. 1959 елда Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлагач, Минзәлә районының Татар Мөшегесе мәктәбендә математика укыта башлый. 1967 елда гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килә. Шәһәрнең 8 нче һәм 13 нче мәктәпләрендә математика укыта. Бөгелмәдә татар гимназиясе ачылгач, шунда күчә. Шулай ук аңа татар-төрек лицеенда да эшләргә туры килә. Хәзер лаеклы ялда. «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» медаленә, Һади Атласи фонды оештырган бүләккә ия, «Фидакарь укытучы» исемен йөртә.

Алтын көз

Тирә-юньне матурлыкка күмеп, 
Тагын килде алтын көзләрем,
 Хозурланып карап туя алмыйм 
Аллы-гөлле яфрак төсләрен.

Тагын күрү насыйп булды диеп, 
Сихри матурлыкка сокланам, 
Әллә көз аенда тугангамы, 
Алтын көздән көч-куәт алам. 

Матур килде быел көз айлары, 
Унышлар да күптән җыелган, 
Тәрәз каршындагы миләшемнең 
Яфраклары җиргә коелган. 
Гомер көзе, алтын көзгә охшап, 
Бизәп узса иде гомерне,
 Язлары да шулай матур килсен,
 Сөендереп, берүк, күңелне.

Әнием истәлеге

Яулык бүләк иттем әниемә,
 Бик килеште нурлы йөзенә. 
Елмайды да, яшәргәндәй булды, 
Күз тимәсен, берүк, үзенә.

Саклап кына бәйләп ул яулыкны,
«Кызым бүләге», - дип мактанды.
Ситса күлмәгемә килешә, дип,
Балаларча ихлас шатланды.

Гомер үтте, картайды шул әни, 
Кайтып йөрдем аның янына. 
Кинәт кенә хәле авырайган, 
Өзелеп киткән шунда җаны да.

Соңгы минутында мине көткән,
Васыятен әйтеп өлгергән.
Иң кадерле кызын көтә-көтә,
Яулык тотып әнием өзелгән.

«Төпчек кызым алсын бу яулыкны,
Истәлеккә булсын бүләгем. 
Тапшырыгыз тагын, онытмыйча, 
Ул яраткан ситса күлмәгем».

Әниемнең соңгы сүзләрендә
Күпме сагыш хисе ятканын,
Өзгәләнеп мине көткәннәрен
Әни булгач кына аңладым. 

Оныкларым килсә, күрсәтергә, 
Сандыгымнан алам бүләкне: 
Дүртпочмаклап бәйлим яулыгымны, 
Киеп куям ситса күлмәкне.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013