Бүген Марат Мөлеков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марат Мөлеков

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Марат Мөлеков Марат Габдерасул улы Мөлеков — Татарстан сәясәтчесе, галим, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәгенең беренче президенты.
Ул 1930 елның 7 февралендәТөмән өлкәсенең Яулы Тура районы Исәт авылында дөньяга килә. 1944 елда Тубыл педагогик көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач, иң яхшы укучылар санында Казан педагогик институтының тарих факультетына керә. 1951 елда, аны тәмамлагач, Питрәч районының Шәле авылына укытучы булып китә. 1952 елдан ул мәктәп мөдире булып эшли.
1997 елның 26 маенда Марат Мөлеков билгесезләр төркеме тарафыннан кыйналу нәтиҗәсендә бакыйлыкка күчә.
www.tt.wikipedia.org/

УЛ ГЕЛ БЕРЕНЧЕ РӘТТӘ БУЛДЫ...

Без Марат абый белән Татарстан Югары Советында беренче рәттә утырган идек...

Бүген ул беренче рәттән өч кеше дөньяда юк инде—башта, йөрәге янып, Марат абый ауды, аннан милләтче депутатлар Мөдәррис Шәйхиев һәм Дамир Сираҗиевның йөрәге туктап калды.

Марат абый Мөлеков белән без милләт мәйданында 10 ел янәшә торып көрәшкәнбез икән. Аның белән беренче очрашуым 1988 елның июнь аенда Татар иҗтимагый үзәген оештыру җыелышында булган иде. Һәм шул көннән башлап 1997 елның май аена кадәр, Марат абыйның йөрәге туктаганчы, без бер рәткә, милләт өчен көрәшнең иң алгы рәтенә басып хәрәкәт иттек. Дөрес, безнең араларның бераз ерагаеп торган вакытлары да булды, без кайбер очракларда бер-беребезнең эшләгән адымнарын кабул да итеп бетерми идек. Әмма, ни генә булса да, зур максатта—дәүләт бәйсезлеге өчен көрәш мәсьәләсендә, милләтебезнең телен, тарихын, мәгърифәтен һәм мәдәниятен саклау юлыңда без бер фикердә идек.

Миңа Марат абый белән бергә бик күп җыелышларда, корылтайларда, митингларда, халыкара форумнарда катнашырга туры килде. Татарлар яшәгән төбәкләргә, хәтта чит илләргә дә без еш кына бергә бара идек.

Татарстан Югары Советында биш ел буе бергә, бер комиссиядә эшләүне инде әйтеп тә торасы юк. Шушы елларда алып барган күзәтүләремне Марат абыйның холык-фигылен ачарлык кайбер истәлекле вакыйгалар аша укучыларым белән дә уртаклашырга булдым.

Марат абыйның төп сыйфатларыннан берсе—ул бик кешелекле, киң күңелле һәм зыялы кеше иде. Ул үз янындагыларны беркайчан да авыр хәлдә калдырмый иде, киресенчә, вакыты белән үзен-үзе кыен хәлгә куеп булса да, башкаларга ярдәмгә ашыга иде. Хәтеремдә, 1989 елны беренче тапкыр «Хәтер көне» уздырырга уйладык. Әмма Татар иҗтимагый үзәге җитәкчелеген Казан шәһәр Советына чакырып, «Хәтер көне»н уздыруны катгый рәвештә тыйганнар. Онытмагыз, бу бит әле коммунистлар заманы, бөтен нәрсә тыелган заман, ә монда ниндидер милләтчеләр гомер булмаган «Хәтер көне» уздырырга йөриләр! Бу вакытта мин Бакуда идем һәм үзем белән бергә «Хәтер көне»н уздырырга берничә әзәрбайҗан мулласын да алып кайткан идем. Инде нишләргә? Чакырулар таратылган, хәбәр киткән һәм халык иртәнге якта ук Кремль каршына, Муса Җәлил һәйкәле янына җыела башлады. Ә Иҗтимагый үзәк җитәкчеләре юк.

Килгән халыкны сафларга тезеп куйдык та, тәкъбир әйтеп, татар тарихында беренче тапкыр Казан Кремленә үтеп кердек. Милиция бездән дә күбрәк, безгә борылырга да ирек бирмиләр. Сөембикә манарасы янында әзәрбайҗан муллалары «Ясин» чыктылар, мин «Казан бәете»н укыдым. Гөлзадә Сафиуллина мөнәҗәт әйтте. Шунда ниндидер провокация килеп чыгып, милиционерлар безне кыйный башламасыннармы?! Инде нишләргә, ике як та кызды, киңәшергә милли хәрәкәт җитәкчеләре дә юк... Шул вакытта, җир астыннан үсеп чыккандай, ярсыган төркем уртасында Марат абый пәйда булды. Ул тегеләрнең үзләрен провокациядә гаепләп, безне яклый башлады. Аларга татар халкының фаҗигале тарихын анлатты, милләтнең әби-бабаларны дога белән, җылы сүз әйтеп искә алырга хакы барлыгын әйтте, «Моның өчен безгә беркемнең дә рөхсәте кирәк түгел!»—диде. Милиционерлар чигенергә мәҗбүр булдылар, без исә «Хәтер көне»н дәвам иттек...

Зур җыелышмы, кечкенәме, зур эшме, кечкенә генә бер акцияме—әгәр милләт язмышына кагыла икән, Марат абый аларның берсен дә калдырмый иде. Кайвакытта хәтта саклык чараларын да онытып җибәрә иде. 1991 елның маенда, без мәйданда сәяси ачлык игълан итеп ятканда, бер төркем милләтчеләр Әлмәткә, «Дуслык» нефть үткәргечен символик рәвештә ябарга митингка киттеләр. Алар арасында Марат абый да бар иде. Кайтканда, әлеге урыс шоферлары провокация оештырып, милләтчеләрне бик каты кыйныйлар. Вафирә ханымның кулын сындыралар, Айдар Хәлимнең маңгаен яралар, Рабит Батулланы кыйнап ташлыйлар... Күкрәгендә депутат значогы булуга да карамастан, чал чәчле Марат абыйны да кыйныйлар. Әмма Марат абый барыбер алар белән кешечә сөйләшүләр алып бара, урысларны тынычландыру өчен бөтен көчен куя, нәтиҗәдә, бу бәрелеш зур канлы вакыйгага әйләнми.

Гомумән, нинди генә көтелмәгән хәлдә калсак та, Марат абыйның иң беренче эше—ике якны да тынычландыру, көйләү, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышу була торган иде. Әмма бу Марат абый үз позициясеннән чигенгән, үз фикереннән кире кайткан дигән сүз түгел иде, ул, Себер татарларына хас бер үҗәтлек, сабырлык белән, барыбер әкрен генә үзенекен эшли, үзенчә эшли иде...

Беренче тапкыр чит илгә дә мин Марат абый белән бергә чыктым. 1990 елның май ае иде, бу СССР заманы һәм чит илләргә чыгу да шактый зур каршылыкларга очрый иде. Безнең белән дә шулайрак булды. Безне әле ел башында ук төрек милләтчеләре ГФРга, бик зур төрек-ислам корылтаена чакырганнар иде. Марат абый белән икебез дә депутатлар булуга карамастан, ярты ел буе документларыбызны тоткарладылар, нәтиҗәдә, мартта буласы корылтайны төрекләр безнең өчен май аена күчерделәр. Бары тик Марат абыйның тырышлыгы аркасында, аның элемтәләре аша гына без Германиягә китә алдык. Безнең Германиядә үткән бу көннәребез гаять эшлекле, мәгънәле, файдалы булды. Европа илләреннән милләтчеләр, Ислам хәрәкәте лидерлары, иҗади интеллигенция җыелган иде. Без бер генә көнебезне, бер генә сәгатебезне дә бушка уздырмадык. Без биредә, беренче тапкыр, легеңдар шәхесебез Гали Акыш белән очраштык. Мюнхен шәһәрендә «Азатлык» радиостанциясендә булып, чыгышлар ясадык, сугыштан соң биредә калган Идел-Урал татарлары белән очрашып сөйләштек, алардан күп материаллар алдык. Безгә Марат абый белән зур корылтайларда чыгыш ясарга, татар милләте, Татарстан турында беренче тапкыр халыкара трибунадан үз сүзебезне әйтергә насыйп булды. Күп илләрнең матбугат чаралары, радио, телевидение безнең эшебезне яктыртып барды. Без ул чакта ук, бөтен дөнья алдында, Татарстанның иреккә, бәйсезлеккә лаек икәнлеген һәм шуның өчен көрәшүен әйттек.

Марат абыйның күңеле бик тиз тула иде. Германиянең Аусбург шәһәрендә без Кырым татарларының «Хәтер көне»ндә катнаштык, өйләрендә кунак булдык, үзара бик якынайдык. Марат абый алар белән аерылышканда бик елады, һәрберсен аерым-аерым кочып елады... Казанда да ул Кырым татарларын гел үз тирәсенә тартты, аларга гел ярдәм итәргә тырышты. Марат абый Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәгендә беренче булып Кырым татарлары секциясе эшли башлады, без Кырым татарлары белән бәйле барлык вакыйгаларны митинг һәм пикетлар белән билгеләп үтә идек.

Марат абый беркайчан да «Мин кем!» дип йөрмәде. Әйткәнемчә, аңа эшнең зурысы да, кечесе дә, кешенең дәрәҗәлесе дә, гап-гадие дә бертигез иде. Казан дәүләт университеты доценты, ТИҮ җитәкчесе, Татарстан халык депутаты булуына карамастан, аның өе еш кына кунакханәне хәтерләтә иде. Милли мәсьәлә буенча Себердән киләләрме, Кавказданмы, авыл татарлары килеп керәме—аның өе барысы өчен дә ачык иде. Марат абыйның күп вакыты читтән килгән татарлар белән сөйләшеп, аларның йомышларын йомышлап, шул татарларга ярдәм итеп үтә иде. Ул беркайчан да кешедән арымады, туймады, алар өчен яшәде, алар белән бергә яшәде. Ул коттеджларда да тормады, гап-гади өч бүлмәле шәһәр фатирында яшәп ятты, аның кечкенә генә бер машинасы бар иде, анда да күбрәк малайлары йөри иде. Әмма Марат абыйның бик күп кешеләрне көнләштерерлек, сокландырырлык бер байлыгы бар иде, ул—хатыны Рәшидә апа. Чын татар зыялысы, күп еллар чит илләрдә укыткан, Марат абый белән бергә югары белемле ике ул үстергән, искиткеч акыллы оныклар тәрбияләгән Рәшидә апа безнең күпләребез өчен матурлык, сабырлык һәм зирәклек үрнәге булып тора. Аллаһы Тәгалә ир-атны бәхетле итәргә теләсә, аңа менә шушындый хатын бирәдер, мөгаен...

Мин әле 1990 елның 30 августында, төнге сәгать унберенчедә Декларация кабул иткәч, урамдагы халыкның Марат абыйны Югары Совет бинасыннан митинг була торган урынга кадәр кулларына күтәреп алып баруларын хәтерлим. Татар улларыннан тагы кем күргәне бар бу кадәр кадер-хөрмәтне? Милләтнең болай олылавын ханнар да, байлар да күрмәде, мондый зурлауны бары тик бәйсезлек өчен көрәшкән милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе Марат абый Мөлеков кына күрде...

Әмма һәр талантлы татар баласы кебек, кадер белән бергә кадерсезлекләр дә күрде Марат абый. Ул җитәкчеләр'белән дә килешеп, уртак тел табып эшләргә тырышты, әмма, шуңа карамастан, зур сәясәттә алар аны бер читкә этеп калдырдылар. Бу хәл 1995 елда, Марат абый икенче тапкыр Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка чыккач булды. Казан хәтле Казан бәйсезлек өчен көрәшкән кешене, Мөлеков кебек милләтчене депутат итеп сайлыймы соң инде?! Башкалар авыл районнарыннан тыныч кына депутат булып үткәндә, Марат абыйны Казанда карап торып дөрләтеп яндырдылар. Шуннан соң аның бик нык күңеле төште һәм шул төшүдән ул инде сәясәтче буларак башка күтәрелеп китә алмады. Өстәвенә, Марат абыйга төрле яктан басым ясап, тарткалап-йолыккалап тордылар. Без Марат абыйны җитәкчелеккә артык ышануда, аларга таянуда гаепләсәк, Марат абый тирәсендәгеләр аны безгә якынайтмас өчен барысын да эшләделәр.

Соңгы елларда Милли Мәҗлес һәм «Иттифак» партиясе уздырган корылтайларда катнашмады ул. Әмма үләр алдыннан Марат абый барыбер безнең янга килде. Бу хәл 1997 елның май аенда—Милли Мәҗлес сессиясендә булды. Без бераз эшләгәч, Марат абый килеп кереп, арткы рәтләрнең берсенә барып утырды. Милли Мәҗлес рәисе Айдар Хәлим бу турыда халыкка җиткерде. Зал аягүрә басып, Марат абыйга кул чаба башлады. Без Марат абыйны президиумга чакырдык. Әмма ул түргә үтмәде, арткы рәттә утырып калды... Бәлки, ул үзе бөртекләп туплаган шушы милләтчеләр белән түрдән торып түгел, бер читтән генә бәхилләшергә уйлагандыр. Тын гына үзенең фатихасын биргәндер...

Фәүзия БӘЙРӘМОВА
"Казан утлары" № 2,2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013