Бүген Әдипләр: Рәшит БӘШӘР. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Рәшит БӘШӘР

КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...

Мирһади Разов
(М.Разов. "Моңлы биләү". КАМАЗ китап нәшрияты. 1994.)
Мирһади Разов шигырьләре белән мин беренче тапкыр республика газеталарында, әдәби журналларда очраштым. Егет үзенә генә хас моң-сагышлары, куану-борчулары, самимилеге һәм эчкерсезлеге белән сокландырган иде мине.
Әдәбиятка килгән һәркем кызыксыну уята. Алга таба нишләр? Иҗаты ниндирәк юнәлештә үсәр? Әйтер сүзе ни чамалырак икән? Шагыйрь камилләшкән саен, сорауларыңа да җаваплар табыла тора. Тора-бара аның шигырьләрен бергә җыеп укып карау теләге көчәя. Ул көн озакламый килде. Татарстан китап нәшрияты "Беренче карлыгачлар" исемле күмәк җыентык бастырып чыгаргач һәм анда Мирһадиның бер бәйләм шигырьләре белән очрашкач, мин тагын бер кат сөендем.
Озакламый аның үзен дә очраттым. "Ләйсән" әдәби берләшмәсе утырышларына бик теләп йөри ул. Күзгә артык бәрелеп тормас, тыйнак, аз сүзле.
Шәмдәлемдә ялкын калтырана: 
Сүнде дигәч, кабат кабына. 
Керфекләрне татлы йокы баса: 
Һаман яңa сүзләр табыла.

Күп калмады инде яктырырга, 
Тәрәзәмә кага таң җиле. 
Офыкларның алсу елмаюын 
Көтә инде минем җан - тиле!

Шушы мәлнең моңсу рәхәтлеге! 
Салкынлыгы көзге таңнарның! 
Елашуы тәрәз артымдагы 
Сандугачсыз калган таңнарның.
Ул шигырь укый. Шигырь тулы моң... Төгәл табылгай аһәң... Фикер һәм хис тыгызлыгы... Шигырь тыңлыйм, ә күз алдында тәрәз артындагы сандугачсыз таллар тирбәлешә. Көзге бушлык җанны куырып-куырып ала.
Мирһади - җырлы-моңлы Актаныштан. Аеш авылыннан.
Балачак... Армия... КАМАЗның агрегатлар заводы... Муеннан майга батып заводта кайнаулар. Күпләгән татар егетләренең уртак язмышы. Үз-үзеннән канәгать булмау хисе аны Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә китерә. "Нур" газетасында эшли.
Бертуктаусыз иҗат итү яшь шагыйрьгә уңышлар китерә. Егет, 1984 елда үткәрелгән республика шигърият турнирында катнашып, өченче урынга лаек була. Язучылар берлеге әгъзасы итеп тәкъдим ителә.
Мирһади шигырьләрендәге төп темалар - туган як, яшьлек, мәхәббәт һәм, әлбәттә, әнкәйләр турындагы шигырьләр. Болар шигъриятнең мәңгелек темалары. Заманында партия, комсомол, КАМАЗ төзүчеләр, эшчеләр турында "заказной" шигырьләр дә аз язылмады. Яшерен-батырын түгел, бик күпләр шуның белән дан казанды, төрле мактаулы исем-дәрәҗәләр алды. Мин шуңа шат: Мирһади ул ямьсез шаукымга кушылмады. Үз ният-хыялларына тугры калган егет кабаланмый-нитми генә туган җиргә мәдхия җырлады. Үзенчә җырлады. Башкаларны кабатламады. Шагыйрь бәхете шул түгелмени?!
. ..Вакыт узды... Көннәрдән-беркөнне Мирһади безнең нәшриятка бер кочак шигырьләрен күтәреп килде. Саллы гына кулъязма белән танышып чыккач, егеткә янә рәхмәтле калдым. Әлбәттә, киңәш-фикерләр дә әйтелде.
КАМАЗның мәдәният фондына мөрәҗәгать иттек. Фонд җитәкчеләреннән Мирһадиның китабын чыгаруда акчалата ярдәм итүләрен үтендек. Үтенечебез җилгә очмады, безне аңладылар.
Һәм менә нәтиҗәсе: шушы көннәрдә генә Мирһади Разовның "Моңды биләү" исемле беренче мөстәкыйль китабы "КАМАЗ" нәшриятында дөнья күрде. Шактый күләмле, рәссам Рәис Шаһи бизәгән бу китап шигърият яратучыларны битараф калдырмас, дип ышанам. Шагыйрь күңелендәге җылылык башкаларга да күчәр, бүгенге авыр тормыштан арыганнарның җанында киләчәккә өмет уятыр.Шагыйрь әйтмешли:
Үз-үзеңне табар өчен, 
Кеше булып калыр өчен, 
Бирелгән бит бу гомер.
Рәшит БӘШӘР,
"КАМАЗ" нәшрияты мөхәррире.
"Аргамак" журналы №8, 1994


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013