Бүген Әдипләр: Мирһади Разов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мирһади Разов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Мирһади Разов Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 нчы елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туып-үсә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 9-10 классларда Актанышның үзендә укый. Мәктәп елларында ук әдәби иҗат белән кызыксына. Шигырьләр яза. Аның беренче әсәрләре "Яшь ленинчы", районның "Игенче даны" газеталарында һәм "Ялкын" журналында басыла.
Мирһади Разов 1979 елда Чаллыга килә, КАМАЗда эшли башлый. Аннан армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң кабат Чаллыга әйләнеп кайта. КАМАЗда эшләгәндә М.Разов Казан дәүләт университетының филология факультеты журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. М.Разов заводта эшләгәндә үк әдәби иҗат белән бергә республика гәзит-журнадларына мәкаләләр дә яза. КАМАЗда татар телендә "Нур" гәзите чыга башлагач, аны бирегә эшкә чакыралар. Мирһади гәзиттә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.
Яшь автор шигырьләр язу белән бергә җыр ткстлары да яза башлый Һәм шактый уңышка ирешә. Композиторлар белән элемтәсе ныгый.
Мирһади Разов университетны уңышлы тәмамлый. Бу вакытка инде аның "Беренче карлыгачлар" җыентыгында шигырьләре дөнья күрә һәм аерым "Моңлы биләү", "Җиләкле җәй" шигырьләр китабы басылып чыга.
Мирһади 1994 нче елда "Нур" гәзите редакциясеннән "Бигеш" аэропортына махсус тикшерү бүлегенә инспектор булып эшкә урнаша. Анда 2 ел эшли. Журналистика аны кабат үзенә тарта, Чаллы телевидениесенә эшкә килә, Ул биредә "Кыйбла", "Әйлән-бәйлән", "Чаллы утлары", "Шигъри дулкын" кебек дини, мәдәни, әдәбият темаларын яктырткан тапшырулар алып бара.
Мирһади Разовны 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.
Бүгенге көндә авторның 300 дән артык җыры бар, болары - композиторлар көй язганнары гына.
Шагыйрь күбрәк туган җир, газиз ана, мәңгелек тема - мәхәббәт турында яза. Соңгы вакытларда балалар өчен дә матур шигырьләр иҗат итә башлады.
М.Разов хәзер үз җырларының яңа җыентыгы өстендә эшли. Мирһадиның 1996 елда шәһәрдә зур иҗат кичәсе булып узды, 2005 нче елда Актанышта. Хәзер Мирһади Разов Чаллы телерадиокомпаниясендә өлкән мөхәррир булып эшли. "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнде. Өйләнгән. Улы, кызы бар.
М.Разов тарафыннан нәшер ителгән китаплар һәм кайбер әсәрләр: 1. "Беренче карлыгачлар" (шигырьләр) Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988.
2. "Идел". (Алманах). Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1978.
3. "Казан утлары" журналы (шигырьләр). № 6, 1991.
4. "Идел" журналы. №5, 1991.
5. "Моңлы биләү" (шигырьләр). КАМАЗ нәшрияты. Чаллы, 1993.
6. "Чаллы сиреньнәре" (аудиокассета). Җырлар. "Бизнес-рекордс", 1997.
7. "Җиләкле җәй" (җырлар). Чаллы, 2004.

Аның турында

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018