Бүген Әдипләр: Рауль Мир-Хәйдәров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рауль Мир-Хәйдәров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Рәмзия Мусина
Рауль Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Актүбә шәһәренең Мар-тук бистәсендә туа. 1956 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Актүбә тимерь-юлчылар техникумына укырга керә. 1968 елда ул читтән торып Ташкент политехника институтын тәмамлый. Инженер-төзүче белгечлеге алганнан соң, 1961 елдан 1980 елга кадәр Ташкент шәһәрендә төзелеш оешмаларында эшли. 1980 елда Р.Мир-Хәйдәров төзелеш эшен ташлый һәм төп вакытын әдәби иҗатка багышлый, профессионал язучы булып китә.
Рауль Мир-Хәйдәров үзенең «Полустанок Самсона» исемле беренче хикәясен 1971 елда яза. Шушы елны ук әлеге хикәя «Родники» исемле Мәскәү альманахында һәм «Молодая Гвардия» нәшриятында басылып чыга, Бөтенсоюз радиосына яздырыла.
1975 елда Р.Мир-Хәйдәров яшь язучыларның VI Бөтенсоюз съездында катнаша. Съезд йомгаклары буенча аның «Голубые самосвалы» дигән икенче хикәясе «Мы — молодые» исемле Мәскәү альманахында дөнья күрә.
1975 елда яшь язучының «Полустанок Самсона» исемле беренче китабы Ташкент шәһәренең «Еш Гвардия» нәшриятында басылып чыга.
1976 елда «Молодая Гвардия» нәшрияты аның «Оренбургский платок» китабын нәшер итә.
1988 елда дәүләт структураларының югары катламында ришвәтчелек турында «Пешие прогулки» романы басылып чыкканнан соң, аңа һөҗүм оештырыла. Ул очраклы рәвештә исән калып, гомерлеккә II группа инвалид булып кала. Шуннан соң аңа Ташкентта яшәү авырлаша, чөнки язучыны янап, куркытып торалар. «Судить буду я» романына зыян салалар һәм ул Мәскәү шәһәренә күчәргә мәҗбүр була.
Рауль Мир-Хәйдәров илнең төп нәшриятлары саналган «Молодая Гвардия», «Советский писатель», «Художественная литература» нәшриятларында утыздан артык китап бастыра.
Аның китаплары чит телләргә һәм СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Татар, грузин, каракалпак, үзбәк телләрендә чыккан китаплары бар. Р.Мир-Хәйдәровның проза әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителә.
Ул — СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премия лауреаты (1989), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1999).
Р.Мир-Хәйдәров — 1975 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Иртәләгән сагыш: роман, повесть / кереш сүз авт. С.Алиханов; тәрҗ. М.Шабаев, В.Зыятдинов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 447 б. — 5000 д.
һәрнәрсәгә — акчалата: роман, хикәяләр / тәрҗ. М.Шабаев. — Казан: Татар. кит. иошр., 2005.— 383 б. — 3000 д.
* * *
Такая долгая зима: рассказы. — Ташкент: Еш Гвардия, 1978. — 150 с. — 30000 экз.
Путь в три версты: рассказы. — М.: Мол. Гвардия, 1979. — 250 с. — 50000 экз.
Знакомство по брачному объявлению: повести. — М.: Мол. Гвардия, 1980. — 400 с. — 100000 экз.
Жар-птица: рассказы. — М.: Мол. Гвардия, 1984. — 400 с. — 100000 экз. Чти отца своего: повести, рассказы. — М.: Сов. писатель, 1987. — 470 с. — 100000 экз.
Седовласы с розой в петлице: романы, повести. — М.: Сов. писатель, 1988. — 600 с. — 100000 экз.
Пешие прогулки: роман. — М.: Мол. Гвардия, 1988. — 208 с. — 3000000 экз. (18 изданий.)
Двойник китайского императора: роман.—М.: Мол. Гвардия, 1989.—210 с. (15 изданий.)
Масть пиковая: роман. — М.: Сов. писатель, 1990. — 520 с. — 150000 экз.
Налево пойдешь — коня потеряешь: романы, повести. — М.: Сов. писатель, 1990. — 450 с. — 100000 экз.
Собрание сочинений. — 1 т. — М.: Худож. лит., 1990. — 670 с. — 250000 экз.
Судить буду я: роман. — Ростов: Рост. кн. изд-во, 1991. — 470 с. — 150000 экз.
Собрание сочинений: в 4-х томах. — М.: Голос, 1992-1993.
1 т.: роман. — 1992. — 400 с. — 100000 экз.
2 т.: роман. — 1992. — 450 с. — 100000 экз.
3 т.: роман. — 1993. — 450 с. — 75000 экз.
4 т.: роман. — 1993. — 450 с. — 75000 экз.
Собрание сочинений: в 3-х томах. — Харьков: Грампус Әйт, 1995. — 800 с. — 100000 экз.
1 т.: роман.
2 т.: роман.
3 т.: роман.
Собрание сочинений: в 4-х томах. — Днепропетровск: Южная Пальмира, 1996. — 100000 экз.
1 т.: роман. — 500 с.
2 т.: роман. — 500 с.
3 т.: роман. — 525 с.
4 т.: роман. — 525 с.
За все — наличными: роман. — М.: Центрполиграф, 1997. — 450 с. — 100000 экз.
Масть пиковая: роман. — Казань: Идел-Пресс, 2004. — 336 с. — 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Л ат ы й ф и Ф. Ул безнең татар // Казан утлары. — 1998. — №4. — 13-14 б.
Мостафин Т. Саңгырауга аңлатудан файда юк // Идел. — 2001. — № 6. — 18-196.
С и б ат Р. Хәтер һәм мәхәббәт // Казан утлары. — 2001. — № 8. — 144-156 б.
С и б ат Р. Гаҗәеп кеше // Мәйдан. — 2004. — № 8.— 186-189 б.
Журналның Рауль Мир-Хәйдаров иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2004. — № 8. — 5-204 б.
Хатунцев В. Уметь или неуметь? //Комсомольская правда. — 1976. — 2 февр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013