Бүген Әдипләр: Минзифа Хөснетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Минзифа Хөснетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Гали Хуҗи
Наилә Хөрмәтова
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова

Минзифа Мингалим кызы Хөснетдинова 1928 елның 24 октябрендә Лениногорск районы Куакбаш авылында туа. Беренче язмалары «Ватаным Татарстан» газетасында дөнья күрә. «Ана йөрәге», «Ана бәхете», «Ана язмышы», «Йөгерек уйлар», «Шиңмәс гөлләр» һәм «Онытылмас мизгелләр» китаплары авторы. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Әлмәтем, йөзек кашым

Синдә тумасам да, Әлмәт, 
Мин синдә гомер иттем. 
Тормыш юлына уралган 
Гомер йомгагын сүттем.

Бер кечкенә авыл иде, 
Хәзер — Әлмәт каласы. 
Үткәннәр һич онытылмый, 
Йөрәкләрдә ярасы.

Күз алдымда үсте кала, 
Минем дә өлешем бар. 
Барсын кул белән эшләдек, 
Тәннәрдән чыкканчы пар.

Бисмилла белән башладым 
Салган бер нигез ташын. 
Измәләр ташыган чакта, 
Күзләрдән чыкты яшем.

Халкың тырышып эшләде, 
Күңел ялкыны белән. 
Әлмәтем даннар яулады 
Кара алтыны белән.

Бүгенгесен язып тормыйм, 
Һәркемнең күз алдында. 
Матурлансын, чәчәк атсын 
Киләчәктә тагын да.

Үзем эшләгән өйләрдә 
Мин таныйм Чупай ташын. 
Горурланам синең белән, 
Әлмәтем, йөзек кашым!

Әлмәтемә

Буш җирләрдә үскән тигәнәкләр, 
Алабута, әрем кырында — 
Языйм әле - әкият иле кебек
 Калкып чыккан Әлмәт турында.

Шушы төштә, палаткалар корып, 
Эш башланган буп-буш далада 
Берәм-берәм йортлар төзелде дә, 
Әверелде зур бер калага.

Юл буена, җепкә тезгән кебек, 
Агач төртте кеше куллары. 
Яшеллеккә чумды урамнары, 
Әйтерсең лә урман юллары.

Асфальт җәйгән матур төз урамнар, 
Тирә-ягы гөлләр түтәле. 
Күңелләргә сүнмәс шатлык бирә, 
Шул юллардан син бер үт әле.

Көмеш яңгыр тамчылары юа 
Агач яфракларын, гөлләрен.
Сине үстерде, Әлмәт, ул-кызларың, 
Иңнәренә куеп иңнәрен.

Бик күп милләт яши бу калада, 
Бертугандай тату, дус булып. 
Бердәм хезмәтләре калкып чыкты, 
Ил өстенә якты нур булып.

Кара алтын чыганагы бит ул, 
Шуңа матур, данлы Әлмәтем. 
Шәһәр генә түгелсеңдер, гүя 
Син бит - минем зур мәмләкәтем.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013