Бүген Әдипләр: Минзифа Әхмәтшина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Минзифа Әхмәтшина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Минзифа Әхмәтшина
Минзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган. Шигырьләр, хикәяләр яза. «Мәхәббәт дастаны», «Күңелем канаты», «Хыялымда кайтам», «Сары яулык» китаплары авторы. Әлмәт дәүләт нефть институтының «Ял һәм сәламәтләндерү үзәге»ндә (ДОЦ) «Әдәби кунакханә» һәм Әлмәт Язучылар оешмасы каршында эшләүче С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәләре җитәкчесе.
Минзифа Әхмәтшина 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. Әлмәт шәһәрендә яши.

Сары яулык

Исеңдәме, яшьтәш, дисәләр,
Күзләр зәңгәрләнә төшәләр…
И.Юзеев


Ике зур сумка тутырып эштән кайтып килүче Наилә подъезд төбендәге утыргычта аңа карап елмаеп торган ир-атка игътибар да итмәде. Үзенең олы юбилей кичәсенә әзерләнеп, мәшәкатьләнеп йөргән чагы. Илле бише тула. Күзенә ак-кара күренми. Кунаклар күп булачак, бергә эшләгән хез­мәттәшләре, дуслары, туганнары җыела. Борчыла, берле-икеле дус кызлардан кала кунак төшергәне булмады шул. Туган көн бәйрәмен, гомумән, яратмый, төче сүзләр, чәчәкләр…
Туган көне дә кайсысы микән әле аның? Илле икенче елның апрелеме, әллә сиксәненче елның октябреме. Әфганстанда узган биш ел, һәм ул көннәр… Ул көннәрдә, үл төн­нәрдәме? Чем-кара чәчләре көмеш төсендә кайтты Наиләнең, исәнлеге дә ташка үлчим генә. …Яраларын бәйләп кенә калмады, операциясен дә ясады, үлеменнән дә алып калды бик күпләрне яшь хирург кыз. 33 нче частьтагы коточкыч хәлне искә төшергәндә әле дә чәчләре үрә тора, тәннәре чымырдап китә.
Бер кичне егерме җиде солдатны китерделәр, ярым үле, ярым тере иде алар. Кычкырып кына түгел, ачыргаланып елады Наилә. Үзенең аларны үлем тырнагыннан алып кала алмас көчсезлегеннән дә, сөлек кебек сылу ир-ат – кемнеңдер газиз баласы, ире, якыны, сөйгәненең яшәүгә өмете юклыгына инанып та елады… Ыңгырашып, саташып кычкыруларга ямьсез сүгенүләр кушылып, ярдәмгә ашыккан шәфкать туташларын аяктан екты. Иртәгә авыр яралыларны район үзәгенә алып китәргә тиешләр. Авырту-газапларын беразга гына тынычландырып, беренче ярдәм күрсәттеләр дә бит…
Ял итеп алырга башларын мендәргә тидергәндә таң яктырып килә иде инде. Тик мендәргә тиеп өлгерде микән башлар...
…Ике шәфкать туташы белән подвалда ярдәм көтеп алты тәүлек ятты Наиләләр. Бәхеткәме, исән калуларына бер сәбәп булдымы, ике сәгать кенә булса да тавыш ишетелмәс дип, медикаментлар саклана торган кечкенә бүлмәгә, идән астына төшеп яткан кызлар "үле йокысы"на чумып, өстәге хәлләрне сизми калды. Янгын күз ачып йомганчы чолгап алды лазаретны. Беркем белми калды, беркем ярдәм итә алмады, яралылар ярдәм сорап акыра-кычкыра тереләй янды. Наиләләр калган бүлмә­нең чыгу юлындагы люкны ачып булмаганлыктан, бөтен өметләре Бөек көч – Аллаһы Тәгаләнең үз кодрәтендә иде. Караңгы "баз"да ике литр спирттан кала эчемлек тә юк, ризык, кабымлык турында хыялланырга да юк иде. Аннан аларның исән икәнлеген дә өченче төнне, торба шакылдаганнан гына белделәр. Өчесен дә аңсыз килеш табып алдылар. Соңгысын хәтерләми дә Наилә. Шунда агарды чәче. Үлеп терелделәр бит!
Подъезд ишегеннән кереп, икенче катка күтәрелгәч, кемдер җиңеннән тартты кебек, үзе дә сизми почта әрҗәсе янында басып калды. Тиккә генә тукталмаган икән – конверт! Ачкычы кая соң? Ашыга-кабалана сумкасын капшарга кереште. Һаман-һаман югалып торганга гәҗит-журналларны почтадан барып ала ул. Ә бүген? Сәер бер көч туктатты аны! Нинди хат бу?.. Кайчан килгән?..
Бер кулы белән азаплана торгач, сумка төбеннән ачкычын табып алды Наилә. Тимер капкачны ачып җибәрүе булды, хат, дулкын өстендә йөзгән йомычка кебек, як-якка чайкалып таш идәнгә төшеп китте. Конверт тышына зур итеп "Наиләгә!" дигән язу күренеп калды. Иелеп алмакчы иде: "Печате дә, кире адресы да юк!" Әфган тагын үзенекен итте. Кисәктән арттан килеп муен кискән­нәрен үз күзләре белән күргәнгә, һәр адымын, һәр хәрәкәтен сакланып кылырга күнегелгән. Шикләнде, алмады.

"Нәрсә бу? Кемнән?"

Наилә аптырады, нишләргә белмәде. Урлаганда тотылган кеше сыман, як-ягына каранды. "Тугыз катлы йорт, лифты дөбер-шатыр эшләп тора, кем кермәс тә, кем чыкмас, фамилиясе дә язылмаган! ­Дустан дошман күп дигәндәй, конверт кына димә! Әнә, почта белән килмәдемени кеше үтерә торган "порошоклар"? "Наиләгә!" диярләр ул! Мин генәмени Наилә? Фамилиясе дә юк, кешенекедер?!" Башына тагын әллә нинди уйлар килде.
Хат, яшен вакытында аяк астына килеп төшкән утлы шар кебек, Наиләнең "котын" алып, таш идәндә ята бирде.
Чү, лифт ачылды!
– И, Марат, син икәнсең, сумкаларымны подъезд идәненә куясым килмәгән иде, шушы конвертны гына алып бирче, зин­һар?
– Шәһәргә киләләр дә кеше булалар, кем икәнлекләрен оныталар, – дип мыгырданды соңгы айларда бик сирәк айнык күренгән Марат, идәндә яткан хатны алып Наиләгә сузганда. Аннан тагын нидер сөйләнә-сөйләнә, калтыранган куллары белән көчкә ишеген ачып, өенә кереп китте.
– Рәхмәт, зур үс! – диде хатын шаяру ка­тыш, күршесенең тупаслыгына исе китмичә. Белә бит ул аның бар дөньяга нигә ачулы икәнен… Юк, усал да, явыз да түгел Марат. Бер көнне һич уйламаганда, ике яшьлек малаен ияртеп хатыны ташлап китте аны. Монысы барып алмый, тегесе кайтмый хәзер. Яхшы ук салгалап йөри торгач, гел айнымаска әйләнде… Менә шулай бала ятим кала, ә ир-ат? Ир-ат… әрәм була. Кулындагы конвертны да онытып, әнә шулай әрнеп калды Наилә күршесе Марат артыннан.
Кабаланып хатның адресын, печатен барлады, әмма хат тышында чыннан да "Наиләгә!" һәм кечкенә хәрефләр белән "Наилдән" дигән сүзләрне укыды.
"Наил!? Ничек? Каян?" Наилә сискәнеп китте. "Ни гомер бит!" Яшен тизлегедәй күз ал­дыннан мәктәп еллары, балачагы, яшьлеге үтеп китте. Бу мизгел шул чаклы тиз булды ки, тамырлары буйлап кайнар кан таралды да, аңын яктыртып балачакка алып китте.
…Әнә, алсу күлмәк кигән Наилә яшел чирәмнән ялан тәпи атлый. Янәшәдә сыйныфташы Наил аның туфлиләрен тоткан… Алар сөйләшә-сөйләшә соңгы кыңгырау кичәсеннән кайталар…
Ачкыч тота алмаслык булып калтыранган куллары янә күршесе Маратны искә төшерде. "Мин бит… мин айнык бит! Ә нигә минем кулларым калтырый? Нишлим мин? Наил? Кая син? Үз кулларың белән китердеңме хатыңны? Нигә адрессыз ул?"
Ишеген ачып өй эченә узган Наилә сумкаларын урнаштырып та, өстен салып та тормады, хатны ачарга кереште. Ерак яшьлеккә алып киткән ап-ак конверт, очкыннар чәчеп торган утлы күмер кебек, кулын өтә иде… Аның эчендә хат та түгел, ә ниндидер кабарынкы әйбер икәне дә кулга сизелеп тора. Наилә кипкән иреннәре белән: "Наил, Наил?!" – ди-ди, аптырый-каушый конвертны ачып җибәрде. "Чү, җил дә исмәде ич!" Наиләнең күзләре тагын да зуррак булып ачылды, ул:
– Ә-ә!.. – дип кычкырып җибәрде.
Кояш төсле җете сары җирлеккә әфлисун төсендәге көзге яфраклар төшкән… капрон яулык! Ул конверт эченнән шуып кына төште дә: "Ниһаять, күрештек!" – дип, кочып алган сыман, Наиләнең аяк битенә сузылып ятты. Үзенең барлыгын сиздереп, йөрәге урталай киселдеме, каты итеп чәнчеп алды, әллә еракта, яшьлек ярларында калган үз яртысын кабат китереп ялгап куйдылармы аңа, әллә нишләде. Наилә иелеп ефәк яулыкны алды да хәле китеп ишек катына чүкте.
…7 март көне иде. Җиде чакрым араны күрше авылга йөреп укыйлар Наиләләр. Иртәнге автобус соңарып килгәнгә, дәресләр әллә кайчан башланган, мәктәптә тынлык хөкем сөрә. Йөгерүдән сулуларына капкан кызлар-малайлар шабыр-шыбыр килеп, сыйныфларга таралышты. 10 "Б"да усаллыгы белән бөтен мәктәптә дан тоткан тарих укытучысы Мәрьям апалары икән.
– Керегез, әйдә, керегез әле! Шыбырдашмый гына утырышыгыз! – диде "лыш-лыш" борын тарткан укучыларга сөзеп карап Мәрьям Соруровна, аннан:
– Сорап карыйм әле мин сездә-әә-ән! Вакыт бик тар, – дип тә өстәде. Өсләрендәге салкын да сүрелмәгән "яңа килүче­ләр"­нең башлары парта астына ук сеңде.
– Фәхриева, әйдә син сөйлә!
"Бетте баш!" – яшен тизлегендәге уй ми­ен ярып узды Наиләнең. "Нәрсә үттек соң әле без кичә, нәрсә укыдым соң мин кичтән?"
Укымыйча дәрескә килгәне юк та соң, фикерләре таралган чак бит! Ишектән килеп кергәч тә Наилнең матур карашыннан югалып калды ул. Сыйныфка бер чибәр егеткә кызлар сыланырга гына тора, ә Наиләнең, әлегә кадәр бик ошатып йөрсә дә, керфек астындагы шомырт күзләрен тутырып Наилгә карарга батырчылык иткәне юк. Бүгенгесе, һич көтмәгәндә, һәм иң тәүгесе булганга аякларын хәлсез, үзен аңсыз итте ләса! Ә Наил Наиләгә текәлеп карап елмайды да, әллә нәрсә дип, ишарә дә ясаган булды бит.
Наилә фикерләрен җыеп сөйли башлаганны Мәрьям апа көтеп тә, сөйлә инде, дип ялынып та тормады:
– Ишектән кергәндә үк "күзеңне туздырып" Хамадъяровка карадың. Онытылырсың да шул. Кая, нәрсә ымлады ул, нәрсә качырасыз анда?
Укытучы ашыга-ашыга килде дә, Наиләне этеп диярлек, парта астына тыгылды… Аннан дүрткә таслап куйган "Социалистик Татарстан" гәҗитен тартып чыгарды.
– Ә-ә, һм-м! – диде сузып кына. – Молодец, Хамадъяров! Менә ничек икә-ән! Үзең беравыз сүз сөйли алмадың, Наиләгә соңгы хәбәрләрне гәҗите белән үк алып килгәнсең. Гыйшык-мыйшык дисез инде алайса?
Дәрестәгеләр шым булды.
"Әйе шул! Мәрьям апалары соңгы хә­бәрләр туплап укып килергә кушкан иде…"
Укытучы, олы бер ачыш ясагандай, эре-эре атлап такта янына килде дә, кулындагы гәҗитен селки-селки:
– Аны укып килергә иде…
Шул чак озак көткән кыңгырау шалтырады. Әмма берәү дә урыннан торып китәргә базмады, барысының да күзләре гәҗит эченнән җилфердәп идәнгә төшкән сары яулыкта иде… Сыйныф беравык тыныч торды да, кинәт шабырдаша, "чыш-пыш" сөйләшә башлады.
– Тынычланыгыз! Утырыгыз барыгыз да, беркем беркая китми! Йә, Наилә, чыгып ал яулыгыңны! Ал, ал! Бүләк ич, әнә нинди матур, кояш үзе бүлмәгә төште диярсең!
Иренмәде укытучы апа, яулыкны бөгелеп идәннән алды да, бар зурлыгына туздырып сыйныф алдында селкеде. Оятыннан помидор кебек кызарган Наилә ни дияргә белмәде. Нәрсә бу? Кемнеке? Бер сыйныфташларына, бер укытучыга карап аптырады… Беренчеләренең бу хәлгә бик исләре китмәде, чөнки Наилнең күрше партадагы кыздан дәресләр буе күзен алмавын алар күптән белә, ә менә дәрес хуҗасы бөтен сыйныфны "пленга" алды. Дәвамы ничек булыр иде, әмма Наил барысын да үз урынына утыртты:
– Мәрьям Сруровна! Сез дөрес аңламадыгыз. Ул минем гәҗит, тик яулыкны мин… әнигә алган идем.
Аз сүзле Наилне бөтен сыйныф яклап чыкты.
– Мәрьям апа! Хәзер кызлар яулык бәйләми инде.
– Иртәгә 8 Март бит, әнисенә алды ул аны…
"Социалистик Татарстан" гәҗитендәге сары кояш-яулыкны ул көннән соң сөйләүче дә, искә алучы да булмады. Оялчан Наил күрше авылның зифа буйлы, озын керфекләре арасыннан төймәләр булып күренеп торган шомырт кара күзле, икегә бүлеп үр­гән озын толымлы чая кызы – Наиләгә бер авыз сүз дәшә алмый, мәктәпне тәмамлады.
...Наилә сары-кояш яулыкны алып битләренә, иреннәренә тидерде. Ерак балачак – мәктәп елларына әйләнде дә кайтты, әйләнде дә кайтты. Күз алдына туткыллы йөзле, кара бөдрә чәчле, төз гәүдәле һәм һәрвакыт моңлы карашлы Наил килеп басты.
"И, Наил! Белмәдең, белми калдың шул син, ул чакта ук инде чая кызның сине ничек яратканын! Гомер буе саф, бөредә килеш саклады бит ул сиңа булган тәүге мәхәббәтен. Һәрвакыт синең турыда хәбәрдар булды. Армиядән өйләнеп кайтканыңны, аннан аерылышканыгызны ишеткәч тә өметен өзмәде. Менә, марҗа белән тора, дип ишеткәч кенә, күңеленнән сызып ташлаган иде. Ни булды соң? Син кайда, Наил?! Ничә ел бит!
Менә Наил?! Наил дус кына түгел шул. Гомере буе яратты, көтте аны Наилә. Ир-ат сыйфатларын үзенә сыендырып түзәргә, еламаска да өйрәнде, тормышның ачысы-төчесен дә байтак күргәнгә сабыр да була белде. Бүген, менә әле хәзер, ни булды соң аңа?
Кулына ак конверт кочкан Наилә кабат яшьлеккә, мәктәп елларына юнәлде.
…Чыгарылыш кичәсенә әнисе каладан бер казга алмаштырып алсу күлмәк алып кайтты. Сылу тәненә сыланып торган өрфия күлмәкне кигән Наилә бу кичәдә яңа сусылланып пешкән җиләкне хәтер­ләтте. Аның күлмәге башкаларның күз явын алса, үзен тагын да чибәрләтте. Әлегә кадәр бер сүз кушарга оялган Наилгә ни булгандыр, ул Наилә яныннан бер адым да китмәде, күзеннән күзен алмады. Алар гел икәү биеде. Атлап түгел, очып йөрде Наилә. Таң каршыларга авыл башына чыккач, сиңа суык бит, дип, Наил йон фуфайкасын кызның иңнәренә салды. Шул минутта куллар кулга тиеп, күзләр очрашты!.. Нинди суык булсын ди, утлы учакта көйде Наилә, янды, пеште. Бу халәтне алар икесе генә белде. Таң кызыллыгында Наилнең кара туткыллы бите дә кызарып тулышты хәтта.
Биш елга бер шушы җирдә очрашып торырбыз, дип сүзләр куешып, таралыштылар. Җитәкләшеп өйгә кайткач, капка төбендә булды иң кайнары. Наил саубуллашырга дип кулын сузган кызны эх дигәнче кочагына алды да… Үбү булдымы ул, гомерендә бер тапкыр да әнисе "пәп" итүдән кала башканы белмәгән кыз аңлый алмый калды, Наилдән "җилләр исте".
Уку йортларына таралышканчы күрешергә куешкан сүзләр тормышка ашмады. Авыл арасында йөрергә әтисез үскән малайның "матае" булмадымы, әллә авыл егетләре туктатып кисәттеләрме, күрешә алмадылар. Наилә әзерләүләр курсына Казанга китеп барды, аннан институт, хатлар белән дә табышмадылар.
"Наил! Кайда син! Ничек сакладың син бу яулыкны?"
Ерак үткәнгә киткән уйларын бүлеп ишектә кыңгырау шалтырады. Сары яулыгын тоткан килеш, дулкынланудан кем икәнен сорарга да онытып, ишекне ачып җибәрде Наилә һәм тагын ах! итте. Бер кочак сары розалар тотып күрше Марат басып тора иде.
– Да! "Святыня" да уянды бугай, ахырзаман җитә диләр, шулдыр, шулдыр, – дип мыгырданды ул, кулындагы чәчкәләрне аптыраган күзләрен зур ачып тик торган Наиләгә сузып.
– ?
– Менә, мадам! Сезгә бирергә куштылар! Әллә ашыга, әллә ояла. Һм-м! – Марат тамагын кырып куйды.
– Кем иде ул, Марат?
Наилә баскычтан аска йөгерде. Менә хәзер, менә шушы минутта чыкмый калса, бик үкенер, гомер буе үзен гафу итә алмас, бик якын кешесен югалтыр кебек тоелды аңа. Бер кулына сары яулык, икенчесенә сары чәчкәләр тотып атылып килеп чыкты Наилә подъезд ишегеннән урамга. Чыгып та басты, баскан урынында катып та калды. Ишегалдында аңа карап елмаеп чал чәчле Наил басып тора иде…

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018