Бүген Әдипләр: Минсәгыйть Шакиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Минсәгыйть Шакиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Исмәгыйль Шәрәфиев
Минсәгыйть Шакиров

Барыбыз да язмыш кочагында

ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белән әңгәмә.

– Беренче хезмәт хакын ничә яшьтә алдыгыз һәм аны нәрсәгә тоттыгыз?

– Икенче класста укыганда ат көтүе көткән идем. Шул елдан башлап ел саен каникулда ат көтә башладым. Әлеге акча гаилә кирәк-ярагына тотылды инде. Ул чакта колхозда аерым кешегә хезмәт хакы бирү юк иде. Ел беткәндә генә гаиләгә тулаем исәпләп бирәләр. Яшьтәшләремнән гәүдәгә зуррак булгач ышанганнардыр инде. Аннары ул вакытта берничә бригада атын бергә көтәләр, шуңа күрә берничә малай идек. Дөрес, төнге ат көтүендә олылар. Хәер, олылар дигәне дә өлкән класс укучылары инде.

– Догалар беләсезме?

– Беләм. Аллаһеммә сәйидинә... Әле кечерәк вакытта шактый күп дога белә идем. Әнием мулла кызы бит. Ул кириллицада яза белми. Абыстайда укыган. Гарәп графикасында бик яхшы яза. Әле менә күптән түгел, 95 яшендә вафат булды. Әтием сугыш ветераны иде. Ул 70 яшендә, иртә китте. Әниемнең әтисе – гомер буе мулла булып торган кеше 100 гә җитә язган иде. Дөрес, әтинең әтисе дә иртә – 54 яшендә, сукыр эчәгесе шартлап вафат булган. Белмәгәннәр инде: җәй көне, эссе вакытта ишегалдына чыгарып, печән өстенә салганнар. Кояш кыздырганда түзеп кара... Әтиебез кырчылык бригадиры, полевод, хәзергечә әйтсәк агроном була инде, тәмәке тартканга ураза тота алмый. Мин аңа ураза тотып бирә идем. Һич тә гаделлек түгел инде бу. Ничек инде кеше өчен кеше ураза тотарга тиеш?! Ураза беткәч, әти мине бәхилләтә. Арабызда шундый килешү бар: ул миңа эт алып бирә. Безнең этебез юк иде бит. Мин аңа шулай беренче тоткан уразамны “сатып” эт алдым.

– Сез хезмәт юлын журналист булып башлаган кеше. Нишләп журналистиканы бик иртә ташладыгыз: ошап бетмәдеме, очраклы гына килеп эләктегезме, әллә башка сәбәпләр булдымы?

– Журналист булып эшләгән вакытымны үз тормышымда әһәмиятле чор дип исәплим. Фикереңне туплап кешеләргә җиткерә белү осталыгы – теләсә кайсы сәясәтченең гомерлек хыялы ул. Шуңа күрә доклад-чыгышларымны, һәрвакыт дип әйтмим, нигездә үзем язам. Инде кемдер язып бирә икән, мин аны “ботарлап”, киредән үземчә рәтлим. Кәгазьдә укып сөйләргә өйрәнмәгән. Үз фикеремне үзем кешегә җиткерергә тырышам. Язганда, билгеле, фикереңне туплап, кыскарак тотарга тырышасың. Журналист булып эшләп алу миңа шул яктан файда бирде. Мәктәптән соң укып алган беренче белгечлегем – инженер-механик. Шул ук вакытта миңа машина җене кагылган дип тә әйтә алмыйм. Мәктәпне тәмамлаганда КДУның юрфагына керергә хыялланган идем. Әмма, ике ел хезмәт стажы кирәк, дип документларымны кире бордылар. Мәктәптән соң килгән балада ничек стаж булсын инде?! Шуннан соң авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына юл тоттым. Бераздан читтән торып укуга күчтем. Әле шунда да кабат университетка керү хыялы белән яшәдем. Янәсе ике ел Норлатта район газетасында эшлим дә, университетка барам. Әмма өченче курстан соң үз һөнәрең буенча эшләмәсәң, вуздан чыгару куркынычы бар икән. Шуңа күрә мин техник эш эзләргә тиеш булып чыктым. Шулай итеп машина–мелиорациясе станциясе дигән оешмага гади белгеч булып урнаштым. Журналистикадан китәсем килгән өчен түгел, ничарадан бичара килеп чыкты бу.

– Сез гади генә партия әгъзасы түгел, КПССның Чирмешән райкомы беренче секретаре булып эшләгән кеше. Партия билетын саклыйсызмы, әллә ертып аттыгызмы?

– Саклыйм. Сейфта ул минем.

– Чын мәгънәсендә демократиягә ирешү өчен хакимияткә коммунистлар килеп китәргә тиеш дип исәпләүчеләр бар. Сезнеңчә коммунистлар властька килергә мөмкинме? Коммунистлар килгән сурәттә илдә гражданнар сугышы килеп чыкмасмы?

– Коммунистлар килүгә безнең җәмгыятьтә ихтыяҗ кечкенә. Чынлап торып коммунизм төзибез, һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә, дип исәпләүчеләр дә хәзер юк диярлек. Бу хыял, идеализм гына. Минем дә Кампанелла язган “Кояш шәһәре”ндә яшисем килә. Ни кызганыч, Җир шарында андый җәмгыять төзи алганнары юк әле. Коммунистлар вакытында сөйләгән әңгәмә-лозунгларны хуплап мин бүген дә кул күтәрер идем. Шул ук вакытта партиянең ниндидер функционерына каршы әйтсәң, ул инде партиягә каршы чыгышың дип кабул ителә иде. Дөрес, югары партия мәктәбендә укыганда мин бер семинарда, социализмның политэкономиясе юк, дип сөйләгән идем. Ни гаҗәп: ул вакытта иң демократик партия оешмасы шунда иде. Анда нәрсә сөйләргә дә мөмкин иде. Әмма моны безнең партия оешмасы секретаре бик авыр кабул итте. Шулай да мине КГБга да чакыртмадылар, төрмә белән дә куркытмадылар. Тик секретарь гына шуннан соң миңа гел кырын карап йөри башлады.

– Истанбулда мәшһүр бабагызның каберендә булганыгыз бармы?

– Бар. Соңгы вакытта һәр елны барам. Менә Ходай насыйп итсә 19 май көнне бөтен туганнар, авылдашлар исеменнән Гаяз бабай Исхакыйның каберенә чәчәк куярмын дип торам. 20-21 майда Истанбулда Төрки халыклар муниципаль берәмлекләре берлегенең җыены булачак (интервью 8 май көнне алынган иде. Р.М.). Татарстан да анда әгъза. Шуңа барырга җыенам. Төркиядә булган саен аның каберенә бармыйча калганым юк. Гаяз Исхакыйның күп томлыгын нәшер итү барышында бишенче томын чыгаруга булыша алуыма да шатмын.

– Хатыныгыз Асия ханым Чирмешәндә калган, Казанга күчмәгән икән. Бу инде Сезнең туган якта төпләнеп калуыгыз, Казанга вакытлыча гына килүегез турында сөйлиме?

– Без гомер буе декабристлар шикелле. Чирмешәндә торганда мин ике елга партия мәктәбенә киттем. Аннан кайткач, Яңа Чишмәдә бер ел юньле, рәтле торыр җир булмады. Гаиләне алып өч ел яшәгәч, кабат Чирмешәнгә кайтырга туры килде. Безнең гаилә гомер буе шулай йөри инде. Күрәсең, язмышыбыз шундый булгандыр. Шул ук вакытта миңа Казан тормышы ошый дип әйтә алмыйм. Гомер буе районнарда эшләгән кеше бит мин. Монда ыгы-зыгы күп. Дөресен генә әйткәндә, без гомер буе күзләренә карап торган җитәкчеләргә биредә нинди хөрмәт бар соң?! Ә авыл җирендә хәл башкача. Әле берничә көн элек кенә миңа Самарадан берәү шалтырата. “Йортыгызны сатмыйсызмы? Китәләр бугай дип ишеттем. Әмма беренче мәртәбә эштән киткән кешене мактаганнарын күрәм. Авылны шәһәр ясады, дип әйттеләр”, – ди бу. Сатмыйбыз. Ни өчен йортны сатарга җыенмаганымны инде хәзер үзегез дә аңлагансыздыр, дидем аңа. Татарстанда мондый район җитәкчеләре мин генә түгел бит. Дөрес, элек райком секретарьларының да кешеләргә мөнәсәбәте артык кырыс иде. Шуңа күрә күпләр, ялга чыгуга, шәһәргә, бигрәк тә Казанга күчү ягын карады.

– Сез бер чыгышыгызда, илебездәге муниципаль берәмлекләрнең – 3, Татарстанда 5 проценты гына үз-үзен финанс ягыннан тәэмин итә ала дигән идегез. Бу кадәр фәкыйрьнең мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрү кыен түгелме?


– Бездә бу күрсәткеч инде сигез процентка җитте. Мин чит илләрдә дә шактый муниципалитетның эшчәнлеге белән таныштым. Аларда да күпчелеге дәүләт дотациясендә утыра. Әмма анда эшчәнлек- яшәешләренең методикасы, механизмы үтәкүренмәле. Әле без аңа барып җитмәгән. Бездә исә шәхси мөгамәләләр зур әһәмияткә ия. Рәсәйнең мәңгелек чире инде бу.

– Республикада сезнең кебек елга төбен чистарттырган берничә район гына бар. Менә сез җаен табып республика бюджетыннан акча алгансыз бит әле.

– Чирмешән авылының аскы урамнарын һәр язда су баса иде. Ул программа шактый ел барды. Без шунда алты километрдан артык озынлыктагы мәйданда елга төбен тирәнәйттек. Хәзер анда катерда да йөреп була, пляжлар да бар. Районга газ, су керттек. Авылларыбызга – 100, авыл эчләрендәге урамнарның 60 процентына асфальт юл кертелгән. “Татнефть” белән яхшы мөнәсәбәт кордык. “Чирмешән” нефть идарәсе елына 1,5 миллион тонна нефть чыгара. Райондагы кеше башына 60 ар тонна нефть туры килә дигән сүз бу. Татарстанда бу күрсәткеч – 8, Рәсәй күләмендә 3 тонна гына тәшкил итә. Авылда ягулык, юл һәм мал азыгы булдыру проблемасы бар иде. Без районда шуларны хәл итә алдык.

– Сезгә Ельцин белән очрашырга туры килгән икән. Ул нинди тәэсир калдырды?

– КПССның 28 нче съездында урыннар бергә туры килде. Татарстан делегациясе Мәскәү шәһәре делегациясе белән янәшә утырган иде. Ельцин минем алда утыра. Бер заман бу, партиядә әгъзалыгымны туктатып торам, дип белдерде дә, залдан чыгып китте. Аңа ияреп диярлек мин дә урамга чыктым. Кызык бит: нишләр икән?! Моны ул вакытта йөзләгән тележурналист көтеп тора иде. Димәк, бу алдан әзерләнгән булган. Билгеле, Ельцин Татарстанга шактый файда китерде. Әмма илебезгә китергән зыяны күбрәктер дим. Һәрхәлдә ул минем күңелдә төзүче түгел, җимерүче. Бу минем шәхси фикерем. Минем дәрәҗәм райкомның беренче секретаре гына. Шәхси тискәре мөгамәлә булу турында сүз дә була алмый. Ә менә Михаил Горбачевка антипатиям күбрәк. Ельцинны мин, гомумән, популист, җимерүче дип саныйм. Ә тегесенең төзергә дә, җимерергә дә ихтыяры юк. Ихтыяр көче булмаган кеше ул. Кулыңда шундый власть була торып... Бездән дә күбрәк нефть бәяләренә бәйле илләр булгандыр бит.

– Димәк, Сез Советлар Союзы таркалуны фаҗига дип уйлыйсыз?

– Минемчә, табигый тарихи процесс нәтиҗәсе бу. Әгәр Үзәк вакыйгалар артыннан өлгермәсә, бу табигый процесс. Менә Кытай таркалмады бит. Анда үсеш дәвам итә. Икътисадый күрсәткечләр буенча ул дөньяда икенче урында. Озак та үтмәс, беренче дә булыр. Бу Россиягә зыянлы булырмы, файдалымы – мин андый фаразлар ясау белән шөгыльләнмим. Ләкин Россиянең дә андый мөмкинлеге бар иде. Горбачев белән бик якыннан сөйләшкәнем бар. Ул бик үҗәт кеше. Үзенекен сөйли дә тора. Аныкы гына дөрес. Бөтен кешегә “син” дип эндәшә. Съезд вакытында берничә тапкыр очраштык. Съезд мандатында автографы да бар. Ул миңа: “Ну ладно, секретарь, я к тебе приеду. Посмотрим: какой у тебя район”, – дип әйткән иде. Туры килмәде. Эшсез дә калды агай. Аның янында Рыжков кебек акыллы кешеләр бар иде бит. Сан үзгәрешләре сыйфат үзгәрешенә китерә. Әгәр сан үзгәрешләрен вакытында җайга салып бармасалар, революция булачагы көн кебек ачык. Беркайда да кочаклашып кына тормыйлар. Катлаулы процессларны җайга салу – сәясәтченең таланты ул.

– Хәзерге сәясәтчеләрнең андый таланты бармы соң?

– Күрергә туры килгәне юк. Федераль сәясәтчеләр турында әйтүем. Төбәкләрдәге сәясәтчеләр аерым кысаларда яшәргә мәҗбүр. Үзәктәгеләр һаман каядыр ашыга. Шул ук вакытта вакыйгаларга ияреп кенә бара. Мондый хәл журналистларга да хас. Хәзер журналистлар публикага иярә. Гавәмгә һәрвакыт кызык, тамаша кирәк. Башта итәкләрне тезгә хәтле, аннан тагын да өскәрәк күтәрергә кирәк иде. Аннан инде итәкләрне салдырып та ташладылар. Кешенең хайвани теләкләре һәрвакыт тискәре хисләр уята. Аларны канәгатьләндерә барган саен тагын да кызыграк кирәк. Тыелган җимеш татлырак була бит. Иҗтимагый аңны формалаштыруда, гражданлык җәмгыяте булдыруда төп эшне сәясәтчеләр түгел, журналистлар, язучылар башкарырга тиеш. Теорияләр массалар аңын яулап алганнан соң матди көчкә әйләнә, дип әйтәләр дә бит. Без бит төрле. Кемдер берничә җөмлә әйтүгә аңлый, кемгәдер яхшылап “чәйнәп” бирәсе бар, кемгәдер йотарга да ярдәм итәргә кирәк. Журналистлар менә шушы вазыйфаны үтәми башлады. Дөрес, тамак кайгысы бер мәлне бөтен кешегә күчте.

– Әмма милли кадрлар тәрбияләүгә игътибар күпкә кимеде. Әйтик, татар журналистикасына егетләр килми башлады. Чөнки милли газета-журналларда эшләп гаиләне туйдыру – шактый катлаулы мәсьәлә.

– Чынлап та, дәүләт бу эштән читләште. Хәзер бит бөтен әйберне Америкага сылтамакчылар, Америка оештырган диләр. Мин алай уктыр дип санамыйм. Бер заман дәүләт җитәкчелегенә җавапсыз кешеләр эләкте. Базар бөтен нәрсәне көйли, ихтыяҗ һәм тәкъдим итү бар, диделәр. Чынлыкта, хәл күпкә катлаулы. Хәзер аңлый башладылар кебек.

– Сезгә бәхетле булу өчен күпме акча кирәк?

– Тамак туйдырырга акчам җитә. Хезмәт хакым яхшы гына. Миңа хәзер дә, киләчәктә дә аңлашылмый торган бер мәсьәлә ул – акча дигәннәре. Менә миллионерлар, миллиардерлар бар. Әлеге акчаны ул тир түгеп тапмаган. Зур акча зур бәлаләр китерә. Мин кешеләрнең комсызлыгын аңламыйм. Миллиард сум акча тупладың, ди. Ул акча белән нишлисең?! Әле бит кая куярмын, ничек саклармын, дип куркып яшәргә мәҗбүрләр. Ә акчасызлык гомумән кешене кимсетә. Акча һәрвакыт бәхет китерми.

– Тормышка ашмый калган хыялларыгыз бармы?

– Беренчедән, юрист була алмадым. Икенчедән, чит тел өйрәнә алмадым. Гомер буе, тотынырмын, тотынырмын дип йөрдем. Тотынып карадым. Мәктәптә немец теле өйрәнә башлаган идем, аны институтта дәвам иттем. Совет заманында, бигрәк тә мехфакта чит телне ничек укытканнарын беләсез инде. Билгеле, хәзерге күзлектән караганда авыл хуҗалыгы белгеченә дә чит телне белергә кирәк.

– Хатын-кыз, акча, мәртәбәле кәнәфи. Сезнеңчә иң зур вәсвәсә кайсысы?

– Алар бер-берсен тулыландыра дип саныйм. Әгәр акчаң күп булса, өч эш белән шөгыльләнергә: йә комарлы уеннар уйнарга, әйтик, кәрт сугарга, яисә хатын-кызлар белән чуалырга, аракы шуңа ияреп бара инде, яисә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә кирәк. Акчаны күпме салсаң да барыбер бетә.

– Чирмешәндә фермерлар белән аралашканда, их, җирне ун-унбиш ел элегрәк бирмәделәр, җир алучылар, үз эшен ачучылар күбрәк булыр иде, дигән фикер ишеттек. Сез, егерме еллап Чирмешән район хакиме булып эшләгән кеше, бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

– Чынлап та, алданрак бирергә кирәк булгандыр. Без бит профилактикалау, алдан фаразлау белән шөгыльләнмибез, янгын сүндерүчеләр генә. Башта, гомумән, колхозларны таратып бетерәбез дә, безне фермерлар ашатыр дип уйлаган идек. Ашаттылармы соң? Чәчү әйләнеше дә, технологиясе дә булырга тиеш. Бүген чәчтем, иртәгә урдым, киләсе елга кирәкми бу миңа, дип уйлаучылар да шактый бит. Сөрелмәгән, чәчелмәгән җирләр шактый калды. Безнең Чирмешәндә бөтен җирләр эшкәртелде, чәчү әйләнешендә булды. Төрле җир, төрле кеше бар. Менә коллективта аракы эчә алмаучылар бар. Ул үзенә аерым бөкесен ачып, дуслардан качып, почмакта эчә. Бар кеше: үзе генә эчә алмый, иптәш эзләп йөри. Без кечкенә чакта аерымланып торучыларны индук дип атыйлар иде. Алар индивидуаль эшмәкәр, хосусый милекче булган икән. Аларны салым түләтеп колхозга кертеп маташтылар, кермәделәр. Шулай үлгәнче йөрделәр. Бездә бит дәүләт белән авыл хуҗалыгында җитештерү арасында озак вакытка исәпләнгән багланыш юк. Әйтик, шундый-шундый бәяләр белән өч елга килештек, ди. Шундый контрактлар булмаганда киләчәкне чамалау кыен. Бездә иң өлгер кешеләр – алыш-биреш итүчеләр. Хәзер акчасы бар, көзен арзан бәягә икмәкне сатып ала да, яңа ел үтүгә шул ук икмәкне, шул ук кешегә бер ярым, ике тапкыр арттырып сата. Ун-унбиш ел элек алынган фермерлар да бар иде. Ул вакытта башлаганнарының да шактые ташлады бит. Соңгы социаль салымнарны гына карагыз әле. Шул гамәлгә кертелгәннән соң күпме кеше эшмәкәрлектән баш тартты. Моны бит дәүләт белә. Ил башлыгы ничә тапкыр искәртте. Хөкүмәт тәртип-кагыйдәләрне үзгәрткәнче күпме кеше эшсез калачак. Әле бит алар үз-үзләрен туйдыра, күпме кешене эшле итә иде. Иртәгә үзе дә биржага барып басачак. Шәхси башлангыч зур нәрсә ул. Менә безгә ашыгыч чаралар күрә, үз вакытында кагыйдә-инструкцияләргә төзәтмә кертә белү җитми. Югыйсә, компьютерлар бар, мәгълүмат күп. Чиновник-бюрократлар алына да, очы-кырые күренми.

– Хезмәт юлын журналист булып башлаган кеше бәлкем көндәлек язып барадыр? Бәлкем истәлекләр язасыздыр?

– Тәкъдим итүчеләр бар, әмма бүген-иртәгә алыну исәбем юк. Кайвакыт күңелгә килеп китә ул. Күпләр белмәгән шактый факт безнең белән китәчәк. Вакыт юк дип әйтимме инде, ялкау кеше вакыт юклыкка сылтау итә. Мин дә шулар исемлегендәдер инде.

– Кайбер кеше оныклар өчен булса да язып калдырыйм ди.

– Әгәр язарга уйласаң, билгеле, бар да яхшы булды инде, дигән мәгънәдә генә булмаячак. Кайбер шәхесләргә кагылырмын дип куркам. Районның, республиканың үсешенә зыян китергән кешеләр дә күп бит, сер түгел. Шуңа күрә язмыйча, бәхәссез генә яшәп ятабыз. Мин бит Чирмешәндә беркемне дә эштән җибәрмәдем. Хәзер властька килгәч, барын да җибәреп, үзләренә команда җыялар. Бүтән командадагы кешене үзеңә эшләтә алсаң, команда җыю була ул.

– Чирмешәндә, Сез районнан китсәгез дә район хакимлегеннән китмәде, дип исәпләүчеләр бар.

– Дөрес түгел. Мин хәтта район советы сессияләрендә дә сирәк катнашам. Мин анда депутат бит. Киткәннән бирле, шуны шунда куегыз, шуны эштән алыгыз, дип җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткәнем юк. Сорамаганда киңәш тә бирмим. Бу минем төп принцип. Безнең төп фаҗигабез шунда: бөтен процессларны да беләбез, ерактан торып идарә итә алабыз кебек. Дөрес түгел ул. Көчле Россия, көчле регионнар диләр бит. Шуның кебек көчле районнар, көчле Татарстан булсын.

– Мәскәүнең Болотный мәйданында үткәрелгән митингларга, Алексей Навальныйга мөнәсәбәтегез ничек?

– Берничек тә түгел. Дөресен генә әйткәндә, без хәбәрдар дип сөйләнсәк тә, күп кенә фактларны белмибез. Тегесе яза – анысы дөрес кебек, монысы яза – ул хаклы сыман. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан чыгып кына дөрес нәтиҗәгә килеп буламы икән?! Болотный үз эшен эшләде дип саныйм мин. Ил җитәкчелегендә аңа карата чаралар да күрергә тырыштылар. Без бу нәрсәгә нинди пружиналар этәргәнен белмибез. Бәлкем Навальный чиста күңелле кешедер, бәлкем сатылып беткәндер. Шуның өчен белмәгән темага сүз куерту дөрес булмас.

– Сезнеңчә Татарстан журналистлары берлегенең, гомумән, журналистларның абруен, тәэсирен арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?!

– Журналистлар үз фикерләрен күңелләре аша кичереп җиткерсен иде. Кайвакыт шундый мәкаләләр чыга... тәнкыйтьләүдән, кер эзләүдән тәм табучылар бар. Акчага теләсә нәрсә язып бирүче журналистлар да юк түгел. Тираж артыннан кумаска кирәк. Һәр нәрсә үтә. Еллар үткәннән соң, узган гомереңне күздән кичереп, нишләп шулай эшләдем икән дип үкенеп утырудан бер файда да юк. Утыз ел үткәч тә бу проблеманы күтәреп булачак дип язсалар, башкача булыр иде. Дөрес, хәзерге болгавыр заманда журналистлар гына чиста булып кала алмый. Милиционерлар, экономистлар, финансистлар, юристлар да шулай. Бу бит кансыз революция, сәяси строй алмашынды. Шулай да журналистларга күбрәк йөкләнгән. Сезнең үзегезчә журналистларга бәя юк шикелле. Җәмгыятьтә журналистларга хөрмәт бар. Әмма аларның төрлесе, әйткәнемчә, теләсә кемне пычрата алганы бар. Миңа да берсе тәкъдим ясаган иде, бәясе шуның кадәр, кемнең өстеннән языйк, дигән иде. Андыйларны бетерергә кирәк.

– Аларны ничек бетерәсең?

– Моның өчен вакыт кирәк. Аларның үзләрен дә фаш итеп була. Күпләребез, пычракка тисәң, үзеңә ябыша, дип уйлый. Шикаятьчеләр кайдан чыга? Конфликтка керсәң. Алар җаена гына торсаң, беркайчан да язмыйлар. Теләсә кайсы каршылыкның нигезендә мәнфәгатьләр ята. Шул ук вакытта язсалар язалар инде дип күрмәмешкә салышу да дөрес түгел. Теләсә нинди чирне булдырмый калу ягын карарга кирәк. Чара күрүнең нәтиҗәсе йокысыз төннәргә дә әйләнә. Мин инде уңга, сулга йөри торган кеше түгел. Бер юлга чыктым икән, ахыргача барам.

– Үзегезгә бәяне беләсезме?


– Чамалыйм. Мин аның үземчә формуласын да таптым. Әйтик, түгәрәк, ди. Шуның өске ягында җәмгыятьтә синең хакта ни уйлаулары, аста – кешенең үзе турында күзаллавы. Шуларның чыгышы кешенең чын бәясе була инде. Кеше үзе турында зуррак уйлаган саен өстәге сан-бәя кечерәя бара. Гадәттә астагы сан зуррак була. Кешеләр еш кына шунда ялгыша. Бу минем теория. Әйтик, син тугыз сум торасың, ди, ә үзеңне унике сумлык дип бәялисең. Тугыз сум дип куйсаң, үзеңә дөрес, гадел бәя бирелгән. Аста үзеңә зуррак бәя куйган саен, ягъни аерма, мин-минлегең арта бара.

– Тагын да зуррак вазыйфаларга лаек идем... дигән хисләр булмадымы?

– Мине Казанга тагын да зуррак вазыйфаларга чакырганнар иде. Хәзер бәхәсләр бара бит: кеше бер урында озак эшләргә тиешме, берничә ел гынамы? Әгәр үз мөмкинлекләрен тулы куәтенә тормышка ашыра алам дип уйлый икән, зур вазыйфамы ул, кечкенәме, кеше шунда эшләргә тиеш. Дөньяга кемнәр генә килеп китмәгән. Тарихка бөтен кеше дә кереп калмаган. Менә авылда еллар белән санамыйлар бит. Фәлән персидәтел чагында шулай иде диләр. Бәлкем Казанга шактый зур вазыйфага алсалар, беркем дә белмичә калыр иде. Элек бит мәктәбен дә, клубын да колхоз төзи иде. Шуларны төзеткәннәрне һаман сагынып искә алалар. Көчәнүдән генә мәгънә юк. Әгәр кеше мәртәбәле кәнәфидә утырып, әлеге йөкне тарта алмый икән, ул гомуми эшкә генә түгел, үзенә дә зыян китерә. Моны үзе дә аңлый.

– Тәкъдиргә ышанасызмы?

– Ышанам. Димәк, минем бәхетле язмыш. Бүгенге хәлем мине канәгатьләндерә. Дөнья булгач, ялгышлары да бар. Мин аларны үзем беләм. Әле белмәгәннәре дә бардыр. Тора-бара күзең ачыла. Кеше үз-үзенә бәя биргәндә шуларны да хисапка алырга тиеш. Мин тәкъдим иткәне иң дөресе, иң яхшысы иде, мине аңламадылар дию дөрес түгел. Тормыш бик катлаулы нәрсә. Еллар үткән саен күбрәк аңлыйсың. Зирәк кешеләр сирәк. Алар алтын кебек. Алтын әз булганы өчен кыйммәт. Мин бөтенесен белә идем дию – әкият ул. Без барыбыз да язмыш кочагында. Әмма берәү йөзә белмим дип суга батса, икенче берәү йөзәргә маташа, сәбәбен күрергә тырыша. Дөньяны сүгеп мич башында ятсаң, бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың. Бакчада казынсаң, кырга чыксаң, кыскасы, хәрәкәтләнсәң ни дә булса табасың. 



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013