Бүген Әдипләр: Роберт Миңнуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роберт Миңнуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Роберт Миңнуллин

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чагы Сөн елгасы буендагы Шәммәт авылында уза, күрше Аккүз авылында сигезенче классны тәмамлый, аннан, Уфага китеп, берничә ай сәүдә-кулинария училищесында укып йөри, туган колхозында эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел чамасы Илеш район газетасы «Маяк» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләгәннән соң, Р. Миңнуллин Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлагач, аны республика пионер газетасы «Яшь ленинчы» редакциясенә эшкә чакыралар. 1977—1983 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли: башта хатлар бүлегендә редактор һәм өлкән редактор, аннары журналның җаваплы секретаре була. 1983 елның июленнән Р. Миңнуллин — Татарстан телевидениесенең баш редакторы хезмәтендә. Ул—1979 елдан КПСС члены.

Р. Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Аларның кайберләре шул вакытта район һәм республика көндәлек матбугатында басылып чыга. 1970 елдан башлап яшь шагыйрь даими рәвештә «Идел» альманахында, «Беренче карлыгачлар», «Безнең бәйрәмнәр» кебек җыентыкларда һәм «Казан утлары» журналында катнашып килә. 1976 елда «Бәхетле булыгыз» исемле беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Соңгы елларда Р. Миңнуллин аеруча балалар поэзиясендә нәтиҗәле эшли. Аның балалар өчен язган шигырьләре форма ягыннан төзек-табигый, эчтәлек ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Тугрылык-дуслык, намуслылык, туган җиргә мәхәббәт, хезмәтне сөю кебек бала тәрбиясендә зур роль уйнаган олы төшенчәләрне шагыйрь үзенә генә хас алымнар, шигъри чаралар белән балалар күңеленә ярашлы итеп үткәрә белә. Бу юнәлештә ул китаптан китапка үсә һәм мөстәкыйльлеккә ирешә бара. Ул —популяр җырлар авторы да. 1983 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында Р. Миңнуллин җиңүче булды. Шагыйрь шулай ук балалар әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә матбугатта актив катнаша.

Р. Миңнуллин җәмәгать эшләрендә актив катнашучы шагыйрь. 1980 елда ул Казан шәһәренең Бауман район советына депутат итеп сайлана. Ул 1979 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, яшь авторлар белән эшләү комиссиясе пәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең художество советы члены. 1976—1983 елларда Казан телевидениесе буенча балалар өчен «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы алып бара. Балалар поэзиясендәге тиҗәле эшчәнлеге һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалата өчен 1982 елда Р. Миңнуллин республика комсомолының М. Җәлил исем дәге премиясенә лаек булды.

Р. Миңнуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Бәхетле булыгыз!: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—103 б., пор Р-3000. Рец.: Гатауллин Р. «Ак болыттан ак булып...» — Татарстан яшьләре, 1976, 15 июнь; ХәмидуллинЗ. Туган җиргә мәдхия.— Кызыл таң, 1976, 17 авг.; Баянов Ә. Яшь шагыйрьләр юлга чыга.— Казан утлары, 1977, № 5, 124—127 б.; Гамбәров Н. Бәхетле булумы?— «Идел» альманахы, 1977, № 8, 73—76 б.

Акбай цирк карый: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 32 б., ил. 10 000. Рец.: Вәлиев М. Балалар, китаплар һәм кешеләр.—Татарстан яшьләре, 1978, 11 нояб.; Бәшәров Р. Күңелемә алам яктылык.— Казан утлары, 1979, № 4, 174—176 б.

Сөенсеннәр әле каеннар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 111 б., Рец: Хәйдәрова Л. Күңелгә килгән уйлар.— Казан утлары, 1980, № 7, 182—184 б.; Әгъләмов М. Сөенсеннәр әле.— Соң. Татарстан, 1980, 27 янв.; Галиуллин Т. Бизәкләр төрлелеге.— Казан утлары, 1981, № 6, 168—169 б.

Җиде абый тай җигә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 48 б. 9000. Рец: Кәримов К. Җиде абый тай җигә.— Татарстан яшьләре, 1981, 22 сент.; Маннапов С. Балачакка ешрак кайтыгыз.— Казан утлары, 1981, № 12, 163—165 б.

Айга очтык!: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 64 б., ил. 10 000. Рец.: Г а л и е в Ш. Ихласлыкка, шаянлыкка охшаш без.— Яшь ленинчы, 1982, 29 сент.; Хөснетдинов 3. Айга бергәләп очыйк!— Яшь ленинчы, 1982, 11 авг.; Юзиев Н. Шигърияттә үз йөзе бар.— Казан утлары, 1983, № 6, 167—169 б.

Мәңгелек сәфәр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—100 б., 4000. Рец.: Хәким С. Сәфәре озын булсын.— Соң. Татарстан, 1983, 16 окт. Леронов Л. Безнең йөрәкләрнең кайнарлыгы...— Татарстан яшьләре, 1984, 11 февр.; Нафиков Ф. Шагыйрь өчпочмагы.— «Кызыл таң», 1984, 15 май.

Балачак бәйрәмнәре: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 80 б. ил. 10 000.

Сладкая крапива: Стихи/Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.— 32 с, ил. 150 000.

Глядит в окошко человек: Стихи/Пер. с татар. Э. Блиновой. Предислов. €. Михалкова.—М., Дет. лит., 1986.—40 с. 100 000.

Аның турында

Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. Р. Миңнуллин турында 169—182 б. Юзеев И. Өметле омтылыш.— Татарстан яшьләре, 1973, 17 ноябрь. Мөхәммәдиев Р. Шигъри тәлгәшләр.— Соц. Татарстан, 1977, 6 март. Юзеев И. Роберт Миңнуллин.—Казан утлары, 1978, № 3, 186 б. М о с т а ф и н Р. «Җирне без дә яратабыз...»: Роберт Миңнуллин поэзиясе Турында уйланулар.—Соц. Татарстан, 1980, 30 окт. Хөсни Ф. Кызык шагыйрь бу Миңнуллин!—Татарстан яшьләре, 1981, 40 окт. Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр.—Татарстан яшьләре, 1982, окт. Г а л и е в Ш. Шагыйрьнең дөнья балаларына әйтер сүзе.— Татарстан «Шьләре, 1982, 7 окт. Гатауллин Р., Садә Г. Тәлгәш-тәлгәш сөенеч.— Яшь ленинчы, 1982, сент. Гайнетдинов X. Шигъри тәлгәшләр.—Ялкын, 1982, № 7, 20—21 б. Госман X. Үсә барган иҗат.—Татарстан яшьләре, 1982, 29 июль. Хәким С. Без теләгән шагыйрь.—Соц. Татарстан; 1982, 17 окт. Маннапов С, Возвращайтесь чаще в детство.— Советская Татария, Е Хаким С. Певец детства.—Вечерняя Казань, 1982, 15 окт. Юзиев Н. Гроздья поэзии.— Комсомолец Татарии, 1982, 3 окт.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

АКЫЛ ҺӘМ ХИС ДУЛКЫНЫ

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ПУБЛИЦИСТИКАСЫНА БЕР КАРАШ
Кешенең баш миендә ундүрт миллиард чамасы күзәнәк бар, диләр. Шуларның яртысы акыл, ә калганы хис белән бәйле икән. Акыл күзәнәкләре эшләгәндә хисләрнеке ял итә, янәсе, һәм, киресенчә, хисләрнеке хәрәкәткә килсә, акылныкылар тына. Әгәр акыл һәм хис бер үк вакытта "дуласа", ике төр күзәнәкләр аралаша, давыллана, бер-берсенә керешә, нәтиҗәдә акыл һәм хис дулкыны барлыкка килә. Халыкның: "Мисезнең мие күбек, сөйләгән сүзе чүбек",—дигәне дә акылга бәйләнгәндер. "Акыл—ата, хис—ана",—дигәне исә акыл һәм хис дулкыны берлеген аңлатадыр.

Моны тикшерү—психологлар шөгыле. Шулай да аны белү язучы, галим, мөгаллим, табиб...—һәркем өчен лазим. Өслүб-стильләрне дә шуның белән аңлаталар бит. Матур әдәбият өслүбендә (чәчмә әсәр, шигърият, драма) хис өстенлек ала. Чөнки язучы укучының хис-тойгысьша, йөрәгенә, күңеленә тәэсир итәргә тырыша. Төрле поэтик бизәкләр, сурәгләү-тасвирлау чараларын мул куллана. Язучының хыял-фантазиясенә тулы ирек бирелә. Публицистик стильдә исә (мәкалә, очерк) хыял-фантазияга чик куела. Фикерләрнең логик дөреслеге саклана. Төрле сәяси-иҗтимагый вакыйга, тормыш-көнкүреш хәлләре, икътисадый мәсьәлә, көн яңалыклары шушы стильдә гамәлгә ашырыла. Кыскача гына болай да диләр: "Матур әдәбият стиле хис-тойгыга, публицистик стиль аң-акылга тәэсир итә". Шулай да моны кырыс хакыйкатькә санамаска кирәктер. Чөнки кешенең баш миендәге акыл һәм хис күзәнәкләре вакыт-вакыт кушылып давылланган кебек, стильләрдәге үзенчәлек хосусияте дә аралашып-кушыльш китә.

Стильләрнең бер-берсенә булган тәэсире бик борынгы язмаларда да күзәтелә. Ул әле һаман да дәвам итә. Моның шулай икәнлеген Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г. X. Андерсен исемендәге халыкара әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин публицистикасы да раслап тора. Без аның колакларны назлап, йөрәкләрне җилкендереп торган җыр-моңнарын тыңларга, акылга азык, хискә нур өстәгән шигырьләрен укып ләззәтләнергә гадәтләнгәнбез. Бер үк вакытта безгә шагыйрьнең публицистика белән даими шөгыльләнүе дә мәгълүм. Казанның "Матбугат йорты" нәшриятында басылып чыккан "Шагыйрь генә булып калмадым" исемле китабы без әйткәнне раслый да куя.

Шагыйрьнең публицист булып китүендә, минемчә, серле, сихри, яшерен хосусият бар. Моны Роберт Миңнуллинньщ элегрәк гәзиттә эшләве белән дә аңлатып буладыр. Ләкин гади хәбәрчене, журналистны без әле "публицист" дип әйтергә ашыкмыйбыз. Чөнки чын публицистлар бармак белән генә санарлык.

Публицистика—латин сүзе. Чит илләр сүзлеге буенча фикер йөртсәк, иҗтимагый-сәяси хәлләр турында язучы публицист дип атала. Менә ни өчен аң-акылга, фикер йөртү яссылыгының киңлегенә, мантыйкый дөреслеккә бәйле ул. Болай да нәзариятчы-теоретикларның матур әдәбият өслүбендә, хис-тойгыны беренче, аң-акылны икенче итеп куюлары белән тулысыңча килешеп тә булмыйдыр. Акыл-белем җитмәсә, халык әйткәнчә, миең күбек булса, кәгазьгә каләм очыннан сүз гәүһәре түгел, сүз чүбеге коелачак, һәм, киресенчә, акыл очкынына йөрәк ялкыны кушылмаса, фикерең яфраксыз агачны хәтерләтәчәк. Гадиләштереп әйтсәк, хистә—акыл, акылда хис булу хәерле. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Кәрим, Н. Нәҗми кебек каләм осталары моның гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу үзенчатекне без Роберт Миңнуллин публицистикасында да күрәбез. Ул шигъри ялкыннан киләме? Әллә башкачаракмы?

Л. Н. Толстой галижәнаплары дөнья куйгач, Г. Тукай "Мөбарәк тәсбих өзелде" дигән шигырь язмакчы була. Күп уйлана торгач, аның шигырь үлчәвенә сыймаячагын аңлый. Моны ул ике строфадан торган шигырь белән аңлата: "Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве. Мәсьәлә бик зур, сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве". Шуннан ул олы талант өчен сызлануын чәчмә итеп яза. Шундый ихтыяҗ хәсияте дә бардыр, бәлки, Роберт әфәнде йөрәгендә. Ул җандай якын күргән, сөйкемлелеге белән язарга дәрт-талант биргән, үзенчә бер шигъри моңга әверелгән Сөне турында һаман җырлап туя алмый бит әле. Аңа булган кайнар мәхәббәтен, күңел илаһилыгын, хис-тойгылар давылын шигырь кысасына гына сыйдырып бетерә алмый, күрәсең. Әле менә публицистика китабын да "Сөнне сагыну'? исемле мәкаләсе белән башлый. Сөн—шагыйрь өчен поэтик символ. Сөн, сөйкемле кыздай елмаеп ага-ага, ак күңелле Агыйдел кочагына барып сыена. Агыйдел аны, җәһәт җитәкләп алып, Чулман куенына илтеп йомдыра. Сөн, Агыйдел, Чулман, бер атаның тату балалары шикелле шатлана-шатлана җәһәтләнеп, Идел-Ана йөрәгенә барып сеңә. Күп елгаларны тайчанмыйча кабул иткән бу олы йөрәк, ахыр чиктә, үз язмышын Хазар диңгезе (Каспий) йөрәгенә кушып хозурлана.

Роберт Миңнуллин шигърияте дә шулай. Сөннән башланып, олы поэзия диңгезенә барып кушылды ул хәзер. Әмма көзен очкан сыерчыклар язын үз оясына кайткан шикелле, аның күңеле һаман әле Сөненә кат-кат әйләнеп кайта. Мәкаләнең "Сөнне сагыну" дип аталуы да шуны раслап тора. Шулай да бу нечкә хисләргә бирелү, йомшау, күңел төшенкелеге түгел, ә, бәлки, олы йөрәклелек, ш әүк этлелек илаһияты. Таш йөрәкләр сагына белми. Бердәнбер газиз анасының күңелен "кош теледәй" генә булса да хат язып та җылытмый. Ә имде Роберт галиҗәнаплары исә Сөнне менә ничек сагына: "Сөн ул — безнең балачак. Сөн ул — безнең кабатланмас хыялый дөньябыз. Әле дә күз алдымда: Сөн иксез-чиксез яшеллеккә күмелеп ага. Ерып та чыга алмаслык әрәмәлекләр. Андагы җиләк-җимеш!.. Ул шомырт, миләш дисеңме, кара һәм кызыл карлыган дисеңме. Каен җиләге, кура җиләге... Гөлҗимешне әйткән дә юк. Ул кыйммәтле җимешне безнең авылда потлап, центнерлап җыеп тапшыралар иде. Хәзер исә дәвага да табуы кыен. Бик күп көмеш сулы күлләрнең урыннары да чокырга әйләнеп калган. Әле мин белгәндә дә биек-биек тирәкләр шаулап утыра иде Сөн буенда. Алар да юк инде. Төпләре генә тырпаеп утыра. Кемдер кисеп алган..." Сөн буеннан башланган шигърият олы поэзия диңгезенә барып кушылган кебек, Сөн турында хисси-публицистик фикерләүләр дә дөньякүләм глобаль мәсьәләләргә барып тоташа. Чыннан да, табигатьне сакламау, рәхимсез рәвештә кыерсыту нәтиҗәсендә, әле тегендә, әле монда озон катламы "ертылып", экологик афәтләр барлыкка килеп тора лабаса. Бу күңелсез күренеш әгәр шулай дәвам итсә, бөтен дөньяны фаҗига сазлыгына батырачак.

Мәкалә шулай тәмамлана: "Табигать—Ана кебек ул. Якын иткәнне, хөрмәт иткәнне, үз иткәнне ярата. Табигать—Бала кебек ул. Кадерләгәнне, назлаганны ярата. Табигать Шомбайның төпсез эшләпәсе түгел ләбаса! Аның һәр каены, һәр талы, һәр торнасы, кыр казы, һәр былбылы исәптә. Аларны саклау безнең намуска бәйләнгән".

Шигърият дулкыны артыннан шагыйрь зур сәяхәткә чыга. Менә ул Каракалпак-станда. "Кунак ашы—кара каршы" дигән мәкалә языла. Аның артыннан минем дә тынгысыз күңел шул якларга сәяхәт итә кебек. Күз алдыма Иртыштан башлап Днепр елгаларынача сузылган очсыз-кырыйсыз дала, анда әле күчмә, әле уртак тормыш кичергән гаярь кыпчак кабиләләре килеп баса. Бу кабилә ерак ата-бабаларыбызның гәүһәр тамыры бит. Ул тамырдан, алтын баганадай шытып чыгып, татар, башкорт, казах, кыргыз, каракалпак, нугай, кумык кебекданлыклы милләт кәүсәләре чыга. Бер-беребезне җаныбыз да, каныбыз да тартып тора. Йөрәкләрдә кайнар дуслык-туганлык төшенчәсе тантана итә. Шул хакта сүз бара мәкаләдә: 'Татарстанда олы бәйрәм. Кара&алпаксган әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Туган җиребез, туган халкыбыз кунак каршылый. Бу бәйрәм исә бүген генә түгел, инде узган ел ук Каракалпакстанның үз җирендә—Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә—башланган иде. Димәк, бу бәйрәм—ике халык арасындагы олы , бәйрәмнең матур дәвамы. Каракалпакстанның халык язучысы Җолморза Айморзаевның шушы уңайдан язылган бер шигыре дә бар иде. Аның да кайбер юллары Роберт туган күңелендә уелып калган:

Безнең Ватан—иреклеләр
Ватаны,
Кызлар йөзе төсле алсу һәр таңы.
Котлы булсын дусның дуска
Сәфәре...
Сәлам сиңа, кан-кардәшем,
татарым!

Ә инде озатканда шундый сүзләр әйтә каләм остасы Җолморза Айморзаев:

Сез китәсез... Башка нәрcә
Керми бүген уема.
Нәүбәт килде, без барырбыз
Ак Иделнең буена.
Уйнар әле, җырлар әле
Алтын кыллы дутарым
Татар белән каракалпак
Дуслык сабан туенда.

Мәкалә шулай тәмамлана: "Уйна, әйдә, алтын кыллы дутар! Уйна, әйдә, алтын телле гармун! Татарстан җирендә, Идел буйларында— дуслык Сабан туе!

Хуш киләсез, кадерле туганнар!
Хош киләпсез, кәдирли
тууысканларымыз!"

Бу юлларда дуслык-туганлык иманына табынуның кайнар дулкыны, йөрәк ялкыны, эстетик идеалы балкый. Бу кунаклашу сиксәненче елларда булган иде. Аңа инде егерме елдан артык вакыт үткән. Аннан соң күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан. Әмма дуслык-туганльжның бу бөек төшенчәсе Каракалпакстан һәм Татарстанның җиренә дә, күгенә дә, халыклары күңеленә дә алтын хәрефләр белән язылып калган. Әлеге изге, кадерле, садә минутлар шагыйрь Роберт Миңнуллин күңелендә дә һаман әле җуелмас энҗе-мәрҗән булып саклана икән. Әмма бу язмада кайнар хис-тойгы, йөрәк ялкыны, күңел давылы очрашуы гына икән дип уйлый күрмәгез (анысы да су һәм һава кебек кадерле), анда шагыйрь-публицист безне Каракалпакстанның зур казанышлары, дөге байлыклары, яшәү рәвеше, мәдәнияте, башка күркәм сыйфатлары белән таныштыра.

Мәгълүм ки, ерак тарихта төрки халыклары бер-берсенә хәзерге кебек дуслык-туганлык байрагы тотып түгел, сөңге белән кан-коеш көрәшенә дә килгәннәр. Үтереш. Талаш. Фаҗига. Тарих бабай шаһит моңа, галәм шаһит. Шагыйрьнең милләтләр арасында булган бүгенге бөек дуслыкны шигырь үлчәвенә салып та, публицистик язма, очеркларда да чагылдыруы аның гомумкешелек, дөньяви хәлләр өчен борчылып яшәвен, аң-акылы һәм хис-тойгысы ватанпәрвәрлек илаһилыгы белән сугарылганлыкны аңлата. Публицистикада аның фикерләү офыклары гаять киң. Менә без янә туган якларга кайтабыз. Татарстан. Актаныш районы. "Татарстан" колхозы. "Рәхмәт сиңасигенче!" исемле язма. Без күкрәп үскән иген басуы дулкыннарында хозурланып кына йөрмибез, шул игенне үстерүче алтын куллы, тырыш, батыр йөрәкле, бар авырлыкларны җиңеп яшәүче, ил-халык мәнфәгате өчен көн-төн белән исәпләшмичә эшләүче даһи кыр каһарманнарын күреп шатланабыз. Теге мәкаләдә шагыйрь укучыны бөек дуслык шәүкәтлелеге белән тәрбияләсә, монысында инде яшәү чыганагы икмәккә, фидакарь хезмәткә карата зур мәхәббәт уята.

Сөн елгасы Актаныш (Татарстан) белән Илепше (Башкоргстан) нәкъ урталай бүлә. Моны да онытмый шагыйрь. "Сатам, Башкортостан!" мәкаләсендә гомер-гомергә кан-кардәш булып яшәгән татар, башкорт халкы дуслыгына мәдхия укыла: "Сөн—уртак елгабыз, уртадагы елгабыз. Бәлки шуңадыр да, минем "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан" дип башланган җырымны ике реогубликада да үз иттеләр. Аны Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева,Миңгол Галиев кебек танылган татар җырчылары да, Флүрә Ногманова, Филүс Гәрәев кебек талантлы башкорт җырчылары да яратып җырлыйлар".

Аш төрләндерү һәрвакыт тансык булган кебек, тема төрләндерү дә бик кирәкле шәйдер ул. Роберт Миңнуллин бу үэенчатекне публицистик язмаларында да даими искә ала. Безне Татарстан, Башкоргстан, Каракалпаксган һаваларын сулатып йөргә-йөргә дә, капылт кына икенче мәүзугка—гаилә темасына күчә дә куя. Хәзер инде без шагыйрь-публицистньщ "Сүнмиме гаилә учагы?" исемле язмасыннан яшәү фәһеме алабыз. Зур тема. Искиткеч зур. Яшәү белән үлемне хәл итә торган мәүзуг. Тууга караганда үлемнең күбрәк булуы, эчкечелек, наркомания, алдау, алдану, акула чуртанны йоткан кебек, көчленең көчсезне сытарга тырышуы, әхлаксызлык...—шуларга охшаш мең төрле сыйфатлар гаилә учагын сүндерә, изә, челпәрәмә китерә, тарката. Ата—гаилә каны, ана— гаилә җаны. Роберт Миңнуллинның "И аналар!" исемле мәкаләсе шуны күз уңында тотып язылгандыр. Болай ди ул:

"Я аналар!
И газиз татар аналары!
Ничә гасырлар дәвамында татар канын саклап калган, караңгы, дәвамлы, кырыс еллар аша халкыбызны бцгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз сез. Кол Галиләрне, Тукайларны, Туфаннарны дөньяга бцләк иткәнсез, Идегәйләрне, Батырша-ларны, Колшәрифләрне, Җәлилләрне биргәнсез, мәшһцр ханнарны, каһарманнарны, җырчыларны һәм шагыйрьләрне тудыргансыз. Ни кызганыч, сезнең хакта тарих бөтенләй диярлек белми. Әмма сезгә булган ихтирам хисләре татар щцелендә һәрвакыт сакланыр".

Чыннан да, татар хатын-кызларының каһарманлык табигате бик борынгы заманнардан килә бит. Ире сугышта үлсә, аның өчен көрәшкә китүе... Мәгүбә Сырглано-ваның Бөек Ватан сугышында 782 хәрби очыш ясап каһарманлык яулавы... Хәзерге вакытта мең-мең-мең татар хатын-кызларының авыр, җаваплы, четерекле хезмәттә эшләве... Әдәплелек, шәфкатьлелек, инсафлылык, сабырлык, түземлелекнең матур үрнәкләрен дә күрсәтә ич татар хатын-кызлары! Шагыйрь-публицистның бу мәсьәләгә махсус тукталуы юкка гына түгелдер.

"Стиль—язучының дөньяга карашын чагылдыру системасы", дип тә сөйләшәбез. Чыннан да, язучының дөньяга карашы, эстетик идеалы, ил, халык, милләт мәнфәгатьләре белән яшәве аның хис-акылының йә җәмәгатьчелек алдында сөйләгән, йә каләм очыннан кәгазьгә төшкән сүз гәүһәрләрендә чагылдырыла бит. Мәгәр дөньяга караш, эстетик идеал, акыл-хисләр тирәнлеге күз белән күктән йолдыз чүпләп йөреп кенә барлыкка килми. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин—хәзер Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урьшбасары. Бу Вазыйфаның никадәр җаваплы, җитди, аң-акыл, хис-тойгы синтезы сорый торган хезмәт икәнлеген һәркем яхшы аңлый. Аның җәмәгатьчелек-гавам алдында сөйләгәннәре, шулар хакында язып чыкканнары зур проблемалы, тирән уйланылган, ил-халык язмышына, яшәешкә, киләчәк идеалларга бәйләнешле була. Моны "Телгә дигән акча кая киткән?", "Милли репертуар кирәк!", "Телсез татар кемгә кирәк?!" (Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясалган чыгышлар), "Тел безне берләштерергә тиеш!" (II Бөтендөнья татар конгрессында ясалган чыгыш), "Аралар якын икән!" (Төркия белән бәйләнеш), "Ташлы Кавал берәү генә!" (Татарстандагы Биектау районының "Юлдаш" күмәк хуҗалыгының үзәге урнашкан гади генә бер авыл турында), "Зәңгәр экран нигә соры?", "Татар барып карамый ышанмый" (Әзербайҗанга сәяхәт) кебек мәкалә-язмалары да раслап тора. Китапның публицистика бүлеге "Өлешемә тигән Илешем!" дигән язма белән тәмамлана: "Бу дөньяның иң матур бер төбәге—Итештер! Иң кайнар кояш, иң якты ай, иң серле йолдызлар Илеш өстендә генә янадыр! Дөньядагы иң сылу кызлар, иң батыр егетләр Илештә генә үсәдер! Җир йөзендәге иң эшчән, уңган, иң сабыр һәм игелекле кешеләр, мөгаен, Илештә генәдер!" Бу сүзләр халыкның:" һәр сандугач үз оясын мактап сайрый",— дип әйтүе генә түгел. Шигъриятендә дә, публицистикасында да туган җиренә карата кешеләр күңелендә зур мәхәббәт уята каләм остасы. Димәк, аның эстетик идеалы тирән, шәфкатьле, мөбарәкле, шифалы.

Сүз азагында әлеге "Акыл һәм хис дулкыны" дигәнгә янә әйләнеп кайтасы килә. Шактый еллар элек берәү күренекле шагыйрьләрне публицистика белән шөгыльләнергә өндәп язган иде. Бу юкка гына түгелдер. Артык "коры" мәкаләләр, гәрчә аң-акылга теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир итсәләр дә, укучыны дулкынландырмый. Мин үзем, мәсәлән, соңгы вакытта кайберәүләрнең хис-тойгы яки эмоцияне инкарь итүләре белән килешмим. Дөнья бит үзе даими рәвештә дулкын эчендә яши! Акыл белән эш иткәндә дә хис дулкынына киртә тотарга ярамый, һәм, киресенчә, хис-тойгы дулкыны акылны да таләп итә. Моны аңламау күп очракта ил түрендә утырган патшаларны да ялгыштыра. Ф. Досгоевс-кийча әйтсәк: "Зур фикерләр зур акылдан гына түгел, зур хис-тойгыдан да туа". "Акьух һәм хис дулкыны" дигәнем шулдыр инде ул. Публицистның дөнья-галәм дулкынына камил акыл, тирән хис-тойгы дулкыны белән керүе, Тукай әйтмешли, кирәкле шәйдер. Минемчә, талантлы шагыйрь Роберт Миңнуллин бу публицистик язмаларда шуның матур үрнәген күрсәтә. Иншалла! Әлеге изге эшне ул киләчәктә дә дәвам итәр! "Шагыйрь генә булып калмадым..." дигән икән, дәвам итәргә тиеш тә.

Коръән калынлыгы бу китапта "Әдәби тәнкыйть" бүлеге дә бар. Анда да автор җитди проблема белән эш итә. Мәкаләләрнең аталышы ук раслап тора моны: "Киләчәк буын хакына", "Бала да—Кеше!", "Сөендерде дә, көендерде дә", "Нәрсә булды безгә?", "Балачактан башланырга тиеш!", "Балалар дөньясы". Өченче бүлек "Иҗат портретлары, әдәби эскизлар" дип атала. Кемнәр турында гына юк анда: Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Исхак, Мөхәммәт Мәһдиев, Әнгам Атнабаев... Кыскасы, алтмышлап каләм осталарының портретлары! Дүртенче бүлек—"Рецензияләр, уйланулар, мәкаләләр". Болары да—егермедән артык, һәрберсендә бер проблема: "Шагыйрьнең офыгы", "Яшьлек урамына чакыру", "Заман сурәтләре" һ. б.

Әйе, сүз нуры көчле Роберт Миңнуллин публицистикасында. Янә кабатлыйк, ул аң-акыл, хис-тойгы нуры белән кәрәзли фикерен. Сүзләрне күңел сандыгыннан гына түгел, йөрәк төпкеленнән дә ала. Гади генә сүзләрдә фикер сөйкемлелеге тантана итә. Фикерләр, әгәр кирәк икән, сурәгләү-тасвирлау чаралары, шигъри бизәкләр белән нәкышлана.

Суфиян ПОВАРИСОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан утлары № 9, 2003

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013