Бүген Фәрваз Миңнуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәрваз Миңнуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Фәрваз Миңнуллин
(1934-1994)
Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Татарстан АССРның Арча районы Ишнарат авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1950 елга кадәр үз авылларындагы башлангыч һәм күрше Носы авылындагы җидееллык мәктәптә укый, аннары Арча педагогия училищесында (1950—1954) һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетынң татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954—1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959—1961 елларда Татарстан Язучылар союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961—1964 елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Культура министрлыгының сәнгатм бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елның январенда Ф. Миңнуллинны Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп сайлыйлар. 1978 елның январеннан ул Идарә председателенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә. Ул — 1978 елдан КПСС члены.

Ф. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвекъле, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятча итеп таныта. Хәзер ул — татар әдәбиятының җанлы процессында даими катнашучы, аның үсеш тенденцияләре, ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйтүче актив тәнкыйтьчеләрдән берсе. Ф. Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Әпсәләмовларның аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре, Р. Төхфәтуллин, М. Мәһдиев турындагы иҗат портретлары һәм, ниһаять, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән обзор характерындагы хезмәтләре үзләренең актуаль проблемаларны күтәрүләре, әһәмиятле теоретик күзәтүләре, гомумиләштерүләре һәм оригиналь фикерләре белән кызыклы. Ул —«Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1984) исемле китаплар авторы.

Ф. Миңнуллин гомуми белем мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәржемәсендә Герберт Уэллсның «Күренмәс кеше» («Человек-невидимка», 1979) һәм Джек Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты.

1984 елда Ф. Миңнуллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ф. Миңнуллин—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Якты юллар: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 152 б. 2500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Тормышчанмы?— Кит.: Әгъзәмов Ф. Яшәү көче. Казан, 1977, 111—119 б.; шул ук мәкалә.—Соң. Татарстан, 1976, 4 янв.
Прозаның гражданлык йөзе: (Бүгенге прозада повесть жанры).— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 112 б. 2000. Тит. битенең эчке ягында: 1983.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986).

Аның турында

Фәрваз Миңнуллинны байтактан бирле белсәм дә, аңа карата күңелемдә изге тойгылар сакласам да, мин бу юлга дәшми калырмын дип уйлаган идем. Әгәр мәкалә язып чыксам, турыдан-туры аның кул астында эшләүче кеше буларак, минем бу гамәлемне дөрес аңламаслар кебек тоелды. Аннан соң, бу абруйлы тәнкыйтьчебезнең юбилее уңаеннан дәрәҗәлерәк кешеләр сүз әйтергә тиештер, дип фикер йөрттем. Әмма газета журналистлары мөрәҗәгать иткәч, башта икеләнеп калсам да, ахыр килеп, тәвәккәлләп, кулга каләм алырга булдым...
Мин Фәрваз Миңнуллинның иҗатына анализ ясарга җыенмыйм. Анысы әдәбият галимнәре эше. Минем максатым исә татар әдәбиятында төпкә җигелеп тарткан тәнкыйтьченең кешелекле гамәлләренә игътибарны юнәлтү.
Тәнкыйтьче дигәч, теге яки бу язучының иҗатын пыран-заран китереп ташлаучы усал кешене күз алдына китерергә гадәтләнгәнбез. Дөресен әйтәм, без Фәрваз Миңнуллиннан да шүрләбрәк йөрдек, аның күзенә чалынмаскарак тырыша идек. Ә бит чынлап та юаш тәнкыйтьче түгел ул...
Аның каләм очына юлыккан язучыларның кайберләрең генә күздән кичерик: Галимҗан Нигъмәти, Нәби Дәүли, Хәсән Туфан, Мәҗит Рафиков, Рафаил Төхфә-туллин, Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах... Торгынлык елларында бу әдипләр иҗаты хакында башлап төпле сүз әйтү, аларны әдәбияттагы «үз урыннарына утыртып» чыгу өчен усаллык та кирәк иде шул, ай-һай, кирәк иде... Әмма ул усаллыкның төбендә олы кешелеклелек ята.
Алтмышынчы-җитмешенче еллар татар әдәбияты үсешенә, аның бүгенге югарылыкка күтәрелүенә Фәрваз Миңнуллин игелеге дә кушылган.
Фәрваз Миңнуллин кулына каләмне сирәк ала торган, әмма сүзне бер әйткәндә берәгәйле итеп әйтеп бирә торган саллы каләм иясе. Ул беркайчан да арзанлы, өч көнлек әсәрләрне мактарга алынмый, әйткән сүзе затлы, тоткан юлы һәрвакыт туры булыр. Савытларда су озаграк саклансын өчен, борынгылар аңа көмеш салып куя торган булганнар. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятындагы әнә шул көмештер шикелле тоела миңа...
Без Фәрваз абый белән Татарстан китап нәшриятында менә ун елдан артык инде бергә эшлибез. Матур әдәбият редакциясе мөдире булып ул килә икән, дигәч, куркыбрак калуыбыз әле дә хәтердә. Ничек шүрләмисең ди: кырыс холыклы тәнкыйтьче бит ул... Әмма тышкы кырыслык артында затлы бер кешелеклелек ятканлыгына төшенү өчен әллә ни гомерләр кирәк булмады безгә. Бу турыда күп сөйләү килешеп тә бетмәс, әмма аның белән бергә эшләүчеләрнең һәркайсы, хәер, бергә эшләүчеләр генә дә түгел, нәшриятка гозер белән килгән авторларның күпчелеге Фәрваз Миңнуллинга карата күңелендә олы рәхмәт хисләре саклый торгандыр. Нәшриятның баш редакторы булганнан соң да аның татар әдәбиятына карата эшләгән игелекләре әйтеп бетергесез. Яшь иҗат көчләрен барлауга, аларны үстерүгә Язучылар союзында эшләгәндә дә, нәшриятка килгәч тә Фәрваз абый даими игътибарлы булды. Актанышта әдәбият көннәре үткәргәндә, мине, әдәбиятта әле исеме яңгырый гына башлаган кешене, эзләп табып, анда барачак группага тартуын бер дә онытасым юк... Нәшриятта яшь авторларның беренче китапларын чыгару өчен Фәрваз абыйдан да күбрәк кайгырткан кеше булмагандыр, мөгаен... Беренче адымнарыннан ук иҗатларын күзәтеп барган һәм кирәк чакта ул ярдәм кулын сузган тәнкыйтьчеләр инде әдәбият мәйданында үзләре ат уйната — Мансур Вәлиен, Фәиз Зөлкарнәев...
Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Фәрваз Миңнуллинның «Балта явызлар кулында...» исемле китабы басылып чыкты. Зәвык белән эшләнгән бу китапка авторның төрле елларда язылган тәнкыйть мәкаләләре, күренекле язучыларыбызга иҗат портретлары тупланган. Сугыштан соңгы татар әдәбиятын тирән-тен аңлау, аның бөтен серләрен ачу өчен алтын ачкыч нәкъ менә шушы китаптадыр... «Балта явызлар кулында...» Ни өчен шулай дип исем биргән соң китабына автор? Аяз Гыйләҗевның «Балта кем кулында?» исемле повестеннан соң язган мәкаләсенең исеме шулай. Китап тышлыгына да шул чыгарылган. Бүтән исем дә таба алган булыр иде автор. Әмма бу болгавыр чорда замандашларны тагын бер мәртәбә кисәтергә уйлагандыр ул: «Балта явызлар кулында... Сак булыгыз!..» Аны тартып алыр өчен Фәрваз Миңнуллинның үзе кебек фидакарь җаннар кирәк бу дөньяга. Безнең әдәбиятка ул Ходай тарафыннан нәкъ шуның өчен җибәрелгәндер дә...
Фәрваз Миңнуллинга 60 яшь тулу уңаеннан нәшрият әзерләгән котлау адресында шигъри юллар да бар. Язмамны шул шигырь белән тәмамлыйсым килә.
«Алтыдагы — алтмышка...» — ди халык... 
Сөйгәнсеңдер алты яшеңдә дә; 
Дөньяларны яратудан туймый, 
Мәңге өзгәләнеп яши бәндә.

Алты яшендә дә җаның синең 
Алтмыштагы кебек олы булган;
 Күренмичә генә типкән йөрәк 
Игелекләр белән тулы булган.

Шул чакта ук инде балталарның 
Кемдә икәнлеген белгәнсеңдер: 
Дөньяга син явызлардан аны 
Тартып алыр өчен килгәнсеңдер.

Гаҗиз чакларында бәндәләрнең 
Бәгырьләрдән сыйпар кулы бит син... 
Алтыдагы гамәл алтмышларны, 
Җитмешләрне узып, йөзгә җитсен!
Амин, шулай була күрсен...
Харрас Әюп
1994.

"Мәйдан" № 8, 2006.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013