Бүген Әдипләр: Асия Минһаҗева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Асия Минһаҗева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни Габидә Мәрдәнова Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Венера Мәҗитова Инзилә МӘҖИТОВА Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Миначев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Әнисә Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Гүзәл Минһаҗетдинова Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирхазова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Нотфи Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Фәнис Мотыйгуллин Әлфия Мотыйгуллина Салисә Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Илфат МӨГЫЙНОВ Шәрәф Мөдәррис Зилә Мөдәррисова Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Фатих МӨСӘГЫЙТЬ Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Ландыш Мөхатдисова Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский
Асия Минһаҗева Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 нче елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туа. 1972 нче елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1977 нче елга кадәр Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте факультетында укый. Югары белем алганнан соң, туган районында мәктәптә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, «Казан утлары» журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши.
Шагыйрәнең беренче шигыре 1971 нче еда «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналында басыла. «Биеклектә очрашу», «Якты сагыш» исемле китаплары дөнья күрде.

Унсигез яшьлек хисемне
Беләм инде, табалмам.
Эзләп йөрим аваз салып
Газапларны яңадан.

Соң булса да киләчәген,
Дөньяда барын беләм.
Ризамын, килсә дә кабат
Насыйпсыз яры белән.

Сызыла күңел, сызыла,
Өзелеп китәр кебек.
Кайда син, гармуның белән
Төшләргә кергән егет?..

Унсигездәге хис белән
Әллә бәлки яналмам.
Эзлим шулай да элекке
Газапларны яңадан.

Кызыклы, әйбәт шигырьләргә юлыккан саен, мин бер нәрсәгә ныграк ышана барам: кеше күңелен, андагы рухи тетрәнүләрне шагыйрьләр иҗаты аша гына тирәнтен өйрәнеп буладыр сыман. Кардиограмма тасмасындагы сызыкларга карап, без йөрәкнең тибешен, эшчәнлеген бәяли алабыз. Шигырьләр дә — шул ук кардиограмма лабаса, анда да күңел хәрәкәте, күңел тирбәнешләре акка кара белән уелган. Ул тирбәнешләр нихәтле куәтле һәм актив булса, аларның безгә тәэсир көче дә шулкадәр зуррак.
Яхшы шигырь безне ни өчен шундук үзенә суырып ала? Чөнки бу—бай рухлы, югары яшәешле күңел белән очрашу. Андый очрашулар укучыда һәрвакыт якты тойгы, шатлык хисе калдыра. «Казан утлары» журналының 1981 нче елгы 9 нчы санында шагыйрә Асия Минһаҗеваның шигырьләр циклы басылып чыккан иде. Күңелдә зур өметләр уятты бу исем. Ниһаять, журналның быелгы март санында шагыйрә белән яңадан очрашу. Анда да Асиянең бер бәйләм яңа шигырьләре. Әлеге шигырьләр белән танышып чыкканнан соң, кеше күңелен шагыйрьләр иҗаты аша гына ныклап өйрәнеп буладыр, дигән фикерем тагын да ныгыды минем.
Асия Минһаҗеваның шигырьләре кай ягы белән үзенә җәлеп итә соң? Бу сорауга мин; заманчалыгы, образлылыгы, көтелмәгән фикер-хисләре белән дип җавап бирер идем. «Биогамма» дигән шигырьдә бу сыйфатларның һәммәсе бергә кушылып китә алган:

Кем геннары тынгы бирми миңа,
Кем хисләре көйләп эндәшә!
Дулкын тота күңел локаторы,
Биотоклар нидер сөйләшә.

Менә нинди ул бүгенге шәхес күңеленең мөлдерәмә халәте! Әлеге юлларда бик күп нәрсәләрне — гасырлар багланышын да, җан һәм фикер тәңгәллеген дә, кеше рухының мәңгелеген дә төсмерләргә була.
Үткәннәр яисә киләчәк турында язамы, яшь шагыйрәнең шигырьләрендә—бүгенге көн кешесенең уйланулары, гамьнәре, борчулары. Юк, декларатив кычкыру, матур сүзләр сөйләү түгел, ә актив уйлану болар. Автор үзенең сөйлисе сүзен нык уйлап, җиренә җиткереп, образлы телдә әйтергә тырыша. Авторның каләме, археолог пәкеседәй, катлам-катлам яткан тарих төпкелләренә дә кереп китә:

Дөнья яралган көннәрдә
Тарих ак төстә булган.

Образлар әнә шулай кырыс матурлыгы белән сискәндереп куя. Автор озынга сузып, тәфсилләп тормый, ул укучының актив һәм ассоциатив фикерләвенә ышана.
Асия Минһаҗева күп кенә шигырьләрендә үзен иркен хис итә, вакыт һәм пространство барьерларын җиңел атлап чыга, масштаблылыкка омтыла. Аның фикерне маңгайга бәреп әйтмәве куандыра. Әйтик, сугыш һәм тынычлык турындагы уйларын ул табигатькә, болытлар агышына күчерә, шуңа күрә бу урында шигырьнең үз исеме белән «Кирәкми!» дип чаң кагып алу да бик җитә.
Вакыт агышы, еллар агышы да үзеннән-үзе аның шигырьләренә саркып керә:

Булса да безнең өчен тик
Егерме дүрт сәгатьле,
Вакыт-— талант. Әллә ниләр
Тудырырга сәләтле!

Вакытның талант булуы да сискәндерде мине. Ә бит уйлап карасаң, бу дөрес, чөнки вакыт — без ул. Таң калырлык пирамидаларны һәм шәһәрләрне дә без иҗат иттек. Иң гади ташбалтаны һәм... атом бомбасын да без — кешеләр — уйлап таптык. Менә бүген җир шарының киләчәге язмыш тәлинкәсенә салынган: кайсы як басар — аек акылмы, әллә акылсызлыкмы? Вакыт, «Хиросима күперендә катып калган күләгә» булып, кешелекне әнә шул хакта искәртергә, кисәтергә тели...
Шулай итеп, чынбарлыктагы гап-гади детальләр шагыйрә шигырьләрен укыганда зур политик яңгыраш ала, Ә бит поэзиядә публицистик яңгырашка ирешү ансат эш түгел, Асия моны яхшы аңлый булса кирәк. Публицистик агым аның иҗатына шаулап, актарылып түгелр ә бәлки салмак тонда һәм үтемле, мәгънәле штрихлар рәвешендә килеп керә.

Рашат Низамиев.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013