Бүген Әдипләр: Рәшит Минһаҗ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәшит Минһаҗ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Әлфия Мөбарәкова
Муса Мөлеков
Ленар Мөхәммәдиев
Гайнан Мөхәммәтҗанов
Рәмзия Мөхәммәтҗанова
Рузилә Мөхәммәтова
Хәмит Мөхәммәтшин
Ландыш Мөхатдисова
Роза Мулланурова
Рәсимә Муллаянова
Рәшит Минһаҗ
Минһаҗев Рәшит 1959 елның 1 октяберендә туган. Мөслим. Казан дәүләт университетының филология факультеты. Чирмешән район газетасы. 1988 нче елдан «Социалистик Татарстан» газетасында корреспондент.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Болгар Ислам академиясенә абруйлы укытучылар җәлеп итеп булырмы?

Болгар Ислам академиясе ничегрәк эшләячәк? Аның үзенчәлеге нәрсәдә? Яңа уку йортына абруйлы укытучылар җәлеп итеп булырмы? Шундыйрак сораулар беләнКазан дәүләт мәдәният университеты проректоры, тарих фәннәре

докторы Рафаэль Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. ЮНЕСКОның Казандагы кафедрасы мөдире буларак та, бу мәсьәлә ят түгел аңа.

– Билгеле, Болгар Ислам академиясе ислам дине тәгълиматын бабаларыбыз 922нче елда ничек кабул итсә, шулай дәвам итәргә, традицияләрне бозмаска тиеш. Нәкъ менә шул максатта Академия Болгарда төзелә дә инде. Борынгы чыганакларга караганда, үз заманында Болгарда биш мәдрәсә эшләгән. Заманның күренекле галимнәре әнә шул мәдрәсәләрдә укыткан да инде. Алар рухани юнәлештә генә түгел, башка юнәлешләрдә, әйтик, тарих, медицина буенча да хезмәтләр язган. Ул хезмәтләрнең кайберләре Идел буенда гына түгел, барча мөселман дөньясында билгеле булган. Гарәп, фарсы чыганакларында искә алынганга, без андый хезмәтләр булганлыгын беләбез дә.
Икенчедән, Академияне төзү өчен шактый зур эш башкарырга туры килде. Чөнки “Болгар” тарихи музей-саклаулыгы ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә анда, рөхсәт алмый торып, төзелеш эшләре алып бару ярамый. Кыскасы, бу төзелеш әллә ни кукраеп тормаска, саклаулыктан караганда әллә ни күзгә ташланмаска тиеш. Без кыска гына вакыт эчендә Париждан, яңа төзелеш Болгар һәйкәлләренә йогынты ясамый, дигән рөхсәт алуга ирештек.
Өченчедән, яңа уку йорты изге максатта – бездәге традицион исламны хуплау-яклау ниятендә төзелә. 1990 елларда бездә дини белем бирү системасы аякка бастырыла башлады: акрынлап башлангыч, урта һәм югары дини белем бирүче уку йортлары барлыкка килде. Югары ислам дине белеме бирү өчен Казанда, Мәскәүдә, Уфада ислам институтлары ачылды. Шул ук вакытта ислам илаһияте буенча магистратура, аспирантура, докторантура юк иде әле. Алла боерса, Болгар Ислам академиясе дини югары белемнең менә шушы югары дәрәҗәсен бирәчәк. Менә шушы вазыйфа яңа уку йортының төп бурычы, үзенчәлеге дә инде. Төркиядә, гарәп илләрендә югары дини белем бирүнең үз системасы эшләнгән. Хәзер без дә үзебездә шуны эшләргә, моның нигезе нәкъ менә Болгарда салынырга тиеш. Билгеле, бу эш ансат булмас.
– Сер түгел, чит ил белгечләрен бездә эшкә алганда дипломнарны тиңдәйләштерү, ягъни нострификацияләү проблемасы бар. Мәскәүдә ислам илаһияте буенча докторантура да, мондый вәкаләткә туры килә торган галимнәр дә, гомумән, бу җәһәттә эшләнгән стандартлар да юк дип беләбез. Чит илләрдән бездә укытырга профессорлар чакырганда бу мәсьәләне ничек чишәрләр икән?
– Әлбәттә, чит ил галимнәрен файдаланмыйча булмый. Узган ел ук, тәгаенләп әйткәндә, Болгар Ислам академиясен булдыру турында карар кабул итүгә үк кадрларны эзләү-барлау башланды. Иң беренче чиратта ислам илаһияте буенча үзебезнең абруйлы белгечләребезне, Россия белгечләрен Казанга, Болгарга лекцияләр укырга чакырырга кирәк дип килештек. Билгеле, мөселман илләреннән дә чакыру зарур. Тик шунысы бар: узган гасырның туксанынчы елларында ислам динен тергезәбез дип чит мәмләкәтләрдән кемнәр генә килмәде?! Гарәп илләреннән тыш, БДБ дәүләтләре барлыгын да онытмыйк әле. Аларда да төпле ислам белгечләре, танылган дин галимнәре бар. Үз илебездә дә вәкаләтле, төпле белгечләр бар. Әйтик, Петербург университетының Көнчыгышны өйрәнү факультеты деканы, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән сөйләшүләр булды. Аның үз тәкъдимнәре бар. ЮНЕСКО генераль директоры киңәшчесе, анда гарәп секторын җитәкләүче Мөнир Бушенакиның да ислам академиясе ниндирәк булырга, диннең җәмгыятьтә нинди урын тотарга тиешлеге турында төпле фикерләре бар. Әлеге фикер-тәкъдимнәрен ул республикабыз җитәкчеләре белән дә уртаклашты. Менә шундый абруйлы кандидатлар бар.
– Андый мөхтәрәм кешеләр Болгарга укытырга килерме соң?
– Килерләр дип уйлыйм. Билгеле, анда яхшы шартлар булдырылырга тиеш. Беренче чиратта, яхшы китапханә, яхшы фатирлар кирәк. Минемчә, татар теле һәм әдәбияты аның бер нигез ташы булырга тиеш. Россиянең рәсми дәүләт теле буларак урыс теле дә читтә кала алмый. Монда татарлар гына түгел, илебездә яшәүче башка милләт балалары да сабак алачак бит. Әлбәттә, Коръән теле буларак гарәп телен өйрәнми мөмкин түгел. Укыту программаларын эшләгәндә боларны исәпкә алмый калмаслар, шәт. Хәзерге вакытта бу программаны Казандагы Ислам университеты белән Тарих институты бергә эшли дип беләм.
– Мәзһәб, тел буенча да безгә Төркия бик якын. Төркиядә илаһият университетлары, Әнкара университетында илаһият факультеты бар. Гарәп галимнәрен чакырганчы бәлкем төрек дин галимнәренә өстенлек бирергәдер?!
– Ни генә булмасын, безгә үз дини мәктәбебезне булдырырга кирәк. Билгеле, төрек тәҗрибәсен, Малайзия кебек башка мөселман илләренең дә тәҗрибәсен читкә тибәрмәскә кирәк. Әгәр үз җирлегендә формалаша икән, теләсә кайсы гыйльми мәктәп үзенчәлеге белән аерылып тора. Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы кебек мөстәкыйль дәүләтләребез чәчәк атып утырганда гына түгел, татар халкы Россия империясе шартларында яшәгәндә дә гарәп илләрендә безне белгәннәр, чөнки татарлар үз илаһият мәктәбен булдыра алган. Әлбәттә, чит илләр тәҗрибәсен файдаланырга кирәк, әмма сукырларча иярмичә, үз җирлегебезгә яраклаштырып. Сүз дә юк, узганнарга әйләнеп кайтып булмый, алга барырга кирәк. Чылбырлар өзелгән дисәләр дә, мәшһүр дин галимнәребезнең хезмәтләрен тәфсилләп өйрәнеп, мирасыбызны тергезү, шул рәвешле дәвамлылык, эзлеклелек булдыру кулдан килмәстәй эш түгел, минемчә. Халык исламы дип кимсетебрәк бәяләсәләр дә, динебез барыбер әби-бабаларыбыз күңелендә сакланып калды, югалмады.

Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013