Бүген Әдипләр: Миңназыйм Сәфәров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миңназыйм Сәфәров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәфисә Сабирҗанова
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Әмир Садыйков
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина
Тәүфыйк Сәгыйтов
Гүзәл Сәгыйтова
Камил Сәгъдәтшин
Ләйсән Сәгъдиева
Рәзинә Сәетгәрәева
Фәрит Сәйфелмөлеков
Айдар Сәлимгәрәев
Гөлфинә Сәрвәрова
Мингазыйм Сәфәров
Әдилә Сәфәрова
Искәндәр СИРАҖИ
Дифгат Сирай
Индус Сирматов
Гариф Солтан
Илшат Солтанов
Әнвәр Сөләйманов
Булат Сруров
Миңназыйм Сәфәров "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Сәфәров Мингазыйм Мәвлет улы 1961 елның 9 маенда Чувашиянең Батыр районы Татар Сугуты авылында туа. 1983 - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1983 - "Татарстан яшләре" газетасында корреспондент булып эшли башлый. 2003 елдан баш мөхәррир.

“Чын журналистика – иманга тугрылык ул”

Журналист булу хыялы Чуашстанның Татар Согыты авылында туып-үскән Миңназыйм Сәфәровны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына алып килә. «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрче, аннан өлкән хәбәрче, бүлек мөдире, 13 ел баш мөхәррир урынбасары булып эшләү дәверендә ул аналитик фикер йөртә торган, йөгерек телле журналист булып танылды. Инде сигез ел дәвамында ул Татарстанның төп дәүләт газетасына – «Ватаным Татарстан»га җитәкчелек итә. Журналистлык эшчәнлеге белән беррәттән, 19 ел инде Казан университетының (хәзер КФУ)журналистика һәм социология факультетында укыта.
– Журналистика шагыйрьлек кебек үк бер шаукым ул. Элегрәк татар авылында «мин» дип сөйләгәнне яратмыйлар иде – коллективлык хисе безгә нык сеңгән. Башкалардан фикерең белән дә, тышкы кыяфәтең белән дә аерылып тормаска тиешсең дигән караш яшәп килде. Мәктәптә укыганда яшьтәшләрем язган мәкаләләрнең барысы да диярлек пионер җыены, металлолом, көл җыю турында иде. 7нче класста укыганда мин колакны торгызырлык бер мәкалә яздым. Аның эчтәлеге болай: әнинең үзе утырткан һәм су сибеп үстергән агачлары бар иде. Беркөнне шулар янына балта тотып бер әби килде дә агачларны екты, аннан ваклап турап, өенә ташый башлады. Мин өйгә йөгереп кайтып, булган хәлне әнигә сөйләдем. «Нишләтәсең инде, улым. Әбинең караучысы юк, утын кирәк булгандыр», – диде ул. Бу вакыйга мине тетрәндергән иде. Мәкалә яздым да аны «Яшь ленинчы» газетасына җибәрдем. Мәкалә Гомәр Бәширов алып барган «Туган ягым – яшел бишек» рубрикасында әбинең исем-фамилияләре белән басылып чыкты. Ул дөнья күрүгә теге әби өйгә килгән. Әнигә: «Малаең мине гәҗиткә язып чыккан», – дигән. Әни мине бик нык ачуланды. Шул вакытта журналистика һөнәренең авырлыгын беренче тапкыр татыдым. «Кискәнен күрдем!» – дим. «Киссә соң, – ди әни. – Безгә бит монда яшисе». Шунда һөнәрнең тагын бер кыен ягын аңладым: синең язмаларың әти-әниеңә, туганнарыңа, дусларыңа да авырлык китерә икән. Соңрак, инде газетада эшли башлагач, колхоз таралу турында «Фетнә» исемле мәкалә язган идем. Ул чакта үзләре теләгән колхоз рәисен кую өчен халык урамга сәнәкләр белән коралланып чыкты. Мәкалә басылгач, якташлар ул санны күбрәк алып кайтуымны сорадылар. Газеталарны автобуска салып җибәрдем. Халык җитәкче итеп сайларга теләмәгән кеше моны каяндыр белгән һәм иптәшләре белән бер тукталыш алдан килеп, автобусны көткән. Газеталарны алып яндырганнар. «Ә-һә, «Сез язганнан нәрсә үзгәрә соң?» – дигән сүз дөрес түгел, журналистиканың көче дәлилле язмаларда икән», – дип уйладым. Мәкалә ихлас язылырга тиеш. Чын журналистика – иманга тугрылык ул. Ялгышырга мөмкинсең, әмма алдарга, ялганларга ярамый...
– Нинди авырлыклар көтәсен алдан ук белеп торсагыз да «Татарстан яшьләре»нә эшкә килгәнсез...
– Студент чагымда мин «Татарстан яшьләре»ндә ике тапкыр гамәли практика үттем. Хыялым газетада эшләү иде. Әмма диплом алуга мине Сабага эшкә тәгаенләделәр. Казан тормышына күнеккән идем, шуңа да районга кайтасым килмәде. Тормыш очраклыклардан тора. Мине дә шул коткарды. Балтасы суга төшкән кеше кебек Үзәк парк тукталышында аптырап утыра идем, троллейбус туктады. Кемдер троллейбусның ачык тәрәзәсеннән: «Миңназыйм!» – дип кычкырды. Шагыйрь Газинур Морат икән. Ул «Татарстан яшьләре»ндә эшли иде. Аның: «Харис абый (Әшрәфҗанов, баш мөхәррир) сине чакырды», – дигәнен ишеттем. Шуннан редакциягә бардым. Харис абый: «Бездә вакытлыча урын бар. Эшләп тор, аннан күз күрер», – диде. Шулай эшләп киттем.
– Киңәш бирүчеләр, тәҗрибә уртаклашучылар табылдымы? Беренче адымнарны хәтерлисезме?
– Иң элек университетта укыткан Мирхәт Хөснимәрдәнов турында әйтим әле. Бик матур сөйләүче, фикерле, ак чәчле чибәр кеше иде. Ул безгә журналистиканың нигезләрен өйрәтте. Аны авызыбызны ачып, шаккатып тыңлый идек. Ул дәресләр миңа зур сабак булды. «Татарстан яшьләре»ндә мине Рәфикъ Юныс (бүген «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары) белән бер бүлмәгә утырттылар. «Аның белән эшли алсаң, киләчәктә дә булдырырсың. Юк икән – юк», – диделәр. Рәфикъ абый хәрбиләрчә төгәл кеше. Фәлән сәгатьтә эштә булырга, фәлән сәгатьтә кайтып китәргә тиешсең. Ул чакта командировкаларга еш йөрдек. Тема күп очракта бер – удар төзелешләр, комсомол-яшьләр бригадалары турында язасы. Бу темалар бүгенге көн күзлегеннән караганда саташу кебек тоела. Әмма ул чорда шуларны да кызыклы итеп газетага тәкъдим итәргә кирәк. Рәфикъ абый кулдан тотып дигәндәй укылышлы мәкалә язарга өйрәтте. Ул кырыс кеше. Мәкаләне пыран-заран китереп сүтеп ташлый иде инде. «Монысы бармый, тегесе булып чыкмаган», – дип өр-яңадан яздырта. Сынармы-сынмасмы икән дип тикшергәндер, мөгаен. «Егерме баш исем әзерләп бир миңа», – ди бу. Аның берсен табуы да бик кыен бит әле. Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен дигән сүз дөрес икән ул. Бүген мин баш исемнәрне рәхәтләнеп куям. Исем – мәкаләнең иң җаваплы өлеше. Ул мәкаләгә алып кереп китәргә, аны ачып бирергә тиеш. Исмәгыйль Шәрәфиевне остазларымның берсе дип атар идем. Бергә эшләү дәверендә хәтта бертөрле фикер йөртә башладык. Озаграк күрешми торсак, хәзер дә бер-беребезне эзлибез. Рина апа Зарипова озак еллар «Татарстан яшьләре»нең «Сердәш» рубрикасын алып барды. Эшли башлауга, иң беренче командировкага ул җибәрде. Газетада «Хат юлга чакырды» дигән рубрика бар иде. Әгерҗе районының Салагыш авылына чыгып киттем. Район үзәгенә килеп төштем, ул авылга юл юк, өзелгән, барып та йөрмә, диләр. Нишләргә? Беренче командировкадан: «Булмады!» – дип кайтыйммы инде? Беренчесеннән үк кире борылсам, алга таба эшли алмаячакмын. «Ничек тә авылга барырга!» – дигән фикергә килдем. Университеттагы сабакташым Рәмзия Әгерҗедә эшли иде. Шуны эшкә җиктем. «Салагышка таба егерме чакрым барып була. Аннан автобус йөрми. Шул авылдан бер кеше таптым. Ул апа клубта эшли, сине шуңа ияртеп җибәрәм», – диде. Безгә исә нәкъ менә шул ападан зарланып, клубның начар эшләве турында шикаять килгән иде. Аның белән юл буе клуб турында сөйләштек, авылга төнлә кайтып җиттек. Яшьләр белән шул төнне үк күрештек. Апаның кимчелеге шунда: ул һәрнәрсәне үзе генә эшли, башкаларны ярдәмгә чакырмый икән. Шуңа да күп нәрсәгә өлгерми. Мәкалә «Ялгыз калган – ялкынсыз янган» исеме белән басылып чыкты. Рина апа: «Аның баш исемнәренә кадәр әйбәт итеп куелган», – дип бик мактады. Шул уртача язылган мәкаләгә зур бәя биреп миңа канат куйды ул. Гомумән, «Татарстан яшьләре» миңа бик зур мәктәп булды. Анда аңлашып, хөрмәт итешеп эшләдек. Үзе бер гаилә кебек иде ул. «Ватаным Татарстан»да да шундый атмосфера тудырырга тырышам...
– Егерме ел эшләгән газетадан китү җиңел булмагандыр?
– Мин элегрәк «Ватаным Татарстан»да эшләрмен дип башыма да китереп карамаган идем. Бу – җитди орган, алар үзләрен бездән – «Татарстан яшьләре» журналистларыннан өстен санап йөриләр иде. Көтмәгәндә-уйламаганда тәкъдим ясадылар. Мин шундук каршы килдем. Өйгә кайткач, шөкер, шундый зур җаваплылыктан котылдым бугай дим. Тугыз айдан дәүләт структураларына чакырып, тәкъдимне кабатладылар. «Т.Я»нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев: «Миңназыйм, андый җиргә өченче тапкыр чакырмыйлар», – диде. Аның сүзеннән соң тагын бер кат уйландым һәм ризалыгымны бирдем. Монда килгәч нинди халәттә булуымны үзем генә беләм! Ярык тагарак янында калган бабай хәлендә идем. Тамактан үтми, йоклап булмый, башта рәтле бер фикер юк. Нишләргә? Коллектив зур: редакциядә алтмышка якын кеше эшли. Көндәлек газета, аккан су кебек, көн саен чыга. Баш мөхәррир итеп куелганның икенче көнендә яңа санны чыгарырга кирәк. «Каян тотынырга икән соң?» – дип баш ватам. Эшне мәкалә исемнәрен үзгәртүдән башладым. Яңалыкны иң беренче булып Исмәгыйль Шәрәфиев сизеп алды. «Яңа себерке яңача себерә», – диючеләр артты. Аннан кадрларга күчтем. Иң элек бер мәкаләдә «төртелдем». «Кем язды моны?» – дип кызыксындым. «23 яшьлек егет», – диләр. «Нәрсә? Ничек инде?» – дидем аптырап. Язганына караганда авторга һич кенә дә кырык яшьтән кимне биреп булмый. 23 яшьтә дөньядан бу кадәр туярга кирәк бит! Егетне чакырып алдым. «Ник болай язасың? Ни өчен син дөньяга шулкадәр нәфрәтле?» – дим. Ул аптырап карап торды да: «Соң, Миңназыйм абый, миңа шулай язарга куштылар. Элек үз фикерләрем белән яза идем, төзәтеп, үзгәртеп бетерәләр иде. Шул сәбәпле чыкмый калган мәкаләләрем байтак минем». Кулъязмалар арасында чыннан да «безнең идеологиягә, сәясәткә туры килми» ише җөмләләр сырланып, архивка тапшырылган мәкаләләргә тап булдым. Алар бастырырга яраклы, мәкаләләр укучылар өчен дә кызыклы. Шуннан соң коллективны үзгәртергә дигән карарга килдем. Яңалыкларны күп кеше кабул итмәде. Калыплашкан коллективны җимерәсең, эчтәлекне үзгәртәсең, диделәр. Газета ул катып калган булырга тиеш түгел. Ул – кешеләрдән җыелган заман бизәге. Һәркем аңа үзенең кабатланмас төсмерен өсти.
– Баш мөхәррир булсагыз да, газетаның күп санында язмаларыгыз чыгып тора. Күбесе сәяси темага язылган. Тәнкыйди рухлылары да аз түгел. Кәнәфи биләгән кеше өчен ят күренеш түгелме бу?
– Мин бу урынга сорап килмәдем. Кәнәфи өчен борчылган кешедә газета кайгысы булмый. Миңа җитәкчеләрнең: «Алай язма, болай яз», – дип әйткәннәре юк. «Эләктергәнсең икән, артыграк җибәргәнсең», – дигәннәре бар анысы. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә миңа күбрәк эләгә иде. «Авылларның таралуы, оптимальләштерү – милләт бетүгә китерә», – дип язган өчен мине өлкә комсомол комитетының секретаре чакырып алды. «Син ник шулай язасың, ни өчен халыкны котыртасың?» – ише сораулар яудыра башлады. Кып-кызыл булып тыңлап утырдым да чыгып киттем. «Кешенекен тыңла, үзеңчә эшлә», – ди иде әни. Тәҗрибә арткан саен тире калыная башлый. Журналист беркайчан да сынмаска тиеш. Артык кирелек тә ярамый. Андыйлар кисәк сына. Диварны баш белән бәреп тишәм дип дуамалланырга кирәкми. Анда ишек бар, менә шуны ачар өчен тырышырга кирәк. «Ватаным Татарстан»да эшли башлаганның икенче елында Зөлфәт Хәкимнең «Ватансызлар вата Ватанымны» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Анда җитәкчеләр төгәл исем-фамилияләре белән аталып тәнкыйтьләнде. Әй, күпләр сөенде дә инде шул язма чыкканнан соң. Бездә бит кеше башын кискәнне яратып карап торучылар бар. «Нишләр бу, башын кискәндә елармы, кычкырырмы? Каны күп чыгар микән, ак кан чыгармы, карасымы?» – дип кызыксына алар. Мәкалә чыкты, кемдер минем белән сөйләшергә тели, кайберәүләр читтәрәк чыш-пыш килә. Җитәкчеләр укыганнар, тик миңа бер сүз әйтмәделәр. Киресенчә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җаен табып рухны күтәрергә, сиздермичә генә якларга тырыша иде. Моны һәрдаим сизеп тордым. Мин үзем җитәкчеләрдән ераграк торырга кирәк дип саныйм. Кызганыч, журналистлар белән җитәкчеләр алар бер үк функция үтәмиләр. Журналистлар – җитәкче күрмәгәнне күрүчеләр. Күпне, «кирәкмәгәнне» күрүчене исә бездә бөтенесе дә яратмый. Шулай да дөрес тәнкыйтькә уңай карыйлар. Хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов та күп тапкырлар: «Әгәр журналист дәлилле итеп, безнең фикерне үзгәртерлек мәкалә яза икән, мин тәнкыйтьне кабул итәм», – дип белдерде. Журналист сүзен курыкмыйча әйтә һәм аны дәлилли белергә тиеш. Ә инде мәкалә язуга килгәндә, минем фикеремчә, укучы газетаны алдыра икән, аның җитәкчесе кем, ул ниндирәк кеше икән дип кызыксынырга тиеш. Шуның өчен дә күп очрашуларда катнашам, укучылар белән аралашам...
– Кызганыч, газета алдыручылар гына кимегәннән-кими...
– Мин эшли башлаган чорларда «Т.Я»нең 260-270 мең тиражы бар иде. Дөрес, ул чорда өч кенә газета чыкты. Бала укый башлауга аңа «Яшь ленинчы» алдыралар. Үсә төшә, комсомолга керә – «Татарстан яшьләре»н укый. Аннары өйләнә, тормыш кора, җитдиләнә – «Социалистик Татарстан»га күчә. Кеше, кызыксынуына карап, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларына языла, район газетасын укый. Шулар белән вәссәлам. Хәзер матбугат чараларының саны бик күпкә артты. Дәүләт газета-журналларына шәхси басмалар өстәлде. Баштарак мин сары матбугат кешене боза дигән фикердә тора идем. Ләкин вакыт белән барысы да үзгәрә. Бүген алар да аналитикага йөз тота, сәясәт, каршылыклы хәлләр турында яза. Эшкә артистлар тормышын, гайбәт язудан, баш, аяк авыртканда нишләргә кирәклеген аңлатудан тотынганнар иде. Тик бу темалар укучыны тиз туйдыра. Кеше барыбер ахыр чиктә: «Иртәгә нәрсә булыр икән?» – дигән сорауга җавап эзли башлый. «Кем, нәрсә, кайда, кайчан, ничек һәм ни өчен?» – журналистика әнә шул сорауларга җавап эзли. Бүген дөнья күргән матбугат чараларының тиражларын бергә кушсаң, ул теге чаклардагы тираждан артыграк та әле. Хәзер кеше укымышлырак. «Газетага көн бетә», – дигән сүз күптәннән килә. Радио сөйли башлагач та газеталар юкка чыга дигәннәр. Телевизор барлыкка килде, интернет пәйда булды – теге куркытулар һаман ишетелеп тора, ә газеталар яши бирә. Алар икенче кимәлгә генә күчә. Ул интернетта булмаган әйберләр турында яза. Интернет ул – чүп оясы. Әзерлексез кеше анда керсә, нәрсә кирәген белмичә югалып кала, куркыту, котырту турындагы язмаларга тап булып, хәтта юләрләнергә, авыруга сабышырга мөмкин. Журналист исә анализларга тиеш. Без укучыларны газетага уйларга өйрәтү юлы белән тартырга тырышабыз.
– Шундый укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек яшь каләм ияләре әзерләнәме бездә?
– Чит илләрдә журналистика факультеты юк диләр. Минемчә, журналист бер өлкәне яхшы белергә тиеш. Мәсәлән, авыл баласы буларак, мин авыл хуҗалыгы тармагын беләм. Аннан яши-яши аналитик фикер йөртергә өйрәндем, сәясәткә тартылдым. Студентларны да журналистиканың бер өлкәсенә өйрәтергә кирәк. Йөрәгеңне бирсәң, күңелеңне ачсаң, журналистикага мәхәббәт уятырга мөмкин. Университетта укыта башлавыма 19 ел булган икән. Студентлар белән аралашу, алар белән яшьләрчә сөйләшү миңа биологик яшемне киметергә мөмкинлек бирә. Элек нәрсә укытасын студентлардан сорап тормыйлар иде. Менә шундый фән, фәлән дәреслек – өйрән, укы! Заман, тормышка караш үзгәрде. Хәзер без студентлар алырга теләгән белемне бирергә тырышабыз. Шулай ук яшьләргә мәйданны да җәлләмибез. «Ватаным Татарстан»дагы «Яшьлек» битен тулысынча студентларга бирәм. Аңа алар үзләре хуҗа. Редакцияләргә килеп-китеп, атнага бер мәкалә калдырырыр өчен генә кереп чыгу – совет заманы калдыгы. Алар редакция эшендә кайнарга тиешләр. «Журналистлар белән чәй эчегез, сөйләшеп утырыгыз», – дип киңәш бирәм. Көндәлек матбугат – яшьләрнеке булырга тиеш...
– Остаз үзенең шәкертләре белән горурлана инде ул...
– Кечкенәдән үк, әйдә, журналист бул, дип үстергән кешеләрне күпләп атый алмыйм, чөнки мин мәктәптә укытмадым. Шулай да бер-ике мәктәп укучысының язмасы белән танышып, аларга хәер-фатиха бирдем. Журналист булам дигән кешенең әйтер сүзе һәм күзендә очкын булырга тиеш. Иң беренче булып хәтеремә Раиф Усманов килә. Ул мәктәптә укыганда яза башлады. Шакмаклы дәфтәргә вак хәрефләр белән язылган мәкаләләрен миңа җибәрә иде. Укыйм да: «Моны унынчы сыйныф укучысы яза алдымы икәнни?» – дип аптырый идем. Фикерләре ким дигәндә егерме биш яшьлек кешенеке кебек. Коеп куйган журналист! Шуннан аңа: «Раиф, синең урының – журналистикада», – дип җавап хатлары яза башладым. Ул тормышның теләсә кайсы өлкәсендә үз юлын табар иде. Киров ягы татарлары алыпсатарлыкка маһир кешеләр. Раифның да андый сәләте бар. Ул да эшмәкәр булырга әзерләнгән. «Миңназыйм абый, син мине журналистикага әкрен-әкрен генә тартып китердең», – диде ул миңа. Бүгенге «Татарстан» телеканалының җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновның журналистикага килүенә дә үз өлешемне керттем кебек. Журналистика – конвейер түгел, ул берәмтекләп сатыла торган товар кебек...
– Шулай да бер шәкертегезнең исемен атамадыгыз, Миңназыйм абый. Кызыгыз Гөлназ турында әйтәм...
– Ә-ә... Шәкерт буламы икән инде ул? Мин аңа беркайчан да: «Журналист бул яки гаиләгә берәү җиткән, киләчәгеңне бу өлкә белән бәйләмә», – димәдем. Бу юлны ул үзе сайлады. Хатын татар-инглиз гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Кызларым да шул мәктәптә белем алды. Кызлар гел әниләре тирәсендә кайнашкач, мин аларны укытучы булырлар дип уйлаган идем. Әмма кызның олысы – Гөлназ башта ук: «Мин укытучы булмаячакмын», – дип әйтеп куйды. Укытучы хезмәтенең авырлыгын, аның кадере булмауны күргәч, гайрәте чиккәндер, мөгаен. Без өйдә гаиләбез белән җыелып, төн урталарына кадәр сөйләшеп, аралашып утырырга яратабыз. Көннең ничек узганын, нәрсә булганын бер-беребезгә сөйлибез. Сизәм: Гөлназда сөйләү сәләте бар. Балалар бакчасында, мәктәптә күргәннәрен гаҗәпләнеп, күзләрен түгәрәкләндереп, хисләнеп, тәэсирләнеп сөйли. Үзенең фикере дә бар. Сөйләп кенә калмый, «Ник шулай ул?» – дип сорауларын да бирә. Алтынчы класста укыганда беренче мәкаләсен язды. Арчага электричкада кайтканда вагон буйлап берәү хәер сорашып йөргән. Бу күренеш балага бик нык тәэсир иткән. «Аның балалары бардыр бит, әтием, аңа ник пенсия бирмиләр икән?» – дип, төрле яклап килеп, моның хәленә кермәкче була. «Кызым, сөйләгәннәреңне миңа язып бир әле», – дидем. Язды. Укыдым: әйбәт кенә мәкалә килеп чыккан. Үз фикерләрен белдергән. Иң элек мәкаләне Исмәгыйль Шәрәфиевкә күрсәттем. «Баланың язу сәләте күренә башлады әле», – дидем. Укыгач: «Үзең язышмадыңмы син аңа?» – диде. «Юк. Бер җөмләсенә дә тимәдем», – дим. «Кызда Ходай биргән талант бар. Әзер журналист бит бу. Мәктәп балаларының ничек язганын беләм мин. Ул исә фикерләрен белдергән, шуның белән җәмгыятькә чакыру ташламакчы була», – диде. Мәкаләне «Сабантуй» газетасына бирдем һәм ул басылып та чыкты. Гөлназда азарт барлыкка килде. Ул һәммәбезгә дә хас. Матбугатта чыктыңмы – сиңа вирус керә. Шуннан соң яза башлады, активлашты. Ләкин беркайчан да миңа аркаланмады. Кастинг аша үтеп, телевидениегә – «Тамчы» балалар тапшыруына барып керде. Аннан «Татар радиосы»на алып баручы эзләгәннәрен ишетеп, шунда үзен сынап карады һәм җиңеп чыкты.
– Димәк, гаиләдә сезнең эшчәнлекне дәвам итүче бар. Гомеренең 50 яшьлеген каршылаган Миңназыйм Сәфәров киләчәктә татар журналистикасы үсешенә нинди өлешен кертә алыр икән?
– Мин үземне өлкән кеше итеп күз алдына да китерә алмыйм. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» мелодрамасында: «Бәдри – кырык яшьләрдәге татар карты», – дип бирелә. Ул хәзер ирләрнең иң егет чагы. Юбилейны да зурлап үткәрмим. Анда төче сүзләр ишетәсем килми. Мин үземнең кемлегемне, күпме торуымны яхшы беләм. Исем-медальләргә мин битараф. Аларны җыю белән мавыкмадым. Катыргы белән генә ат казанып булса икән ул! Киләчәктә элек йөргән эзләремне тагын бер урап чыгасым килә. Шул вакыттан алып нәрсә үзгәрде икән тормышта? Берничә ел элек, газетаның 90 еллыгына әзерләнгәндә, истәлекләргә кереп баттым. Без тарихны саклый да, барлый да белмибез. Минем журналистика тарихын барлап, шуны тәфсилләп язасым килә.
– 9 май – Җиңү көнендә тууыгыз кызыклы. Тормышта иң зур җиңүегез нинди?
– Үзеңне үзең җиңүдән дә зуррак җиңү юктыр ул. Кешене җиңәргә була. Аны сугып, төртеп егып, кыйнап була. Кешене җиңү кыен түгел. Үзеңне җиңү бик авыр. Әмма ул күңелгә канәгатьлек бирә. Бәхет әнә шул ул.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Казан утлары № 5, 2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018