Бүген Әдипләр: Рөстәм Мингалим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рөстәм Мингалим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Рөстәм Мингалим
(1937-2014)
Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы (хәзерге Клявлино) районы Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955—1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956—1959 елларда Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмәгә кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962—1967 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975—1977 елларда Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты вазифаларын башкара. 1979—1980 елларда Р. Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы бер еллык театр курсларын тәмамлый, 1980 елдан бирле ул нигездә профессиональ язучылык хезмәтендә.

Рөстәм Мингалим балаларга адресланган «Әйт, кояшым» һәм зурлар өчен язылган «Эзләр» исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар совет поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга, тормыш материалын үзенә генә хас образлы фикерләү һәм форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, шигырьдә масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы үзенчәлекле, эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга. Җитмешенче елларда ил, заман, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә иҗат иткән күп санлы лирик шигырьләрендә, В. И. Ленинның йөз еллыгына багышланган «Минем дәүләт» (1969), Кама автомобиль комплексын төзүчеләрнең тормыштагы һәм хезмәттәге олы максатларын патетик рухта чагылдырган «Күз карасы» (1972) һәм фәлсәфи-лирик характердагы «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» («Күк астында», 1979) исемле поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы, гражданлык позициясе тагы да ныгый, ачыклана төшә, уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала. Шагыйрь үз әсәрләрендә ил, халыкларны борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, үзенең шәхси кичерешләрен чор проблемалары белән бәйләп, аларны шулар югарылыгыннан торып бәяләргә омтыла. Аның шигъри буяулары да үзенчәлекле. Р. Минга-лимнең шигырьләре һәм поэмалары тормышчан детальләре, киң мәгънәле метафоралары, иркен-ирекле формалары, үзенчәлекле ритмик яңгырашлары белән җәлеп итә.

Соңгы елларда Рөстәм Мингалим проза һәм драматургия жанрында да актив эшли. Аның курчак театры өчен язган «Урман улы Зурмөгез» (1975), «Сихерләнгән урман» (1981) пьеса-әкиятләре, олылар" өчен «Кайда сез, ир-жәр?» (комедия, 1975), «Дүрт кешелек утыргыч» (драма, 1978), «Тау астында ыле бүре» (сатирик комедия, 1979) һәм «Өченче бүлмәдә эт яши» (драма, 1980) исемле сәхнә әсәрләре, күрсәтелгән проблемаларының җитдилеге белән генә түгел, тормышны сәхнәдә яңача формада гәүдәләндерергә омтылу ягыннан да кызыклы. Болардан «Кайда сез, ирләр?» комедиясе — Татар дәүләт академия театрында (1981), «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасы Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәсендә (1982) куелып, «Сихерләнгән урман» пьеса-әкияте 1982 елда Мәскәүнең Үзәк курчак театры репертуарында урын ала.

Р. Мингалимнең иң уңышлы шигъри әсәрләре 1982 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Шигырьләр, поэмалар» дигән китабына тупланган. Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Күз карасы», «Иртәгә» исемле поэмалалары, балалар өчен язган кайбер шигырьләре Казанда һәм Мәскәүдә русча тәрҗемәдә аерым җыентыкларга тупланып чыкты. Р. Мингалим— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әйт, кояшым!: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 29 б., ил, 10 000.
Эзләр: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1967.—53 б. 6000. Р е ц.: Әхмәтҗанов Р. Юраган юш килсен.— Татарстан яшьләре, 1967, 19 сент.; Харисов Р. «Эзләр» буйлап.— Казан утлары, 1968> № 10, 142—144 б.
Ә сәгать келт-келт итә: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 15 б.г ил. 29 000.
Күперләр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 62 б. 2000.
Алкын су: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—112 б., портр. 3500. Рец.: Маннапов Ш. Шагыйрьне мин шулай ачтым.— Казан утлары,, 1972, № 7, 182—183 б.
Уйларга кирәк: [Шигъри әкиятләр, шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1971.—64 б., 5000.
Төнге әкият. [Худож. Т. Хаҗиәхмәтов].— Казан: Таткитнәшр., 1973— 13 б., ил. 10000.
Күз карасы: Поэма һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—112 б. 2000. Рец.: Фәйзуллин Р. Китап укыганда.— Казан утлары, 1974, № 12, 163—165 б. Миннуллин Ф. КамАЗ китаплары.— Казан ут* лары, 1975, № 4, 182 б.
Бәхетле исем: Шигырьләр һәм поэмаларГ [X, Камалов кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1977. —88 б. 8000. Рец.:Батуллин Р. Кызык өчен түгел.— Казан утлары, 1977, № 11, '174—175 б; Гыйззәтуллин Р.—Ялкын, 1977, № 7, 30—31 б.
Юл өстендә тургай: Шигырьләр, поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 139 б. 3000.
Исәнме, әткәй: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 39 б. 9500.
Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—224 б., портр. 4500. Рец.: М а н н апов Ш. Күз карасы кебек.— Соц. Татарстан, 1983, 14 июнь.
Голубое седло: (Стихи)./Пер: Ю. Яссон.— Казань:'Таткнигоиздат, 1976.— 32 с. ил., 100000.
Зеленый сон: Стихи и поэмы/Пер. В. Бояринова.— М.: Современник, 1978.—63 с. 10000.
На лесной прогалинке: Стихи/Худож. Е. Черңятин — М.: Малыш, 1980.— 16 с. 300 000.
Счастливое имя: Стихи. Пер. с татар.— М.: Дет. лит., 1983.— 46 с., ил. 50 000.

Аның турында

Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. Р. Мингалим турында 162—169 б.
Хәким С. Әнвәр Давыдов эзе буйлап,—Казан утлары, 1971, № 2. 184— 185 б. ТимбиЧкова К. «Кайда сез, ирләр?»—Соц. Татарстан, 1982, 4 март. Пьеса Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.
Мухамедова Г. Разговор о мужчине и женщине.— Веч. Казань, 1982, 5 мая.
На сцене Татар. акад. театра им. Г. Камала пьеса «Где вы, мужчины?»
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Кем анда?

(Шагыйрь Рөстәм Мингалим иҗатына карата)

Әле егерменче еллар башында махсус рәвештә Татарстаннан читтә калдырылган татар җирләре булган Самара төбәге - аны хәзер Камышлы районы диләр - татар әдәбиятына безгә киң танылган өч әдипне бүләк итте. Алар — Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим.

Рөстәм Мингалим. Без белгәндә әле ул бөтенләй танылмаган, хәтта чукмарның зурысын үзенә алган «фетнәче» бер шагыйрь иде.

Алтмышынчы еллар уртасы. «Татарстан яшьләре» редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлеге. Казан әдәби яшьләренең штабы. Штабыбыз­ның җитәкчесе — бүлек мөдире Шамил Рәкыйпов. Ул елларда татар әдәбиятына бер агым булып, һич арттырмыйча әйтәм, дистәләгән, хәтта йөзләгән яшьләр керде. Мин ул елларны бик тә сагынам. Кайчан кабатланыр, кабатланыр микән андый яңарыш? Төнге уникеләргә кадәр сузылган әдәби бәхәсләр, бер-беребезне озатышып, төнге Казан буйлап йөрүләр, телевидениедә һәм язучыларның Тукай клубындагы чыгышлар... Без ул чакта коммунизмның булмый калачагын, СССРның таркалачагын, күренекле язучыларның китабын чыгара, гонорар турында хыяллана да алмаячагын күз алдына китерә алмый идек. Без үзебезне телсез иткән интернационализм, коммунистик рух белән имгәнгән идек. Мондый беркатлы инану безне партия һәм Ленин темасына этәрә иде. Күпләр өчен бу темага язу намус эше санала иде. һәм без яздык. Барыбыз да дип әйтерлек яздык. Ниндидер кинаяле ирония белән түгел, ә чын инану белән аларны Рөстәм дә язды. Ленинны, партияне чагыштырырга җир йөзендә бер нәрсә дә калмагач, Рөстәм дустыбыз, мескен, чиксез галәмгә менде һәм «Кояш, син дә коммунист мәллә?» дип оран салды. Без, партиячелекнең исәнгерәгән бәрәннәре, ул елларда аны шундый ук беркатлылык аша уңышы белән котладык. Әй, заманнар, заманнар...

Әйе, без ул заманнарда бер-ике шигыребез белән шагыйрь, дистәләгән беренче шигырьләребез белән өйрәнчек идек. Менә без, шатлыкка каршы, барыбыз да диярлек — шагыйрьләр булдык... Менә без, арабыздан күпләрне югалтып, картаеп киләбез... Фаилләр, Сәлимнәр, Рәшитләр безнең белән юк инде. Менә без дә шигырь морфологиясеннән шигырь мифологиясенә кердек. Ялгышмасам, былтыр, «Казан утлары»ның җәйге саннарының берсендә «Татарстан яшьләре» каршында эшләгән әдәби берләшмәнең әгъзасы, шагыйрь Шамил Маннаповның кечкенә истәлеге чыкты. Шунда басылган миңа бик тә таныш бер фото астына ул «фотосурәтнең авторы билгесез» дип куйган. Мин уйга калдым: кайда күрдем мин бу йөрәктән чыккан коллектив сурәтне? Бәй, бу бит минем үзем төшергән, ясаган һәм каләмдәшләремә тараткан сурәт! Дусларым хәтерлидер, мин ул елларда, журфак бүлеге студенты, әдәби берләшмәнең һәм су буе озынлыгында чыгып килгән «Әдәби сүз» газетасының фотоелъязмачысы идем. Күп иде ул фотолар, бихисап иде, әмма алар минем архивта калмаганнар диярлек. Кайсылары югалган, кайсылары урланган...

Каләмдәшем Рәстәм Мингалим иҗатына багышланырга тиешле бу мәкаләмдә, трактор шикелле, истәлекләрдә «буксовать» итеп торуымның да ләззәтле сәбәпләре бар: әйе, гомерем җитсә, мин үземнең һәр каләмдәшем турында үзем генә яза алган истәлек-иҗади портретлар язар идем. Әйе, мин яшьлегебезне сагынам, әйе, без дә, исән килеш, миф-риваятьләргә әверелеп киләбез...

Нишлисең, менә тагын истәлек. Укучым гафу итә күрсен. Әйтик, Рөстәм Мингалим турында язганда ничек Гәрәй Рәхимне — ул чактагы Григорий Родионовны онытасың? Дусларым ялганларга бирмәс, без Рөстәмне Гәрәйдән, Гәрәйне Рөстәмнән башка күз алдына китерә алмый идек. Сиам игезәкләре кебек дус, берсе-берсеннән һич аерыла алмаган бу ике яшь шагыйрь Казан дәүләт университетының Кызыл Позиция урамындагы гомуми торакның икенче катындагы иң кырыйдагы бүлмәдә ничәмә-ничә еллар буе бергә яшиләр, бергә укыйлар, бергә шигырь язалар, күхнәдә икесенә бер казанда аш пешерәләр иде... Мин аларның бүлмәсендәге дустанә мохиткә, андагы китапларның һәм пластинкаларның байлыгына хәйран кала идем. Гәрәй Рәхимгә багыш­лап, 1967 елда язылган «Без сәер дөнья» исемле шигырендә Рөстәм бу дуслыкны менә ничек сурәтли:

Әллә ничек кенә очраштык та, 
Икәү киттек, һаман барабыз. 
Арабызга салкын керер иде,
 Калмады шул инде арабыз. 
Безне аерым-аерым танып булмас, 
Бер-беребезгә шундый охшаштык: 
Теләкләребез дә, киемнәр дә, 
Тиеннәр дә безнең тоташты. 
Без — бер дөнья, бер якадан тоткан 
Ун бармаклы мифик кул төсле. 
Без — бер дөнья һәм шыр ачык дөнья, 
Яңгыр астындагы кыр төсле...
Ир-егетләр арасында сирәк була торган мондый «мифик» дуслык турында шулай ук сирәк очрый торган, тетрәткеч шигырь бу. Дөрес, ул чакта Григорий Родионов әле Гәрәй Рәхим түгел иде. Каләмдәшләрем ук ялганларга бирмәсләр: фамилияләребездәге урыс «ов»ын беренче булып «Казан утлары»ның 1967 ел, сентябрь санында мин алып ыргыттым һәм шуның белән генә дә «милләтче»гә әйләндем. Икенче булып Григорий Родионов Гәрәй Рәхим булды. Әйе, ул заманнарда «ов»ны алып ыргыту сәяси гамәл, куркыныч гамәл иде. Шуңа күрә башкалары быз Горбачев заманына кадәр һәм бүгенге көндә дә «ов» һәм «ин» булып йөреп ята. Юк, бу гаепләүдән әйтелми, бу кечкенә гамәл кешене һич кенә дә шагыйрь ясамый, мин бары тик шул заман үзенчәлекләрен генә сынландырасым килә. Әйе, заман Сиам игезәкләрен дә аера, күрәсең. Рөстәм Мингалим белән Гәрәй Рәхим, гаиләле булулары аркасында гына түгел, башка сәбәпләр аркасында да аерылдылар шикелле. Ләкин мин моңа һич кенә дә ышана алмыйм. Кызганыч, әдәби тәнкыйтебез, әдәбият тарихы­бызның шәхесләр биографикасы булмау нәтиҗәсендә мондый кызыклы фактлар һәм детальләр «күчкән комнар» астында күмелеп кала...

Рөстәм Мингалим иҗаты турында бу мәкаләне бәлки моннан ун ел элек язарга тиеш булганмындыр. Җиңел һәм рәхәт, чөнки, ни өчен дигәндә, ул үзе шәхес һәм гражданин буларак, минем кальбемә бик тә якын — мал һәм дан артыннан куып бармый, бик тә тыйнак, эчкерсез һәм намуслы. Билгеле, шәхес намусы артында иҗади намус ята. Башкача була алмый. Менә мин күптән түгел, Рөстәмнең әле 1987 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан иң тулы җыентыгы — «Шигырьләр һәм поэмалар»ын укын чыктым. Талант анда мөлдерәп тора. Образлар әле һаман да гөләп кебек чәчкә аткан килеш утыра. Эчкерсез ачыш гөлләре белән бергә беркатлы инануның ясалма кәгазь чәчәкләре бер-берсенә үпкә һәм дәгъва белдерми исәптә яши бирә, яисә исәптән төшеп кала... Шагыйрьнең чагыштырмача тулы җыентыгы белән яңадан танышканнан соң, мин үзем өчен бер ачыш ясадым: Рөстәм Мингалим егерменче гасырның икенче яртысы татар шигъриятенең иң тирән, иң күренекле лиро-эпик шагыйрьләренең берсе икән. Әгәр ул рауза чәчәген тасвирлый икән, укучы тоя һәм күрә: бу чынлап та егерменче гасырның икенче яртысыннан соң гына ярала алган рауза чәчкәсе. Моның өчен шагыйрьдә нинди тоем, нинди фаразлау булырга тиеш! һәм ул рауза — совет чоры раузасы. Без моны кимсетеп түгел, ә киресенчә, үрнәк итеп әйтәбез — көйгән чорларда да көйдермәдек бит без аларны дип кычкыра шагыйрь йөрәгендәге ялгыз торна. Әйе, без замана баласын заманның үзеннән аерып карый алмыйбыз һәм тиеш тә түгелбез. Бу фәннилекне инкарь итү, үз-үзебездән, без үтәргә мәҗбүр булган тарихтан көлү бул­ган булыр иде. Сез утыз-кырык елга якын элек ачылган образ-метафора, чагыштыруларның никадәр бүгенгедәй яңа яңгырашына игътибар ите­гез: «Дулкыннары горур Печораның юашланып ята каршыма...» «Басып алучының бакчасында чәчәк атып яши чит гөлләр, чит агачлар шаулый урманында, әйтерсең лә, чит тә түгелләр...» «Кайчак илләр явызлан­ган өчен, явызландым бугай мин бераз». «Чырык-чырык чорны мактап, чыпчыклар оя кора...» «Җәй уртасында?! Ярга ябышып туңган пристань кебек торам эле менә...» Яшь шагыйрьләребезгә, бары тик фикри коры-сарыдан шигырь ясаган яшьләребезгә өйрәнерлек сабаклар тулып ята биредә: «Дөнья көзге каенлыктай үтәли күренә...», «Җир хәзер мин яши торган бер бүлмәле йорт сыман...», «Шатланып, әтәч шикелле, кычкырып аткан таңнар...» һәм менә «партиябез җитәкчелегендә» котыпларны эретеп, сулар агышын Төркестан тарафларына юнәлтү эшләре башланган заманда шагыйрьнең, басым ясап әйтәм, татар шагыйренең кисәтүе. Куркыныч кисәтү:

Әгәр инде ният итсәк, 
Бездән әллә ниләр чыгар: 
Күкне аска төшерербез, 
Җирне өскә менгерербез, 
Барыбер һичкем ай булмас, 
Кояш булмас һичберебез...
Табигать сурәтләнеше белән эпик фикер ничек итеп япьтәш бәйләнә! Рөстәм Мингалим шигырьләрен укыганда мине икенче бер көтелмәгән фикер айнытып җибәрде. Безнең татар шигъриятендә Фет, Майков һ.б. кебек бары тик «шәхсән», бары тик «лирик» дәрәҗәсендәге шагыйрьләребез юк диярлек. Хәтта артык «шәхси», артык «лирик» Дәрдмәндебез дә безнең эпикадан котыла алмый. Безнең шагыйрьләребешең туксан тугыз проценты нәкъ менә шул лиро-эпик алкымда иҗат итә. Моның сәбәбе нәрсәдә? Аның сәбәбе безнең татар, ягъни колониаль, изелгән милләт вәкилләре булуыбызда, дип уйлыйм мин. Чиста лирик булып туган Роберт Әхмәтҗаннарыбыз, Рәшит Әхмәтҗаннарыбыз да безнең безгә «күптән таныш» эпикадан котыла алмады һәм алмый да. Чөнки шагыйрь шәхсән хистән иҗтимагый хискә — Татарлык һәм Татарстан иҗтимагиятенә лирик сулыш биргән икән, лирик шагыйрь артык көчәнмичә генә эпикка әйләнә ала, ә менә эпик шагыйрьдән лирикка әйләнә алмый — бу мөмкин түгел манзара, чөнки лирика — шигъриятнең саф алтыны. Без менә ни өчен табигатьне мөкиббән китеп сурәтләгән сурәтләрдә эпик эчтәлек-мәгънә бер булып төенләнгән шигырьләрне яратабыз икән. Әгәр шундый органик бердәмлеккә ирешглмәгән хәлдә эпиклык эпигонлыкка, лириклык — әгәр шулай әйтергә яраса! — хиссияти көчәнүгә кайтып кала. Мондый очракларда Туган ил, Татарстан, татар образлары политиканлык, сәяси кычкыру, буш мичкә дөбердәтүгә әйләнә. Лирика эпиканы тартып баручы коч, әгәр инде эпика лириканы тарта башласа, бу шигърият өчен Үлем дигән сүз. Рөстәм Мингалимдә бу бердәмлек, бу гармония үзенең иң югары ноктасын тәшкил итә. Бу шулкадәр нечкә, шулкадәр табигый нәрсә ки, — монда һич кенә дә шигърияти күз буу, иллюзия тудырып булмый. Монда матдә я бар, я юк. Шуңа күрә, бары тик тырышып кына лиро-эпик шагыйрь булып булмый, бары тик туарга гына кирәк.

Өлкәннәр, балалар өчен йөзләгән шигырьләрне, биш поэманы үз эченә алган бу дүрт йөз биткә якын шигъри мәҗмугага хиссияти, имани, шигъри эшләнеш ягыннан торып тулы бәя бирергә, әдәби тауларыбыз арасында Рөстәм Мингалимнең тавын мотлакан билгеләргә минем кулымнан килми. Бу тикшеренү институтының бурычы. Әмма беләм һәм раслыйм: биек, бик биек бу тау. Анда әсәрдән әсәргә үсеш тенденциясе юк, ә бары тик әсәрдән әсәргә киңәю, ачылу тенденциясе генә бар. Чын талантлар «үсмиләр», бары тик ачылалар гына. Ягъни Рәстәмнең үз сүзләре белән әйткәндә, «Син соң акыл иясеме, Дивана кешеме син? Тор­мышка төшенмим», — дисең. Нәрсәсен төшенмисең?» Мондый чакларда шагыйрь салкынлык, боз образын бик оста итеп әйләнешкә кертә. «Шигырь генә икән, и мескен», — дип, Яман кеше көлеп каршы ала. Мин аның Яман куенына, Салкын елан итеп шигырь салам...»

Мин өшеп китәм. Минем җылынасым килә. Ә җылыныр урыннар сирәк хәзер. Шагыйрь тапкан алтынны да көлеп кенә каршы алгач, гавам мине аңлармы? Мин бит аның янында бик кечтеки генә адәмчек! Тормышта, бу «китапсыз, укымыйча да акча эшләп була» дигән оятсыз урыс татарчылыгы сазына кереп баткан тормышта җылыныр урын тап­мый, мин яңадан китапка керәм. Рөстәм Мингалим китабына. Әй, андагы җылыныр урыннар, җәмәгать! Бу бит безнең байлык! Бу байлык безне, татарны, әле татар бар чакта гомер бакый җылытып торачак, Алла боерса! Миңа иң җылы тоелган лиро-эпик болыннарны сайлап алам мин. Анда киерелеп печән чабам. Анда, кайчандыр үзем әйткәндәй, «кошлар очып чыга порхылдап». Шигырьнең трагедиаль нигезе миңа тормыш яралуның трагедиаль нигезе булып аңлашыла башлый һәм мин яңадан куркып куям: без мәхәббәтне югалттык түгелме? Әгәр югалтсак... тьфү-тьфү, әйттем исә кайттым, — бу югалтуларга үзебез, үзебез, үзебез гаепле түгелме? Нигә аты гына, кая заты? — дим мин. Нигә ул бары хатын, нигә түгел алтын? Нигә бер түшәк түгел, нигә икәү? Нигә ике урын түгел, ә өчәү? «Өч урын» дигән шигырь шагыйрь иҗатында гына түгел, безнең заман татар шигъриятендә канлы яра сыман кансырап тора...

Сәгать туктап калды төнге өчтә, 
Өч бүлмәле өйдә өч урын... 
Бер бүлмәдә йоклый чибәр хатын, 
Өстен-башын ачып, туздырып. 
Чумып йомшак-мамык түшәгенә,
Икенче бүлмәдә ир йоклый, 
һәм өченче бүлмә... Иркен бүлмә, 
Бу бүлмәдә — башка, зур йокы...
 Ир белән хатынның мәхәббәте 
Ята монда — сары диванда. 
Кемдер сүгенә тышта, кемдер килде. 
Кемдер сорау бирде: 
— Кем анда?!
Я, әйтегез сез, кем анда? Кем булуы мөмкин?! Әле гасырның җитмешенче еллары башына гаилә таркалу, аерылу татар дөньясы өчен гадәттән тыш вакыйга булган булса, телевизион иннек-кершән белән буянган тормышыбыз нинди ызаннарга кереп китте? Кем идек — кем булдык? Кем анда? Нинди шайтан, нинди иблисләр?! Безнең мәхәббәтебезне күрә торып талап алырга, без, татар ирләре, шундый җебегәнгә әйләндекмени? Төн катында без гомерлек сөйгәннәребезне шулай ычкындырдыкмыни? Бу нинди милләт, бу нинди гаилә, бу ниткән гашыйклар?! Шигырь тукымасында, шулай итеп, мәңгелек образ — сәер кеше, кара кеше хасил була. Аның милләте дә, өммәте дә юк. Ул — «интернационалист»:
Шул арада өйгә тәрәзәдән 
Кереп тулды сәер кешеләр, 
Мөгезлеләр алар, ут теллеләр, 
Эт колаклы һәм ут тешлеләр...
Шагыйрь сәер кешеләрне икенче бер трансценденталь сурәт — сүз сурәтләре артына яшерергә тырыша. Әмма бу сүз сурәтләре артында без реаль җирлек, реаль тормыш, реаль хыянәт ятканын шәйлибез. Шулай итеп, сәер кешеләр һич кенә дә гади, әйтик, әрләш-талашта телдән ычкынган әшәке сүз сурәтләре булып кала алмый, киресенчә, көндәлек хәяттә күмәклек, масса күренешенә, хыянәт исә тормышның даими компонентына әйләнә.
Сукырлар да ахры, капшаналар, 
Кеше түгел икән үзләре: 
Болар бу ханымның иргә әйткән 
Ачылардан ачы сүзләре, 
Болар ирнең хәтәр җавап сүзе, 
Ишәйгәннәр икән күптәннән. 
Авызлардан чәчрәп төшү белән, 
Тәпи китеп, ныгып җиткәннәр. 
Җыелдылар бар да зур бүлмәгә, 
Такта, кадак ала килгәннәр.
Ир белән хатынның мәхәббәте 
Бүген үлгәнлеген белгәннәр...
Юк, без алай ук түгел идек бит әле. Нишләргә соң? Бәлки ирдән «талак, талак, талак» дип өч мәртәбә кычкыртырга кирәктер һичьюгы? Юк, заманы ул түгел. Без инде — без түгел. Без — «тигезләр». Иман-сызлыкта, динсезлектә, икейөзлелектә, сату-сатылуда тигезләр. Әйтегез, нинди афәт алып килде безгә мондый тигезлекне? Мондый тигезлектән татардан да артык зыян күргән башка милләт кавем бармы җир йөзендә? Гаиләләрегезне, балаларыгыз балаларының гаиләләрен күздән кичерегез. Кем идек — кем булдык?
Җитез генә табут ясадылар, 
Кәфенләүне тәмам иттеләр... 
Мәхәббәт  мәетен  нишләтәсең?
Күмәр өчен алып киттеләр...
Мәхәббәт мәете... Минем тәнемә каз йоны калкып чыкты бу куркыныч сүзләрне укыгач. Мәхәббәт мәете образы тусын өчен шагыйрьгә шәхсән күпме һәм нәрсәләр генә кичерергә туры килмәде икән? Әйе, шагыйрь һәм лирик геройның бик тә тәңгәл килүе мөмкин. Еш кына нәкъ менә шул тәңгәллек шәхесне шагыйрь ясый да инде. Әйе, әле алтмышынчы елларда, без даһилар булырга хыялланганда, Рөстәм Мингалимнең «Мин Пушкин булмасам да, чибәрлеге ягыннан Наталья Николаевнадан ким чибәргә өйләнмәячәкмен», — дигән канатлы тәгъбире якыннарына билгеле иде. Өйләнде Рөстәм, чибәрләрдән чибәр кызга өйләнде. Әмма монысы, укучыга ничек кенә мавыктыргыч булмасын, бөтенләй икенче мәсьәлә...

Һәм менә — теге, өченче урын, Ходай рәхмәте илә, буш түгел бит. Анда, ыггы-ыггы килеп, сабый ята. Бала — «бәла», ди икәүнең берсе һәм гаилә таркала. Шулай итеп, инде өченче урынның берсе тагын да буш кала. Ир киткәнме, баласын бишектән суырып алып, хатын киткәнме — мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә татарда гаилә институтының иң кискен, ин өзек чорына керүендә. Татар гаиләсен иман, ислам нигезендә юлга сала алмасак, безгә Туган Ил дә, Ватан да, Татарстан да, аның мөстәкыйльлеге дә кирәкми. Шуңа күрә, минем уйлавымча, Рөстәм Мингалим бу артык «шәхсән» шигырендә милләтнең генә түгел, иблислек, шайтанлык үтеп кергән барча кабилә-кавем, милләтләрнең глобаль темасын күтәрә. Бу егерме-егерме биш юллык шигырь роман күтәрә алмаганны күтәрә. Карагыз әле, шагыйрь булу никадәр «җиңел»! Без шәрехләячәк «Бала эзе» дигән шигырен Рөстәмебез кызы Айсылуга багышлаган. Бала эзе... Кар өстендәге кызлар эзе... Казлар эзе... Исеме генә дә ачыш түгелме?

Үзен күптән күргәнем юк, 
Күзләремдә — бала эзе, 
Йөрәгемдә — яна эзе, 
өйдә үзем генә. 
Өйдән чыксам, 
Урамда да 
Эзләр генә, 
Барысы да 
Бала эзе генә...
Мондагы юксыну, сагыну, ялгызлык «Йосыф вә Зөләйха» дастаннарын хәтерләтә. Артык бер сүз юк. Пәйгамбәрләрчә кирәге, эчтән янып чыкканы гына әйтелә. Биредә хәтта кушымчалар да, теркәгечләр дә аерым тормыш белән яши һәм бары тик юксына.

Алар кыр казлары кебек кычкыра, һава шартлар чиккә җитеп кысылган.

...Ничек матур булып барган
Кар өстеннән бала эзе
—Аның эзе кебек?!
...Җәйгә керсәм, ком өстендә
Тезелеп калган бала эзе —
Аның эзе кебек?!
«Аның эзе» булмау мөмкинлеге кайгы гына түгел, фаҗига. «Аларның эзе» булмаган, бөтенләй «аларның эзе» безнең эздән язган очраклар гадәти күренешкә әйләнде. Киләчәгебез бармы? Ходай тәгалә дә «булмагач», димәк, бездән җавап сорарлык көч тә юк? Үзебез дә сугыш ятимнәре ич?
Юл буеның туфрагыннан 
Озак барган, Бала барган, 
Биш бармагы кала барган... 
Яланаяк кая барган? 
Аның эзе микән?
Сатып җибәрмәгәннәрме ул сабыйны? Әнисе, үги әтисе куып чыгарганмы? Аракыга, наркотикка җибәрмәгәннәрме? Кардагы эзләр — канаган тезләр. Комдагы эзләр — түгелгән күзләр.
Аны куып җитәрменме 
Шушы эздән китсәм?
Һәм нишләрмен, ни әйтермен — 
Әгәр куып җитсәм?!
Куып җитүләре икеле. Чигенәбез бит. Вакытның кабатлангысыз үлчәве, кызганычка каршы, куып җитү түгел — чигенү. Җитмәсә, аяктагы итекне чабатага алыштырып чигенү бит. Һәм шуны батырлык дип күкләргә күтәреп мактау. Татарның тарихи ихтыяры һәм достоинствосы менә шулай вакланды. Чөнки «үзебезне чыгарганбыз истән».
Йортлар салдык — нык булыр дип уйладык, 
Юллар салдык — нык булыр дип уйладык, 
Иген иктек — күп булыр дип уйладык, 
Үзебезне чыгарганбыз истән дә.
Үзенең рухи һәм матди байлыгын кемгә җитте шуңа тараткан, кайсы милләт вәкиленә кияүгә чыккан яисә өйләнгән баласыннан шул милләт вәкилен тәрбияләгән, интернационализм дигән афәт белән котылгысыз рәвештә имгәнгән, йолдызларны уңга да, сулга да өләшкән, әмма үзенә, ягъни үз милләтенә дигәндә, як-якка каранып, үзен өлешсез калдырган татар. Әйе, шагыйрь ачкан бу яссылыкны — «үзебезне чыгарганбыз истән дә».
Атлый тордык — сезгә урын карадык, 
Үргә мендек — киңлекләрне барладык. 
Гомер тавы түбәсендә аңладык: 
Үзебезне чыгарганбыз истән дә...
Шулай шул: үзебезгә тиешле кабымны кабар алдыннан без каранабыз — «милләтче» дип әйтмәсләрме? Шуңа бүген татардан юньле китапханәче, юньле нотариус, юньле сәркатип, юньле судья-прокурор, урамнарыбызда татар китабы, гәзит-журналы сатучыны күрмәссез — алар тимер бөгә, асфальт түши, чөнки «мөстәкыйльлегебезнең милли окраскасы юк һәм булырга да тиеш түгел, ул — «милләтчелек». Мондый сәясәт белән череп чыккан милләтне ничек итеп дәвалыйсың да, ничек итеп аякка бастырасың?!
Мәҗлес җыйдык, чакырып дус-кемнәрне, 
Билгелик дип бергә булган көннәрне. 
Киләчәк өчен дип бокал күтәрдек, 
Үзебезне чыгарганбыз истән дә...
Рөстәмнең шигъри кыйтгасында һава торышы менә шундыйрак. Үз кыйтгасындагы һәркемгә ул «Кем анда?!» дип аваз сала. Бу сөаль без кичергән чорның иң газиз сөаледер. Әмма ул бу сөальне моннан нәкъ егерме алты ел элек биргән. Җавабын җәмгыятебез бүген генә эзли башлады. Бшплады да ташлады һәм яжадан тигезлеге булмаган «халыклар дуслыгы белән аклана башлады. Чын шигърият диагнозын әллә кайчан куйганн икән югыйсә. Без монд чын күнелдән куанабыз, чөнки аңа жавап тапмыйяа, җир йөзеннән китмәячәкбез. Шулай гына була күрсен инде.

Айдар Хәлим.
Чаллы. 24.1197.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013